Маймыл кызы

Кирәк:
* 20х25 см көрән төстәге йөнтәс тукыма;* 15х25 см аксыл тукыма;
* 12х100 см алсу төстәге фатин (сетка яки капрон белән алыштырырга була);
холлофайбер (иң арзанлы мендәр сатып алып, шуның эчен кулланырга мөмкин);
* 50 см тар атлас тасма;
* 2 кара сәйлән яки яртылы мәрҗән (полубусинка);
* 20 см нечкә тимерчыбык (чәчәк кибетләрендә сатыла торганы яхшы. Ул булмаса, ут чыбыклары эчендәгесе дә ярый);
* көрән һәм аксыл төстәге тегү җепләре, тегү энәсе, озын камыт энәсе.
Эш барышы:
Көрән тукыманы уң ягы белән эчкә каратып, икегә бөклибез. Акбур белән гәүдә һәм тәпиләрнең өлгесен төшерәбез. Шушы эздән машина җөе белән вак атлатып тегәбез. Тегеп бетергәннән соң, җөйдән 0,5 см ара калдырып, «зигзаг» тешле кайчы белән детальләрне кисәбез.Маймылның эче һәм йөзе ике катлап куелган аксыл тукымадан тегелә. Кисү, тегү эше нәкъ гәүдә өлешен теккәндәге кебек.
Колакларның аскы каты – көрән, өске каты аксыл тукымадан киселә, башка беркетеләсе читен текмичә калдырабыз.
Гәүдәнең кендек тирәсендә очлы кайчы белән 1,5 см кисем ясыйбыз. Шундый ук кечкенә кисемнәрне башка детальләрдә дә ясарга кирәк булачак. Агач таякчык ярдәмендә аларның һәрберсен уң ягына әйләндерәбез. Тәпиләр белән игътибарлырак булыгыз, алар бер-берсенә карап торырга тиеш! Кисемне тәпинең гәүдәгә беркетеләсе ягына ясыйлар.
Гәүдә белән тәпиләргә тыгыз итеп холлофайбер тутырабыз. Монда да агач таяксыз булмас. Тутырып бетергәч, энәгә тукыма төсендәге җеп саплап, яшерен җөй белән кулдан гына типчеп куябыз. Гәүдәгә кечкенә генә йөрәк тә тыгып калдыралар – матур хисләребезнең гәүдәләнеше ул.
Аксыл тукымадан тегелгән өлешләрне уң ягына әйләндергәч, эчке яктан таяк очы белән этеп, җөйне тигезлибез. Аннары аларны үтүкләргә дә кирәк булачак. Маймылның йөзен башына яшерен җөй белән генә тегеп куябыз. Теккәндә урыныннан күчмәсен өчен, чукмарбашлы энәләр белән беркетеп торсаң уңай.
Кендек турындагы кисемне каплап, маймылның эчен тегәбез. Тегеп бетергәндәрәк кенә бер чеметем холлофайбер тыгып калдырсак, корсагы күперенкерәк булып, бәләкәчкә сөйкемлелек өстәячәк. Кендек уемы көрән төстәге җеп белән чигелә.
Хәрәкәтчән булсын өчен тәпиләрне махсус ысул белән беркетәбез. Озын энәгә тукыма төсенә ярашлы ныграк җеп саплап (мулине дә ярый), уң тәпинең гәүдәгә беркетеләсе ягыннан бер-ике чәнчеп алабыз. Аннары энәне гәүдә аша үткәреп, икенче тәпи беркетеләсе урыннан чыгарабыз.
Ул тәпинең дә эчке ягыннан бер-ике чәнчибез. Шул рәвешле энәне гәүдә аша ике-өч тапкыр уздырабыз. Аннары җепне ныгытып тартып, тәпиләрне гәүдәгә кысабыз. Култык төбендә җепне төенләп, энәне койрык турысыннан чыгарабыз, җепне кисәбез.
Көрән тукымадан иңе – 5 см, озынлыгы 20 см булган тасма кисеп алып, турыпочмаклык тегәбез. Бу – койрык булыр. Аны булавка ярдәмендә уң ягына әйләндереп, эченә тимерчыбык тыгабыз. Карга борыны белән тимерчыбыкның очларын бөгәргә кирәк, югыйсә ул тукыманы тишеп чыгачак. Койрыкны да беленми торган җөй белән тиешле урынына тегеп куябыз.
Инде колакларны беркетик.
Маймыл туташның кашлары көрән җеп белән чигелә. Күзләренә кара төстәге яртылы мәрҗән ябыштырдык (кара сәйлән дә матур булачак).
Авыз-борынын башта гади карандаш белән ясыйбыз. Аннары теш чистарткыч таякчыкны көрән төстәге акрил буяуга манып, шул эз буенча йөртеп чыгабыз. Телен кызыл буяу белән буйыйбыз. Андый буяулар табу мәшәкать-ле булса, чигеп кенә дә куя аласыз.
Без теккән уенчык – маймыл кызы. Аңа инде матур итәк тә кирәк. Фатинны 1 см киңлегендәге тар тасмаларга телеп, һәрберсен атлас тасмага элмәкләп беркетәбез. Итәк маймылның биленә бәйләп кенә куела.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.