Логотип
Белгеч киңәше

Килен баланы күрсәтми

Укучыларыбызның сорауларына юрист һәм адвокат Лилия ШӘЙХУЛЛИНА җавап бирә

Подъездны ничә елга бер ремонтларга тиешләр?
 

Подъездда күптән ремонт булганы юк. Ләкин идарәче компания ай саен ремонт өчен дип акча ала. Гариза да язып карадым, сезнең йортта ремонт ясау быел планга кертелмәгән, диләр. Закон буенча подъездда ремонт ничә ел саен башкарылырга тиеш?

Подъездларда косметик ремонт 3–5 елга бер тапкыр ясала. (Әлеге вакыт Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Федераль агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендә кабул ителгән 170 нче санлы карары нигезендә билгеләнә.) Ул подъездның нинди хәлдә булуына, йортның ничәнче елда төзелүенә бәйле. Шуңа күрә иртәрәк яки соңрак та ясалырга мөмкин. Аның шартлары: кайсы срокларда ясалуы, нинди эшләр башкарылуы идарәче компания белән төзелгән килешүдә күрсәтелгән булырга тиеш. Йорттагы фатир хуҗалары подъездда ремонт иртәрәк ясалырга кирәк дип тапса, гомуми җыелыш җыеп, шуның карары нигезендә идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итә ала.

Әгәр идарә итүче компания ремонт ясаудан баш тартса, Торак инспекциясенә яки Роспотребнадзорга жалоба язарга мөмкин. Алар баш тартуның урынлымы, юкмы икәнлеген тикшерә. Әлеге оешмаларга жалоба язу да ярдәм итмәсә, бу очракта инде прокуратурага һәм судка гариза язарга кала.

Күршенең камерасы безнең хокукны бозамы?

Күршебез үз ишегалдына камералар куйган. Ул камералардан безнең дә ишегалдын күрергә мөмкин (алар борыла торган). Күршенең шулай камера куюы хокукларыбызны бозу түгелме?

Гражданнарның шәхси тормышы «Персональ мәгълүматлар турында»гы 152-ФЗ номерлы федераль закон белән саклана. Шунлыктан, күршегез камераларны бары тик үз территориясе генә күренерлек итеп куярга тиеш иде. Иң элек күршегез белән сөйлә-шеп карагыз. Әгәр ул проблеманы тыныч кына хәл итәргә теләмәсә, аңа язмача дәгъва белдерегез. Анда камераларның объективына шәхси территориягезнең дә эләгүен, ә моның шәхси тормыш турындагы законны бозуын әйтегез. Камераларны яки алуын, яки сезнең ишегалды күренмәслек итеп куюын сорагыз.

Дәгъвагызны үтәүдән баш тарткан очракта, Россия Конституциясенең 23 нче маддәсе һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексының 137, 138 нче маддәләре нигезендә сакланучы шәхси тормышыгызга тыкшынып, күршегезнең закон бозуы турында судка гариза яза аласыз.

Күршеләрдән кар төшә

Күршеләрнең йорт түбәсеннән кар безнең участокка төшә. «Түбәгезгә кар тоткыч куегыз, кар ишелеп төшсә, койманы җимерәчәк бит», дип әйтсәк тә, безнең сүзгә кул гына селтиләр. Мондый очракта нишләргә икән?

Күршегез белән ачыктан-ачык кына сөйләшү булышмаса, җирле хакимият органына һәм участок инспекторына мөрәҗәгать итегез. Кар чынлап та коймагызны җимерсә, моны фотога һәм видеога төшереп алыгыз һәм күршегезгә дәгъвагызны белдерегез. Әгәр дә китерелгән зыянны капларга һәм түбәсенә кар тоткыч куярга теләмәсә, судка гариза язарга мөмкин.

Шулай ук документларны – җирле хокукый актларны да (санитар нормалар, билгеле бер аерым җирлектә кар тоткыч кую мәҗбүри саналган санитар кагыйдәләр) өйрәнергә кирәк. Санитар кагыйдәләр йортны күршеләрнең чигеннән нинди ераклыкта салырга тиешлеген билгели. Әгәр бу нормалар сакланмаса, кар тоткыч кую мәҗбүри булып тора. Әйткәнемчә, сезгә түбән-дәгечә эшләргә киңәш итәм: башта бу хакта күршегез белән сөйләшегез, аннары җирле администрациягә мөрәҗәгать итегез. Ул да булышмаса, судка гариза языгыз.

Килен баланы күрсәтми

Улым белән киленебез аерылышты. 1 яшьлек оныгыбыз килен белән калды. Хәзер ул безгә баланы күрсәтми. Оныгымны ничек сагынганымны белә торып, үч итә. Әтисенә дә бары тик үзе булганда гына килергә рөхсәт, бала белән икесен генә беркая җибәрми.

Минемчә, әлеге проблеманы бары тик суд аша гына хәл итеп булачак. Россия Федерациясе Гаилә кодексының 67 нче маддәсендә баланың әби-бабалары белән аралашу хокукы билгеләнгән. Шулай да башта киленегезгә йогынты ясауларын сорап җирле опека органына гариза язып карагыз. Ул да ярдәм итмәсә, судка гариза язарга гына кала.

Баланың яшенә, психик халәтенә һәм җенесенә бәйле буларак, бу очракта баланың әнисе хаклы – әти кеше бала белән аның янында гына күрешә ала.

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар