Кулдан тукылган палас

Киелмичә яткан кием-салымнан котылу юлын өйрәтикме? Киңәшебезгә колак салсагыз, ике куянны бергә тотарсыз: шкафларыгыз да бушап калыр, ишек төбенә яки ванна бүлмәсенә җәю өчен паласлы да булырсыз. Идәнгә җәяргә кызгансагыз, урындыкларга ябарсыз. Бу паласны туку өчен ике сәгать вакыт җитә.
* диаметры 70-80 см коршау (обруч).
Тасмаларны рәсемдәгечә итеп коршауга кидерәбез. Алар элмәк була.
Калган футболкаларны да 3 см тасмаларга теләбез, тасмалар тигез булса, паласыбыз җыйнаграк булачак. Болары аркылы җепләр булыр.
Коршауга кидерелгән элмәкләр так санда булсын өчен, ике элмәкне берләштереп, 21 элмәккә калдырабыз.
Шушы берләштерелгән элмәккә беренче аркылы җепне бәйләп, паласны тукырга керешәбез.
Туку принцибы кәрзин үргәндәгедәй. Аркылы җеп – бер элмәкнең астыннан, икенчесенең өстеннән уза.
Икенче рәткә чыккач исә, киресенчә, аркылы җеп беренче рәттә элмәкнең аскы ягыннан узган булса, хәзер инде өске ягыннан узарга тиеш. Җепләрне тарттырмагыз, бушрак кына булсын, югыйсә палас куырылып киләчәк. Фәкать рәт аралары тыгыз булу кирәк.
Паласның тукылган өлеше 20 см чамасы булгач, әлегәчә ике җептән торган элмәкләрне аерабыз – бер генә җеплегә калдырабыз. Иң соңгы рәтне чыкканда аркылы җеп элмәкнең аскы һәм өске ягыннан түгел, уртасыннан гына уздырыла.
Паласны тукып бетергәч, элмәкләрне берәм-берәм кисеп, ике очын бәйләп куябыз.
Кирәк:
* унлап футболка яки юка трикотаж блузкалар;* диаметры 70-80 см коршау (обруч).
Эш барышы:
Бер футболкадан киңлеге 3 см булган 11 тасма теләбез. Бөгелгән аскы өлешен һәм җиң турыларын кулланмыйбыз.Тасмаларны рәсемдәгечә итеп коршауга кидерәбез. Алар элмәк була.
Калган футболкаларны да 3 см тасмаларга теләбез, тасмалар тигез булса, паласыбыз җыйнаграк булачак. Болары аркылы җепләр булыр.
Коршауга кидерелгән элмәкләр так санда булсын өчен, ике элмәкне берләштереп, 21 элмәккә калдырабыз.
Шушы берләштерелгән элмәккә беренче аркылы җепне бәйләп, паласны тукырга керешәбез.
Туку принцибы кәрзин үргәндәгедәй. Аркылы җеп – бер элмәкнең астыннан, икенчесенең өстеннән уза.
Икенче рәткә чыккач исә, киресенчә, аркылы җеп беренче рәттә элмәкнең аскы ягыннан узган булса, хәзер инде өске ягыннан узарга тиеш. Җепләрне тарттырмагыз, бушрак кына булсын, югыйсә палас куырылып киләчәк. Фәкать рәт аралары тыгыз булу кирәк.
Паласның тукылган өлеше 20 см чамасы булгач, әлегәчә ике җептән торган элмәкләрне аерабыз – бер генә җеплегә калдырабыз. Иң соңгы рәтне чыкканда аркылы җеп элмәкнең аскы һәм өске ягыннан түгел, уртасыннан гына уздырыла.
Паласны тукып бетергәч, элмәкләрне берәм-берәм кисеп, ике очын бәйләп куябыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.