Җиләк кебек чаклар дисәк тә…

Луиза ГАЛЛӘМОВА, Медси клиника­сының I категорияле акушер-гинекологы:
Без шулай яратылган инде, туабыз, яшибез, картая­быз… Телибезме шуны, теләмибезме — картаю безнең каныбызда. Галимнәр теле белән әйтсәк, ул генетик программага салынган.

Гәрчә, кырыктан узган хатын-кызны, «җиләк кебек әле», дип юатсалар да, кызганычка кар­шы, бу чорда аның организмында җитди гормональ үзгәрешләр башлана. Һәм ул, климакс вакытында тагы да тирәнәя генә. Хатын-кызда кырык яшьтән соң аналык бизләре­нең фолликуляр аппараты пассивлашу һәм шуның нәтиҗәсендә җенес гормоннарын эшләп чыгару кимү кү­зә­телә. Организмдагы гормональ үзгә­решләр мат­дәләр алмашының үзгәрүенә китерә. Ул вегетатив си­стемага, организмдагы тукымаларга да турыдан-туры тәэсир ясый. Хатын-кыз чирләренең кискен артуы да шуннан. Бигрәк тә аналык муенты­гындагы авыруларның – кольпит, дисплазиянең ешаюы күзәтелә. Ә аналык муентыгындагы күзәнәк­ләр­нең гадәти булмаган төс алуы – әкрен­ләп яман чир башлануына ишарә.



Әмма проблемалар моның белән генә дә бетми әле. Тора-бара организмда кальций кытлыгы барлыкка килә. Ул, ахыр чиктә, сөяк сынуга, тешләр коелуга, остеопорозга юл ача. Менә ни өчен без – табиблар, иң әүвәле, авыруга кальций препараты эчәргә, гормональ терапия узарга тәкъдим итәбез. Тик боларның барысы да акушер-гинеколог киңәше белән, аның күзәтүе астында алып барылырга тиеш. Чөнки кайбер авырулар өчен теге яки бу дару ярамаска мөмкин.

Инде әйткәнемчә, аналык муенты­гындагы дисплазия (күзәнәкләрнең үсеш тәртибе бозылу) әле башланып кына килгәндә ул кадәр үк куркыныч түгел. Хәтта аны II дәрәҗәдә булганда (җәелә барганда) да туктатып калырга була. Ә менә ул көчәеп китеп, яман чиргә әйләнсә, монысы хәтәр. Аның тагы бер ягы бар: бу чир бары онкоцитологиягә алынган мазок нәтиҗәләре буенча гына беленә. Дөрес, кайчак аналык муентыгында кызару, ялкынсыну ише билгеләр күзәтелә күзәтелүен. Тик диагнозны бары мазок анализы гына күрсәтә. Бу – бик мәкерле чир. Үзгәрешләр күзәнәкләрдә барганда ул үзен сиздерми. (Кайвакыт аналыктан бүлендек чыга.)

Зәгыйфьләнгән кольпит (җиңсә ялкынсынуы) булганда исә, җенес юлларыннан ак йә сары төстәге лайлалы бүлендек килә башлый. Әгәр яшел төскә кереп, күп килә башласа (көненә 3 мл һәм аннан да күбрәк), кичекмәстән табибка мөрә­җәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән дәваланырга ярамый… Кольпитның – дисплазиягә, ә аның яман чиргә илтүен искәртәбез.



Бишенче дистәне ваклагач, гормональ үзгәрешләр исәбенә, аналык тәнчегендә миома (гади шеш) һәм дә яман шеш авырулары арта башлый. Соңгы вакытта начар экология, еш кына салкын тиюләр нәтиҗәсендә миома күзгә күренеп «яшәрде». Аналык муентыгында барлыкка килгән чирләр, әйтик, яман шеш башланыр алдыннан күзәтелгән авырулар (шул исәптән дисплазия дә) папиллома вируслары китереп чыгара.

Тагы бер мөһим нәрсәне искә төшерәсе килә: хатын-кызның җе­нес органнарының гормональ функциясе калкансыман бизләрнең гормональ функциясе белән тыгыз бәйләнгән. Калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылганда хатын-кызның аналыгында полип (тиредә­ге шешсыман үсенте) үсеп чыга, күпләп кан килә башлый, аналык бизләрендә киста (сыекчалы шеш) яисә гиперплазия эндометрия (аналыкның эчке катламының калынлыгы арту) барлыкка килергә мөмкин.



Медси клиникасында хатын-кыз чирләрен алдан белеп алу (диаг­ностика), аны кисәтү, дәвалау һәм сихәтләнү барышын күзәтеп тору өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыруларны кабул итү өчен заманча кабинетлар… Төгәл диаг­ноз кую өчен өр-яңа җиһазлар: аналык муентыгындагы чирләрне дәвалау өчен «Сургитрон» нурланыш дулкыны аппараты, колькоскоп, лазер,  УЗИ аппаратлары…

Һәркайсыбызга мәгълүм ки, чирне кисәтүе җиңелрәк. Хатын-кыз елына ике мәртәбә гинекологка күренергә тиеш. Өлкәнәя башлагач, бигрәк тә. Чөнки, әйткәнемчә, гормональ үзгәрешләрнең төрледән-төрле чир китереп чыгаруы ихтимал.


Уңайсыз чорда…

Климакс вакытында үз-үзеңә аеруча игътибарлы булу сорала. Бүгенге көндә еллар әсирлегенә бирешмәү серләре бик күп. Әле кайчан гына бу темага сөйләшергә оялып тора идек. Хәзер без бөтенләй башка: 45 яшьтә дә, 50 яшьтә дә хатын-кыз тулы көченә яши. Әмма еш кына кәеф бозылу, биткә кан йөгерү яисә юктан гына ярсып китү – болар барысы да, нигездә, хатын-кыз җенес гормоннары – эстрогеннарның кимүе билгеләре. Мондый очракта, иң беренче эш итеп, гинекологка күренергә, шуннан соң гына теге яки бу препаратны файдаланырга киңәш итәр идем. Һәркайсыбызның организмы төрле­чә, шуңа күрә индивидуаль препаратлар сайлау аеруча мөһим. Ә менә өлкән яшьтә­геләргә «Ацилакт», «Метилурацил» ише майлы шәмнәр файдалы булыр иде, шулай ук «Овестин» да кулланыла.



Бу препарат аналыгында киста, миома табылган хатын-кызга зыянлы икәнен искәртәсе килә. Шу­-ның өчен биредә гинеколог киңәше кирәк. Климакс чорында «Бионорма» компаниясе тарафыннан эшләнгән «Климадинон» дару препараты иң яхшылардан санала. Аның составында табигый гормональ мохит тудыручан матдәләр бар. Моннан тыш, «Эстравел», «Ременс» препаратлары да яхшы нәтиҗә бирә. Климакс чорын­дагы чирләрне давалау өчен «Ан­желик», «Фемостон» ише яңа гормональ препаратлар да әйбәт. Бу оч­ракта да гинеколог белән киңәше­гез.


Папиллома вирусына каршы

Аналык муентыгындагы авыруларны яман шеш рәвешендәге папиллома вирусы китереп чыгара. Бу чир, нигездә, җенси мөнәсәбәт аша йога. Аналык муентыгында яман шешкә, дисплазиягә һәм шуның ише башка чирләргә каршы күптән түгел генә «Гардасил» дип аталган вакцина уй­лап табылды һәм кулланыла башлады. Вакцинаны, кисәтү чарасы буларак, 9 яшьтән 26 яшькәчә дә ясыйлар.

 

Гөмбә авыруы

Бүгенге көндә киң таралган чирләрнең берсе. Билгеләре – аналык җиңсәсендә һәм тышкы җенес органнарында кычыту, кыздырып тору, куе эремчек сыман ак төстәге бүлендек килү. Гөмбә авыруын дәвалау өчен башта әлеге чирне китереп чыгаручы сәбәптән котылырга кирәк. Мондый очракта ир белән хатын икесе берьюлы дәва­лана. Иммунитетны күтәрә торган дару (табиб билгели) да бик файдалы. Төрле шифалы үләннәр куллану (4 айдан 6 айга чаклы) да әйбәт нәтиҗә бирә.

Үзегез аңлыйсыз, бу хәлдә гигиенаны – чисталыкны саклау аеруча мөһим. Инде килеп, авыру рациональ тукланырга, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары ашарга тиеш. Гөмбә авыруына каршы киң таралган һәм нәтиҗәле дарулар­ның берсе – «Пимафуцин». Бу чирне, табиб киңәшен үтәгәндә, дәвалап була.



Эндометрит (аналыкның лайлалы тышчасы ялкынсыну)

Иммунитет кимү, берөзлексез стресс кичерү, витамин җитмәү, бала тапканда яки төшергәндә аналыкны яисә аның муентыгын имгәтү – болар барысы да эндометрит авыруы китереп чыгара.

Хроник эндометритка еш кына җенес юлы белән күчкән инфек­ция­ләр дә сәбәпче була. Бу чирнең төп билгеләре – менструаль цикл үзгәрү: ул йә аз, йә, киресенчә, күпләп килү, бала төшү, балага уза алмау. Эндометрит булганда, бер генә мәртәбә салкын тидерсәң дә, ул спайкаларга, аналык стенасының тыгызлануына китерә. Цикл бозылуны нәкъ менә шуның белән аңлатырга була да инде. Хроник эндометрит йогышлы микроблар аркасында килеп чыкканга, аны антибиотиклар белән дәвалыйлар. Аннары гына физиотерапия, организмны ныгыта торган витаминнар билгелиләр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7547
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5090
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1942
    0
    21
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3820
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату