Логотип
Белгеч киңәше

​“Ашагыз, шөкер итегез, яратыгыз!”

“Элек миллионер булган бер әфәндедән ничек итеп банкротлыкка чыгуы турында сорагач, ул башта әкрен-әкрен, аннан соң кинәт кенә, дип җавап биргән иде. Депрессия белән дә шул ук хәл: көннәрдән бер көнне уянасың да алга таба яшәргә куркуыңны аңлыйсың”.
Күп еллар элек “Нация прозака” (2001 ел) дигән нәфис фильм карарга туры килгән иде. Бу цитата шуннан. Фильм Америка журналисты Элизабет Вурцельның автобиографик китабына нигезләнеп төшерелгән (прозак – иң киң таралган антидепрессант). Депрессия (күңел төшенкелеге) – миңа калса, глянец тормышның аерылгысыз билгесе, аны озата килүче “кара сакал”, артык ыгы-зыгылы тормыш медаленең икенче ягы. ХХ гасырда аңа каршы антидепрессантлар белән көрәшсәләр, безнең гасырда алар янына мотивацияли торган тренинглар өстәлде. Алар чыннан да ярдәм итәме, чираттагы мода түгелме бу? Тренингка күпмедер акча түләп, иске итектән йөрүеңнән зарланганчы, яңа итек сатып алсаң, күңел күтәрелеп китмәс идеме икән?

Бәлки мин катгый позициядән торып фикер йөртәмдер, шулай да сүзем үз-үзенә “депрессия” дигән диагноз куеп, айлар-еллар дәвамында шуны дәвалау белән мәшгуль булган ханымнар һәм туташларга кагыла. Беренчедән, диагнозны бары тик медицина белеме булган психотерапевт яки психология факультетын тәмамлаган психолог куя, икенчедән, психолог белән псевдопсихолог бер түгел. Анда барганчы яхшылап уйлагыз. Доктор ярдәме кемнәргә кирәк? Психолог Елена Назаренко түбәндәге категорияләрне саный:

-​ әгәр гаилә таркалу чигенә җиткән икән;
-​ кешедә психосоматик авырулар (паника өянәге, сулыш алуның авырлашуы, ябык пространстводан курку, тотлыгу һ.б.) булса;
-​ авыр кайгы кичерсә;
-​ яшьтәшләре белән аралашуда авырлык кичерүче бала булса, андый кешеләргә психолог ярдәме мәҗбүри.

Цивилизацияле җәмгыятьтә яшәү өчен тырышырга иреннгәннән генә психологка торып чаба торган ханымнарга ул башта түбәндәге исемлектән файдаланып карарга ярдәм итә:
1. Массаж, бассейн, сауна, шопинг, фитнес, биюләр, чәчтарашханә, маникюр-педикюр хезмәтләреннән файдаланырга;
2. Фатирны җыештырырга, тәртиптә тотарга;
3. Гардеробка ревизия ясарга (ул кара водолазканы күпме кияргә була инде!);
4. Кинәт кенә 3-5 көнлек ял алып, моңа кадәр эшләмәгәнне майтарып карарга;
5. Позитив фикерләү серләренә өйрәтүче әдәбият укырга (яки инде Ник Вуйчичны кочып карарга);
6. Чит ил паспорты ясатып, матур чемодан алырга, берәр җиргә ял итәргә барып кайтырга;
7. Күршедәге ялгыз карчыкка ярдәм иткәләп торырга.

Боларга акча каян җиткерергә дисезме? Ә психологка каяндыр җитә бит әле. Аларның “ярдәме” якынча шушы суммага җыела да инде.

Ярдәм дигәннән, тормышта очрый торган проблемаларын, киртәләрне сирәк очрый торган үсемлек орлыгы кебек “кадерләп төреп” психологка алып килеп чәчкәнне докторлар үзләре дә өнәми. Моны кычкырып әйтергә аларның һөнәри кодексы кушмый.
Кайчандыр мин үзем дә күңел төшенкелеге дигән упкынга төшеп бара идем. Юк-юк, мин култык астына мәче баласы хәтле эт кыстырып, ялтыр-йолтыр килеп йөри торган “а-ля Пэрис Хилтон” түгел. Минем халәтне дә “депрессия” дип атауга караганда, “апатия” дип билгеләү дөресрәк булыр. Шул вакытта кулыма бер китап килеп керде. Уңда-сулда фэн-шуй остасы Наталья Правдинаның китаплары сатылган чак иде. Владимир Жикаренцевның “Иреккә юл” китабы тыйнак кына киштәләрдә тора ул вакытта. Правдина кушканча, хыялдагы йортның, сөйгән ярның, машинаның сурәтләрен һәм башка бик күп гламурны төрле глянец журналлардан кисеп, аны зур ак кәгазьгә ябыштырып, тулай торак стенасына элеп куйдым (бик күпләрнеке бар ул). Вакыт бара, ә теге “хыял картинасы” эшләми. Әлбәттә, хикмәт картинада түгел – анда бар да матур, ялтырап тора. Хикмәт үзебезнең башта, йөрәктә иде. Жикаренцев китабы бу җәһәттән үзгәрәк тоелды.(Мондый китаплар һәм авторлар күп.) Ул нәкъ менә йөрәк белән уйларга, уйларны тәртипкә китерергә өйрәтә иде.

