Логотип
Кулларыңнан куан

​Нәкъ безнеңчә, милли

Кирәк: 

* түбәндәге төсләрдән берәр йомгак ирис җебе – сирень, чия төсе, көрән төснең ачык шоколад һәм куе кызгылт төсмерләре, шәмәхә һәм куе шәмәхә төсләре, баклажан төсе, кирпеч төсе, ачык шәмәхә һәм алсу шәмәхә төсләр;
* ике төрле кер бавы – берсенең диаметры 6-7 мм, озынлыгы 1 м;
* икенчесенең диаметры 5 мм, озынлыгы 1,5 м;
* 65-70 см сирень төсендәге нечкә каты бау (балавызланган);
* диаметры 1,5 см булган ике сәдәф (төсләре мөһим түгел);
* синтепон;
* 0,9 мм санлы ыргак;
* зур күзле тупыйк энә (бәләкәй булавка да ярый);
* калынрак тегү энәсе.


Эш барышы:

Ачык сирень төсле җептән ике шнур бәйлибез. Аларның озынлыгы 45 см. Бәйләү тәртибе ике шнур өчен дә бердәй. Башта 3 күзле чылбыр үреп, боҗрага тоташтырабыз. Шушы боҗрага чалусыз багана белән 10 күз бәйлибез. Барлык рәтләр дә чалусыз 10 багана белән бәйләнә. 

45 см булгач, күзләрне япмый гына бәйләмне читкә куеп торабыз.

Диаметры 6-7 мм булган кер бавыннан 45 см озынлыктагы ике бау кисеп алабыз. Калын энәгә шнур төсендәге җеп саплап, бауның ике башына да җепләрне нык итеп типчеп куябыз. Тупыйк башлы энәгә бауның бер очындагы җепне саплап, әле генә бәйләгән шнурлар эченнән бау уздырабыз. Энәне шнурның ачык башыннан тыгып җибәрәбез, ябык башының кыл уртасыннан тартып алабыз. Бау очына беркетелгән җепләрне әлегә өзмибез.


Балавызланган нечкә бауны урталай бөкләп, шнурның ябык башына нык итеп тегеп куябыз (бау очына тагылган теге җеп шуның өчен ки­рәк). Бау төбен төенлибез. Бу төен­ нән соң сәдәф сыярлык ара калдырып, тагын бер төен ясыйбыз.
Аннары тагын берне, тагын берне... Муен­ саны төрле озынлыкта итеп тагын йөрерлек булсын өчен эшләнә бу төеннәр.

Бәйләгән шнурларның икенче башы ачык бит әле. Аны ыргак белән, күзләрне киметә барып, бәйләп ябабыз (бау очына типчелгән җепне тышка чыгарып калдырырга онытмыйбыз). Бәйләмдә бер генә күз калгач, ике җепне бергә бәйләп куябыз. Шнурны бәйләгән җеп очын энә ярдәмендә бәйләм эченә яшерәбез. Ә менә бау очына тегелгән җеп әлегә шулай торып торсын, бизәк теккәндә кирәк булачак ул.

Муенсаның бизәкләрен ясау өчен башка төстәге җепләрдән дә шнурлар бәйлибез. Алар беренче бәйләгәнен­ нән нечкәрәк итеп – барысы да 9 күздән чалусыз багана белән бәйләнә. Озынлыгы төрлесенеке төрлечә.
Димәк, түбәндәге төсләрдән бәйләнгән шнурларның озынлыгы:
кирпеч төсле җептән – 30 см;
шәмәхә төстән – 26 см;
чия төсеннән – 23 см;
шоколад төсендәге көрән җептән (икешәр шнур бәйләнә) – 18 см;
куе шәмәхәнең зәңгәррәк төсмерлесеннән (шулай ук икешәр шнур) – 13 см.
Һәрбер шнурга 5 мм калынлыктагы бау кидерелә. Бау очларына шнур төсендәге җеп тегелә.

Шнурлардан тыш, безгә әле төрле зурлыктагы ике катлы түгәрәкләр һәм шарчыклар бәйләргә кирәк.
Баклажан төсендәге түгәрәкнең диаметры – 3 см;
кызгылт көрән төслесенең диаметры – 2,2–2,4 см;
Тагын биш шарчык – 1,3 см диаметр-лы. Аларның өчесе – алсу шәмәхә төсле. Берсе – ачык шәмәхә, берсе – куе шәмәхә төстән бәйләнгән.


Бизәкләрне җыю:

Чия төсле шнурны кыл урталай бөкләп, ике очын эчке якка таба «әкәм-төкәм» рәвешенә кертеп бөгәрлибез. «Әкәм-төкәмнә­р­нең» икесе дә нәкъ бертөсле булырга тиеш. Бизәк таралып китмәсен өчен чукмарбашлы энәләр белән чәнчи­ без. Сирень төсле шнурлар­ ның да бер очыннан «әкәм-төкәм­ нәр» ясыйбыз. Шнурларны иләккә салып, 3-4 минут кайнар пар өстендә тотабыз.

Энәләрне алып, шнурларны рәсем­дәгечә итеп бер-берсенә беркетәбез. Калынрак энәгә шнур башыннан күре­ неп торган җепне саплап, бизәк­не нык итеп тегеп куябыз. Энә эчтәге бау аша да узсын. Аны бау аша тар­ тып чыгару шактый кыен эш, шуңа күрә карга борынсыз булмас. 

Кызгылт-көрән төстән бәйләнгән ике катлы түгәрәк эченә юка гына итеп синтепон тыгабыз, аннары бәйләм җебен тартып, түгәрәкне тә­ мам ябабыз. Аның уртасына шәмә­ хә төсле шарчык тегәбез. Шарчык эченә дә синтепон тыгып калдырыла. Теләгән кеше бу шарчыкны матур таш яки сәдәф белән алыштыра ала. «Йөрәк» уртасын бизисе деталебез әзер. Аны да үз урынына тегеп куйыйк. Теккәндә пөхтә эшләргә тырышыгыз – җөйләр күренеп калырлык булмасын!

Инде уртадагы бизәкне ясыйк: кирпеч һәм шәмәхә төсле җепләрдән бәйләнгән шнурларны кыл урталай бөгеп, рәсемдәгечә итеп төрәбез. «Мыекларның» кая таба карап то-руына игътибарлы булыгыз. Көрән төстәге шнурныкы – эчкә таба, шәмәхәнеке тышка таба төрелә! Бөкләмнәр ачылып китмәсен өчен энә белән кадап, боларын да иләктә парлап алабыз.

Бизәкне җыйганда, иң элек «мыек­ларны» бер-берсенә тегәбез. Әйткә­нем­чә, шнур башындагы җепләр нәкъ менә шуның өчен кирәк тә. Бизәк уртасына баклажан төсендәге ике катлы түгәрәк, аның уртасына ачык шәмәхә шарчык тегелә. Аларның эчендә дә – синтепон. Шәмәхә «чәчәк» өстенә алсу шәмәхә төсле бәләкәй түгәрәк беркетәбез. Әзер бизәкнең кайда урнашасы рәсемдә ачык күренә. Бизәкне бер­ кеткәч, сирень төсле шнурларны бер-берсенә терәп, энә белән чәнчеп куябыз.

Шоколад һәм куе шәмәхә төсендәге җепләрдән бәйләнгән шнурлардан икешәр «лалә чәчәге» ясыйбыз. Аларны ясау тәртибе дә калган бизәкләрнеке кебек. Урталарын алсу шәмәхә төсендәге түгәрәкләр белән бизибез. Игътибар: бу түгәрәкләр эченә синтепон тыгылмый, алар шулай ялпак килеш кала. Әзер «лаләләр» сирень төсендәге шнурның ике ягына беркетелә.
 
Диаметрлары 1,5 см булган ике сәдәфне куе шәмәхә төстәге җеп белән бәйләп тышлыйбыз. Әзер булгач, аларны сирень төсендәге шнурларның очына тегеп куябыз. Боларның берсе каптырма ролен үтәсә, икенчесе симметриялелек өчен кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар