Логотип
Тормыш кагыйдәләре

«Мин сатылмадым...»

Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең тормыш кагыйдәләре.


Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең тормыш кагыйдәләре.  

Мин гениаль артист түгел. Бездә гений юк. Алар миллионга бер генә.

Биш яшь чагымда ук ташка басылып чыккан исемем бар, әтием аркасында. Фронттагы батырлыгы өчен аның турында газетка язалар. 


 Әтинең фотосы баш очымда, гел әти белән сөйләшәм. Ул минем өчен идеал.


КГБга эшкә чакырдылар, әмма мин баш тарттым. «Әләкче  була алмыйм», – дидем. Аның шлейфе гомер буе ияреп йөрде. Мин сатылмадым.
Мин уйлыйм. Уйламаган кеше сабый акылында кала.


Әни чын ир хатыны иде. Иренә бирелгән, гаилә өчен яши торган иде. Минем үземнең хатын да шундый. 


Балаларны махсус тәрбияләмәдем. Миннән үрнәк алсыннар дип яшәдем. 


Язу сәләтем дә бар. Әмма акыл эшләренә ялкаумын. Миңа бакчада эшләргә куш инде. 

Унынчыны тәмамлагач авыл хуҗалыгы институтына укырга килдем. Минтимер Шәймиев белән бергә укыйсы булганмын. Ләкин химия яратмавым укырга керергә  мөмкинлек бирмәде. Авылга Казаннан бер көн буе җырлый-җырлый җәяүләп кайттым. 

Авылыбыз клубында мөдир булып эшли идем, районга  баргач Щепкин исемендәге училищега студентлар  җыю турында белдерү күрдем. Укыдым да: «Бу  минем урын», –дип кесәмә тыгып куйдм. Ул миңа тормышка юллама булды. Белдерү хәзергә кадәр саклана. 


Сүгенү егетлек санала иде, ә мин сүгенә белми идем. Шуңа миннән көләләр иде. Ул вакытта сүгенергә сәбәп тә юк иде. Өйрәндем. Саллы итеп сүгенеп куя алам хәзер.


Үз-үзеңне сүккән чаклар да була. Үзен сүкмәгән кеше идиот була ул. 


«Үзем шикелле хәерчеләр тудырмыйм», – дип өйләнмәскә карар кылган идем. Күңелсез була башлады. Яшьлек узып бара... Якын кеше кирәк. 34 яшьтә тормыш кордым. 


Мин холыксызрак. Ул минем өчен яшәде. Мин аның өчен яшәдем.


Раушания – минем хатыным да, сөяркәм дә. Хатын белән мөнәсәбәттә мәхәббәттә дә, сөешүдә дә чикләр куярга ярамый. Үз хатыныңны хатын  гына итсәң, сөяркә итмәсәң, аның башкалар өчен сөяркә буласы килә башлый. 


Хатын ул аш пешерүче генә түгел, сиңа комачауламый гына иҗатыңа ярдәм итүче булырга тиеш, минемчә. 


Ромео-Джульетталарныкы кебек мәхәббәт, ярату шул көенчә сакланмый ул – соңыннан күбрәк хөрмәткә әйләнә. Хәзер инде бездә күз карашыннан да аңлашыла торган дустанә мөнәсәбәтләр.


Без бер-беребезгә өйләнешкәннән бирле «җаный» дип эндәшәбез. 


Минем гел «Әҗәл дус» диләр иде. Әҗәлгә дус дигән халык татар гынадыр ул. 


Нинди генә тискәре  роль уйнаса да, артистның сөйкемлелеге калырга тиеш. 


Юморист булыр өчен җитди булырга кирәк. Сәхнәдә иң авыры комедия уйнау. Комедиядә органика кирәк. Табигый булмасаң, маймылга әйләнәсең.


Үземне бәхетле дип тә, бәхетсез дип тә әйтә алмыйм. Бәхет бит ул мизгел. Гел бәхетле кешеләр дә бәхетле түгел.


Мактасалар кәперәймә, сүксәләр дә коелып төшмә, иң мөһиме: акмак белән бәхәсләшмә.

 

Фикерләр татар матбугатында чыккан әңгәмәләрдән тупланды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар