Логотип
Мин ачкан дөнья

Гаҗәпләр тулы сәфәрем

Кече кызым Америка Кушма Штатларында бөтенләйгә төпләнергә уйлады. Менә шулай...  
 
Яшьләр хәзер кыю фикерли – алар өчен дөньяның чиге юк. Нишли алам, миңа – әни кешегә килешми чара калмады. Тик күңелем тыныч булсын өчен, барып, баламның ничек яшәгәнен үз күзләрем белән күреп, карап кайту кирәк дип уйладым.

Штатларга виза алу бик четерекле икән, дигән сүзне моңарчы күп ишеткәнем булды, шуңа күрә Американың Мәскәүдәге илчелегенә нинди документлар алып барырга икән дип, бик күпләр белән киңәштем. «Кире кайтасыңны исбатлый торган дәлилләр кирәк. Әти-әниең белән төшкән фотосурәтләрне, фатирың барлыгы турындагы белешмәне ал», – диделәр. Кирәкле кәгазьләрне тотып, Мәскәүгә чыгып китәргә торганда, ел да тутыра торган налог декларациясе күземә чалынды...

Күңелем  дөрес сизгән: нәкъ менә шул кәгазь илчелектә эшләүче офицер өчен төп аргумент булып чыкты. АКШта салымнарның әһәмияте, дәрәҗәсе югары, аларны түләүчеләр хөрмәткә лаек дип әйтәләр иде, хак икән.

Виза кулда, сөенсәң дә ярыйдыр, тик күңелне... курку хисе биләп алды. Берүзем шул тикле еракка ничек барырмын? Океан аркылы ничек 10 сәгать очармын? Бер самолеттан икенчесенә күчеп утырганда аэропортларында адашсам? Инглиз телен бераз сукалыйм-сукалавын да, тик алар бит акцент белән сөйләшә – аңлармынмы? Кызым белән уйлаштык та,  миңа җайлырак булсын дип, башкалар арасында кечерәк саналган Вашингтон аэропортын сайладык.

Куркудан дер-дер калтырап, шул куркуны тарату өчен юлдашым – кара тәнле кеше белән вата-сындыра инглизчә сөйләшеп, самолет бортына атладым. Мәскәү артта калды, башка вакытта чит-ят тоелган кала нигәдер миңа бу минутта бик якын булып күренде...
Ә күктә... күктә тәртип иде! Очыш үз җаена көйләнгән – бар да әйбәт. Һавага күтәрелгәч тә каһвә, чәй, төрле соклар тәкъдим иттеләр, аннан соң кайнар ризык өләштеләр. Бераздан иллюминаторларны ябып, утны сүндереп, йокларга мөмкинлек тудырдылар. Һәрбер пассажирга плед һәм мендәр куеп чыкканнар – күпләр йокыга талды. Йокың килмәсә дә аптырыйсы түгел: алдыңдагы монитордан кинолар карап бара аласың. Егермедән артык каналның өчесе рус телендә иде. Монитордан шулай ук самолетның кайдан, нинди тизлек белән, кайсы биеклектә очуын да белергә була. 
Ике-өч сәгатьтән соң, торып йөрүчеләр күбәйгәч, тагын бер тапкыр чәй, каһвә, кабымлык ризык өләштеләр. Илгә керү турында документ тутырдык. Шулай итеп, төшәр вакыт та килеп җитте.
Анда безнең авылдагы кебек һәркемгә «исәнмесез» дип дәшәләр!

Вашингтон аэропортында иң беренче гаҗәпләндергән нәрсә – янымнан узган бөтен кешенең исәнләшеп үтүе булды. Безнең авылда да бер белмәгән кешегә  шулай «исәнмесез» дип әйтү гадәте-тәрбиясе бар иде. Моңарчы игътибар гына ителмәгән – бик күркәм гадәт икән ул: мин үземне чит җирдә ялгыз итеп тоймадым. Кечкенә дигән аэропортым да шактый зур булып чыкты, әмма шөкер, адашмадым, бар да пассажирга җайлы, ансат булсын дип оештырылган: рейска чыгу юллары һәммәсе бер линиядә. Ярдәм итәргә әзер булган хезмәткәрләр дә күп, алар көн узсынга гына басып тормый, самолеттан килеп чыгу белән сиңа игътибар күрсәтеп, кая барасын әйтәләр, киләсе рейсыңа озатып та куярга мөмкиннәр.

Икенче гаҗәпләндергән әйбер – суык! Мин киткәндә Казанда июль челләсе иде. Юлга җиңелчә генә киендем. Ә монда көчле кондиционерлар һаваны шундый итеп суыта, озак та үтми мин туңа башладым. Салкын эчемә үк үтә башлагач, җылыныр өчен чәй эзләп киттем. Шикләнеп кенә атлыйм. Домодедово аэропортында иң арзан чәйнең бер чынаягы 315 сум тора иде. Шуңа да, монда акчам җитәр микән дип, башта озак кына карап, күзәтеп йөрдем. Чәй белән каһвә чутсыз һәм очсыз булып чыкты: 3-4 долларга зур бокал белән каһвә алып, аның өстенә шоколад, дарчин, каймак, сөт салып була икән. Кәефем рәтләнде.

Көньяк Каролина штатына инде Атлантика аркылы очкан зур лайнерда түгел, ә безнең Казан-Мәскәү арасында йөри торган шикелле кечерәк самолетта очтык. Билетлар арзанрак булсын дип, атнаның беренче көненә – дүшәмбегә алган идем. Очкыч ярым буш. Бер сәгатьтән инде Атлантик океан ярына урнашкан Чарлстон дигән шәһәргә барып та җиттек.
Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да.

Самолеттан төшкәндә үк каршылаучылар арасында бер төркем яшьләр күзгә чалынды: шарлар, транспорантлар, чәчкәләр тотканнар. Янәшәмдә утырган егет алга ыргылды, аның артыннан «менә кемнең дуслары килгән икән», дип уйлап, кызык карарга басып калдым. Юлдашым яшьләр яныннан тиз генә узып, күздән югалды. Мин шунда гына бу төркем күтәргән плакатларга «МАМА!!!» дип язылуына, аларның хор белән «Ма-ма!» дип кычкыруларына игътибар иттем. Монда укучы, эшләүче Россия яшьләре – кызымның дуслары мине каршыларга килгән ләбаса! Фирүзә яныма йөгереп килеп кочаклап алгач, аларның барысын да таныдым. Рәхмәт төшкерләре, мин бит аларның күбесен Интернет аша күргәнем бар! Яннарына килеп кочаклап алдым, берәм-берәм исәнләшә башладым. Кызларның барысы да күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләшә. Бер-берсенә: «Фирүзәнең әнисенә елаганыңны күрсәтмә», – дисәләр дә, үзләре тыела алмый. Кылт итеп Азат абый шигырендәге юллар искә төште: «Читтә йөргәннәрнең күңелендә чайпалырга торган сагыш бар...»   

Аннары атна буе... кунакка йөрдем. Балачакта әти-әниләр белән Урта Азиягә баргач, Казан ягыннан киткән якташларның безне шулай үзләренә чәйгә чакыруын хәтерләтте бу миңа. Кайсына гына барсам да, кызларның һәрберсе каршыма утырып, сорау арты сорау яудырды: «Виза алу авыр булдымы? Очышны ничек кичердегез? Минем дә әнине чакырасым килә, ризалатып булырмы икән?» Сагыналар шул балакайлар, бик кыю күренсәләр дә, йөрәкләнеп чит илләргә үк чыгып китсәләр дә, сагыналар. Үзем дә аларны кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия пешереп кунакка дәштем. Хәтта бермәлгә үземне Ватан-ана кебек хис иттем – безнекеләр бик күп икән анда.

Килгән мәлдә, беренче көннәрдә климатка һәм вакыт алыштыруга күнегү шома гына бармады. Мин гел туңдым. Урамда 40 градус эссе, тропик климат гаҗәеп дымлы. Миңа нигәдер өйләрдәге, кибет-кафелардагы кондиционерлар бик нык суыта кебек тоелды. Кеше көлдерсәм көлдердем, өйдә йон оекбашымны салмадым. Кызым мине җылыту өчен кондиционерны 29-30 градуска да куеп карады. Соңрак аңладым, өзлексез өшүем салкыннан түгел, ә шушы климатка, вакытка күнегү (анда көн булганда бездә төн), адаптация галәмәте булып чыкты. Бер күнеккәннән соң бетте, үзеннән-үзе  узды ул туңу.

Өченче гаҗәпләндергән, хәйран калдырган нәрсә – ул Атлантик океан. Аңардан энергия, көч, дәрт ташый, хәтта беркадәр  шом да бар кебек тоелды. Чарлстон тирәсендә аның суы караңгырак, ә күрше Флорида штатында зәп-зәңгәр, үтәли күренә. Суы кайда да җылы, тән температурасында. Чарлстонда ул кайнап тора, дулкыннары биек, алар гел ашыгалар, кабаланалар. Монда йөзеп булмый, дулкыннар шунда ук сине каплап алып китә. Йоклап торсаң, су керү костюмыңны салдырырга да тартынмый. Ә Майямида дулкыннар йомшак, тыныч. Иртә белән океан суы пирсның аргы башында булса, төш вакытында инде ул бик озын бу корылманың бирге башына килеп җитә – суның күтәрелеше һәм чигенеше шулай үзгәреп тора.

Чарлстонга иң беренче булып Англиядән күчеп килүчеләр нигез салган. Шәһәр, бигрәк тә аның үзәге, инглиз стилендәге бер, ике, өч катлы кечкенә йортлардан тора. Йорт диварлары карамель төсендә, ачык яшел, ачык сары, алсу, зәңгәрсу төсләрдә.... Менә бу йорттан яки тегесеннән Скарлетт О’Хара килеп чыгар сыман...

Архитектура стилен шәһәр администрациясе бик нык саклый, диделәр. Йортның хәтта төсен генә бераз үзгәртергә уйласаң да, моңа хөкүмәтнең ризалыгы, рөхсәте кирәк икән. Урамнар матур, аяк астына таш түшәлгән. Ул ташларга урамны төзекләндергәндә матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең исемнәре язылган. Бу күренеш тагын шактый очрады әле: зур һәм кечкенә скульп­туралар янына да аның кем акчасына салынуы язылган.

Дүртенче гаҗәпләндергән хәл, әлбәттә, кешеләрнең һәрвакыт диярлек елмаеп торуы. Бу хакта күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Америка халкының битендә «дежур елмаю» дип тә әйтәләр. Тик бездәге сыман бар борчуы йөзенә чыккан, сөмсере коелган, кыяфәте булмаган йөзләр урынына монда адым саен елмайган кешеләр генә очрап тору миңа бик тә ошады. Әле аларның, әйткәнемчә, безнең авылдагы кебек исәнләшеп тә йөрүен искә алсак, бигрәк тә күңелем булды.

Игътибарымны җәлеп иткән бишенче нәрсә – басуларда үскән яшелчә һәм иген. Флорида штатына 400 миль машинада барырга туры килде. Төньяк Каролина штатына поезд белән юл тотканда да гел күзәттем: буш басулар юк. Көньякта җирләр, әлбәттә, күпкә уңдырышлы – анда елына берничә тапкыр уңыш алалар. Әле генә тишелгән бәрәңге басуын узасың да, икенче бер кырда аның инде чәчәк атып утыруын күреп шаккатасың. Яңа тишелеп килүче кукуруз басуы кеше буе булып үскәненә тоташа, аннары инде кукурузның өлгергәне, корый башлаганы китә.
«Америка әҗәткә яши икән», дигән сүзләр дә шик тудыра. Кибетләрдәге азык-төлекнең барысы да үзләрендә җитештерелгән. Фермерлар күп очрады. Алар башкалардан озын буйлары, таза гәүдәләре, кояш астында эшләп кызарган җилкәләре һәм... зур машиналары белән аерылып тора.

Фермерларның безнең колхоз базары төсле базарына да барырга туры килде. Һәркем үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимешне сата. Тәмле! Флорида штатында әфлисун базарына туктадык. Әфлисуннары тиз бозыла, димәк, чын, ашлама-мазар кушып үстерелмәгән. Шул ук базарда крокодил – аллигатор тиресеннән ясалган сувенирлар да сатыла. Көньяк штатларның елга-сулыкларында күп икән алар. Ә мин: «Нишләп бер дә су коенмыйлар монда?» – дип аптыраган идем... Бензин салу станцияләрендә кисәтү такталары эленгән: урманга керүнең куркыныч икәнен язганнар, монысының да сәбәбе аллигаторлар дип аңлаттылар. 

Алтынчы гаҗәпләнерлек нәрсә – Американың көньяк өлкәләрендә кара тәнле кешеләрнең күп булуы. Алар, азатлык алганнан бирле, зур горурлык хисе белән яши икән. Киемнәре бик күңелле: кып-кызыл, ачык шәмәхә, сап-сары төсләрне яраталар. Ә чәчләре!!! Нинди генә экзотик прическалар ясамаганнар! Мин утырган поездда оныкларын җитәкләгән кара тәнле әбиләр бар иде. Бик тату, бердәм, гаилә җанлылар икән. Юл буе шуларны күзәтеп бардым. Кара тәнлеләр генә түгел, гомумән, америкалылар арасында гаиләләре белән ял итүчеләр еш очрады миңа. Коляскада – 
карт әби-бабайлары, яннарында яшьрәк әбиләр, аннары аларның балалары һәм дә оныклар... Һәммәсе бергә җыйнаулашып пляжда кызына яки ресторанда күңел ача. Шатландым алар өчен. Татулык – матур күренеш.

Игътибарга лаек җиденче аерма – итагатьле булу традициясе. Чиратны бер дә бозмыйлар, гафу үтенә беләләр, тыныч тавыш белән сөйләшәләр... Кайту юлында, моңаеп утырып, самолеттан инде чыгар вакыт җиткәнен абайламаганмын. Карасам, арттагырак урыннарда утырган кешеләр бар да басып, минем җыенганны көтә, янымнан берсе дә этеп-төртеп узмый. Сәер булып китте: никадәр чиратта торганым бар, һәрчак алданрак үтәргә теләүче табыла иде.

Сәфәрем турында кайткач туганнарга, дусларга күп сөйләдем. Төрлечә тыңладылар: кемгәдер мин күргән Америка ошады, кемнеңдер күңеленә ул хуш килеп бетмәде. «Бик мактыйсың, анда тора алыр идеңме?» – иң еш бирелгән сорау шушы булды бугай. Юк! Тора алмас идем! Миңа каеннарны, чыршыларны күреп, туган телемдә – татар телендә сөйләшеп, тальян гармун моңын тыңлап яшәү кирәк. Үз җиремдә, үз туфрагымда!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар