Логотип
Мин ачкан дөнья

Испаниягә... җәяү

Португалиядән Испаниягә җәяүле сәяхәтем – тормышымдагы иң гаҗәеп һәм онытылмас вакыйгаларның берсе. Әлеге маршрутның тарихи ягы бар: ул католикларның хаҗ сәфәре. Юлны Европаның теләсе кайсы почмагыннан башларга була, ләкин ул Испаниянең Сантьяго-де-Компостела шәһәрендә тәмамланырга тиеш. Тик бүгенге көндә әлеге маршрут спорт сөючеләр һәм минем кебек гадәти булмаган сәяхәтләр яратучылар өчен дә бик кызыклы.

Полина ТРОЯНОВСКАЯ 

Инде байтак илләрне күрергә насыйп булды. Әмма алар арасында күңелемә иң якыны – Испания. Анда биш тапкыр булырга өлгердем, телләрен дә яратып өйрәнәм. Испания дигәч, күз алдына, иң беренче чиратта, диңгез, ял, кояш, футбол, фламенко килә. Әмма Испания моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Мин дә күптән беләм дип йөргән Испанияне көтмәгәндә-уйламаганда үзем өчен яңа яктан ачтым менә. 

Сәяхәтче дусларым күп минем. Шуларның берсе: «Әйдә, киләсе язга бергә Изге Иаков юлын узабыз», – дип язды. Ул чакта әле Изге Иаков–Камино-де-Сантьяго юлы турында берни дә белми идем. Кызыксынып, төрле чыганаклардан аның турында мәгълүмат эзләргә керештем. Эмилио Эстевесның «Путь» фильмын карадым (андый исемле фильмнар күп булганга төгәллек кертәм – «The Way» дип атала ул), Пауло Коэльоның «Дневник мага» китабын укып чыктым. Сүз уңаеннан, Камино-де-Сантьяго юлы нәкъ менә Пауло Коэльоның китабыннан соң шулай популярлаша да. 

Киләсе язны көтеп җиткерә алмадым: җәен үк юлга җыена башладым. Камино- де-Сантьяго – бик атаклы юл, аның маршрутлары да шактый. Шуларның берсе һәм иң билгелесе – 800 чакрымга сузылган Француз юлы. Ул Сен-Жан-Пье-де-Пор дигән француз шәһәрчегендә башлана. 1896 елда Пауло Коэльоның нәкъ шушы юлны узганы билгеле. Француз юлыннан кала Португал юлы, Инглиз юлы, Төньяк юлы, Көмеш юл һәм тагын бик күп төрле маршрутлар бар. Иң мөһиме, әйткәнемчә, барлык юллар да Испаниянең Сантьяго-де-Компостела шәһәренә илтә. Нәкъ бу шәһәрдә 12 апостолның берсе – Изге Иаковның көчләре сакланган дип сөйлиләр кайбер чыганаклар.

Дус кызым белән зур Француз маршрутын бергә үтәргә сөйләштек, ә аңа кадәр бигүк озын булмаган Португал маршрутын үзем генә үтеп карарга булдым. Беренчедән, бу маршрут үзенең матурлыгы белән аерылып тора. Икенчедән, ике илдә – Португалия һәм Испаниядә булачакмын, ике милләтнең көнкүреше белән якыннан танышачакамын. Өченчедән, ялда кеше болай да диңгезгә ашыга, ә монда тагын да әйбәтрәк – океанны күрчәчәкмен! Португал юлы Португалиянең Порту шәһәрендә башлана һәм океан яры буйлап сузыла. Төрле чыганакларга караганда, бу юлны үтәр өчен 10–14 көн кирәк булачак. Ике атналык ялым җитәргә тиеш, димәк!

Яшермим, маршрутны планлаштырганда курку хисе дә булмады түгел. Берүзем чыгып китәм бит!

Әлеге юл хакында бик күп укыдым, аны узучыларның блогларын карадым, кайбер нәрсәләрне яза бардым: кайда кунып калырга, туктап ял итәргә, тамак ялгарга... Берәр португал урманында адашып калмаммы икән дигән уйлар да килде башка. Бу куркулардан Порту шәһәренә килеп төшкән көнне генә арындым. 
Чынлыкта, әлеге юлда бик тырышсаң да адашып калмыйсың. Нәкъ «Волшебник Изумрудного города» әкиятендәге шикелле – бөтен юл ачык сары төстәге тамгалар белән билгеләнгән. Әкияттә бу сары кирпеч булса, монда сары уклар ярдәмгә килде. Аларны бөтен җирдә күрергә була: аяк астындагы асфальтта, баганаларда, коймаларда...

Әлеге юлны үтүчеләр хаҗилар булып санала һәм пилигримнар, ягъни илгизәр-юлчылар дип атала. Юлга чыкканчы, хаҗи паспортын булдырырга кирәк. Мин аны католиклар гыйбадәтханәсендә алдым. Кунарга яисә ял итәргә тукталган урыннарда паспортка махсус штамп бастырасың. Моннан тыш, пилигрим үзенең рюкзагына диңгез кабырчыгы элеп куя – анысы юл символы. Бу билге буенча синең хаҗи икәнеңне танып алалар һәм төрлечә ярдәм итәргә тырышалар: кемдер тәм-том белән сыйлый, кайберәүләр салкын су чыгара... Мин юлны августта уздым, ә бу вакытта Европада бик эссе иде. 

Бөтен маршрут буенча альберге – махсус пилигрим кунакханәләре урнашкан. Алар кыйммәт тормый – 5–7 евро тирәсе, ә кайбер кунакханәләрдә исә, гомумән, түләү ирекле: мөмкинлегең булса, акча калдырасың, юк икән, рәхмәт әйтеп кенә чыгып китәсең. Әлбәттә, мондый кунакханәләрдә халык бик күп туктала. Бер бүлмәдә 20 ләп кеше кунарга мөмкин. Караватларда урын кирәк-ярагы юк, үзеңнең йокы капчыгыңда гына йоклыйсың. Әмма бу кунакханәләрдә аш бүлмәсе, душ һәм кер юу машинасы һәрвакыт бар – алардан теләгән кадәр куллана аласың. 

Дөресен генә әйткәндә, тулай торакка ошаган бу кунакханәләрдә шулкадәр халык белән бер бүлмәдә ничек кунармын икән дип бик борчылган идем. Моңарчы андый җирдә түгел, хәтта хостелда да кунганым булмады. Әйе, шәхси альбергеларда да тукталырга мөмкин анысы – юл буенда андыйлар да очрый. Тик, беренчедән, алар шактый кыйммәт, икенчедән, зур альбергелар барыбер кызыграк – аларда үзенә бертөрле Камино-де-Сантьяго рухы. Юкка борчылганмын! Көненә 20–30 чакрым юл узгач, инде күп әйбергә игътибар да итми башлыйсың икән – тизрәк урынга авасы, ял итәсе генә килә. 

Кафеларда исә пилигримнар өчен махсус меню булдырылган – тамакны шунда ялгый идем. Гадәттә, пилигрим менюсы шактый туклыклы, чөнки хаҗига күп энергия кирәк. Мәсәлән, дөгеле яисә бәрәңгеле итле ризык. Әлеге менюда һәрвакыт шәраб булуына да игътибар иттем.

Башта шактый тиз бардым: беренче көнне – 30, икенче көнне 25 чакрым тирәсе юл уздым. Тик юлда танышкан испаннар ашыкмаска, юлдан, сәяхәттән ләззәт алырга, ял итә-итә барырга киңәш иттеләр. Аннан соңгы көннәрне, дөрестән дә, әкренрәк барырга, табигатькә сокланырга, кешеләр белән аралашырга тырыштым. Көненә якынча 20–22 чакрым юл үтә идем.

Европада бу вакытта бик эссе булганлыктан, пилигримнар, гадәттә, юлга иртә таңнан кузгала. Альбергеда кунучылар таң белән уяналар һәм иртәнге бишләр тирәсендә инде чыгып та китәләр. Көндезге икеләр тирәсендә инде күршедәге берәр авыл яки шәһәргә барып җитеп, икенче көнгә кадәр шунда калабыз. Бу – ял итәргә, шәһәрне карарга, тамак ялгарга дип тәгаенләнгән вакыт. 

Альбергега урнашканчы ук, башка пилигримнар белән таныша башлыйсың: кем кайдан килгән, никадәр юл узган, нинди тәэсирләр алган... Кайбер альбергеларда теннис корты, хәтта бассейн да бар – бергәләп уйныйбыз, йөзәбез. Кич белән кайберәүләр ашарга пешерә, ризыгы күбрәк килеп чыкса, башка пилигримнарны да чакыра. Күңелле!

Бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. Шулай беркөнне арып-талып альбергега килеп җиттек, ә анда урын юк! Бу көннәрдә әлеге кечкенә шәһәрчектә ниндидер музыкаль фестиваль уза икән. Без бу турыда, әлбәттә, алдан белмәдек. Альбергеда безгә башка отель эзләп карарга тәкъдим иттеләр. Тик бу кечкенә шәһәрдә отельләр бик аз, булганнары да шыгрым тулы булып чыкты. Аптырап, кире шул ук альбергега кайттык: «Урын юк, нишлик?» – дибез. Чиркәүгә яки... янгын сүндерүчеләргә мөрәҗәгать итеп карарга куштылар. Нишләптер, янгын сүндерүчеләр хаҗиларның дуслары булып санала икән. Алар да кире борды... Аптырагач, чиркәүгә киттем. Анда исә миңа кунарга башка шәһәргә барырга киңәш иттеләр. Юл өстендә калган шәһәргә! Ә аңа кадәр кире 7 чакрым тәпилисе... Авыр рюкзак күтәреп, көне буена инде 20 чакрымнан артык юл үткән кеше бит мин! Бөтен сәяхәтем буена: «Мин монда нишләп йөрим, нәрсәгә дип интегәм?!» – дип уйлаган бердәнбер мизгел шушы булгандыр, мөгаен. Тик нишлисең, урамда кунып булмый – кире киттем. Ни булса да, яхшыга юра, диләр бит әле. Беренче очраган отельдә тукталдым. Өр-яңа отель булып чыкты ул. Пилигрим икәнемне күреп, берүземне аерым бүлмәгә урнаштырдылар: рәхәтләнеп ял иттем. Иртән бушка иртәнге аш белән сыйлап озатып та калдылар әле.

Португалиядән Испаниягә күчү ничек булды, тикшерү пунктлары бармы дип сорыйлар еш кына. Юк, булмады! Елга аша кечкенә генә күпердән чыктым һәм... Испаниягә аяк бастым! Башка илгә эләккәнеңне Евросоюз символы астындагы Испания дигән язулы күрсәткечләр аша гына беләсең. Тирә-юньдәгеләрнең инде португалча түгел, ә испан телендә сөйләшкәнен ишеткәч, үзеңнең башка илдә икәнеңә чын-чынлап ышанасың.

Юлда хаҗилар бик күп. Берәм-берәм генә баручылар да, парлап йөрүчеләр дә бар. Бер гаилә бу юлны, гомумән, кечкенә бала белән велосипедта узды! Юлга минем кебек берүзең чыксаң да, үзең генә калмыйсың. Кемдер сине куып тота, кемнедер син куып тотасың... Барысы да: «Buen Camino!» – дип уза. Бу исәнләшү һәм хәерле юл теләүне аңлата. Юлда очраган башка пилигримнар белән күпмедер вакыт бергә барасың, аралашасың, аннары һәркем юлын үз темпы белән дәвам итә. Ә кич кунарга туктаган урында алар белән яңадан очраклы рәвештә күрешергә мөмкинсең. Мин күбрәк европалыларны очраттым, чөнки алар җәяү йөрергә ярата, шуңа күрә еш кына үзләре өчен шул рәвешле ял итү мөмкинлеген сайлый. Озын Француз юлында исә америкалылар күбрәк очрый, диләр.
Күпләр бу юлга кабат-кабат әйләнеп кайта икән. Юл – үзеңнең тормышыңа анализ ясау, уйлану өчен менә дигән урын бит. Вакыт иркен, сез бары икәү: син һәм юл. Күп әйбердән яңа мәгънә таба башлыйсың, ниндидер проблемалар эреп юкка чыккандай була. Бу халәтемдә үземне шулкадәр бәхетле тойдым! Кешеләр шул халәтне эзләп бу юлга кире кайтадыр дип уйлыйм. Мин дә аны кабат узар идем...

Физик яктан күпләр юлны авыр кичерә. Кайберәүләрнең аркалары, аяклары авырта, сөялләр чыгып җәфалый. Аяклары канап беткән кешеләрне күп күрдем. Бу яктан үзем зарлана алмыйм: әллә моңарчы йөгерү белән шөгыльләнүем, әллә махсус йөгерү кроссовкалары киюем ярдәм итте – миндә андый хәлләр булмады, юлны бер сөялсез уздым.

Хаҗилар ни өчен бу юлны сайлый, аның нинди мәгънәсе бар? Элек бу юл, чыннан да, дин белән бәйле булган. Соңрак исә уйланыр, үз-үзләрен «тыңлар» өчен бу юлга чыгып киткәннәр. Әйтик, мин бер хаҗины очраттым. Аның гаилә тормышында шактый катлаулы чор икән: хатыны белән аерылышыр дәрәҗәгә җиткәннәр. Ул үз-үзен аңлар, ялгызы гына калып уйланыр өчен шушы юлга кузгалган... Бу юлда нинди генә милләт вәкилләрен, кайсы гына диндәге кешеләрне очратмыйсың?! Күпчелек пилигримнар өчен бу сәяхәт, әйткәнемчә, спорт, үз-үзеңне сынау, яңа җирләр күрү. Ул борынгы испан һәм португал шәһәр-авыллары аша уза. Испаниянең кайбер авылларында испан теленнән башка телне, гомумән, аңламыйлар. Менә кайда чын тормыш: ничек бар – шулай! Португалиядә, мәсәлән, бер күренешкә игътибар иттем: кайбер авылларда йорт ишекләрендә пакет белән ипи эленеп тора. Бу авылларда ипи сатучыга алдан ук акча түләп куялар да, ул, үз чиратында, ипине ишегеңә үк элеп китә икән. Бездә почтальон газета тараткан шикелле. Кызык!

Камино-де-Сантьягода төрле милләт вәкилләре күп булса да, россиялеләрне юлда бары тик ике генә тапкыр күрдем: беренчеләрен – юл башында, Порту шәһәрендә үк, икенчеләрен – юлда барганда. Алары Санкт-Петербург шәһәреннән килгән бер пар иде. Очраткач, ничек шатланганымны белсәгез! Туганнарымны күргәндәй булдым! Ул көнне юлда бергә бардык, алар мине кичке ашка чакырдылар. Сүз уңаеннан, ул гаилә белән әле һаман аралашып торам.

Юлның иң кыйммәтле һәм иң мөһим өлеше – экипировка! Әгәр дә җәяүле туризм белән моңарчы мавыкмаган булсагыз, шактый күп кыйммәтле яңа әйберләр алырга туры киләчәк: йокы капчыгы, махсус треккинг өчен сандалилар, рюкзак. Шулай ук гомер кирәк булмаган әйберләр кирәк булуы да ихтимал. Әйтик, маңгай фонаре. Минем аны башка беркая да кулланганым юк, тик юлда ул бик әһәмиятле атрибут булып чыкты. Юлга җыена башлаганда махсус аяк киемем дә, йокы капчыгым да юк иде. Җәй икәнен исәпкә алып, йокы капчыгының бик җиңелен генә сайладым. Шулай ук бераз кием-салым, яңгырдан саклану киеме (дождевик), баш киеме, күзлек, лейкопластырь алдым. Иң кирәгенә генә тукталырга туры килә: һәммәсе бер рюкзакка сыярлык кына булсын. 

Рюкзак – шулай үк юл символы. Аны монда тормыш белән чагыштыралар. Без бит еш кына тормышыбызны кирәкмәс нәрсәләр белән тутырабыз: артык кием-салым, вак-төяк, җанга рәхәт бирми торган мөнәсәбәтләр, кирәкмәс үпкәләр... Алар тормышны авырайта, алга атларга комачаулый. Монда исә – бер рюкзак. Иң мөһим әйберләр шунда сыеп бетәргә тиеш. Җәяүлегә янчык та авыр диләрме? Атлый торгач, йөгең җиңелрәк булсын дип, тагын кайбер кирәкмәс әйберләрне ташларга туры килә. Тормышта да шулай бит... Кирәкмәс нәрсәләрдән вакытында арына да белергә кирәк! Юл уңаенда кунакханәләрдә кешеләр рюкзакларын кабат барлап, кайбер киемнәрен, китапларын һәм башка вак-төякне калдырып китәләр. Галиҗәнап Юл, кирәкмәс әйберләрне рюкзактан алып аткан шикелле, аларны баштан да ташлый барырга өйрәтә сыман...

Әйткәнемчә, барлык маршрутлар да Испаниянең Сантьяго-де-Компостела шәһәрендә тәмамлана. Пилигримнар анда адым саен. Шундый күп! Махсус агентлыкта пилигрим сертификаты бирелә. Анда кем, кайда, нинди юл үткәне күрсәтелә. Барысы да латинча языла. Әлеге сертификатны алу өчен зур чират җыела. Шул чиратта урын алу өчен соңгы көнне иртәнге өчтә үк юлга кузгалдык. Урамда әле караңгы иде. Маңгай фонарьләрен киеп, урман аша бардык. Бу шәһәрдә бөтен җирдә татлы миндаль пирогы сатыла, ул Сантьяго пирогы (Tarta de Santiago) дип атала. Пилигримнарның барысы да әлеге пирог белән сыйлана, шул рәвешле авыр һәм озын юлның ахырына җитүләрен билгеләп үтәләр.

Камино-де-Сантьяго юлының Португал маршруты – 270 чакрым, мин аны ун көндә уздым. Әлеге сәяхәт минем өчен гаҗәеп бер тормыш мәктәбе дә булды. Юлда синең кем булуың, кайда эшләвең, кесәңдә никадәр акчаң булуы мөһим түгел. Барлык пилигримнар да бертөрле диярлек киенгән, бертөрле ризык ашыйлар, 20 шәр кешелек бүлмәләрдә куналар. Юлда ничек җиңел танышсалар, шулай ук җиңел саубуллашалар да – берәү дә синең шәхси чикләреңә керергә җыенмый. Әмма шул ук вакытта һәркем сиңа булышырга, ярдәм итәргә әзер. 

Бу юлда үземне яңа яктан ачтым, үземә ышанычым артты, булган мөмкинлекләремә башкача карый башладым. Юл мине күп нәрсәгә башкача карарга өйрәтте.
Хәзер исә озын Француз юлын үтәргә хыялланам. Пауло Коэльо китабында язылганын! Ул Франция Пиренеиларыннан башланып, Испаниянең Наварра өлкәсендәге таулар һәм ярлар, йөзем бакчалары, матур авыллар аша уза. Моның өчен бер ай чамасы вакыт кирәк. Ул инде мине куркытмый, чөнки беләм: һәр юлның башы булган кебек, ахыры да бар.
Альбина ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар