Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Тамашачыга үпкәләп булмый!

Күпме генә заман белән бергә атласам да, җырчыларның халкыбызның танылган җырларына яңа төсмер биреп башкаруларын тиз генә кабул итә алмыйм. Аннары радиода кат-кат яңгырагач, колак ияләшеп китә үзе. Бүген Зөһрә Шәрифуллинаның «Су буенда учак яна» җырын тыңлыйсым килеп уяндым. Айга менеп җырласалар да, аның кебек бу җырны берсе дә башкара алмый инде. Татарстанның халык артисты Зөһрә апаның үзенә дә әйттем әле.

–    Хәлләрегез ничек, Зөһрә апа?
–    Хәлләр әйбәт, Аллаһка шөкер. Һәрнәрсә үз чираты белән бара. Әллә ниләр майтарган да юк, тик тә ятмыйбыз. Соравыңа Роберт Миңнуллинның шигъри юллары белән җавап бирим әле. Ул җырны үзем дә яратып башкара идем. 
Атлыйбыз да йөгерәбез,
Чабабыз тик тормыйбыз.
Арттан дөнья куа килә,
Әлегә тоттырмыйбыз.
–    Зөһрә апа, татар эстрадасында хәзер яшьләр бик күп. Аларның иҗатын күзәтәсезме?
–    Әлбәттә, мин яшьләрне бик яратам, кызыксынып күзәтәм. Аларга һәрчак позитив карыйм. Җырга тартылган кешенең күңеле матур була, ул начар юлга кереп китә алмый. Сәнгать – үзе бер тәрбия чарасы. Яшьләргә дә хәзер җиңел түгел. Зур сәхнәне яулап алу – бик авыр эш. Тамашачы сине кабул итәргә, кабул итмәскә мөмкин, аңа үпкәләп булмый. 
–    Сольный концертлар куймасагыз да, яшьләрдән калышмыйсыз, Зөһрә апа?
–    Юк, сольный концертлар белән йөрмим инде. Аның өчен сәламәтлек тә кирәк, концерт эшләү – бик авыр хезмәт. Мин инде андый яшьтә түгел. Чакырган җирләргә барып, рәхәтләнеп чыгыш ясыйм. Быел июнь аенда гына 9 Сабан туенда, 2 зур юбилейда катнаштым. «Болгар радиосы» һәм «Тәртип» радиосы концертларына һәрдаим чакырып торалар. «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы төшерә башлаган «Музыкаль Сабан туе» дигән яңа тапшыруда катнаштым. Анда Илсөя Бәдретдинова белән рәхәтләнеп «ярыштык». Бик матур тапшыру булды, тиздән зәңгәр экраннарда тамашачыларыбыз да күрер. Өч яңа җыр яздырдык. Аларын радиоларга бирдем, иҗатымны яратучылар өчен бүләк булсын.
–    Зөһрә апа, «Өлкәннәр ункөнлеге»ндә бу соравым да актуаль булыр. Татар эстрадасының өлкән яшьтәге хөрмәтле җырчыларына карата, бәйрәм уңаеннан, нинди дә булса игътибар күрсәтү традициясе бармы?
–    Пандемиягә кадәр, филармониягә җыелып бәйрәм итә идек. Хәзер инде алай очрашканыбыз юк. Шулай да Алсуыбыз һәрвакыт безне җыеп, хәлләребезне белеп шалтыратып тора, котлау открыткалары җибәрә, игътибарсыз калдырмыйлар, рәхмәт. Монда Рәшит Ваһапов фонды турында да әйтәсем килә. Мин инде биш еллап алар белән эшлим. Төрле бәйгеләрдә жюрида утырам, концертларында чыгыш ясыйм. Алар – бик көчле һәм масштаблы продюсерлык үзәге. Өлкәннәргә бик игътибарлы. «Халык җәүһәрләре» проекты моңлы, матур җырлап та, сәхнәгә чыкмый калган, талантлы шәхесләрне барлый һәм Казан сәхнәсендә җырлау мөмкинлеге бирә. Рифат Әхмәт улы Фәттаховка зур рәхмәт. 
–    Туган ягыгыз белән дә элемтәләрне өзмисез, дип беләм?
–    Сарман районында балалар арасында уздырыла торган «Илһам чишмәсе» конкурсында актив катнашам. Иганәчесе – Сарман егете Илдар Гамиров. Безнең конгресс һәм район администрациясе белән берлектә уза торган бу бәйге район, республика күләменә генә түгел, ә Россия дәрәҗәсенә чыкты. Чит төбәкләрдән дә балалар катнаша. Хәмдүнә Тимергалиева белән дус яшәдек, аны бик сагынам. Туган ягы Борайга барып, аның исемендәге конкурс уздырдык. Жюри буларак та катнаштым, чыгыш та ясадым. 
–    Оныгыгыз белән дә, дуэт буларак, бик матур чыгышлар ясыйсыз. Ул да сезнең кебек иҗатка тартыламы?
–    Безнең өч оныгыбыз бар. Әле шушы көннәрдә генә улыбыз Әмирнең 4 яшен бәйрәм иттек. Уртанчы кызыбыз Айлинәнең дә туган көне җитә. Олы оныгыбыз Риана белән күптөрле чараларда чыгыш ясыйбыз. «Су буенда учак яна» белән «Нигә яна йөрәгем?» җырларын рәхәтләнеп җырлый. Ул – җырга, сәнгатькә бик һәвәс бала, бию белән шөгыльләнә, бик талантлы. 
–    Оныклар белән татарча сөйләшәсезме?
–    Тырышабыз. Без тырышудан гына тормый бит. Ләкин алар да татар телен өйрәнергә, белергә тырышалар. Киленебез рус милләтеннән булса да, татарча бик яхшы белә. Оныкларыбыз аңлый, ләкин сөйләшергә авыррак. Безгә килгәндә, мин татарча сөйләшергә тырышам, аңламаган өлешләрне тәрҗемә итәргә туры килә. Өчесенә дә «Туган тел»не өйрәттем. Бергә җыелганда җырлыйбыз. Минем җырларны да беләләр. Мин аларга гел: сез бик бай, ике телне дә белергә тиеш, дип әйтеп киләм.
–    Зөһрә апа, күз тимәсен Сезгә! Бер дә тик тормыйсыз икән, шундый актив булып калыгыз. Халкыбызга сез бик кирәк!
–    Тик утырырга вакыт юк, әле җитешеп булмый. Элек вакыт күбрәк тә кебек иде, дип уйлыйм. Халык арасында булырга язсын, тамашачым белән аралашу зур стимул бирә. Алар көтеп тора, бик матур каршы алалар. Профессиональ сәхнәдә чыгыш ясавыма – 45 ел. Ә укулар белән бергә 55 елга якын сәхнәдә мин. Тормышым горурланырлык, артка борылып карагач, иҗат юлым да оялырлык түгел. Гомерем заяга узмавы белән мин бик бәхетле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар