Логотип
Белгеч киңәше

«Кышын диңгездә ял итү балага зыянлы булмасмы?» Табибка 3 сорау.

Табибка 3 сорау. «Кышын диңгездә ял итү балага зыянлы булмасмы?»

Сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры Ләйсән НОТФУЛЛИНА җавап бирә.


Улыбызга ун ай булды. Әле дә теше чыкмады. Башка балаларда сигезәр теш күреп борчылам. Бездә проблемалар юкмы икән?

– Теш чыгу процессы һәр балада үзенчә уза. Теге яки бу якка берничә айга тайпылыш булырга да мөмкин.
Ягъни беренче тешләр кайбер балада иртәрәк, икенчеләрендә соңрак чыга. Гадәттә, беренче тешләр 6–9 айда
чыга башлый. 1 яшькә баланың 8 теше чыгып өлгерә.
Беренче тешнең ничәнче айда чыгуына әнисенең йөклелек чоры ничек узуы,баласын ничә айда табуы,
генетик үзенчәлекләр йогынты ясый. Теш чыгу шулай ук баланың имезлек суыруы, ашауда тиешле
элементларның җитмәве, Д витамины дефициты, калкансыман биз функциясе кимүенә дә бәйле. Һәрхәлдә,
паникага бирелмәгез. Баланың үзен ничек хис итүенә һәм үсеш үзенчәлекләренә игътибар итегез. Бер яше
тулуга теше чыкмаса, табибка мөрәҗәгать итегез. Ул сезгә өстәмә тикшерүләр билгеләр.

Диңгезгә ял итәргә барырга җыенабыз. 3 яшьлек кызыбызны үзебез белән алырга микән дип баш ватабыз.
Әни әйтә, кыш көне климат алыштырып йөрмәгез, чирләргә мөмкин, ди. Кышын диңгездә ял итү балага
зыянлы булмасмы?

– Олылар белән чагыштырганда, бала организмы климатның кискен үзгәрүенә кыенрак ияләшә. Әйе, алар
акклиматизацияне авыррак кичерә. Бу чорда баланың үз-үзен тотышы үзгәрә: сүлпәнлек барлыкка килергә
мөмкин, ул ешрак борчыла, елый, йокы режимы бозыла, ашамый башлый. Хәтта тән температурасы да
күтәрелергә, эч китәргә, хроник авырулары баш калкытырга, стресс күзәтелергә дә мөмкин. Табигать
шартларын кисәк үзгәртү баланың сәламәтлегенә зыян китермәсен өчен, ялыгызны җәй айларына
планлаштырсагыз, яхшырак булачак.

2 яшьтә баланың начар сөйләшүенә игътибар иттек. Шул яшьтә генә табиб тел кереше (уздечкасы) кыска
булуын ачыклады. Аны кистереп тә, төрле күнегүләр белән тарттырып озынайтырга да була икән дип укыдым.
Операция ясамый гына хәл ителә торган проб-лемамы бу?

– Тел кереше сыгылмалы, яхшы сузылучан була. Ләкин кайвакыт аның сыгылмалылыгы кимергә мөмкин.
Димәк, сузылу мөмкинлеге дә кими. Моның нәтиҗәсе буларак, балада сөйләшү, кайбер хәрефләрне,
авазларны дөрес әйтү ягыннан авырлыклар туарга мөмкин. Ситуациянең нинди дәрәҗәдә булуыннан чыгып,
әлеге проблеманы хәл итәр өчен стоматолог яисә логопедка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар бу очракны ничек
хәл итәргә кирәклеген аңлатырлар. Логопед тел керешенең сузылучанлыгын арттырыр өчен төрле күнегүләр
комплексы, массаж ясауны тәкъдим итәр. Әлеге киңәшләрне үтәр өчен, әлбәттә, баладан гына түгел, әти-
әнидән дә зур түземлек, сабырлык, максатчанлык сорала. Логопед тәкъдим иткән күнегүләрне эшләү нәтиҗә
бирмәсә, хирург ярдәме кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар