Логотип
Кулларыңнан куан

​Корама дип карама

Корама япма тегәргә күптәннән кызыга идек. Аның белән ныклап торып шөгыльләнүче чын осталарга да мөрәҗәгать итеп карадык. Ахыр чиктә, тәвәккәлләп, корама тегәргә үзебез алындык. Дөресен генә әйткәндә, бик катлаулы эш түгел ул, бераз вакыт кына кирәк тә, тукыма кисәкләрен төсе белән бер-берсенә яраштыра белергә генә кирәк. Корама тегү өчен ситсы, бәз кебек табигый тукымалар яхшы. Алар шумый, кырыйлары тиз генә сыпылмый, юарга да ансат. Корамадан япмалар гына түгел, юрган, мендәр тышлары да, хәтта киемнәр дә тегәләр. Без бүген балалар кәнәфие өчен тәгаенләнгән кечерәк япма тегәбез. Димәк, башлыйбыз.


Кирәк:

* иңе – 150 см, буе 24 см булган дүрт төрле тукыма. (Өске ягы тузган күлмәк итәкләре яки уртасы тузган матур урын-җир җәймәләрен дә кулланырга мөмкин. Гадәттә, аларның чит-читләре әле таза була);
* иңе 150 см булган ике төрле тукыма. Берсенең буе – 21 см, икенчесенеке 28 см (болары кайма кисү өчен);
* буе – 160, иңе 90 см зурлыгындагы бер катлы синтепон;
* япманың аскы ягын тегү өчен иңе – 90 см, буе 160 см булган тукыма;
* тегү җебе;
* үрнәк кисү өчен катыргы кисәге.

Әзер япманың буе – 158 см, иңе – 86 см.


Эш барышы:

Катыргы кисәгеннән 12х12 см зурлыгындагы шакмак кисеп алабыз.Ул безгә тукымаларны шакмаклап кисү өчен кирәк, чөнки линейка белән үлчәп утыру күп вакытны ала. 

Тукыманы бер катлап, сул ягын өскә каратып өстәлгә салабыз да, өстеннән катыргы кисәген куеп, гади карандаш белән эз төшерәбез. Шушы эздән тукыманы кисәбез. Кибетләрдә моның өчен махсус пычак та сатыла.

Әлегә өч төрле тукыманы гына кулланабыз. Тукымаларның төсе дә, бизәге дә бер-берсен ачып, тулыландырып торырга тиеш. Гел караңгы төсләрдән генә торган япма күзне иркәләмәс, тукымалар ачык җете төсле булса, матур. Тукыма кисәкләре бер-берсенә зигзаг җөй белән ялгана. Корама пөхтә килеп чыгуның тагын бер сере – үтүк кул астында гына торсын. Теккән һәр җөйне үтүкләп куябыз.


Урта өлеш:

Ул 22 шакмактан һәм 20 өчпоч­мак­тан тегелгән. Башта икешәр шакмакны бер-берсе белән тоташтырабыз. Аннары шул турыпочмак­лыкларны үзара тоташтыргач, зур бер шакмак хасил була. Аны ромб рәвешендә кыйгачлап салабыз. 

 Шуңа башка шакмакларны ялгыйбыз. Аскы һәм өске якта, чит-читтәге шакмак араларына өчпоч­маклар тегелә (өченче рәсем). Нәтиҗәдә, иңе 33 см, буе 128 см булган турыпочмаклык килеп чыга.


Кырый өлеш:

Дүрт төрле тукымадан 12х12 см зурлыгында сигезәр шакмак кисәбез. Аларны диагональ буенча ике өчпочмакка бүләбез. Төрле тукымадан киселгән дүрт өчпоч­макны бергә тоташтырып, 16 зур шакмак тегәбез. Теккәндә игътибарлы булырга кирәк, өчпочмаклар бер тәртиптә генә ялгана. Шакмакның зурлыгы – 16х16 см. 

Сигез шакмакны горизонталь буенча тегеп тоташтырабыз – киң генә тасма килеп чыга. Калган сигез шакмактан икенче тасманы тегәбез. Бу тасмалар урта өлешнең ике читенә ялгана.

Әлегә кагылмыйбыз дигән тукы­ма­ның берсеннән иңе – 7 см, озынлыгы 71 см булган ике тасма теләбез (кисәргә тотынганчы, үзегезнең япманы үлчәп, озынлыгын тәгаенләгез, чөнки без биргән үлчәм туры килеп бетмәскә мөмкин).
Тасмаларны япма­ның баш-башларына тегеп куябыз. 

Шул ук тукымадан киңлеге янә 7 см, озынлыгы 131 см булган ике тас­ма кисеп, аларны япманың ике читенә тоташтырабыз. Икенче тукымадан да шундый ук 4 тасма кисәргә кирәк. Аларның да киңлеге 7 см булса, икесенең озынлыгы –
85 см, калган икесенеке – 142 см. Бу тасмалар да япманың чит-читләренә тегеп куела.

Хәзер инде япма зурлыгында синтепон һәм тоташ тукымадан аслык кисик. Аслыкның үлчәме дә япма зурлыгына тәңгәл.
 

Җыю тәртибе:

Аслыкны уң ягы белән өскә каратып, идәнгә җәеп салабыз. Аның өстенә сул ягын өскә каратып, корама япманы салабыз (алар бер-берсенә уң яклары белән капланган, соңгы рәсемдә ачык күренә). 

 Корама өстеннән синтепонны түшибез. Тегү энәсенә җеп саплап, өч катын да япма кырыйлатып бергә типчеп чыгабыз. Аннары шул эздән машина белән җөй салабыз. Җөйне аслык ягыннан салырга кирәк, синтепон өстеннән җөй салуы кыен. 

 Япманы уң ягына әйләндерү өчен аскы итәктә бер араны текми калдырабыз. Соңыннан аны белендерми генә кулдан тегеп куябыз. 

 Ахырдан япманы яхшылап үтүклибез. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар