Салават Фәтхетдинованың әнисе – Тәкълимә апа: “Салаватны кыз туар дип көткән идем”

– Тәкълимә апа, исәнмесез! Улыгыз туган көн белән!
– Рәхмәт, балам. 58 ел да үтеп киткән икән. Әле яңа гына туган кебек. Салават – өченче балам. Ике абыйсы булгач, өченчегә инде кыз булыр дип көткән идем. Әмма малай туганына бер дә үкенмим. Салаватым – иң зур терәгем, юанычым.
Алты бала әнисе мин, алтысын да өемдә таптым. Салаватның кендек әбисе Разия исемле апа иде, ул хәзер мәрхүмә. Өйдә тапкач, нинди тән авырлыгы белән туганнарын да белмим. Әмма Салават эре икәне хәтердә калган, буе да зур гына иде.
Кызганычка каршы, бүген алты баламның өчесе генә исән, өчесе – гүр иясе. Балаларың белән мәңгегә хушлашу җиңелдән булмады.
– Салаватның туган көненә Казанга бармыйсызмы?
– Юк, балам. Соңгы арада кан басымым күтәрелә, юл йөрүе авыр. Ерак юл түгел, хәтта икенче урамдагы клубка концерт карарга да төшә алмыйм. Дару гына эчеп торам. Хәлем начарайгач, Салават ярдәмче яллады. Хәзер тормыш бераз җиңеләйгән кебек.
Бар игелекләре өчен Салаватка мәңге рәхмәтлемен! Үз тырышлыгы белән бар нәрсәне дә булдырды. Бер дә хурларлык бала түгел. Мәктәптә дә гел «5»легә укыды. 10 класс тәмамлады да, клубка мөдир булып эшкә чыкты. Армиясенә дә барды, югары белем дә алды. Кабатлап әйтәм: бар уңышына да үз тырышлыгы, үз тырмашуы белән иреште.
Һәрвакыт шалтыратып, хәлемне белешә, вакыты була калса – кайтып керә. Күчтәнәчен төяп алып кайта, акчасын мул итеп калдыра. Соңгы тапкыр Әниләр көненә кайткан иде. Мин Тәтешледә дәваханәдә яттым, Ләйсән белән килеп, хәлемне белде. Гыйнвар ахырында авылда мәктәптә бәйрәм булачак, шунда да кайтырга тиеш. «Инәй, тамак ачты, ашарга пешердеңме?» – дип кайтып керә ул. Бәрәңге ризыкларын бик ярата, шуны пешерәм. Шулпа салам, шәңгә куям...
.
– Тәкълимә апа, балаларыгызның уңышларына куанып, бәхетле картлыкта яшим, дип әйтә аласыз инде?
– Аллага шөкер! Улым Рәфил дә бик булган, кызым Инзилә дә! Олы улымның баласы Айдар Фәтхетдинов та – сәхнәдә танылган шәхес. Аның белән дә бик горурланам. Интегеп яшәүләрем – артта, яшьлектә калды. Көн буе көтү көтә идем, ә төн буе алты балама ашарга әзерли идем. Салават әле дә булса: «Әни, ничек итеп берүзең безне алтыбызны аякка бастырдың син?» – дип шакката инде. Хәзер йортым да шәһәрдәгечә: газы бар, суы кергән. Салават шаккатмалы мунча салып бирде. Дөньям – шәп, шөкер итеп яшисе генә!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.