Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Илнар Миранов: «Мин бөтенләй башка»

Ул чынлап та башкаларга охшамаган. Уй-фикерләре дә, йөз-кыяфәте дә, иҗаты да үзенчәлекле аның. Зәңгәр күзле, вак бөдрә чәчле, чандыр гәүдәле җырчы Илнар Миранов тавышы, моңы белән күпләрне үзенә гашыйк иттерде. Татарча моңлы җырлар җырлыймы ул, соул стилендә рус җырларын башкарамы барысы да, ничектер, ихлас һәм камил килеп чыга. Татар эстрадасының 80 нче елларында популяр булган «Зәңгәр томан»ны кабат сәхнәгә алып менеп, аны хәтта инглиз телендә дә җырлый әле ул. Илнар кысаларга кереп яшәргә теләми, аның өчен чикләр юк!


Син – гап-гади авыл егете. Ышанасы да килми! Башкорстанның Дәүләкән районы Бик Карамалы авылында үскән малай кечкенә чакта нинди иде ул?
– Кечкенәдән үк башкалардан аерылып тора идем мин. Дөньяга карашымны яшьтәшләрем бөтенләй аңламый иде. Хәер, хәзер очрашсак та, аңламаслар, мөгаен. Малайлар белән артык дуслашып үстем дип әйтә алмыйм, «әни малае» да түгел идем. Әти-әнием – гап-гади авыл кешеләре. Энем бар. Ул астрономиягә мөкиббән. Әти дә, әни дә җырлыйлар. Әти баянда уйный. 15 яшьтән үк өйдән чыгып киттем. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесына укырга кердем. Үз тормышымны үзем күрдем. Кем булып кына эшләмәдем: элемтә салонында сатучы-консультант, промоутер, Макдоналдста да, суши ясаучы булып та эшләдем. Болары әле искә төшкәне генә. Мөстәкыйльлеккә ирешергә теләвем булгандыр инде ул... Акчаны үзең тапсаң гына башкалар фикереннән азат булып яши аласың дип уйлыйм.


Илнар, ә ни өчен Казанны сайладың?
– Сәнгать училищесында академик вокал классында укыдым. «Син Казан консерваториясенә укырга керергә тиеш!» Педагогым гел әнә шулай дип әйтә иде. Күрәсең, Казан үзенең чынга ашмаган хыялы булгандыр. Аннан соң шәхси мөнәсәбәтләрем дә башка шәһәргә китү уена урын калдырмады. Яраткан кешем Казанга китте. Мин дә аның артыннан Татарстан башкаласына юл тоттым. Без икебез дә Казан сәнгать һәм мәдәният институтында укыдык. 


Тик сине Казанда консерваториягә укырга алмадылар... Тагын бер кат көчеңне сынап карарга теләмисеңме?
– Юк, юк, юк... Бюджет урынга алабыз дисәләр дә бармаячакмын. Мин элек академик вокал дип яндым, тик имтихан алучылар тагын бер кат училищега барып укырга кирәк дигән киңәшләре белән бөтен теләгемне, барлык хыялларымны юкка чыгардылар. Үземне опера сәхнәсендә дә күрмим. Классик стильдә иҗат итсәм дә, бары тик камера сәнгатендә генә. 
Син бик күп бәйгеләрдә катнаштың. Популярлыкны «Үзгәреш җиле» алып килде. 
– Әлбәттә, бу проект зур сәхнәгә юл ачты. Иҗат кешесе буларак асылымны ачып бирде ул. Дөрес, беренче сезонда оялчанлыгым, артык нык тыйнаклыгым иҗади фантазияләремне чынга ашырырга комачаулады. Хәзер мин «Зәңгәр томан»ны бөтенләй башкача җырлыйм. Тәҗрибә белән бергә ирек тә килә икән ул. Ә ул вакытта барысы да беренче тапкыр иде бит. Зур сәхнә, академист беренче тапкыр эстрадада... 


Сине эстраданың «ала каргасы» дип әйтәләр. Үпкәләмисеңме?
– Юк, мин аны хәтта комплимент итеп кабул итәм. Башкаларга охшамаганлыгымны беләм, бу ягым үземә бик тә ошый. Уйнарга, кыланырга, кемгәдер ярарга тырышырга яратмыйм. Зур компанияләр минеке түгел. Янымда аралашыр өчен берничә якын кешем бар. Миңа шулар җитә. 
Америкада «Карнеги-холл»да чыгыш ясадың. Үзеңне анда ничек хис иттең? 
– Миңа аларның мәдәнияте дә, менталитеты да якын. Үзеңне танытуда, иҗатта ирек күп анда. Ә бездә –  кысалар. Алардан чыгарга телисең икән, тәнкыйть утына эләгәсең. Ә мин, әйткәнемчә, кагыйдәләргә буйсынып яшәргә яратмыйм. 


Син сәхнәдә бик нәзакәтле, нәфис нәзберек. Шундый булуың тормышта комачауламыймы? 
– Сәхнәдәге Илнар белән тормыштагы Илнар – икесе ике кеше. Музыка минем өчен сихри, изге әйбер. Сәхнәгә чыккач, мин үземне күкләр белән бәйле итеп тоям. Башка дөньяга очам! Ә көнкүрештә... Юк, син уйлаганча йомшак кеше түгелмен. Якыннарым белә: шактый кырыс. Турысын әйтәм. Дөрес, андыйларны яратмыйлар. Холкым бал түгел. Җыр ошамый икән, продюсер әйткәнгә генә җырламаячакмын. Гомумән, минем хактагы беренче тәэсирләр алдавыч. 


Иҗат утында янган кеше хыялларга күмелеп яши бит инде ул...
– Хыялларым – җырлар, гастрольләр, концертлар... Тарихта калырлык моңлы җырлар иҗат итәсем килә. 
 

Теги: Илнар Миранов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар