Логотип
Кулларыңнан куан

Коры ислемай


Без исләр дөньясында яшибез. Һәрберебезнең үзе генә яраткан хуш исе бар. Күңелдә якты хисләр кабызган ул ис сине гел озатып йөрсә, яхшы да бит. Әмма хушбуй сөртсәң дә аның исе бер-ике сәгатьтән очып бетәргә мөмкин. Бүгенге мастер-классыбыз хуш исләргә багышланган — ислемай ясарга өйрәнербез. Гади ислемай түгел. Бу — түгелми торганы, гел үзең белән йөртә торганы!  Кайбер исләрнең хасияте турында да сөйләшербез. Тиздән Әниләр бәйрәме. Әле вакыт бар, без өйрәткән бу хушбуйны әнилә­ре­гезгә үзегез ясап та бүләк итә аласыз. 
 

Кирәк:

* чиста балавыз (кәрәзне эретеп, кайнар килеш тукыма аша сөзеп чистартырга мөмкин);
* иссез үсемлек мае (бәдам, жожоба, йөзем...) Без исә өрек мае кулландык;
* хуш исле эфир майлары;
* әзер хушбуйны салу өчен кечкенә матур савыт (буш медальоннар кулай);
* шприц.



 

Эш барышы:

Чиста балавызны вак угычтан уабыз. (Кәрәзне эретеп, балавызны үзегез ясарга уйласагыз, аны кайнар килеш бер савытка сөзеп, катырып алырга кирәк булыр.) Бер аш кашыгы уылган балавызны пыяла яки балчык савытка салабыз. Тимер савыт кулланырга ярамый, чөнки балавызга тимер исе сеңеп, хушбуебыздан да шул ис килеп торачак. 



 Уылган балавызга аш кашыгы ярым өрек мае өстибез. Әйткәнебезчә, башка төрле май да кулланырга мөмкин – исле генә булмасын. Андый майларны даруханәләрдән таба аласыз.




 Балавызлы савытны суга утыртып, утка куябыз. Микродулкынлы мичтә генә дә эретергә була. Игътибарлы булыгыз: балавызлы савытка су кермәсен!
 Эрегән балавызга бер-бер артлы хуш исле майларны кушабыз.



Иң элек – «йөрәк», аннан – «нигез», ахырдан гына «баш» ис кушыла. Безнең очракта хушбуйның «йөрәге» – 5 тамчы иланг-иланг, «башы» – берәр тамчы әфлисун белән бергамот, «нигезе» – 7 тамчы ясмин мае; берәүгә ошаган икенче кешегә оша-мый, шуңа күрә күңелегезгә хуш килгән исләрне сайлагыз. Майларны кушканнан соң, балавызны нечкә таякчык белән болгатабыз.

 Әзер хушбуйны буш шприцка суыртып, кечкенә матур савытка агызабыз. Җәһәтрәк эш итмәсәң, балавыз бик тиз ката. Катып китсә, балавызлы савытны кайнар суга утыртып, кабаттан эретеп алырга була. Хушбуй сакланасы савыт белән шприцны да бераз җылытып алсаң, эшләве җиңелрәк. 



 Хушбуйның исе берәр атнадан соң гына – исләр бер-берсе белән тәмам «дуслашкач» кына тулысынча ачылып бетә. Яраткан исегез хәзер инде гел үзегез белән булачак! Хушбуйны медальонга салган булсагыз, аны хәтта тәнгә дә сөртәсе юк, хуш ис кирәк кадәр генә үзе таралачак.


 


Хуш исләрнең сере
Теләсә кайсы иҗат эше кебек үк, хушбуйларның да үз кәефе бар. Хушбуйлар өч төрле искә таянып ясала – «баш», «йөрәк», «нигез» дип йөртәләр бу исләрне парфюмерлар. Барлык хушбуйлар да шушы кагыйдәгә буйсына.
Борынга иң беренче булып бәрелүче исләргә хушбуйның «башы» дип әйтәләр. Болар – үтә дә җиңел эфир майлары. Кибеттә хушбуй сайлаганда, без нәкъ менә шушы исне үз итәбез.
«Баш» исләргә әфлисун, рәйхан, бергамот, вербена, лиметта, лимон, мандарин, нероли, бөтнек исләре керә.

Хушбуйның «йөрәге» – һавага озаграк таралучы исләр. Үзегезнең дә игътибар иткәнегез бардыр. Бик ошатып сатып алган хушбуй кичкә таба бөтенләй башка төрле ислегә әйләнә. Димәк, «баш» ис очып беткән, хәзер сез хушбуйның «йөрәген» тоясыз. Болар инде бераз авыррак эфир майлары: чабыр үләне (тимьян), яран, иланг-иланг, иссоп, мирт, лимон бөтнеге (мелисса), кипарис, артыш (можжевельник), мөшкәт исле шалфей, шалфей, лаванда, мөшкәт чикләвеге, бәбрия (розмарин), алма үләне (ромашка), пальмароза.

Тәнгә сөрткәннән соң иң озак сакланучы исләр хушбуйның «нигезе» була, диләр. Болар бик тотрыклы эфир майлары. «Нигез» исләргә ясмин, роза, сандал, роза агачы, канәфер, пачули, эрбет (кедр), ваниль, имбир, мирра, дарчин, кассия, ладан, шәрык тәмләткечләре һәм шәрык җимешләре исе керә.
Нинди исләрнең ошаганын ачыклар өчен, чиста кәгазьдән тар тасмалар кисеп, һәр тасмага 1 тамчы эфир мае тамызып чыгалар. Кайсы иснең кайсы майныкы икәнен бутамас өчен гади карандаш белән исемен дә язып куярга кирәк.
Иң әүвәл хушбуйның «йөрәге» табылырга тиеш. «Йөрәк» майлары тамызылган кәгазьләрне берәм-берәм иснәп, күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз. Бер түгел, берничә майны да бергә кушарга мөмкин.

Киңәш: майларны 1:2:3 нисбәтендә куллану отышлы. Хушбуйның «башы» булган май 1 өлеш алынса, «йөрәге» – 2 өлеш, «нигезе» 3 өлеш кирәк. Бергә кушылган майларны тукыма кисәгенә тамызып, кичкә кадәр калдыралар. Кичкә хушбуйның исе тәмам ачылачак. Ошаса, майларның күләмен арттырырга була.

 Әнис исе – күңелле, баллы, җылы.
 Әфлисун – яңгыравык, җиңел, салкынча, якты, чак кына баллы.
 Рәйхан – әчкелтем, хуш исле, бөрештергеч.
 Бергамот – әчкелтем-бөрештергеч, серле, нечкә. 
 Ваниль – җилкендергеч, нәфис, баллы, җылы.
 Вербена – үтә нәфис, саф, бөрештергеч.
 Канәфер – ачы, җылы, бөрештергеч, айныта торган, ачык.
 Яран – сусыл, әчкелтем, майлы, нәфис, җылы, бөрештергеч.
 Ясмин – затлы, тере, нәфис, җиңел, чак кына салкынча, тыныч, йомшак.
 Иланг-иланг – тирән, ягымлы, җилкендергеч, баллы, җылы.
 Имбир – үткен, әчкелтем, җылы, экзотик.
 Эрбет – әчкелтем, саф, сумала исле.
 Лаванда – саф, җиңел, нечкә, салкын.
 Лимон – әчкелтем, саф, салкын.
 Мандарин – күңелле, ачык, майлы, салкынча, якты, баллы.
 Мелисса – әчкелтем, саф, җиләс, салкын.
 Мимоза, ак сәрви, шомырт, юкә – артык баллы.
 Артыш – саф, сумала исле, әчкелтем.
 Бөтнек – күңелне күтәрә, саф, нечкә, салкын.
 Пачули – әчкелтем, сумалалы, җилкендергеч, төнге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар