Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Люция Хәмитнең тормыш кагыйдәләре

Катлаулы, буталчык заманда яшибез, дияргә яратабыз. Бөтен нәрсә шомландыра, һәр яңалык куркыта. Бәлки, ул безгә генә шулай тоеладыр? Яшьрәк чакта уйламыйчарак яшисең бит, яшь чакта, гомумән, яшисең генә.


Безгә кадәрге буын киләчәге өчен курыкмый иде, иртәгәге көне өчен тыныч, чөнки тотрыклылык бар иде. Аларның кыйбласы бер иде. Ә хәзер һәрнәрсәгә шикләнеп карыйбыз. Кыйммәтләрнең асты өскә килде.


Безнең балачак та бик күңелле узды. Мин аны сагынып искә төшерәм. Уеннар да башка иде. Безгә күмәклек хас, күзгә-күз карапаралаша идек. Хәзер исә кешеләр аралашканда да бер-берсеннән ерак. Ике арада салкынлык, бушлык...


Балачакта бик шук, тиктормас идем мин. Шуклыкларым өчен күбрәк эләгә дә иде. Без гаиләдә ике кыз үстек. Мин – апа кеше. Шуңа да әнинең ярдәмчесе идем, сеңлемне карый, өйләр җыештыра идем.


Мин балалыкта озак калдым, дип әйтергә була. Соң өлгердем, гел бала-чага булып йөри идем. Күрәсең, табигатем шундый булгандыр: тизрәк үссәм иде, дип, әнинең туфлиләрен киеп йөргәнемне хәтерләмим.


Чит җирләрне яратам мин. Ләкин барып кайтыр өчен генә. Казанны исә бер шәһәргә дә алыштырмас идем.


Гаребме, Шәрыкмы дигәндә, Европа күңелемә ныграк якын.


Театр – җанлы утрау ул. Театр заманга карап үзгәрә. Тамашачы һаман да театрга җан азыгы алырга килә, без – артистлар – шуның өчен эшлибез.


Театрга бер кереп китәсең икән, ул сине сихерли. Аның могҗизасына бер эләккән кеше бүтән беркая да китә алмый. Театр тугрылыкны, үзенә бирелгәнлекне ярата.


Уйналган һәрбер рольгә үзеңнең бер өлешеңне бирәсең. Һәрбер ролемдә мин үзем дә бар. Кеше бит тормышта да үзен-үзе белеп бетерми.


Сәхнәгә буш килеш чыгып булмый. Ягъни синең күз карашыңда - мәгънә, фикер булырга тиеш. Китаплар укымыйча, музыка тыңламыйча, кинолар карамыйча, музейларга йөрмичә генә эчке дөньяңны баетып булмый. Әлбәттә, син пьеса сүзләрен сөйлисең, ләкин аны кабатлап кына фикер әйтеп булмый.


Аннан соң минем энциклопедиям өйдә – Фәрит. Ул бик кызыклы шәхес. Янәшәдә андый кеше булу – зур бәхет.


Урамда танысалар, кибеттә йөргәндә, игътибар итсәләр, мин кыенсына башлыйм. Уңайсызлану хисе барлыкка килә, ләкин без бит шуның өчен эшлибез: килеп рәхмәт әйтсәләр, әлбәттә, бик рәхәт. Нәрсәгә яшереп торырга инде, күңелгә май булып ята...


Артистларга балаларча самимилек хас. Артист бөтен дөньяга бала күзе белән карарга тиеш. Ышанып, хәтта кеше ышанмастайны да ышандырырлык итеп уйнарга кирәк әле.


Артык зур байлык – авыр йөктер, дип уйлыйм мин. Артык күп акча агу кебек буладыр.


Әмма нормаль яшәү өчен акча җитәрлек булырга тиеш. Чөнки без яшь чакта мохтаҗлыкта яшәдек. Очын очка ялгап яшәү дә авыр. Шуңа да тәмлерәк ашарга һәм иркенрәк яшәү өчен акча җитәрлек булса, шөкер итә белергә кирәк.


Мин бик “сумасшедший” әни. Бер генә бала булгангамы, әллә үземнең табигатем шундыймы – минем мәхәббәтемнән Йосыф хәтта күпмедер интегә дә. Артык яратуның балага авыр булуын да аңлыйм, үзебез дә шундый идек.


Ул бит олыгайгач кына әти белән әнинең кадерен чын-чынлап аңлый башлыйсың. Әти-әнинең һәр яшәгән елына, аена, атнасына, хәтта көненә сөенәсең.


Ике ел элек әтием вафат булды. Менә шунда эчтә нидер үзгәрде. Шунда олыгайдым бугай мин. Әти-әни исән вакытта син һаман, ни генә дисәң дә, бала әле.


Үпкә-рәнҗүләрне бик тиз онытам. Тиз оныту, әйтергә кирәк, ул бит бәхет. Мин моны Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бик зур бүләк дип саныйм. Эчеңдә ачу саклау, аның белән яшәү – үз-үзеңне агулау бит ул. Ул кешенең карашына чыга, бер кешегә булган ачу бөтен дөньяга чагылыш таба. Дөнья синнән башка гына яши башлый кебек. Шуңа күрә дә үпкәләрне оныту кешене бәхетле итә. Минем әти белән әни дә шундыйлар.


Кеше мәхәббәтсез яши алмыйдыр ул. Яшь чактагы мәхәббәт – үзе бер бәхет булса, еллар узуга ул башкачарак баскычка күтәрелә. Яшьлектәге “яратам”нар “син ашадыңмы”, “сиңа салкын түгелме” кебек сүзләргә алышына. “Калган гомерне тигезлектә яшәргә иде”, дигән теләк барлыкка килә. Озак күрми торсаң, борчыла башлыйсың – олыгаю галәмәтедер инде.


Кеше якты хисләр кичерсә, ул яктылык күзләргә дә бәреп чыга. Шуңа да яшь, матур калыйм, дисәң, иң элек уйларыңны, хисләреңне яктылык белән сугарырга кирәк.


Хатын-кыз шулай ук физик яктан да гүзәллеген сакларга тиеш. Фитнес, физкультура, саф һава – хатын-кыз үзен карарга тиеш.


Безнең театр – уникаль театр. Бездә гаиләлек хисе көчле. Бу атмосфера кечкенә генә детальләрдән дә җыела. Барлык артистларыбызның да икенче гаиләсе ул театр. Бу традиция Рәшидә апалар, Марсель Хәкимовичлар чорыннан ук килә. Бездә олыны - олы, кечене кече итү сүздә генә түгел.


Камал театры – тамашачысына тугры театр. Заман таләбе дип, кайбер милли театрлар рус телендә спектакльләр куя башлады. Без телебезгә, иманыбызга тугры калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Укыгач, рэхэт булып калды! Рэхмэт!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Матур ханым-эчтэлекле, мэгьнэле фикерлэр. Рэхмэт

      • аватар Без имени

        1

        0

        Гаилэлэре турында тапшыруны караганнан сон Люция ханымга сокланып туймадым, фикерли, хормэткэ лаек шэхеслэр..

        • аватар Без имени

          1

          0

          БИК матур фикерлэр,я́шьлэр игьтибар итсэ иде

          Хәзер укыйлар