Психологлар киңәшен тотып (югарыда бишенче пункттагыча), әлеге китаптан берничә өзек китерәбез.

 

Владимир Жикаренцев “Иреккә юл”

Әйдәгез, дуаль фикерләү дигән төшенчәне ачыклап китик. Кулыгызга каләм алдыгыз, ди. Каләм ике башлы. Әйләнә-тирә дөньяга игътибар белән карасагыз, сез бу дөньяда һәр нәрсәнең ике яклы булуын күрерсез. Кеше, кагыйдә буларак, ул капма-каршылыкка игътибар итми, үзендә аларны берләштерми - ә бу исә безнең максатның үзе – ике якның берсендә генә катып кала һәм “яхшы яки яман”, “отам яки оттырам” дигән кебегрәк уйлар белән яши. Шуңа бәйле кытайларның борынгы бер мәсәлен мисал итеп китерер идем.

Бер крестьянның улы булган. Ул бөкре булган (“начар” дигән бәя). Башка гаиләләрдә дә малайлар үскән. Алар барысы да сәламәт икән (“яхшы” дигән бәя). Сугыш башланган, һәм сәламәт ирләрне сугышка ала башлаганнар. Теге гаиләләргә кайгы килгән (“начар”), ә бу крестьянның гаиләсен урап узган (“яхшы”). Шулай беркөнне бөкре малай ат көтүен көтәргә киткән һәм бер атын югалткан (“начар”). Ул аны эзләп киткән һәм өстәп тагын бишне тапкан (“яхшы”). Шуларның берсенә атлап чаба башлаган һәм егылып аягын сындырган (“начар”)... Һәм шулай итеп дәвам итәргә була.
Мәсәлдән аңлашылуынча, без үзебезнең мантыйкый акылыбыз белән вакыйгаларга теге яки бу бәяне биреп барабыз һәм аңа үзебезне бәйләп куябыз. Чынлыкта, теләсә кайсы вакыйга ике башлы. Ләкин без аны күрмибез, акылыбыз дәрәҗәсенә карап, аңа бәя бирәбез. Минемчә, акылның нәкъ шушы үзенчәлеге безне газапларга дучар итә дә. Моннан нәтиҗә шундый: бер яклы гына бәя бирүдән качарга тырышыгыз, башка якларны да күрегез, һәрнәрсәне һәм һәркемне ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнегез.

Беренче чиратта, сезнең иң төп укытучыгыз – сез үзегез. Будданың шундый сүзләре бар: “Үзегез нур чәчеп торыгыз, абруйлы кешеләргә генә таянмагыз”, дигән ул. Сез үзегезгә нәрсә кирәген үзегез яхшырак беләсез. Аннан соң безнең белән янәшә яшәүче кешеләр безнең укытучылар булып тора. Безнең авырулар һәм хәл-вакыйгалар да безнең өчен укытучы ролен үти. Һәм, ниһаять, без үзебез рухи остаз итеп сайлап алган кеше дә безнең өчен укытучы.
Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Көнчыгышта үзенең эгосын җиңгән кеше генә укытучы була ала, дип санала.
Андый кешене ничек танып була? Чын укытучы бервакытта да, бервакытта да сезне үз ихтыярына буйсындырмаячак. Ихтыяр иреге, сайлау иреге - кеше яшәешенең асылы ул, ул аның Аллаһ биргән хакы. Җиһандагы һәрбер нәрсә шушы канунга буйсына. Сезне кабул итә алмастай кагыйдәләргә буйсынырга мәҗбүр итәләр икән, остаз сезнең индивидульлегегезне ихтирам итмичә, сезгә сайлау иреге калдырмыйча, ул кушканны гына эшләргә куша икән, ул башка кешеләр белән идарә итү теләгенә таянып, үзенең эгосын гына канәгатьләндерү өчен тырыша дигән сүз.

Мин еш кына хатын-кызлардан: “Аһ, мөстәкыйльлектән туйдым! Берәрсе артына яшеренеп, бернәрсә турында уйламыйча гына яшәргә иде”, дигән сүзләр ишетәм. Шулай уйлый башлауга сезнең янәшәдә шундый бер ир кеше яки “укытучы” пәйда булырга мөмкин, һәм ул сезне үзенә буйсындырачак. Сезнең рухыгыз читлеккә эләгәчәк, һәм монда үсеш турында сүз дә була алмый. Сез чит кеше гомерен яши башлыйсыз, аның фикерләр, аның карашлары гына булачак. Сез адәм баласы буларак үсештән туктаячаксыз. Яшәү мәгънәсе кемнеңдер ихтыярына буйсыну түгел, ә үз юлыңны табып, шул юлдан барудан гыйбарәт.
Сез кемне дә булса үз ихтыярыгызга еш буйсындырасызмы?..

Сезнең кемнедер үзегезгә буйсындырып, аны үз мәнфәгатьләрегездә файдаланырга омтылуыгыз еш буламы?..
Әгәр сез бу сорауларга “беркайчан да” дип җавап биргәнсез икән, димәк, сез еш кына шулай эшлисез, ләкин моны “якын кешемне яратканга” дигән битлек артына яшерәсез.
Шулай итеп, без үзебез һәм әйләнә-тирә дөнья турында нәрсә белергә тиеш соң? Мәңгелек хакыйкатьне – бу турыда һәрбер җитди китапта әйтелә.

Нәкъ менә блок-куркулар безнең белән хакыйкать арасында тора да инде. Безнең сыйныф бүлмәләре. Алар безнең көчебезне сарыф итә, алар ук көч чыганагы да булып тора. Чөнки без ул куркуларны җиңә-җиңә алга таба барырга көч туплыйбыз һәм камиллеккә таба якынаябыз. Штанга күтәрүче күп тапкырлар талпынып карап, егәрен җыя; хатын-кыз гаиләсендәге көндәлек мәшәкатьләрне башкара-башкара сабыр булырга өйрәнә һәм көч җыя; математик теоремаларын чишә-чишә мәсьәләләр чишү тәҗрибәсен арттыра һәм шуның белән үзен үстерә. Шулай итеп, блоклар – безнең өчен үзебез барлыкка китереп үстергән һәм әйләнә-тирә дөнья белән араны якынайту өчен көч тупларга ярдәм итүче бәһасез әйберләр ул. Блоклар – көч ул, ләкин без ул көчне читтән көтәбез, ә ул безнең үзебездә ята. Бары тик бу көчне без көн саен талпынып карап арттырырга тиеш. Катлаулы тормыштан качарга, үзебезне ялгызлыкка дучар итәргә түгел, ә авырлыкларның күзенә туры карап, аларны хәл итәргә тиеш. Алардан качып, без үзебезнең көчебездән качабыз. Без бу авырлыкларны җиңәр өчен вакытны йә кызганабыз, йә җиңеп чыгарыбызга ышанмыйбыз. Һәм моннан ике чыгу юлы бар: баш иеп, катлаулы тормыш агымы уңаена агарга яисә тормышны мөгезеннән алып яшәргә мөмкин.

Бу проблеманы никадәр генә урап узарга теләсәм дә, кешеләр белән эшләгәндә иртәме-соңмы: “Әти-әниләрегез белән мөнәсәбәтләрегез нинди иде?” дигән сорауны бирергә мәҗбүр булам. Күпчелек очракта уйламыйча, ашыгып җавап бирәләр һәм ул гадәттә болай яңгырый: “Менә дигән иде!” Әйтерсең лә, мин моңа шикләнәм, һәм кешеләр бар көчләрен җыеп тормышларының бу өлкәсенә кагылдыртмаска тырышалар.

Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр нинди генә матур булмасын, сез гомер буе озатып бара торган проблемаларыгызны нәкъ менә гаиләдә аласыз. Болар арасында үзара бәйләнеш табу кайчак кыен була, ләкин монысы башка мәсьәлә. Сезнең яшәү стиле, фикерләү стиле, проблемаларны хәл итү стиле, укымышлылык, мәдәниятле булуыгыз – барысы да гаиләдән башлана. Үсә-үсә күпчелек очракта сез балачакта күргәннәрегезне кабатлый башлыйсыз. Йомык боҗра барлыкка килә, һәм аннан чыгу юлы берәү генә: моны күрергә кирәк, үзеңнән ычкындырырга һәм тормышыгызны ничек телисез, шулай итеп кора башларга.

Безнең хәтернең үзенчәлекле бер ягы бар – ул күңелсез хатирәләрне тирәнгә яшерә, аларның өске аңга чыгу юлын ябарга тырыша. Шуңа да без балачакның яхшы мизгелләрен генә истә тотабыз, күңелсезлекләрнең кайберләрен генә өзек-өзек хәтерлибез.
Үткәннәрдән котыласыгыз килсә, күңелсез мизгелләрне дә искә төшерергә тырышыгыз, әти-әниләрегез сезне аңламаган чакларны хәтерләгез. Ул хатирәләр һәм тискәре эмоцияләр эчке аңда утырганда, алар теге яки бу рәвешле сезнең тормышыгызга йогынты ясап тора. Исегезгә төшерегез дә әти-әниләрегезне, алар нинди генә булса да, сезгә нинди генә әрнү китерсә дә, аңларга тырышыгыз һәм гафу итегез. Әгәр тормышыгызны гармонияле итеп корасыгыз килә икән, башка юл юк. Бу сезнең бәхетегезнең нигез ташларының да иң мөһиме.

Ә сез әти-әниләрегез белән мөнәсәбәтләрегезнең ни дәрәҗәдә кызыклы булуын беләсезме? Сез алардан никадәр генә качарга тырышсагыз да, алар һәрдаим сезнең янәшәдә. Алар сезнең начальнигыгыз образында, ир яки хатын образында яши. Күп очракта кешеләр үзләренә әтиләренә яки әниләренә охшаган хатын яки ир сайлап ала. Ягъни без әниләргә өйләнәбез, әтиләргә кияүгә чыгабыз. Һәм бу аңлашыла да. Кыз бала беренче булып яраткан ир кеше кем ул? Әтисе. Үсә төшкәч, хатын-кыз үзеннән-үзе (әтисе белән мөнәсәбәтләре бик яхшы булмаса да) әтисенә охшаган ир-атны сайлый.
Ир-егетләр белән дә шуңа охшашлы хәл. Кайчак шулай да була: ир кеше “әтисенә” өйләнә, хатын-кыз “әнисенә” кияүгә чыга. Бу балачакта гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бәйле. Кешеләр әти-әнисенең кайсы белән эшләргә кирәк, кайсын аңларга һәм гафу итәргә кирәк, гадәттә, шуны сайлый. Без тормыш сабакларын шулай итеп алабыз, үз “минебез” өстендә шулай эшлибез.
Сезнең ирегез шундый булганга, кем гаепле?..

Ни өчен кайнана киленен яратмый, яисә киресенчә? Чөнки алар бер-берсенә охшаган, алар бер-берсенең чагылышы. Бер-берсенә карап, алар көзгедәге кебек үзләрен күрә. Ә кем үзен ярата һәм кабул итә соң? Андый кешеләр сирәк очрый. Ә инде кияү белән хатынның әнисе арасындагы мөнәсәбәтләрне мин сезгә өйгә эш итеп калдырам.

Без проблемаларны хәл итүдән ничек кенә качарга тырышсак та, алар һәрвакыт безнең белән булачак, чөнки аларны тудыручы безнең үзебездә яши, ә үзеңнән качып булмый.

Әти-әниләрегезне аңларга, гафу итәргә һәм аларны кабул итәргә тырышыгыз. Алар сезнең өчен кулдан килгән кадәресен эшләгәннәр. Алар сезгә начарлык теләмәгән, алар сезнең өчен шулай яхшырак булачак, дип уйлаган. Әти-әниләрегез сезгә геннарын тапшырган. Сез тулысы белән үзегезнең әти-әниләрегездән торасыз. Сезнең иң зур өлешегез – алар. Сез аларга карыйсыз – димәк, сез үзегезгә карыйсыз. Сез аларны яратмыйсыз һәм кабул итмисез – сез үзегезне яратмыйсыз һәм кабул итмисез. Эчке дөнья тышкысына тәңгәл.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Депрессия начар кэеф тугел. Ул кочле кунел хасталыгы. Уз башыннан уткэрмэгэн кеше доктор мы ул психологмы аны анлый алмый. Ул чир кибет парикмахерга гына бару белэн дэ бетми, элбэттэ башын кая куярга белмэгэн уз халэтен анламаган кеше торле тренингларга яисэ им-томчыларга кадэр барып житэ. Бу чирне мин 21 нче гасыр афэте дип тэ атар идем. Чынлап та нация прозака без. Э антидепрессант кулланмыйча кочле депрессиядэн чыгу юлы юк. Кеше уз узен утеругэ кадэр барып житэргэ момкин. Бу халэттэн котылу очен бик тэ тэжрибэле психотерапевтка морэжэгать итергэ кирэк. Ясап

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ләйлә белән 100процент килешәм. Үз башыннан кичермәгәннәр аңламый аны. Автор да моның нәрсә икәнен күз алдына да китерми

      Хәзер укыйлар