Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Киңәшләр бирергә яратмыйм

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат ӘХМӘТОВның тормыш кагыйдәләре

Үзем турында сөйләү кыен, мин төгәл фактларга нигезләнеп фикер йөртергә, аерым кысаларда эш итәргә күнеккән.

Бу дөньядагы тормыш дәресләренә мине әти-әнием өйрәтте. Алар беренче укытучыларым булды. Алай гына түгел, белем серләрен төшендергән кешеләр дә алар иде. Әнием гомер буе туган авылым Хәсәншәехтә балаларга белем бирде. Башлангыч сыйныф укытучысы булып 40 ел эшләде. Мине дә 4 нче сыйныфка кадәр әнием укытты. Аннан соң әтиемдә белем алдым. 

Сыйныфташларым Сәйдәш, Илгизәр, Гадбелнурлардан көнләшә идем. Алар ни теләсәләр – шуны эшлиләр. Тирә-юньдәгеләр дә аларның кыланмышларына тыныч кына карый. Ә мин, «укытучы малае» дигән җитди ярлыгым булганга, үземне тыйнак тотарга мәҗбүр идем

Яшермим: мин аерым кысалардан чыкмый торган кеше. Чөнки балачактан шулай гадәтләнгән. 

Тормышта нинди генә хәл булса да, мин әти белән әни фикеренә колак сала идем. Хәтта әтиемнең вафатыннан соң да, үзем ир уртасы булуга карамастан, уйларымда аның белән киңәшләшәм. Хәтергә киртләп куярдай киңәшләре күп булды аның. Әтием сүзләренә, аның фикеренә мин әле дә мохтаҗ. 

Әтинең нәрсә өчендер мине ачуланганын хәтерләмим. Бер очрак истә. Әти капка төбенә өр-яңа «Урал» мотоциклы белән кайтып туктады. Ишегалдына үзем кертим әле, дип, бик үтенеп сорадым бугай – рөхсәт итте. Менеп утырдым, каты гына итеп газга бастым, әмма аягым тормозны тиз генә таба алмады... Мотоциклның бишеге белән сарайга бәрелдем. Ул чакта борчылганнарым! Тик әти бер сүз әйтмәде. Ачуланса, җиңелрәк булган булыр иде... Мотоциклны абый белән икәү ремонтладык. 

Төп йортка, әни янына кайтудан да зуррак бәхет юктыр ул! Гүя балачакка кайткан кебек.

Холкым белән мин карьерага омтыла торган кеше түгелмен. Әмма язмышыңа язылгач, шулай туры килә икән. 

Әтине җирләгәч, кабер ташына нинди сүз языйк икән, дип озак уйлаштык. Ахыр чиктә, гади генә булган, әмма йөрәк түрендә йөртә торган сүзгә тукталдык: «Без сине бик юксынабыз...» Аның белән һәр аралашу миңа көч бирә иде. Әтиебез безнең арада булмаса да, ул әле дә безнең ишле гаиләне берләштереп тора кебек. 

Күңелемә хисләр тулганда, шигырь китапларына үреләм. Фәнис Яруллин, Кадыйр Сибгатуллин, Туфан Миңнуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин һәм башкаларның иҗатларын үз итәм. 

Әти ягыннан Хаҗиәхмәт бабам чит өлкәләргә чыгып, күнчелек белән шөгыльләнгән. Бу – кул көче сорый торган авыр хезмәт. Гомер ахырында бабам нык авырды, күзләре күрмәде. Без аның кушканнарын бөтенесен үти идек. Култыклап мунчага алып барган чаклар да еш булды. Әби-бабай, әти-әни, туганнар хакын хаклау – ул хәер-догалы эш. 

Тәслимә апа белән ике арада аеруча җылы мөнәсәбәт безнең. Коръәндә язылганча, ир-ат кыз туганын хөрмәт итәргә, тормышында аңа таяныч булырга тиеш.

Әтине җирләгәннән соң, әни, үзенең эч серен чишкәндәй: «Без икебез бер җан булып яши идек...» – дип куйды. Бу сүзләргә ярату да, бер-беренә булган ихтирам да, хөрмәт тә, дуслык та салынган. Озак еллар бер түбә астында яшәгән тигез парлар шундый сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйм мин.

Өйләнешкәннән соң бер ел үткәч Алсуыбыз туды. Аннан – улыбыз Ленар. Аның тууы бер могҗиза булып истә калган. Икенчесен малай була дип көттем. Әмма бу фараз гына иде... Миләүшәне бала тудыру йортына илткән көн бүгенгедәй истә. Кайттым, күңел эшкә бармый, хәбәр көтәм. Ярты сәгать саен шалтыратам. Ниһаять, «Улыгыз туды!» – диделәр. Менә бу бәхет иде! Мондый мизгелләр һәр кешенең тормышында булырга тиеш. 

Мин үзем гаилә җанлы кеше. Гаиләмдә ял итәм. Өйдә тынычлык һәм рәхәтлек хөкем сөрсә, миңа шул җитә. Эштәге проблемаларны үзем белән алып кайтмаска тырышам, бик арыган вакытларымда, күңелемне басар өчен, өйгә җәяү кайтам. 

Балаларны кече яшьтән хезмәткә тартырга кирәк. Алсу белән Ленарны кечкенә вакытта еш кына минем әти-әнигә кайтарырга туры килә иде. Ә алар оныкларына кул кушырып утырырга ирек бирмәде... Хезмәт төбе – хөрмәт, ди халык. 

Язмышым максатларымнан еш кына алда йөрде. 24 яшемдә Балтач районында иң яшь хуҗалык рәисе булдым, 30 яшьтә район белән җитәкчелек итә башладым, 45 яшьтә министр кәнәфиен тәкъдим иттеләр. 

Балтач районының «Алга» колхозына рәис булып килгәч тә, авыл халкы белән күп аралашырга туры килде. Өйдән өйгә фермага эшкә чакырып, ялынып йөргән чаклар да шактый булды. Мин һәркемгә булдыра алганча ярдәм итәргә тырыштым. Авыл кешеләре өчен 40 йорт торгыздык! Эшләгән кеше бәхетле мул тормышта яшәргә тиеш. 

Бүген бөтен авырлыкны үз иңнәрендә тоеп эшләгән гади кеше хезмәте мактаулы түгел. Кешенең дәрәҗәсен эшенә карап түгел, ә акчасының күплегенә карап билгелиләр. Ә акчаны табу юллары төрле. 

Мин һәрвакыт үз бәямне беләм һәм буш хыяллар белән яшәмим. Юк, мин талант иясе дә, «йолдыз» да түгел. Мин – бөтенләй башка: туры сүзле, тырыш, кеше кадерен белүче кеше. Миңа гади кешеләр белән беррәттән эшләү ошый иде. Чәчү яисә уңыш җыю вакытында кырга чыгып, башкалар белән рәттән эшли алам, кирәк булса, бригадирны алыштырам. 

Министр вазыйфасы – бик авыр һәм зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт. Һәм инде син бернәрсәне беркемгә сылтый алмыйсың. Мөһим мәсьәләләрне үзең хәл итәсең һәм хезмәтеңнең нәтиҗәсе, кешеләрнең язмышы өчен үзең җавап тотасың. 

Совет системасын яманлый торган кеше түгелмен. Ул чорның яхшы яклары күп иде. Ул елларда кадрлар белән ялгышу сирәк булды. Ни өчен дигәндә, аппарат та, кадрлар сайлау да һәм әзерләү системасы да бик төгәл һәм көйле эшли иде. 

Күпме нефтькә, газга ышанып ятарга була, үзебезне үзебез ашатырга өйрәнергә вакыт. Илнең шушының кадәр территориясе, җире булып! Каз тәпие кадәр җиргә ия Голландия килеп ашата башласа, оятын кая куярсың?

Байтак кеше белән киңәшләшсәм дә, карарны бит үзем кабул итәм. Шуңа күрә күбрәк үз интуициямә ышанам. 

Иң авыр карар – кемнедер урыныннан алу белән бәйле. Бигрәк тә ул җитәкче моны көтмәгәндә, бу хәбәргә әзер булмаганда...

Авыл хуҗалыгына бизнес итеп кенә карап булмый (дөресен әйткәндә, ул артык табышлы да түгел), әмма бу – безнең тамырларыбыз, ә тамыр, ата-бабадан калган гореф-гадәт – изге әйбер ул. Хәер, кешеләрнең авыл хуҗалыгына бизнес буларак ставка куя башлауларын да хуплыйбыз. Чөнки ул санарга өйрәтә. 

Әгәр җитәкче һәр вак-төякне күз уңында тота башласа, вакыты да җитмәс, эшли дә алмас иде. Кул астындагы кешеләргә ышана белергә кирәк. 

Авыл халкы белән очрашып, күзгә-күз карашып сөйләшкәндә, кулдан килгәннең барысын да эшләп бетерә алмагач, үземне гаепле саныйм. 

Кимчелегем бар: хезмәткәрләрне ахырына кадәр тыңлап бетерергә еш кына вакытым да, түземлегем дә җитми. Чөнки сүзнең ни турында барганын беренче минутлардан ук аңлыйсың да, дәвам итүне кирәк түгел дип уйлыйсың. Ә бит аның бик җитди фикерләре, тәкъдимнәре дә булырга мөмкин. Әлбәттә, мин бу кимчелекне төзәтергә тырышам. 

Гадел булу – бөтен кешегә ярарга тырышу дигән сүз түгел. Минем өчен ул, иң беренче чиратта, объектив булу. 

Кешегә кушканны гына түгел, ә үз идеясен үстереп, аны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирергә кирәк. Ул аны, янып-көеп, тырышып эшләп, уңышлырак башкарып чыгарга омтылачак. 

Җитәкче хезмәткәрләрен тәнкыйтьләп түгел, ә мактап эшләтә белә икән, бу – аның таланты. Бу җәһәттән райком секретаре Шамил Сираҗиевны һәрчак искә алам. «Алга» колхозында эшләгәндә, кечкенә генә уңышымны да ул күккә чөеп мактый иде. Миңа бу вакытта ничектер уңайсыз булып китә иде, әмма соңыннан тагын да ныграк тырышып эшли идем.

Чыгыш ясарга әзерләнгәндә, залда миннән дә акыллырак һәм тәҗрибәлерәк, зирәгрәк кешеләр булачак, дип әзерләнәм. Алар проблеманы миннән дә яхшырак аңлый, дип уйлап, күтәрелә торган мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышам. 

Эш урынындагы компьютер экранына «заставка» итеп нинди рәсем сайлавым сер түгел, анда – иген кыры, зәп-зәңгәр күк, ә офыкта урман башлана... Иң мөһиме – һава торышы бер дигән! 

Киңәшләр бирергә яратмыйм. Теләсә кайсы карарны кеше үзе кабул итәргә тиеш дип саныйм. Киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый, әмма, кагыйдә буларак, алар бик еш нинди дә булса үтенеч белән төгәлләнә. 

Сүз көче турында бер риваять сөйлисем килә. Сукыр кеше хәер сорашып тора икән. Бер хатын-кыз, янына килеп, акча җыю өчен куелган буш тартмага карый да, аның кешеләргә язылган мөрәҗәгатен (анда «Сукырга ярдәм итегез» дип язылган була) башкача үзгәртеп яза. Ул көнне сукыр, моңа кадәр булмаганча, күп итеп акча җыя. Кайтыр юлында ул хатынга рәхмәт әйтә һәм нинди сүзләр язылганны укып бирүен сорый. Анда гап-гади мондый сүзләр була: «Бүген гаҗәеп матур көн, әмма мин аны күрә алмыйм»... Кешенең күңел түрендә ниләр барлыгын аңлау өчен кайвакыт үзеңне аның урынына куеп карау да җитә. 

Менә инде ничә ел рәттән Идел буенда яшәүчеләрне табигать сыный, корылык хөкем сөрә. Иң кирәк чакта яңгыр юк. Шытып чыккан игеннәрнең дымга сусап утыруларын күреп,йөрәк әрни. Шул игеннәр уңышы өчен үземне җаваплы хис иткәнгә, мин моңа бөтен барлыгым белән борчылам. Әмма бернишләп булмый, табигать каршында Кеше көчсез. 

Җитәкченең тагын бер мөһим сыйфаты – оптимист булу.  

Нәрсә турында хыялланаммы? Мин бит Җир улы. Әлбәттә, икмәк, җир турында. Дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җиргә, җир кешеләренә, гомумән, авылга булган мөнәсәбәте турында да уйланып йөрим. Килер бер көн, авыл без хыялланган тормышта яңача яши башлар. Минем моңа шигем юк!

Туган телегезне камил беләсез дип әйтәләр. Арттыралар... Телгә карата мин бик таләпчән дию дөресрәк булыр. 

Буш вакытымда нәрсә эшлимме? Ә буш вакытым юк минем! 

Очрашуларга соңга калуны яратмыйм. Көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин, әлбәттә... Әмма башкаларны хөрмәт иткән кеше көттерми. Шул чакта гына үзеңне дә хөрмәт итәчәкләр. 

Яз һәм кыш айларын яратам. Яз – бар нәрсәнең уянуы, ул – яңа тормыш, яңа өметләр, ә кыш – тынычлык, канәгатьлек, табигатьнең чисталыгы, матурлыгы... 

Авыл хуҗалыгы министры буларак, мин көзне – уңыш җыелган чакны үз итәргә тиештер дә... Тик сез аңа минем күзлектән карагыз: җәй буе тилмереп яңгыр көтәсең. Ә ул юк! Көз керүгә чиләктән койган кебек коя башлый. Ә кырлардан иген игеп бетерелмәгән, бәрәңге, чөгендер алынмаган... 

Иртән тору өчен сәгать шалтыравын күптән көтмим. Йокы уяу. Иртәнге биштә мин инде һәр көнне аяк өстендә. 

Төшемдә бик еш яңгыр яуганын күрәм. 

Бусаганы атлап кергәч, мин инде җитәкче түгел. Безнең өйдә генераллар юк – икебез дә бертигез. Ир белән хатын нәрсә бүлешсен, кем-кемне үзенә буйсындырсын? Андый хәл гаиләбездә гомергә булмады. 

Өйдә бернинди вазыйфам юк. Мин өйгә кайткач, бернәрсә эшләмим. Өй кешесе түгел мин. Әйе, гаиләнеке, анысы – дөрес! 

Акча кем кулында дип... Миләүшә, билгеле, минем белән киңәшләшә. Әмма акчага мин хуҗа һәм аны ничек, кая тотарга икәнен мин генә хәл итәм дип әйтә алмыйм. 

Тәмәке тартмыйм. Әмма тартып караганым булды. 

Үз гомеремдә бер тапкыр да тоташ ял иткәнем юк минем. Эшкә чыкмыйча калган бер якшәмбем дә юк. 

Намуслы, гадел кешеләрне яратам. Ялагайларны күралмыйм. Үз тирәсендә ялагайлар күп булуы көчсез җитәкче өчен генә сөенечтер. 

Җәяү йөргәндә, мунча кергәндә һәм җыр тыңлаганда башым ял итә.

Гөлнур САФИУЛЛИНА әзерләде
 

Теги: Марат Әхмәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар