Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Әз булсын, тәмле булсын...»

Сәхнәдә үзен тәрбиялелекнең иң югары дәрәҗәсендә, кысаларда тоткан Татарстанның атказанган артисты бәрхет тембрлы Филүс КАҺИРОВ тормышта бөтенләй башка икән. Үзе белән сөйләшик әле.

Татар халкының бөек җырчылары Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев варисы ул, бөекләр чылбырын дәвам итүче, диләр аның хакында. Үзенә генә хас мелизмнары белән җырлаганда, иң кирәкле урыннарга басым ясап, күңелләрне бөтереп алып, әллә кайларга алып китеп, сулыш алырга да оныттыра ул. Затлы, зыялы кешеләр өчен аның концертына бару үзенә күрә бер мәртәбә санала. Атналар буе концерт куймый ул, чөнки тормыш шигаре башка. Сәхнәдә үзен тәрбиялелекнең иң югары дәрәҗәсендә, кысаларда тоткан Татарстанның атказанган артисты бәрхет тембрлы Филүс КАҺИРОВ тормышта бөтенләй башка икән. Үзе белән сөйләшик әле.

 


Филүс, сине «алтын тавыш» иясе, диләр. Үзең бу бәягә ничек карыйсың?
– Бу бәяне композитор Резеда Ахиярова биргән иде, әмма бөтен кеше дә алай уйламыйдыр. Һәр тамашачының үз яраткан җырчысы «алтын тавышлы» булып тоеладыр. Мондый бәя җаваплылык кына өсти.   
 

Белүемчә, син консерваториядә опера җырчысы булам дип укымагансың?
– Авыл баласы бит инде без. Бер авыл баласы да, үскәч опера җырчысы булам дими, чөнки ул аны аңламый, аннан ерак. Нота да белми идек. Җырны ничек отып алдык, шулай җырладык. Музыка училищесына укырга кергәч, укытучым Галия Мусина: «Казанга барсаң, консерваториягә укырга кер», – ди иде. Ә минем арияләр башкарасы килми. Хыялым: татар эстрадасының танылган җырчысы булу. Менә шуңа таба атладым. Консерваториягә дә халыкчан җырлау бүлегенә укырга кердем. Укытучым Зилә Сөнгатуллина: «Болар сиңа кирәк булачак», – дип, арияләр дә өйрәтте. Дүртенче курста «Евгений Онегин»да Ленскийны җырларга чакырдылар. Әкренләп өйрәнә башлагач, ошап китте. Кызыксына башладым. Академия бүлегенә күчтем. Операларда партияләрем барлыкка килде. Аннан дилемма алдына килеп бастым. Ике юлның берсен сайларга кирәк иде. Классиканы да җырлыйсы килә, эстрада – балачак хыялы. Менә шулай икесен дә алып барырга тырышам. Мөслим Магомаев та операда да, эстрадада да җырлаган. Опера тавышны формада тотарга ярдәм итә. Әле менә мюзиклда да җырлыйм.

 


 

Әйе, син «Алтын Казан» мюзиклында төп рольләрнең берсе – Битимерне башкарасың...
– Мюзикл бөтенләй икенче дөнья. Аны опера белән эстрада арасында торучы бер жанр дип кабул итәм. Нәкъ минем өчен инде. (Көлә.) Җырлаганда үз йөземне югалтмыйча, икесен бергә кушарга тырышам. Җырлау – бер, әле заманча биюләр биисе бар анда.  
 

Эстрадада киң катлам өчен нинди җырчыларның популяр икәнен күреп торасың. Җыр сыйфаты, тавыш сыйфаты өчен җан аткан җырчы буларак, күңелең төшенкелеккә бирелмиме?
– Булыштырды. Нишләп бу кешегә ярый, миңа ярамый дигән уйлар еш килә иде. Без бит консерватория тәрбиясе алган җырчылар. «Монысы ярамый, тегесе ярамый», – дип өйрәттеләр. «Ярамый»лар хәтта артык күп дип тә әйтер идем. Әмма кысаларсыз да булмый. Тамашачылар өчен артист өлге булып торырга тиеш. Ә хәзер ул күршегә әйләнеп бара.
 

Филүс, ник концертларыңны ике генә көн куеп чикләнәсең? Сине тыңларга теләүчеләр ике көндә генә бетмидер дип уйлыйм.
– Миллиардлар бирәбез дисәләр дә, аена 30 концерт эшли алмас идем. Ялкыта. Бер урында таптанып торырга яратмыйм. Әз булсын, тәмле булсын. Миңа һәрвакыт яңалык кирәк. Шуңа күрә дә әле эстрадада, әле операда, әле мюзиклдамын.

 


 

Сине пародия остасы, диләр.
– (Рөстәм Закиров тавышы чыгарып.) Алай дип әйтмәс идем, Чулпан, әмма кеше шулай дип әйтә икән, ышанырга кирәк. Халык сөйли – хак сөйли. (Рөстәм абый кебек йөреп күрсәтеп алгач, кычкырып көлеп җибәрәбез.) Концертларымда бик сирәк очракта гына кулланам бу сәләтемне. Пародия остасы булган коллегаларым мактый, концертларыңда юмор куллан, диләр. Күп кирәкми! Әйтәм бит, әз булсын, тәмле булсын (Филүс пародияләрен ролигыбыздан карый аласыз. – ред.). Бу – кечкенәдән килгән сәләт. Башта актер буласым килгән иде.

Операга тартылуың менә ни өчен икән...
– Менә... Анысы да бар икән шул. Чынлап та! Уйнау кирәк миңа. Без кечкенә чакта мәҗлесләр өйдә уза иде бит. Әллә кемнәр булып уйнап, килгән кунакларны көлдерә идек.

Димәк, сәхнәдәге Филүс белән тормыштагы Филүс аерыла?
– Тормышта мин күңелле кеше. Әңгәмәдешемне көлдереп, күңелен күтәрәм икән, үземә рәхәт. Әмма бик оялчанмын. Укыганда такта янына чыгып сөйли башласам, кып-кызыл була идем. Укытучы (тавышын үзгәртеп): «Филүс ояла, бу – әйбәт», – дип әйтә иде. Кеше алдашса, кызара. Мин алдасам, алдамасам да кызарам. (Рәхәтләнеп көлә.) Сәхнәгә чыккач та кызарам. Дулкынлану, борчылу микән инде бу...

 


Нинди хыяллар белән яшисең?
– (Бераз уйланып торганнан соң.) Иң авыр сорау булды бу! Моңа тиклем интервьюларда хыялларны әйтмиләр, ул тормышка ашмый дип котыла идем... (Уйга калып.) Балачак хыялым чынга ашты инде. Шуннан соң нәрсә?.. Менә монда аптырап калдым, нишләргә? Бәлки, дөньякүләм танылуны максат итеп куяргадыр? Моның өчен нинди юнәлештә эшләргә? Тагын бер югарылык алсам, нәрсәдәндер баш тартырга кирәк булачак. Мин әле моңа әзер түгел. Уңайлы мохиттән чыгар вакыт җитмәгән. Әмма уйландыра башлады...

Фото, Видео: Анна Арахамия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Карап та, тынлап та туеп булмый торган затлы жырчыбыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      О-О, Филүс-якташ, маладис ул! Үзе моңлы, үзе шаян, әле, өстәвенә, оялчан да икән. Ә оялчан кеше чиста күңелле була гадәттә. Әрсез булмый Кияүгә (ул безнед Иске Турай авылы кызының-егетенең кызына өйләнде) яңа иҗат шатлыклары, гаилә бәхете телим1

      Хәзер укыйлар