Исәнлегегезне саклагыз!

Әгәр табиб: «Мин эшләгән өлкәдә чирнең мондый билгеләре юк, нәрсә икән бу?» – дип аптыраса, димәк аның авыруы безнеке.
Буыннар – һәртөрле инфекциягә иң сизгер урын. Ревматик чирләрнең 150 төре бар. Һәммәсенең дә гомуми билгеләре – буыннар авырту. Арада иң хәтәре – ревматоидлы артрит. Чит илләрдә аны яман шеш белән тиңлиләр. Бик еш үлем очрагына дучар иткән өчен түгел, күбрәк социаль проблемаларга бәйләп әйтәләр. Чөнки чирли башлап ике ел үткәч авыруларның 20 проценты, биш елдан соң инде 50 процент гариплелек төркеменә чыга. Ревматик чирләр белән һәр җиденче кеше җәфалана. Ул беркемне дә аямый: олыны да, кечене дә. Шулай да авыручыларның уртача яше – 39-40 тирәсе. Һәм алар башлыча – хатын-кызлар. Нигә нәкъ менә хатын-кызлар, моның сәбәбен беркем белми.
Ел фасыллары алышынган вакытта, яз, көз айларында ревматик чирләр кискенләшә: буыннар сызлавы көчәя, хәрәкәтләнү сәләте кими.
Шушы уңайдан берничә киңәш биреп узасым килә:
Язын һәм көзен җылы киенеп йөрегез, аякларыгызны чылатмаска тырышыгыз. Хроник тамак бакасы белән чирләүчеләр өчен бу бигрәк тә мөһим. Чөнки ревматизм 7-15 яшьлек балаларда (күбрәк кызларда) шул сәбәптән килеп чыга.
Күпләр хәзер солярийга йөрү белән мавыга, җәй җитсә диңгез буенда кызынырга ярата. Тик һәрнәрсәдә чама булсын. Волчанка чиренең башлануы нәкъ менә климат алыштыру, кояш нурлары астында озак булу белән бәйле.
Өйдә булган дарулар ярдәмендә, үз белдегегез белән тамак чирләрен, эч китү кизүләрен, җенси әгъзалардагы ялкынсыну очракларын дәваларга тырышмагыз. Чөнки күп кенә ревматик чирләр (реактив артритлар) инфекция чыганагы бетеп, 1,5-2 атна узгач башлана һәм кешене инде 3-4 көнгә түгел, ә 3-4 айга, хәтта елга да аяктан егарга мөмкин.
Хроник ревматик чирләре булганнар даруларның исемнәрен, дозаларын төгәл белеп, аларны табиб-ревматолог киңәше белән генә кабул итәргә тиешләр.
Табиб-ревматолог билгеләгән даруларны, бигрәк тә гормональ препаратларны (преднизолон һәм аңа тиңнәр) кабул итүне үзбелдегегез белән туктатмагыз. Чөнки, әйтик, менә волчанка чире вакытында гормональ препаратлар яшәү өчен бердәнбер чара.
Ревматик чирләрдән интегүчеләргә гаиләсе, якыннары иң зур терәк булырга тиеш. Кеше үз-үзенә йомылмасын. Хәрәкәтләнсен!
Безнең авырулар арасында кемнәр генә юк: җитәкчеләр, укытучылар, артистлар, колхозчылар... Вакытында дәваланалар, эшләрендә дә уңышлы гына эшлиләр. үзегез күреп торасыз, Ирина Слуцкая, Людмила Гурченко, Алексей Ягудиннарның иҗаттан туктаганнары юк. Сүземне йомгаклап: боегып яшәмәгез, үткәннәргә үкенмәгез, алдагысын Ходай белә, бүгенгесен саклагыз, дип әйтәм һәм барчагызга да сәламәтлек телим.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.