​Марат Кәбиров

“Китап” романы бүген генә язылган әсәр түгел. Аның тәмамлануына инде ун ел узган. Электрон варианты 2010 елда интернетта сатуга куелды һәм хәтсез генә таралды. Өзекләре, кыскартылган варианты матбугатта чыкты.

Язган чакта күрәзәчелек, фантазия сыман тоелган нәрсәләрнең күбесе тормышка ашып бетте. Алар бүген әсәрнең реализмга корылган детальләре кебек күренә. Шуңа күрә, минем даими укучыларым өчен дә, үзем өчен дә аның ТКН-да басылып чыгуы әлләни зур вакыйга була алмыйдыр инде. Күңелдә канәгатьлеккә тартым бер хис бар шулай да. "Ярый, монысы да булды", - дигән сыманрак. "Ун ел элек укучы бу әсәрне кабул итә алыр иде микән?" - дигән сорау да бар.

Әгәр иҗат миссия икән, син шул миссияңне үтәр өчен яшәү рәвешеңне иҗатка буйсындырырга тиешсең.

Иҗат иреге булырга тиеш дибез бит инде. Ә ирек һәрвакыт үзеңне чикләүдән башлана. Әгәр син кайбер нәрсәләрдән вакытында баш тарта алмыйсың икән, ирегеңне югалттың дигән сүз. Башкаларга тагылып, башкалар кебек яшәсәң үзеңчә фикер йөртеп тә булмыйдыр. Иҗатың үзенчәлекле булсын өчен тормышың да үзенчәлекле булырга тиеш.

Татар язучысы ул иң беренче чиратта - татар, аннан соң - язучы. Язучы кем генә булмасын, нинди генә булмасын, үз халкыннан ерак китә алмый. Ерак китсә - бөтенләйгә китә. Шуңа күрә... Үзен күтәрерлек шәхесләрне халык үзе күтәрергә тиеш. Күтәрә алырга.

Иң элек -Тукай. Прозабызга нигез салучылардан - Фатих Әмирхан, Мәхмүт Галәү бар. Менә бу икәү ни өчендер гел күләгәдә калып килгән кебек тоела. Болар чын мәгънәсендә даһи әсәрләр иҗат иткән бөек язучылар. Һәрхәлдә, мин "Фәтхулла хәзрәт", яки "Мөһаҗирләр" дәрәҗәсендәге берәр әсәр яза алсам, тыныч күңел белән китәр идем.

Классикларыбыз иҗатын бәяләүне социализм аршыныннан арындырырга кирәк. Шунсыз без аларның бөеклеген күрә алмаячакбыз.

Бернәрсә дә үзгәрмәгән хәлдә дә мин тормыш картинасын төрле яктан, төрле яссылыктан карарга яратам. Әсәрләремдә дә бу сизеләдер инде. Шуңа күрә, җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләр иҗатчы файдасынадыр дип уйлыйм. Һичьюгында ул калыплашырга ирек бирми, фикерләр һәм хисләр сыгылмалылыгын сакларга булыша. Исән калган хәлеңдә инде.

Ачлык, ялангачлык, үлем - әлегә читтә йөри. Әлегә. Шуңа бүгенге тормышта кеше исән калыр өчен көрәшә дип булмый. Рәхәт яшәү өчен, дияргә мөмкин. Бүген адәм баласы рәхәт яшәү хакына михнәт чигә. Ә социаль челтәрләргә карасаң, хәзер кеше рәхәт яшәгәнен бүтәннәргә күрсәтү өчен көрәшә дияргә дә мөмкин.

Без "уңышлы кеше" дигән нәрсәне культ дәрәҗәсенә күтәрдек. Шуңа һәркем үзенең уңышлы һәм кабатланмас икәнен күрсәтергә тырыша. Бу начар күренеш түгел. Ләкин рухи ачлык кичергән җәмгыятьтә уңышлы булып күренү теләге фарс дәрәҗәсенә җитә. Чөнки барысы да күрсәтергә тырыша. Күрергә тырышучы юк. Берәү дә күрергә теләми, күрсәтергә генә тели. Шуңа күрә, кайчагында рәхәтләнеп аралашырлык ихлас кеше табу кыен, тирә-якта гел имиджлар гына.

Һәр иҗатчы ул беренче булырга омтыла торган амбициоз шәхес. Беренче булырга. Хәтта бердәнбер булырга. Беренче икәү булмый. Бердәнбер дә икәү булмый. Бердәнбер булу ул - ялгызлык. Шуңа күрә, беренчелеккә омтылуны ялгызлыкка омтылу дип тә билгеләргә мөмкин.

Ләкин ялгызлык та бер генә сурәттә түгел. Идарә итеп булган ялгызлык бар: теләгәндә ялгыз каласың, теләмәгәндә - якыннарың янына барасың. Мин ялгызлыкның менә шушы төре белән күбрәк таныш. Кайчагында: "Ялгызлыгымны да оныттырырлык якыннарым бар" - дип шаяртып та куям. Бу яулап алынган ялгызлык. Татлы, рәхәт халәт. Тормыш ыгы-зыгысыннан ял итү ысулы.

Чарасыз ялгызлык та бар. Үзең күргәнне башкаларга күрсәтә алмыйсың икән, бу да - ялгызлык. Иҗат, бәлки, шушы ялгызлыктан котылырга омтылудыр да әле ул. Бер-бер артлы якын дуслар китә... Бүлмәңнең (күңелеңнең, тормышыңның) бер тәрәзәсе мәңгелеккә ябылган кебек була, тирә-ягың караңгыланып кала, аннан инде беркайчан да дустыңның яктылыгы кермәячәк... Якыннарыңның битарафлыгын, гамьсезлеген дә ялгызлыкның бер чагылышы дип буладыр. Боларны инде берничек тә үзгәртә алмыйсың. Шул ялгызлыгыңны өйдәш итеп яшәргә туры килә.

Безнең халыкта "дөньясы түгәрәк" дигән сүз бар. Бу байлыкның асылын билгеләүче сүздер дип уйлыйм. Барсы да җитеш, димәк. Мөлкәте дә, күңел байлыгы да, тән тазалыгы да, җан тынычлыгы да... Шуларның берәве генә юк икән, син инде бай түгел. Акча, мөлкәт ул рәхәт яшәү чыгынагы бит инде. Ләкин күңел тынычлыгын ала икән, ул үзе йөккә әйләнә. Кешене чирләтә, гарипли, кайвакыт кабергә дә илтә. Акчаң юк икән - күңел байлыгың да, сәләмәтлегең дә, башкасы да шул юк акчаны бар итү өчен сарыф ителә. Ләкин аерым алганда боларның берсе дә байлык түгел, ә кеше гомеренең тулылыгын тәэмин итүче нәрсәләр генә. Кешенең бердәнбер байлыгы - аның гомере.

Матурлык, гүзәллек дигәндә мин елга-күлләрне дә, башы болытларга тиеп торган кыяларны да, җәйрәп яткан ялан-кырларны да түгел, ә хатын-кызны күз алдына китерәм. Ялгышу гына микән инде бу, берәр төрле патология микән... Белмим, бәлки шуннан да тәэсирлерәк матурлык күргәнем булмаганга гынадыр.

Элек авылда сыерлар бар иде бит. Шул сыер көтүенә чиратлап чыгу бар иде. Бүген мин чыгам, иртәгә син... Менә шунда да кемдер сыер көтүен урманга алып кереп, үлән яхшы урыннарда ашатып үзе теләгәнчә йөртеп алып кайта. Кемдер көтү артыннан гына ияреп йөри - бары тик басуга кермәсен дә, сазлыкка төшмәсен. Тормышта да шулай. Кемдер язмышы белән үзе идарә итә, кемдер аңа ияреп кенә йөри.

Җаваплылык. Кешене кеше итеп тотучы иң төп нәрсә шул. Әгәр кеше җаваплылык тойгысын югалта икән, ул хайванга әверелә. Ә инде бик үк кеше булып җитлекмәгәннәрне бары тик курку гына кысада тота ала.

Безнең тормыш үзе иллюзия. Коммунизм төзү - иллюзия, демократик җәмгыять - иллюзия. Тоташ кешелек әле бер, әле икенче идеяга алданып бер юнәлештән икенчесенә чаба. Бу җәһәттән ул урманда адашкан сарыклардан әлләни аерылмый диярлек. Кешелек үзенең кем һәм ни өчен икәнен аңламыйча, иллюзияләр бетмәячәк. Иллюзия ул үз мескенлегебезне үзебездән яшерү чарасы. Тормышны бизәү, гамәлләребезгә мәгънә өстәү өчен кирәк.

Тарих оныта. Яхшылыкны, изгелекне - иң беренче чиратта. Кемгәдер тарихи шәхесләрне чутлап чыгарга кушсаң, ул башта Явыз Иван, Наполеон, Гитлер, Сталин дип тезеп китә. Ә тормышны үзгәртерлек ачыш ясаучыларны белми дә. Шуңа күрә, ил башына утырган һәркем, исемемне халык онытмасын диптер инде, күбрәк кабәхатьлек эшләп калырга тырыша кебек.


Унтугыз яшьлек кызлар бала кебек күренә башлагач, үземнең олыгайганымны аңладым.


Яшь бара дип, әллә нәрсәләр үзгәргән кебек түгел ул. Балалар гына олыгая.


Менә мин "ике-өч кенә көнгә" дип авылга кайтып китәм дә анда көтелмәгән мәшәкатьләр килеп чыга. Кайчагында атна-ун көнгә сузыла. Һәм әнигә ике-өч атнадан кайтырмын дип Казанга китәм. Анда тагын нәрсәләрдер үзгәрә. Кайтып булмый. Менә мин дә сүзендә тора алмаган кеше булып чыгам бит инде. Эштә дә шулай. Идеялар, планнар күп. Әйдә, шуны-шуны эшлибез дип сөйләшәбез. Тотына алмыйбыз. Җитешеп булмый. Шуңа күрә, вакытында өлгерә алмаган кешеләргә бик ачы карашта түгелмен. Ләкин нәрсәдер әйткәнмен икән, мин аны эшлим. Иртәме-соңмы. Телиләрме-юкмы. Әлбәттә, башкалардан да шуны көтәм.

Мин үземнең вакытлыча икәнемне аңлыйм. Бүтәннәрнең дә.

Куркуларымны санап бетерү мөмкин түгел. Кайберләре бик пафослы булып яңгырый, кайберләре көлке булып. Шуңа чутлап тормыйм. Барысын бергә җыйнап әйтсәң, кеше югалтудан курка торгандыр. Тереләрнең югалтыр нәрсәсе һәрвакыт бар. "Курка-курка йолка" дип әйтәләр бит әле. Бу нәкъ минем хакта.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7089
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4715
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3524
    1
    19
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    3239
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату