Логотип
Белгеч киңәше

Ирем баланы карамый...

Иремне балага якынайту өчен нишләргә? Хәзер бу мәсьәләне җайламасам, соңыннан кызыбызга бөтенләй битараф булыр дип куркам.

Хөрмәтле «Сөембикә»! Сезнең киңәш безнең гаиләгә дә ярдәм итә алыр иде дип уйлыйм. Яшь әни буларак, минем дә бер соравым бар иде. Беренче балабызга – кызыбызга әле кырык көн генә тулды. Бөтен вакытымны аңа багышлыйм. Ә ирем... Бала белән аралашудан кача кебек. Елаганда кулга алып торса, киемнәрен алыштырырга ярдәм итсә, унбиш минут булса да һавада йөртсә, юындырырга булышып, сөлге тотып кына торса да җайлы булыр иде. Ә ул бер эштә дә катнашырга теләми. Бу  хакта турыдан әйтмәсә дә, сизеп торам. Кайвакыт юындырыр вакыт җиткәч, юктан да сәбәп табып, әниләренә чыгып китәргә дә мөмкин. Төнлә, бер торып, баланы тирбәтү йә безнең янга күчереп салу турында сүз дә юк... Белмим, баласын әле кабул итеп бетерә алмыймы, куркамы? Иремне балага якынайту өчен нишләргә? Хәзер бу мәсьәләне җайламасам, соңыннан кызыбызга бөтенләй битараф булыр дип куркам.

Галия.
Казан.

Азат АБИТОВ, җырчы

– Бу гаиләне тулысынча белмәгәч, киңәш бирүе авыр. Ләкин үземнән чыгып шуны әйтә алам: мин бу ирне бөтенләй аңламыйм. Бәлки ул, дөрестән дә, әлегә куркадыр, бәлки, бу җаваплылыкка әзер түгелдер. Бераз вакыт узгач баласына якынаер дип уйлыйм. Әтилек хисләре табигатьтән салынган бит, ул көчәер генә, аннан качып булмый. Киңәшем шул: бөтен вакытыгызны, игътибарыгызны балагызга бирегез, аның киләчәге, саулыгы турында уйлагыз. Ә ирегез белән ачыктан-ачык утырып сөйләшергә кирәк. Бөтен борчыган сорауларны уртага салып хәл иткәндә генә проблеманың чишелешен табарсыз. 

Гөлсирин АБДУЛЛИНА, җырчы

– Дөресен генә әйткәндә, миңа бу ситуация бер дә таныш түгел. Беренчедән, безнең кызыбыз бәләкәй әле. Икенчедән, күз тимәсен, Азат безнең янга эштән ашыгып кайта, миңа ярдәм итәргә генә тора. Бергәләп юындырабыз, хәтта төнлә күтәреп йөрисе булганда да булыша ул миңа. Бу иргә килгәндә, ул  куркып калгандыр, мөгаен. Кайбер кешегә үзен яңа рольдә тояр өчен күбрәк вакыт кирәк булуы да бар. Шулай да бала белән контактка керүдән качуны мин бөтенләй аңламыйм... Бала – Аллаһның бүләге бит ул. Бәлки, ул ир бик яшьтер, бала әтисе булуын кабул итеп бетерә алмыйдыр. Бала бик зур җавплылык, өлгергәнлек таләп итә бит. Сабыр булыгыз, тиздән әти булуына ияләшер ирегез.


Солтания ГАТАУЛЛИНА, психолог

– Бала туу белән яшь гаиләнең гадәти тормышы тамырдан үзгәрә. Үзгәрешләр көн режимына гына түгел, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә дә кагыла.
Ир-атларда аталык хисләре төрлечә туа. Кайберләрендә алар бала тугач та барлыкка килә, ә икенчеләрендә бераз тоткарлана. Хатын-кыздан аермалы буларак, ирләргә бу сәләт тумыштан бирелми. Аларның психологиясе башка – алар табигатьтән табышчылар. Әмма хатын-кыз үзенең тапкырлыгы, зирәклеге белән иренең балага булган мөнәсәбәтен үзгәртергә, араларын якынайтырга сәләтле. Моның өчен берникадәр вакыт һәм сабырлык кирәк. Әгәр ир-атка психологик басым ясап торсаң, әлбәттә, капма-каршы нәтиҗә килеп чыгарга мөмкин. Ирегезнең вакыты һәм теләге булмаган килеш, аның бала белән булуын таләп итүнең  мәгънәсе юк. Моңа әти кешенең теләге булганда гына ирешеп була, шул рәвешле генә мөнәсәбәтләр җайга салына. Вакытны бергә үткәрү, саф һавада йөреп кайту, гади генә булса да уеннар уйнау бала белән ата арасында күңел күперен салырга мөмкинлек бирер. Бала карау, вакытны аның белән уздыру – авыр йөк түгел, чын бәхет икәнен ирегез дә аңлар. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар