Логотип
Мин ачкан дөнья

Парижга сәяхәт

Европаның бай тарихлы, югары мәдәниятле мәшһүр дәүләтләре: Финляндия, Швеция, Дания, Германия, Голландия, Франция, Бельгия аша узган сәяхәтебезнең һәр көне бетмәс-төкәнмәс ачышлар һәм гаҗәеп тәэссоратлар белән тулы иде. «Сөембикә» журналы укучыларына исә мин Па­риж мәчете хакында сөй­ләргә булдым.
Бүгенге көндә Франциядә биш миллионнан артык мөселман яши. Париж мәчетен исә чын мәгънәсендә Франция белән ислам дөньясы арасындагы дуслык символы дип атарга мөмкин. Шушы урында тарихка мөрәҗәгать итњ урынлы булыр.

1920 елның 29 июнендә Франциянең депутатлар Палатасы түбәндәге закон проектын кабул итә: «Парижда мәчет, китапханә, уку залы һәм конференцияләр залы төзү өчен биш йөз мең франк бүлеп бирергә. Мәчет каршында мөселман институты ачуга һәм аны башкаладагы күпсанлы француз һәм чит ил мөселман­нарының берләшү үзәгенә, ягъни Ислам йортына әверелдерүгә булышлык итәргә». Әлеге проект турыдан-туры Беренче бөтендөнья сугышында Франция өчен һәлак булган мөселман динендәге корбаннар белән бәйле: «...Уртак Ватан азатлыгы өчен көрәш кырларында йөз меңнән артык мөселман кешесе башын салган икән, үз чиратында, Ватан да аларга булган хөрмәтен, рухлары алдында баш июен үзенең гамәлләрендә чагылдырырга тиеш. Париж мәчетен төзү кешелек хәтеренә Франциядә хаклы һәм хокуклы рәвештә ислам дине баш калкыту буларак кереп калыр». 

1905 елда дин дәүләттән аерылганлыктан, мөселман институты һәм мәчет төзелеше өчен акча бүлү законнан чыгарылма рәвешендә карала. Париж Муниципаль Советы әлеге төзелеш өчен бушлай һәм мәңгегә җир кишәрлеге бирү хакындагы карарны бертавыштан хуплап чыга. Мәчет һәм институт төзү буенча попечи­тельләр комитеты булдырыла, аның шәрәфле президенты итеп Франция президенты Александр Миллеран сайлана. Комитет әгъзалары арасында Республиканың элеккеге президенты Раймонд Пуанкаре, тышкы эшләр, юстиция, мәгариф министрлары, Франция, Алжир, Марокко һәм Тунисның атаклы кешеләре була. Беренче таш 1922 елның 19 октябрендә салына. Әлеге тантанада Муниципаль Совет рәисе Морис Кольр үзенең даһи сүзләрен әйтә: «Мәчет манарасыннан Парижыбызның гүзәл күгенә тагын бер дога ашар, һәм бу хәлгә Париж Изге Ана Соборы католик башняларының һич кенә дә көнчесе килмәс». Мәчет 1926 елның 15 июлендә Франция президенты белән Марокко солтаны тарафыннан ачыла. Мәчет ачуда французлар һәм мөселманнар ягыннан югары дәрәҗәдәге затлар, Фарсы иленнән, Төркия, Әфганстан, Кавказдан килгән дипломатик делегацияләр катнаша. 

Мәчет һәм институт ансамбленең (архитекторы Манту) гомуми мәйданы 7500 квадрат метр тәшкил итә. Манараның биеклеге 33 метр. Гомуми мәйданның яртылаш өлешен бакчалар били. Мавритан стилендәге эчке ишегаллары буйлап йөргәндә, алсу төстәге мәрмәр белән бизәлгән әкияти фонтаннар, төсле мозаика белән түшәлгән аллеялар, гөлчәчәкләргә күмелгән бакчаларга карап, үзеңне оҗмахтагыдай хис итәсең. Мәчет заллары мөселман илләре осталары тудырган җиһазлар белән бизәлгән: мөнбәр – Мисырдан, камыш келәмнәр – Мароккодан, бакыр эшләнмәләр – Төньяк Америкадан китерелгән, диварлар Ливиядә үскән кедр белән тышланган. Мисыр короле Фуад, Тунис короле Беи кебек юмарт иганәчеләр мәчеткә зиннәтле келәмнәр, перламутр кушып ясалган җиһаз, сәнгати бизәкләр чукылган люстралар бүләк иткәннәр. Мәчет бусагасын атлап керүгә, безне канцелярия хезмәткәре сәламләде. Шул арада каршыбызга экскурсоводны – Салат исемле марокколы ир-атны китереп бастырдылар. 

Мәчеттә ирләр һәм хатыннар өчен аерым-аерым ике гыйбадәт залы бар икән. Махсус ханәдә тәһарәтебезне яңартып, Париж мәчете имамы һәм шәһәрнең күпсанлы мөселманнары белән бергә икенде намазын укыдык. Җомга көннәрендә мәчеткә алты-җиде, бәйрәмнәрдә егерме биш меңгә якын мөселман килә, диделәр. Халык күп килгән көннәрдә ишегалдына келәмнәр җәеп, намазны тышта укыйлар. Дини тантаналар, конференцияләр уза торган конференц-залга килеп кергәч, диварлардагы алтын һәм көмеш җепләр белән чигелгән ефәк панноларны күреп исебез китте. Диварларның өске өлеше челтәр бизәкләрне хәтерләтүче декор белән каймаланган. Челтәр медальоннарга пәйгамбәрләребезнең исемнәре уелган. Париж мөселманнары әлеге залда гаилә тантаналарын да үткәрәләр, яшь парлар никах мәҗлесен күп очракта биредә оештыралар; аренда өчен түләнгән акча садака дип кабул ителә һәм мәчет кирәк-ярагына тотыла икән. Мәчетнең «йөрәге» булган китапханәгә килеп кергәч янә матурлыктан телсез калгандай буласың. Затлы токым агачлардан инкрустацияләп эшләнгән шкафлар тулы төрле гасырларда һәм төрле илләрдә басылган Коръәннәр, ислам һәм ислам гыйлеме буенча китаплар. Бирегә теләсә кайсы көнне килеп, кирәкле китабыңны алып укып утырырга мөмкин. Шкафлар өстенә Мисыр короле Фуад белән Париж мәчете имам­нары портретлары тезеп куелган. Дивар­ларга эленгән панноларда Коръән аятьләре язылган. Зиннәтле шәрык келәмнәре һәм гаҗәеп камин әлеге интерьерга карап туймаслык гүзәллек өсти. Китапханәдә никах йоласы да башкарыла икән. 

Ниһаять, ишегалдына чыгып, мәчеткә нигез салучы Си Кадур Бенгабрит кабере янына киләбез. Әлеге шәхес озак еллар буена мәчетнең имамы булып тора. 1954 елда вафат була. Мәчет территориясендә башка имамнарның кабере юк. Си Кадур Бенгабрит Икенче бөтендөнья сугышы вакытында мәчеттә 4 мең яһүд баласын яшереп, үлемнән коткарып кала. Шушындый зур батырлык күрсәткән имамны олылау, исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Париж хөкүмәте аның җәсәден мәчет территориясендә җирләргә әмер бирә. Си Кадур Бенгабрит каберенә әледән-әле рәсми делегацияләр килеп тора, Франция президенты үзе дә бирегә килеп, имам рухы алдында баш ия икән. 

Мәчет буйлап экскурсиябез тәмамланса да, таралырга ашыкмадык. Салат әфәндене урап алып, аңа сорау арты сорау яудырдык. Санкт-Петербургта йөз мең мөселман кешесе яшәвен әйткәч, ул: «Шәһәрегездә хак динебезне тотучылар шулкадәр күптер дип башыма да китергәнем юк иде. Әлхәмдүлиллаһ!» – дип ихластан шатланды. Саубуллашканда без аңа Казан мәчетләре төшерелгән календарь, мәчеткә исә Петербург күренеше сурәтләнгән гобелен панно бүләк иттек. 

Парижда мөселман мәхәлләсенә карата булган игътибарны күреп исең китәрлек. Мәчет янәшәсендә генә Коръәннәр, дини эчтәлектәге китаплар, календарьлар сатыла торган киоск эшләп тора, утырып ял итү өчен эскәмияләр ясап куйганнар. Мәчетнең үз кибете дә бар. Анда мөселман атрибутикасына караган сувенирлар, тәсбихлар, намазлыклар, ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре, бизәнү әйберләре сатып алырга мөмкин. 

Париж мәчете хакында без сәяхәтебез тәмамланганчы, кайта-кайта фикер алыштык. Ә тулаем сәяхәт турында сөйләргә... белмим, сүзләр белән генә тасвирлап бетереп булыр иде микән! Теләгем шул: без күргәннәрне сезгә дә барып күрергә язсын! 

«Сөембикә», № 5, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар