Кадереңне бел!

Кеше психологиясендә, физика законнары кебек үк, кеше ихтыярына бәйле булмаган әллә никадәр закончалыклар бар. Боларны белмәү гаеп түгел, әмма белеп тору яхшырак!
Психологиябездәге закончалыкларның берсе бюджетны бүлү кагыйдәсенә карый. Гадәттә, кешеләр шәхси чыгымнарына бюджеттагы акчаның 10-30 процент чамасын сарыф итә. «Шәхси чыгымнар» дигәндә, фатир өчен түләүгә, ашау-эчүгә, юлда йөрүгә киткән акчалар түгел, ә бәлки эчке, рухи ихтыяҗларыңны канәгатьләндерүгә киткән акчалар күздә тотыла. Әлеге закон математикадагы пропорция төшенчәсен хәтерләтә: керем арта барган саен, кеше үз кирәк-ярагына акчаны да күбрәк тота башлый. Әмма аның бу вакытта керемен арттыруга керешүе дә бик мөмкин. Киресенчә, шәхси ихтыяҗларын бик нык кысып, уртак гаилә бюджетына зур зыян китерүчеләр дә еш очрый.
Үз кирәгенә бер тиен чыгармыйча, бар булган тырышлыгын, акча-керемнәрен йортына, гаиләсенә багышлап яшәүче танышым мирас рәвешендә зур гына суммада акча алу бәхетенә ирешкән иде. «Үзеңә берәр яхшы кием ал», «диңгезгә барып кайт» ише дусларча киңәшләргә колак салмыйча, ул әлеге сумманы саклык банкына илтеп салды. Әлеге акчалар икътисади кризисның башында ук «дөрләп янды». Әгәр ул үзен дә санга суккан, хөрмәт иткән булса, рухи ныклыгы, эчке интуициясе аңа мондый аянычлы хәлдә калырга ирек бирмәгән булыр иде, билгеле.
Әлеге закон нишләп шулай аяусыз соң? Хикмәт шунда ки, матди дөнья барлыкка килүнең сәбәпчесе – кеше. Әгәр кеше булмаса, матди уңайлыкларның да кирәге юк. Шәхес үзенең ихтыяҗларын киметергә, чикләргә тотындымы, аны чолгап алган матди дөнья да җимерелә башлый.
Күптән түгел генә минем яныма бер хатын килде. Артта калган мода белән киенгән, чәче килешсез итеп кистерелгән. Әлеге ханым кечерәк кенә предприятие белән җитәкчелек итә. Күп эшли, хезмәт хакы яхшы. Әмма җаны теләгән шөгыльләр белән мавыгырга вакыты юк, соңгы тапкыр кайчан китап укыганын да хәтерләми хәтта. Күптән түгел генә иренә яңа машина алып биргән. Миңа, психологка, түбәндәге зары белән килгән: ире гаиләдән ераклаша бара, баладан да читләшә, соңга калып кайта, әледән-әле дуслары янына китеп олага икән. Ханым бу хәлләрнең сәбәбенә һич төшенә алмый. Югыйсә, сәбәп бик гади: тормышта башкаларны кадерләү белән генә чикләнмәскә, үз кадереңне дә белергә кирәк. Шул вакытта сине дә кадерләрләр.
Моны нидән башларгамы? Соңгы тапкыр кайчан бары тик үз-үзегезне генә сөендерерлек нәрсә эшләдегез? Бу сорауга кинәт кенә, тиз генә җавап бирә алмадыгыз...
Һәр көнне үзегез өчен кәефегезне күтәрердәй берәр гамәл кылыгыз. Җаныгыз теләгән берәр ризыкны алып ашагыз, күптән хыялланган җиргә барып, ниһаять, ял итегез, күрешергә җай тапмый йөргән дуслар белән очрашып, бер гөрләшеп, сөйләшеп утырыгыз...
Үз-үзебезне нәрсә өчен ярата алабыз соң? Азрак җанында казынса, моңа һәркем мең дә бер җавап таба ала. Дөньяда барлыгыбыз, бердәнбер булуыбыз өчен генә дә ярата алабыз үз-үзебезне. Төрледән-төрле уңышларыбыз, шәхси сыйфатларыбыз, үз алдыбызга куйган һәм, һичшиксез, ирешәчәк максатларыбыз өчен. Хыялланырга онытмавыбыз, ихтыяр көчебез булуы өчен дә...
Тышкы кыяфәтегез, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Битегезгә, кулларыгызга, аякларыгызга массаж ясагыз. Ваннага су җыеп, бераз вакыт таралып ятып торыгыз. Тибет медицинасы тубыкка кадәр җыелган суда 108 адымга кадәр атлап йөрергә киңәш итә. Атлаганда, якында һәм еракта торган эш-ниятләрегез хакында уйланыгыз. Эштән кайтканда, маршрутны үзгәртеп, тирә-ягыгызны күзәтегез, табигать белән хозурланыгыз. Шахмат, шашка уеннары уйнагыз, җырлагыз, биегез, рәсем ясагыз. Яңа китап (яисә «Сөембикә»нең яңа санын) алып укыгыз.
Җирдә бер генә кат яшибез – шуны онытмагыз!
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.