Логотип
Мин ачкан дөнья

Пәйгамбәрләр эзенә

— Их, Хаҗга барсаңые аны…

Бу сүзләрне әле бик кечкенә чакларымда ук мәрхүм әтием теленнән еш ишетә идем. Ә әнием — бик дини, мәгърифәтле, чын мөслимә хатын булса да — бу сүзләрне әйтергә дә җөрьәт итмәгәндер инде. Кара атеизм еллары иде бу еллар, мөселманнарның намазларын базларга төшеп укый торган еллары иде. Хаҗга баруның тормышка аша алмаслык хыялы булып калачагын әтием аңлагандыр, әлбәттә. Олыгайган елларында колхоз эше белән беррәттән, муллалык вазифасын да үтәп яшәде ул. Тирә-юньдә иң гыйлем кеше буларак, халык соравына каршы килмәде. Инде картая барган әтием белән әниемнең соңгы балалары булып дөньяга килгән бәләкәч кызның — минем йөрәгемдә нык уелып калды: “Их, Хаҗга барсаңые аны…” әтиемнең кальбеннән ихлас чыккан бу сүзләрне Аллаһы Тәгалә кабул иткән! Аның кызларына — миңа һәм Миңнесырур апама Хаҗга барып, Хаҗ гамәлләрен кылып исән-сау кайтуны Хак Тәгалә насыйп итте.

Хаҗ сәфәре, Хаҗ гыйбадәтенең гамәлләрен үтәү, Пәйгамбәрләребезнең эзләреннән йөрү, ул эзләрне күрү, Аллаһы Тәгаләнең кыямәт көненә кадәр имин кылган Мәккәи Мөкәррәмә, Нурлы Мәдинә шәһәрләрен, Аллаһның Изге Йорты Кәгъбәтуллаһны күрү, аны үз кулларым белән тотып каравым мине бик нык тетрәндерде. Согуд Гарәбстаны илендә халыкның яшәеше, анда гаделлек, тынычлык, бәхет хөкем сөрүе күңелемдә сүзләр белән генә сөйләп аңлатып бетерә алмаслык матур хисләр дәрьясы тудырды.

Мин Хаҗ кылу гыйбадәтенең фарыз, вәҗеп һәм сөннәт гамәлләрен ничек кылырга тиешлекне язуны үз өстемә алмыйм. Бу турыда хөрмәтле дин галимнәребез, хөрмәтле имамнарыбыз китаплар яздылар инде. өйрәнергә теләгән кешеләр шул китаплардан өйрәнә алалар. Мин, кызыксынучылар өчен, үз хиссиятемне җиткерергә тырышып карыйм әле. Тулып ташкан хисләремнең, тетрәнүләремнең меңнәрдән бер өлешен ак кәгазьгә төшерә алсам да бик ярар иде. Раббым, ярдәм ит!

Газиз Мәккәи Мөкәррәмә

И, Мәккә, Изге Мәккәбез! Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам туган-үскән, пәйгамбәрлеге башланган изге шәһәр! Нур тавында Аллаһы Тәгаләдән Пәйгамбәребезгә вәхи килеп, Коръән аятьләре иңә башлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең бәндәләрне Хак Тәгалә күрсәткән туры юлга күндерү өчен, безләрне җәһәннәм утыннан коткару өчен күпме җәфа, авырлыклар, газаплар күргән шәһәре! Мин чынлап та Синең урамнарыңда йөримме соң?! Төшем генә түгел микән бу? Мәккәи Мөкәррәмә урамнарында йөргәндә, мәчетләрендә гыйбадәтләремне кылганда шушы уйлар килде минем башыма. Аллаһка шөкер, өнем! Мин бит чыннан да Пәйгамбәребез йөргән, Пәйгамбәребезнең эзләре калган изге туфракта йөрим! Монда бер җан иясе дә рәнҗетелми, җансызы да рәнҗетелми: бер чебен дә, бер бөҗәк тә үтерелми, агачлардан бер генә яфрак та өзмиләр, бер генә үлән, чәчәк тә өзелми, күгәрченнәрне, кошларны ашату өчен махсус урыннар бар.


 

Хаҗга баручы кешеләргә Согуд Гарәбстанындагы барча тәртипләр аңлатыла. Анда тәртип бозган кеше, кем булуына карамастан, җавапка тартыла. Согуд Гарәбстаны корольлеге Коръәнгә нигезләнгән кануннарга, шәригать кануннарына таянып идарә итә. Кем дә кем бу чын мөселман иленә алып барырга ярамаган — әйтик, аз гына микъдарда булса да наркотик, алкоголь (безнең белән барган табиблар укол ясар өчен дә спирт алмаганнар иде) яки корал итеп кулланып була торган очлы, үткен нәрсәләр — алып бара икән, һичшиксез, җәзага тартыла. Әгәр наркотик белән тотылса, җомга көнендә ул кешенең башын кистерәләр. Урлаучыны кулын кистерү җәзасы көтә. Бу илдә ничек тәртип булмасын?! Монда кеше алдау, ялганлашу, кеше хакына керү юк. Монда — гаделлек белән тормыш итү, гадел сәүдә. Бер генә мисал китерим. Мәккә истәлеге итеп, сәхнә өчен мөселманча күлмәккә дип, тукыма алган идем. Сатучы тукыманы тарттырмыйча гына, бөтенләй буш итеп тотып үлчәде дә, бер метрлап арттырып та бирде. Кеше хакына керүдән, кеше рәнҗешеннән курку бу.

Хаҗ кылучылар килгән вакытта Мәккәдә халык бихисап, кая карама, очсыз-кырыйсыз кеше диңгезе. Үз халкы миллионга да җитмәгән, дөньякүләм зур шәһәрләрдән саналмаучы Мәккә тагын ничәмә-ничә миллионлы килгән халыкны ничек сыйдырып бетерә торгандыр. Согуд Гарәбстаны корольлеге шушы халыкның барчасын тиешле шартлар, ризык, җитәрлек чиста су белән тәэмин итә. Ә су монда аеруча күп кирәк.

Тагын шунысына игътибар итмичә кала алмадым. Россиядән, Татарстаннан Хаҗ кылырга олы яшьтәге кешеләр күп килгән, яшьләр бик аз. Ә башка илләрдән яшьләр бик күп килә икән. Төрле мөселман илләреннән килгән төркем-төркем яшь кызлар Хаҗ кылалар, аларга җитәкче булып йөрүче ир кеше йә әтиләре, йә бабалары булып чыга. Аралашып киткәч, шул аңлашылды: кайбер мөселман илләрендә әле Хаҗ кылып кайтмаган кызны кияүгә дә алмыйлар икән. Димәк, Хаҗ гамәлләрен үтәмәгән кыз бала гаилә тормышына керер өчен, иренә лаеклы хатын, балаларына тәрбия бирерлек ана булу өчен җитлекмәгән, ягъни аң дәрәҗәсе җитәрлек түгел дип санала.


 

Мәккәдә җирле халыкны аерып була, һәрберсендә эчке тынычлык, күңел ныклыгы күренеп тора. Бу иман ныклыгыннан килә, әлбәттә. Гарәп халкы бер-берсе белән шулкадәр дустанә, елмаешып кына сөйләшәләр, килгән хаҗиларга да хөрмәт күрсәтәләр. Монда бездәге кебек адым саен, кая карама — шунда, магнитофоннардан шайтани акырыш-бакырыш җырлары агылып тормый. Андый нәрсә бөтенләй юк, күңелгә тынычлык бирә торган тынлык хөкем сөрә. һәр тарафта фәкать матур тавышлар белән, ифрат матур көй белән олыларның (ир-атларның) һәм балаларның Коръән укулары ишетелә, намаз алларыннан төрле-төрле мәчетләрдән моңлы азан тавышлары яңгырый. Беркем дә, җиде яшьлек балалардан алып, биш вакыт намазын калдырмый монда. Һәр намаз вакытында кибетләр, эш урыннары ябылып тора, намаз беткәч, тагын эш башлана. Мәчетләргә барып җитәргә өлгерә алмаганнарның намазлыкларын тротуарга җәеп укыганнарын да күрдем. Намазлардан соң һәр мәчеттән вәгазь яңгырый. Монда һәрдаим — Аллаһы Тәгаләгә зекер әйтеп тору. Шушы җирдә ничек бәрәкәт булмасын?!

Иң гадел илдә булдым мин, дип тә әйтә алам. Бу илдә ир-ат — ир-ат урынында, хатын-кыз — хатын-кыз урынында. Ил эшен ир-ат эшли. Урамда кулларына сумка аскан бер генә хатын-кыз да күрмәссең. Монда хатын-кыз бик кадерле зат. Урамда гарәп ханымнары бөтенләй күренмиләр дә диярлек. Күренсәләр дә, бик җиңел, затлы кара тукымадан тегелгән киң-озын күлмәктән, баштанаяк ябынган булалар, йөзләрен бик күрәсең килсә дә, күрә алмыйсың. Гарәп ханымнары безгә — хаҗиларга, хаҗияләргә Корбан бәйрәме көннәрендә яхшы машиналардан корбан ите белән пешерелгән кап-кайнар, бик тәмле пылаулар өләшеп йөрделәр. Без аларга Аллаһының рәхмәтен теләдек. Корбан итләрен яшәгән урыннарыбызга да китереп өләштеләр, үзебез дә корбан ашлары пешереп ашадык. Бик күңелебез булды. Гомумән, Хаҗ кылырга килүчеләргә машиналардан садака итеп ризыклар, сулар өләшеп йөрү тәртибе бар икән.


Изге йорт — Кәгъбәтуллаһ

Хаҗ кылырга килүчеләр Мәккәи Мөкәррәмәгә килеп җиткән көнне үк Гомрә Хаҗ кылалар. Моның өчен әл Хәрам мәчетенә баралар. Әл Хәрамның нәкъ уртасында изге йорт — Кәгъбәтуллаһ! Әл Хәрам мәчетенә төркемебез белән җәяүләп беренче мәртәбә Мәккә урамы буйлап баргандагы, тиздән изге мәчетне һәм изге йорт Кәгъбәтуллаһны күрәчәгемне уйлагандагы хисләремне һәм чиксез зур бәхет белән очрашуыма бару шатлыгымны бернинди сүзләр белән дә аңлата алмыйм.

Изге мәчеттәге Мөбарәк Кәгъбәтуллаһ мөселманнарның йөрәкләре очраша торган урын, аларның Аллаһы Тәгалә белән аралашкан, Аллаһка мөрәҗәгать иткән вакытларында кыйблалары итеп күрсәтелгән, Аллаһның үзе тарафыннан билгеләнгән Йорт. Иман китергән бәндәләрнең йөрәкләрен берләштереп, аларны бер тарафка юнәлдереп, бер үк максатка омтылсыннар өчен Аллаһ Хак Сөбхәнә вә Тәгалә Кәгъбәтул-лаһны үзе белән бәйле рәвештә кыла. Аллаһның Изге Йортына Хаҗ кылучы кеше үзенең Раббысында кунакта булып санала. Шуның өчен Хаҗ кылучы кеше дә ул мөбарәк урынга лаеклы дәрәҗәдә билгеләнгән әдәп кагыйдәләрен сакларга тиеш. Мәсҗид әл Хәрамны күрү мәлендә, аңа уң аягың белән атлап керү мәлендә, күз алдында Кәгъбәтуллаһ калку мәлендә ирексездән аккан күз яшьләрең аралаш йөрәгең Раббыңа тоташкан хис тоеп, кулларыңны күтәреп кальбең түреннән чыккан догаларыңны укыйсың. Кәгъбәтуллаһка якын килгәч, тәүваф кылу Кара Таштан башлана.

Монда очсыз-кырыйсыз халык диңгезен хасил иткән ничәмә-ничә миллионлы, ничәмә-ничә төрле телләрдә сөйләшүче инсан тәүваф кыла. Бу халыклар берсен-берсе күңелләре белән Аллаһка иман китерүләре аша, ислам дине аша аңлыйлар. Гыйбадәтләребез-дә барыбызның да теленнән бер үк төрле сүзләр тәкърарлана, Бер Аллаһка мәхәббәт, ялвару яңгырый. һәм күңелгә гаҗәп рәхәт була, бу халыклар барысы да синең милләтең кебек тоела, чөнки барыбызның да максатыбыз бер — Аллаһы Тәгаләгә якынаю, гөнаһларыбызны ярлыкавын сорап ялвару, җәннәт сорау. Кыйблабыз бер — Кәгъбәтуллаһ! Өрлектәй ирләрнең күзләреннән яшь ага. Үзе йөри алмаганнарны коляскаларда йөртәләр. Халык бик тә тыгыз урыннарда без — хаҗияләр — бер-беребезгә “сабыр, сабыр” дип әйтештек. “Сабыр” сүзе бөтен халыклар (мөселманнар) өчен бер икән. Монда мөселманнарның йөрәкләре очраша, аңлаша. Бер Раббыма шөкер кылам, мине Раббым үзе шулкадәр саклап йөретте, халык ташкыны бик тыгыз булган урыннарда да сөртенерлек итеп үкчәмә басучы да булмады. Изге йортның диварына да озак-озак тотынып тордым. Бер як дивары янында Ибраһим галәйһис-сәламнең аяк эзләре бар. Улы Исмәгыйль пәйгамбәр белән бергә Кәгъбәтуллаһны төзәтеп салган вакытта басып торган урынындагы эзләр бу. Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы булган әлеге ядкарь калын пыялалы төрбә эченә алынган. Эзләр пыяла аша аермачык булып күренәләр. Ул урын “Мәкам Ибраһим” дип атала. Халык ташкыны “Мәкам Ибраһим” янына ашкына, куллары белән төрбәгә ябышып, Ибраһим галәйһис-сәламнең эзләрен карап торган халыкның тиз генә кузгалып китәсе килми. Аллага шөкер, мин дә тәүваф кылган вакытларымда “Мәкам Ибраһим”га якын килеп, озаклап карап тордым, этеп тә, төртеп тә чыгаручы булмады. Хаҗ кылучылар бер-берсенең йөрәкләрен аңлыйлар.


 

Кәгъбәтуллаһны тәүваф кылу җиде әйләнештән тора, соңгы, җиденче әйләнешне үткәч, Кара Таш янында тәмамлана. Тәүваф тәмам булгач, ике рәкәгать тәүваф намазы укыла.

Тәүвафтан һәм Сафә белән Мәрва таулары арасында сәгый кылу (шушы ике араны җиде мәртәбә җәяүләп узу) гыйбадәтләрен үтәгәннән соң да халык Мәсҗид әл Хәрамда намаз укыр өчен урын алып калырга, биш вакыт намазын уку өчен шул урыныннан китмәскә тырыша. Күңелдә әл Хәрам мәчетен, Мөбарәк Кәгъбәтуллаһны һәр көнне күрәсе килү хисе янып тора. Әл Хәрам мәчетенең барлык катлары да, Кәгъбәтуллаһ урнашкан — ачык һавадагы зур урта мәйдан да, мәчетнең шулай ук ачык һавадагы иң биек каты да, урамнарга кадәр мәчетнең тирә-юне дә көне-төне халык белән шыгрым тулы була.

Хак Тәгалә үзе кабул кылса иде, без апам белән бергәләп фарыз тәүвафлардан гайре әтиебез, әниебез, мәрхүм ирем Хәйдәр өчен аерым тәүвафлар кылдык, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә каршында фәкать мәрхүм булган газизләребез өчен генә җәннәт сорап ялвардык.

Пәйгамбәрләребез тарихларын әти-әниебездән күп ишетеп үстем мин, китаплардан да укыдым. Кечкенәдән диндә, ислам динендә идем, дип әйтә алам. Әле шулай булып та, үзем барып күргәнче, пәйгамбәрләребез йөргән эзләрдән йөреп, Олугъ Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең Пәйгамбәрлегенә шаһит булган Изге Мәккәне, Мәккә тирәсендәге Изге тауларны, Кәгъбәтуллаһны, Нурлы Мәдинә шәһәрен, андагы изге мәчетләрне, Пәйгамбәребез көрәшкән сугыш кырларын күрмичә һәм аның йөргән эзләрендә йөрүемне тоймыйча торып ул хәлләр — ул тарихлар бик еракта калган тарих булып тоелалар иде. Ә бөтенләй мәгълүмат алып үсмәгән, кызыксынмаган, өйрәнмәгән кешеләрнең бу хакыйкый тарихларны легенда, хәтта әкият дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Барып, күреп, Хаҗ гамәлләрен кылып кайткач, бу тарихларны бик якында гына, без килер алдыннан гына булган итеп тоясың. Пәйгамбәрләребез барысы да әле яңа гына яшәп киткәннәр кебек. Аллаһның Хәбибе Мөхәммәд пәйгамбәребезнең мәңгелектән торып безнең белән бергә булуын, безнең өчен — өммәтләренең җәннәтле булуы өчен көюен аңлау кальбеңнең түренә, аңыңа кереп урнаша. Иманың ныгый, аңың үсә.

 

Зәм-зәм суы, Зәм-зәм чишмәсе

Тәүваф тәмам булгач, ике рәкәгать тәүваф намазы укыла дигән идем. Шуннан соң хаҗи-хаҗияләр Зәм-зәм чишмәсенә барып су эчәләр.

Зәм-зәм суын эчәргә килүче суны эчәр алдыннан үзе өчен һәм барлык мөселман кардәшләре өчен Аллаһның рәхмәтләрен сорап дога кыла: “Йә Аллаһ, үземне һәм барлык мөселман кардәшләремне гафу итүеңне сорап, шушы су аша дәваларыңны эзләп эчәм. Шифаларыңны бир, Кыямәт көнендә сусауларыбызны бас!” Мөхәммәд галәйһис-сәләм: “Кеше Зәм-зәм суын нинди файдага ниятләнеп эчсә — гыйлем сораумы, хәерле байлыклармы, киң ризыклармы, сәламәтлекме, яшәргә йортмы — шуңа ирешер”, — дигән.

Зәм-зәм чишмәсе — Аллаһының Исмәгыйль галәйһис-сәламгә Җәбраил фәрештә тарафыннан җирдән чыгарылган олы бүләге. Әгәр ул суны Аллаһыдан үзеңне яклауны сорап эчсәң, сине Раббыбыз яклар. һаҗәр анабыз, бер тамчы сусыз калгач, нарасыен төреп җиргә сала да, Сафә белән Мәрва таулары арасында йөгереп су эзләп йөри. Шул вакытта Җәбраил фәрештә аның улы Исмәгыйль галәйһис-сәлам янына килеп, аягы белән җиргә тибә. Шул аяк эзеннән пәйда булган чокырдан чишмә бәреп чыга. Шул чишмәнең суын эчкән кеше Зәм-зәм суының җанына рәхәтлек бирә торган тәмен тоя һәм тәне, буыннары буйлап үзенә бер көч таралганын сизә. Зәм-зәм суы Мәккәдә яшәүче халыкка да, ничәмә-ничә миллион булып килгән Хаҗиларга да җитә, Согуд Гарәбстаны короле, махсус савытларга тутыртып, һәр хаҗига, хаҗиягә бүләк тә итеп җибәрә аны. Зәм-зәм суын авыз итеп кенә караганда да Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгаләдән гозереңнең үтәлүен сорап, теләк теләп, дога кылып эчәргә кирәк.


Нур тавы

Ислам тарихына “Хира” исеме белән кереп калган Нур тавы янында басып торабыз. Бик биек, мәһабәт тау. Әле Аллаһтан пәйгамбәрлек иңгәнче Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам шушы Нур тавына бик еш килә торган була. Мәккә шәһәре әле ул вакытта кечкенә була. Нур тавының иң биек түбәсеннән Пәйгамбәребезгә Мәккә уч төбендәге кебек күренеп тора. Мәккә кешеләре ул вакытта барысы да кяферләр: үзләре ясаган төрле-төрле, эреле-ваклы потларга, курчакларга табынып яталар. Нур тавындагы Пәйгамбәребезгә барысы да күренеп тора. Мөхәммәд галәйһис-сәлам беркайчан да алар янына барып, потларга табынмый. Ул Нур тавына китә, анда ялгызы гына сәгатьләр буе, көннәр-төннәр буе уйлана, фикер йөртә торган була. Күкләргә карап, кояшка, айга, йолдызларга карап, тирә-юньгә карап уйлана: бу дөнья ничек бар булган, бу күкләрне-җирләрне, кояшны, айны, йолдызларны, бу тауларны, суларны, яшел агачларны, үләннәрне, санап бетергесез мәхлукатьне вә нигъмәтне кем бар иткән, дип фикерли, аңларга тырыша.

Көннәрдән бер көнне Нур тавына үз сурәтендә Җәбраил фәрештә килеп төшә. Бу вакытта Пәйгамбәребез Нур тавының мәгарәсе эчендә була. Тауның мәгарәсенә кергән мизгелдә фәрештә “Ләә Иләһә Илләллаһү Мөхәммәде Рәсүлуллаһү” кәлимәсен Мөхәммәд галәйһис-сәламгә җиткерә һәм әйтә: “Укы!” — ди. Пәйгамбәребез куркып кала. “Нәрсә укыйм соң, мин бит укый белмим”, — ди. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезгә “Укы!” дип өч мәртәбә әйтә. Шул вакытта Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы Пәйгамбәребезгә “Галәкъ” сүрәсенең беренче биш аятен иңдерә. Аңлашыла ки, гыйлем алу — динебезнең асылы булып тора.

Пәйгамбәребез бик куркуга калып өенә кайтып китә һәм кайткач, барысын да хатыны Хәдичәгә сөйли, курыкканлыгын да әйтә. Ә Хәдичә аны: “Сиңа куркыр урын юк, бу эшләр яхшылыкка булачак, син яхшы кеше, беркемгә дә начарлык теләмисең, гел кешеләргә яхшылык кына эшлисең”, — дип тынычландыра, юата.

Кешелек дөньясына Аллаһның чиксез рәхмәте булган, иман китергәннәрне җәһәннәмнән коткаручы, мәңгелек җәннәткә керү юлын өйрәтүче Коръән-кәрим — Аллаһы Тәгаләнең сүзләре, шушы Нур тавында иңә башлый. Мөселманнар, Хаҗ кылырга килүчеләр ташларга тотына-тотына Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам эзләреннән тауның иң биек түбәсенә күтәреләләр.

 

Гарәфә тавы. Рәхмәт тавы

Зөлхиҗҗә аеның тугызында без, Хаҗга килүчеләр, кояш чыкканнан соң Аллаһыга тәкбирләр әйтеп, тәлбияләр әйтеп Гарәфә тавына юнәлдек. Минада төн кунган идек инде. Мина — Мәккәдән шактый ерак җирләр. Анда корылган чатырларда Хаҗга килүчеләр берничә көн яшиләр һәм Хаҗ гыйбадәтләрен дәвам итәләр. Гарәфә тавына бару иртәгесен Корбан бәйрәме дигән көнне була. Гарәфә тавында кояш баеганчы торып, Аллаһы Тәгалә каршында сабырлык, түбәнчелек белән кулларыбызны күтәреп, күп итеп дога кылынырга тиешле. Гарәфә тавына килүчеләр Аллаһтан курку хисе кичереп, ихлас күз яшьләре белән гөнаһларын ярлыкавын үтенәләр, ялваралар, Коръән укыйлар, намазлар укыйлар, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә күп итеп салават әйтәләр. Гарәфә тавы җирләренең нәкъ уртасында Рәхмәт тавы бар. Бу тауны Дога тавы дип тә йөртәләр. Мөмкинчелегең булса, Рәхмәт тавының ташлары янына басып дога кылырга, ялварырга кирәк. Мөмкинчелекләре булган хаҗилар, хаҗияләр Мәккәдә яшәгән башка көннәрендә дә Рәхмәт тавына килергә тырышалар. Тауны һәрьягыннан, итәгеннән алып түбәсенә кадәр, кешеләр сарып алган була. Хаҗи-хаҗияләр ак киемнәрдән булганлыктан, ерактан караганда Рәхмәт тавы тоташ ап-ак булып күренә.
 

Гарәфә тавында уздырылган көн — бик олуг көн. Аллаһы Тәгалә бу көнне үзенә кулларын күтәреп ялваручыларга аеруча юмартлык күрсәтә, аларның күбесен уттан коткара, ярлыкый, гафу итә. “Гарәфә тавындагы колларыма карагыз: и, фәрештәләрем, минем аларны гафу иткәнемә шаһит булыгыз”, — ди. Шайтан бу көнне шулкадәр мескен, кечкенә, җирәнгеч хәлгә төшә.

Хаҗда булганнар гына түгел, җир йөзендә яшәгән, күңелендә иманы булган һәрбер кеше, кайда гына булса да, җир йөзен әйләнеп, диңгезләрне кичеп йөргән чагы булса да, бу кичәдә — Гарәфә кичендә ниндидер мизгелдә туктап калып, Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгаләнең: “Сез дога кылыгыз, Мин сезнең догаларыгызны кабул итәчәкмен”, — дигән аятенә ихлас инанып, үзенә генә хас эчке тойгылары белән Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын ярлыкавын үтенеп һәм хаҗәтләрен сорап ялварырга хаклы.

 

Үгез тавы

Без Хаҗ сәфәренә Казан шәһәренең “Идел-Хаҗ” оешмасы аша мең ярымлап кеше чыгып киттек. Бу сәфәрне оештыручыларның һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре төшсен! Озын юлыбызда бернинди аңлашылмаучылыклар булмады, көтелмәгән авырлыкларга юлыкмадык, Аллага шөкер. Безнең белән Казан халкы гына түгел, башка шәһәрләрдән, өлкәләрдән дә күп кеше барды, чөнки “Идел-Хаҗ”ның оештыру осталыгын, намус белән эш итүен, абруен күп җирләрдә ишеткәннәр инде. Нәкъ менә “Идел-Хаҗ” оешмасы аша бару өчен Самарада яшәүче Тәзкирә ханым Таирова да, мәсәлән, Казанга килде. Бик тә дини, бик тә тәкъва Тәзкирә ханымның Хаҗга икенче мәртәбә баруы. Хаҗ сәфәренә беренче мәртәбә баручы өчен яныңда белемле, ярдәмле, тәҗрибәле хаҗия булуы бик уңайлы икән.

“Идел-Хаҗ” — Хаҗга җибәрү үзәге инде җиде сәфәр оештырды. Хәзер сигезенчесенә әзерлек бара. Бу үзәк мөфтият каршында эшли, аны Татарстан мөфтие Госман хәзрәт оештырды һәм “Идел-Хаҗ” оешмасының эшен үз күзәтүе астында тота, хаҗи-хаҗияләрнең исән-сау Хаҗ кылып кайтулары өчен мөмкинлекләр тудыру, юлларын җиңеләйтү максатыннан кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтеп тора. Мондый җитди, югары дәрәҗәдә эш йөртүче үзәкнең нәкъ менә Казанда — Татарстанда булуы да безнең өчен зур горурлык. Шуңа күрә Татарстан мөфтие — Госман хәзрәткә “Сөембикә” журналы аша зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләрендә булса иде. Амин.

Хаҗ сәфәре җиңел сәфәр түгел. “Идел-Хаҗ” оешмасы хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту, кирәк очракта дәвалау өчен табиблардан махсус төркем оештырып җибәрә. Төп вазифаларына хилафлык китермичә, Хаҗ гамәлләрен кылган табибларга шулай ук сокланулы рәхмәтләремне ирештерәм.

Безнең йөз кешелек төркемебезнең җитәкчеләре Руслан хәзрәт белән Исмәгыйль хәзрәткә Аллаһның рәхмәтләре төшсен! Алар безнең Хаҗ сәфәреннән ислам динебез турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат һәм белем алып кайтуыбыз өчен дә бик тырыштылар, махсус автобуслар яллап экскурсияләргә йөрттеләр. Безнең өчен җаваплылык тоюлары да күренеп тора иде. Хаҗ көннәрендә безнең өчен файдалы булган күп вәгазьләр тыңладык. Хөрмәтле хәзрәтләребез — имам-хатыйблар: Казан шәһәреннән Сөләйман хәзрәтнең һәм Чаллы шәһәреннән Идрис хәзрәтнең бик тәэсирле вәгазьләрен тыңлау да насыйп булды миңа. Төркемебезнең җитәкчеләре безнең төркем өчен Гарәбстан галимен — шәихын чакырттылар. Гарәп шәихы һәр көн кичен ястү намазыннан соң безгә дин дәресләре бирде, аның биргән дәресләрен язып бардым. Гарәпчәдән татарчага тәрҗемә итүне үзебезнең Татарстаннан Мәккәгә укырга килгән шәкертләребез зур осталык белән үтәделәр. Бу егетләр безнең булачак галимнәребез — Габдрахман шәкерт (Чаллы шәһәре имам-хатыйбы Идрис хәзрәтнең угылы), Габделмәлик шәкерт (Сарман егете) һәм Габделкәрим шәкерт. Бу егетләр безнең төркемебезгә бик ярдәм иттеләр. Гарәп телен су кебек эчәләр, тәкъвалыклары бик көчле. Аллаһы Тәгалә аларга һәм башка шәкертләргә дөнья-ахирәт кимемәс бәхетләр, зур дәрәҗәләр бирсә иде. Амин.

Экскурсия көнне безнең белән бергә Габдрахман шәкерт йөрде. Нур тавы, Рәхмәт тавы, үгез тавы хакында да күп мәгълүматлар бирде. Сөйләвен тыңлап туярлык түгел, күңелләребезне бик нечкәртте.

…Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам дусты Әбүбәкер белән төннәрнең берендә үгез тавы аша Мәдинә шәһәренә һиҗрәт юлына китә. Бу төн Мәккә кяферләренең Пәйгамбәребезне йоклаган урынына кереп үтерергә тәгаен билгеләнгән төн була. Үгез тавына үз күзләрем белән карап торып, Габдрахман шәкерт сөйләвен тыңлаганда Пәйгамбәребезгә төшкән бу сынауларны, бу газапларны, ул чорларны күзем белән күргән кебек бер халәт кичереп тетрәндем. Үгез тавы бик биек, бик текә тау. Пәйгамбәребез белән Әбүбәкер менә-менә яктырырга торган кыска төн эчендә шушы тауга үрмәләп менеп, кяферләр куып җитә алмаслык җирләргә китеп өлгерергә тиеш була. Әнә тау түбәсенә таба сузылган ике тар сукмак күренә. Пәйгамбәребез һәм Әбүбәкер эзләре буенча мөселманнар салган аларны. Ике сукмакта да кешеләр ташкынының өзелеп торганы юк икән. Пәйгамбәребез, үз шәһәрләрендә мөселманнарга яшәргә бөтенләй мөмкинлек калмагач, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылу ниятенә килә. Мәккә кяферләреннән җәбер-золым, күп явызлыклар күреп йончыгач, Пәйгамбәребез һиҗрәт кылуны Мәдинә шәһәренә таба булган юнәлештән түгел, ә үгез тавына менеп, Мәдинә шәһәренә капма-каршы якка китүдән башлый.

Мәккә кяферләре билгеләнгән сәгатьтә Мөхәммәд галәйһис-сәламне үтерергә дип өенә барсалар, Пәйгамбәребез урынына Галигә тап булалар. Кяферләр, эшне бик тиз аңлап алып, төрле якларга эзләүчеләр, шымчылар юллый. Мөхәммәд галәйһис-сәламнең башы өчен бихисап байлык вәгъдә ителә. Пәйгамбәребез белән Әбүбәкер бик күп җәфа, авырлыклар күрә. Тау-ташларга бәрелеп, аларның аяклары канап-ертылып бетә, ашарга ризыклары, эчәргә сулары калмый. Еланлы мәгарәдә дә берничә көн качып ятарга туры килә аларга. Мәгарәдә ятканда әбүбәкернең улы төннәрен кача-поса килеп, кяферләрнең нәрсәләр сөйләшкәннәрен, кай тарафларга эзләүчеләр киткәнлеген сөйләп тора. Пәйгамбәребезнең хәләл җефете Гайшәнең апасы, Әбүбәкернең кызы Әсма зур кыенлыклар белән ашарларына китерә торган була. Әбүбәкер һәм аның гаиләсе Пәйгамбәребезгә бик тугры дус була. Мәдинә шәһәре халкына Пәйгамбәребезнең килүе турында хәбәр килеп ирешә һәм алар, Мөхәммәд галәйһис-сәламнең Олуг Пәйгамбәрлеген танып, түземсезлек белән көтәләр. Аллаһның илчесе белән Әбүбәкер мең бәлаләр кичеп, газаплы юллар узып, Мәдинә шәһәренә килеп җиткәндә бик тә арыган, йончыган булалар. Меңләгән халык Аллаһ илчесен шәһәр кырыена чыгып, Куба дигән җирдә көтеп тора, шатланып каршы ала. Барысы да Пәйгамбәрне үз өенә чакыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам үзен каршы алган халыкка Исламның ни икәнен аңлата, мөселманлыкка билгеләмә бирә. Мәдинә шәһәренә Нур иңә.

 

Нурлы Мәдинә

Безгә Хак Тәгаләбез нурлы Мәдинә шәһәрен күрүне дә насыйп итте. Мәккәи Мөкәррәмә белән Мәдинә шәһәрләренең арасы 500 чакрым чамасы. Без турыдан салынган яхшы асфальт юлдан тиз йөрешле автобуслар белән бер көн көне буе бардык. Автобуста барганда мин гел Олуг Пәйгам-бәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең шушы араны ничек узуы турында уйланып бардым. Алар бит мондый тигез юлдан, турыдан гына бармаган. Ул вакытта мондый юллар булмаган да. Кяферләр эзәрлекләве астында, юлсыз чүлләрдән, тау-ташлар арасыннан, кяферләрне адаштырыр өчен бөтенләй башка якларга ничә чакрымнар китеп урап йөреп барганнар. Ачлы-туклы, бөтенләй хәлсезләнгән килеш узганнар бу араны. Ай-һай, күргән инде Пәйгамбәребез халыкларны җәһәннәмнән коткару, җәннәтле итү, дөнья-ахирәт бәхетле итү өчен.

Нурлы Мәдинә — Аллаһ илчесе Мөхәммәд галәйһис-сәлам шәһәре. Монда Пәйгамбәребез мәчете. Бу мәчеттә намаз уку бик саваплы гамәл. Монда Пәйгамбәребезнең кабере. Шулай ук Әбүбәкер Ситдыйк белән Гомәр Разый Алла-һү ганһүләрнең каберләре. Намаздан соң мәчеткә килүчеләр изге каберләргә юнәлә. Пәйгамбәрнең каберенә җиткәндә түбәндәге дога укыла: “Сәлам сиңа Аллаһның Илчесе, Сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте вә шәфкате ирешсен! Сәлам сиңа Аллаһының илчесе! Сәлам сиңа Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе! Сәлам сиңа, пәйгамбәрләрнең олысы һәм иманлыларның имамы! Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен синең көрәшүеңне, кешеләргә Аллаһының әмерен җиткергәнеңне, аларга ихлас киңәшләреңне дәлиллим!” Шуннан соң килүчеләр Мөхәммәд галәйһис-сәлам рухына дога кылалар, аннары сәхабәләрнең каберләре янына тукталып, рухларына дога ирештерәләр. Шуннан соң тыныч кына чыгып китү тиешле. Мөхәммәд галәйһис-сәламгә ялварырга ярамый, чөнки бу шәригатьне һәм әхлакны бозу була. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә ялварырга, Аллаһы Тәгаләдән генә сорарга кирәк: “Раббым! Пәйгамбәребезне безнең өчен яклаучылардан кыл…”

Куба мәчетенә бару

Аллаһ илчесенең шәһәрен — нурлы Мәдинәне күрергә килүченең, тәһарәтләнеп, Куба мәчетенә баруы, анда ике рәкәгать намаз укуы бик тә саваплы гамәл. Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам: “Минем өемдә тәһарәт алып, Куба мәчетенә барып, анда намаз укыган кешегә гомрә үтәгәндәге кебек савап булыр”, — дигән. Куба мәчете — олуг Пәйгамбәребезнең Мәдинә шәһәренә күчеп килгәч тә үз куллары белән салган беренче мәчете һәм ул гомере буена шушы мәчеткә бик еш килеп намаз укый торган була. Хак Тәгаләбезгә шөкер! Безгә дә Куба мәчетенә барып намаз уку насыйп булды. Безнең хаҗияләр булуыбызны аңлап алган мәчет хезмәткәрләре — гарәп ханымнары, Аллаһның рәхмәтен тели-тели безгә хөрмәләр, икмәкләр өләштеләр. Мәңге имин булсалар иде. Амин.

Бу мәчеттә елый-елый намаз укыган чагымда күңелемә аеруча нечкәлек-сафлык килде. Раббыма: “И Раббым, мин бер зәгыйфь-көчсез колыңа шушы изге йортларыңа килеп намазлар укуны насыйп иттең, гомеремнең авыр, сынаулы елларында: “Бәндәм, сабыр ит, сабырлыгың хакына Мин үзем зурлармын сине”, — дигәнсеңдер. үзеңә шөкер кылам, Раббым”, — дип, намазлыгыма капланып елый-елый, Хак Тәгаләгә чиксез шөкерләремне укыдым.

 

Яу кыры

Безне Мәдинә шәһәреннән бик ерак булмаган яу кырына алып бардылар. Таулары да, тигезлекләре дә булган бу урында мөселманнар белән кяферләр арасында бик каты бәрелеш булган. Бу сугыш Ухуд сугышы дип атала.

Пәйгамбәребез иман китергән мөселманнар белән Мәдинә шә-һәренә күчеп китсә дә (һиҗрәт кылсалар да), кяферләр тынычланмыйлар. Аларның бар максаты — Пәйгамбәребезне үтерү, мөселманнарны кырып бетерү була. Кяферләр зур көчләр туплап мөселманнарга сугыш ачып торалар. Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгалә-нең ярдәме белән Пәйгамбәребез гел җиңүгә ирешеп бара. Бәдер сугышы дип аталган сугыш аеруча зур, каты сугыш була. Бәдер сугышында җиңү мөселманнар өчен, аларның күтәрелеше, алга китеше өчен хәлиткеч җиңү була.

Бәдер сугышында җиңелгәннән соң Мәккә кяферләре бөтенләй котырынып, ун мең кешедән торган гаскәр җыеп, Мәдинә шәһәренә якынлаша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең гаскәре сан ягыннан күпкә калыша. Шулай да мөселман гаскәре, кяферләрнең сугышка килгәнен ишетеп, аларны шушы Ухуд җирендә көтеп тора. Пәйгамбәребез гаскәрне төркемнәргә бүлеп, сугышыр өчен җайлап куя. Илле укчысын ике тау арасына урнаштыра һәм вакыт җитмичә, әмер булмыйча, шуннан китмәскә боера. Пәйгамбәребез сугышка өйрәтелеп үсмәгән (ятимлектә үскәне безгә билгеле), әмма ул һәрвакыт сугышның алгы сафында була, гаскәр белән үзе җитәкчелек итә. Ухуд сугышында бәрелеш бик каты, көчләр тигезсез булса да, мөселманнар кяферләрне чигенергә мәҗбүр итәләр, җиңүгә таба якынаялар. Шул вакытта тау арасындагы укчылар, Пәйгамбәребезнең сүзеннән чыгып, “инде без җиңдек” дигән масаю хисе белән түбәнгә төшәләр. Шушы зур ялгышлык нәтиҗәсендә кяферләр мөселманнарны чолгап ала, җиңү алар ягына күчә башлый. Максатлары шул ук — Пәйгамбәребезне үтерү. Әмма Мөхәммәд галәйһис-сәламне Тәлха исемле сәхабәсе бик саклый, тигезсез көрәштә ул утыз җәрәхәт ала. Пәйгамбәребез дә бик каты яралана, кан эчендә була. Тәлха сәхабә аны таулар арасына алып кереп яшерә, мәхшәр эчендә моны берәү дә күрми кала. “Пәйгамбәр үлгән” дигән сүз чыгып, мөселманнар күңел төшенкелегенә бирелә һәм төрле якларга кача башлый. Мәккә кяферләре шуннан соң: “Пәйгамбәрне үтердек, мөселманнарны җиңдек”, — дип, кире кайтып китәләр. Пәйгамбәребез авыр хәлдә булса да, тормышын куркыныч астына куеп: “Сәхабәләрем, сез кайда, монда җыелыгыз!” — дип чакырып, мөселманнарны яңадан янына җыя. Тәлха сәхабәнең үз гомерен куркыныч астына куеп, Пәйгамбәребезне саклап калганы өчен мөселманнар сугышның икенче көнен “Тәлха көне” дип атыйлар. “Тере шәһид күрәсегез килсә, Тәлхага карагыз”, — ди торган була Пәйгамбәребез. Бу сугыштан мөселманнар зур сабак алалар. Пәйгамбәребезнең бер сүзен тыңламаулары аркасында бик зур югалтуларга дучар булганлыкларын яхшы аңлап калалар.

 

Мөхәммәд галәйһис-сәлам шәһид киткән сугышчыларны зурлап, җеназа намазлары укып җир куенына сала. Ул кырда хәзер “Шәһидләр мәчете” дип исемләнгән мәчет тора.

Автобусларга кереп утырып, үз хисләребезгә бирелеп тын гына барганда төркемебезнең җитәкчесе Исмәгыйль хәзрәт үз-үзенә әйткәндәй: “Масаеп, Пәйгамбәрнең бер сүзен тыңламау әнә нинди хәлгә төшергән. ә бит, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен “хәдис кенә бит алар” дип әйткәнне дә ишеткән бар”, — дип куйды.

 

Изге йорт Кәгъбәтуллаһ белән саубуллашу

Хаҗ гамәлләрен үтәп бетергәч, Хаҗ кылучылар әл Хәрам мәчетенә саубуллашу тәүвафы кылырга баралар. Без дә апам белән саубуллашу тәүвафы кылыр өчен Мәсҗид әл Хәрамга юнәлдек.

Саубуллашу тәүвафы кылганда безләргә Хаҗ сәфәренә килергә насыйп итүе, Хаҗ гыйбадәтен үтәргә ярдәм бирүе өчен Аллаһы Хак вә Сөбхәнә вә Тәгаләгә шөкерләребезне әйттек. “Алга таба да иманыбыз какшамас булса иде. Бер үзең күрсәткән якты юлдан тайпылмаска насыйп итсәң иде. Барча иман китергәннәргә рәхмәтеңне салып торсаң иде. Һәрбарчабызның да кылган хаҗларын кабул итсәң иде. Ил-көнебезгә иминлек бирсәң иде”, — дип Аллаһка ихлас теләкләребез белән ялвардык.

Хушлашу тәүвафы кылып, ике рәкәгать тәүваф намазы укыганнан соң, Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд галәйһис-сәламгә дога кылгач, әкрен генә китәргә борылдык. Шул мизгелдә, атлап китим дигән чакта, яңадан Кәгъбәтуллаһны күрәсе, борылып карыйсы килү теләгеннән тыелып булмады, халыклар арасыннан каерылып-каерылып артка карадык:

— И, газиз Кәгъбәтуллаһ, без китәбез инде, ә син монда каласың...



 

Күзләребездән яшьләребез ага да ага, аякларыбызның алга атлыйсы килми.

Саубуллашу бик тә авыр, моңсу булды. Бу моңсулык, күңелеңдә Хаҗ кылып кайту шатлыгы зур булса да, озак дәвам итә икән. Өйгә кайткач та сагыну хисләре белән янып, күп көннәр еладым мин.

И, Изге Мәккәбездәге Изге Кәгъбәтуллаһ! Гомерем булган кадәр гомерем буйларына сине сагынырмын. Безне озатып калган рәвешеңдә күз алдымда торырсың, йөрәгемдә булырсың!

Казан—Мәккә—Мәдинә—Казан.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмагызны укыганда уземне сезнен, янда итеп хис иттем рэхмэт сезгэ . Хаж,га баруыма 10 ел утсэ дэ , бердэ истэн чыкмый . Хаж, гэмэллэрегезне Рэхимле Аллаh тэ‘гэлэ кабул итсен . Эмиин .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зөһрә Сәхабиева ханымнын хаж гамэллэрен аллах кабул итсен!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зөһрә Сәхабиева ханымнын хаж гамэллэрен аллах кабул итсен!

        Хәзер укыйлар