Логотип
Мин ачкан дөнья

Аллаһы Тәгалә йортына юл

Хаҗга бару турындагы тәкъдимне ишеткәч, башта тәмам аптырап, югалып калдым. Юк, һич кенә дә башымда андый уй булмаганнан түгел. Кайчан да булса Согуд Гарәбстанындагы изге урыннарга зиярәт кылу хыялы күңелемдә күптәннән йөри иде инде, әмма мин ул хыялымны олыгайгачрак, тормыш тәҗрибәмне ныграк баетып, дин гамәлләре мәсьәләсендә мәгълүматымны тиешле дәрәҗәдә тирәнәйткәч тормышка ашырырмын дип уйлый идем. Мөхәммәд галәйһис-сәлам хәдисендә исә болай диелгән: “Хаҗ кылырга ашыгыгыз, югыйсә, соңга калуыгыз бар!”
Менә без, булачак хаҗи-хаҗияләр, Россия Мөфтиләр Советы оештырган җыелышта утырабыз. Барыбызга да 2007 елгы Хаҗга юлламалар тапшыралар, киңәш-фатиха бирәләр, кабат-кабат, безнең гадәти туристик сәяхәткә түгел, ә бәлки гаять зур физик, рухи һәм гаклый әзерлек, чыдамлылык, сабырлык таләп итә торган, катлаулы ритуалларны эченә алган сәфәргә кузгалачагыбызны аңлаталар.

Җыелышта һәрберебезгә тапшырылган бүләк — “Высокочтимая Мекка — Лучезарная Мадина” китабы аша мин Хаҗ сәфәре алдыннан бөтен алыш-бирешләрне хәл итеп бетерергә, үпкә-сапкалардан арынырга, рәнҗеткән кешеләрем булса, гафу сорап, риза-бәхиллекләрен алырга кирәклеген белдем. Чыннан да, Хаҗга әзерләнгәндә иң мөһиме — кешенең рухи-әхлакый камилләшүе.

10 декабрь көнне Мәскәүдә һавага күтәрелгән очкычыбыз дүрт сәгать ярымнан Иорданиянең Акабы аэропортына төшеп утырды. Аннары автобусларга төялеп, Мәккәгә юл тоттык. Тирә-якта иксез-чиксез чүл һәм ташлы үзәнлекләр. Күз күреме арада ник бер йорт, агач-куак әсәре булсын. Сирәк-мирәк кенә корыган үләннәр күзгә чалынып кала. Намаз укып алыр өчен кечкенә генә иордан авылына тукталабыз. җиде ят кешеләр безне якын кардәшләрен каршылагандай якты чырай белән каршы алып, кадер-хөрмәт күрсәтә. Барыбызны да хуш исле чәй, кайнар кабартмалар, яшелчә ашы белән сыйлыйлар. Болар барысы да бушка, Ходайдан савап булсын өченгә эшләнә. 

Мәдинә шәһәре янындагы хаҗ кылучылар  үзәгендә камил тәһарәтләр алып, өс-башыбызны алдан ук әзерләнгән киемгә — ихрамга алыштырабыз. Ике кисәк ак ситсыга төренгәч, ирләр барысы да бер кыяфәткә керә. Ходай каршында барыбыз да бертигез шул. Шунысы да бар: хатын-кызлар, йөз һәм кул чугыннан кала, гәүдәнең бөтен өлешен каплап торган ихрамны, тукымасы үтә күренмәле һәм җете төстә булмаган очракта, көн дә киеп йөри ала.

12 декабрь иртәсендә Мәккәдәге кечкенә генә кунакханәгә урнашабыз. Янәшәдә генә ике мәчет булуы сөендерә: хаҗчының бөтен шөгыле гыйбадәт кылу бит. Яңгыравык азан авазы тәүлегенә биш тапкыр намазга чакырып торачак, иртәнге бишенче яртыда шушы илаһи аваз безне йокыдан уятачак.
Кичен, җыелышып, дөньяның атаклы мәчетенә — Мәсҗид әл Хәрамга барабыз. әлеге мәчет һәрбер мөселман кешесенең йөрәк түрендәге Кәгъбә тирәли төзелгән.

Кәгъбә… Аллаһы Йорты… Изге Йорт… Моңа кадәр телевизор, газета-журналлар аша гына таныш булган Кәгъбәтуллаһ… Менә бүген мин аның каршысында басып торам. һәм Кәгъбәдән тирә-якта елый-елый дога укучы хаҗи-хаҗияләр өстенә илаһи нур сирпелүен күреп телсез калам. Күпме адәм баласының кулын һәм йөзен хәтерли торгандыр бу диварлар, үз дәверләрендә йөрәк түреннән чыккан ничәмә-ничә дога авазын тыңларга туры килгәндер аларга.  Дөньяның кайсы гына ноктасында яшәсә дә, һәр мөселман Кәгъбә тарафына карап гыйбадәт кыла. Миллионлаган мөселман ел саен Кәгъбәгә зиярәт кылырга кузгала. Кәгъбә — биеклеге 15,2 метр һәм озынлыгы 12,1 метр булган таш корылма ул. Аңа исем кубны хәтерләтүче формасыннан чыгып бирелгән. Кәгъбә шомартылган тау ташыннан төзелгән. Тышкы яктан ул кара ефәк япма белән капланган. һәр елның Гарәфә көнендә әлеге япма махсус фабрикада эшләнгән яңа япмага алыштырыла. Кәгъбәне кем төзегәнлеге мәгълүм түгел. Дини хикәятләргә караганда, аңа Адәм галәйһис-сәлам нигез салган; кайберәүләр фикеренчә, Кәгъбәне Аллаһы Тәгалә әмере буенча фәрештәләр төзегән, өченче берәүләр моны Адәм галәйһис-сәлам улы Шис казанышы дип саный. Ибраһим пәйгамбәр белән аның улы Исмәгыйльнең ярымҗимерек хәлгә килгән бу гыйбадәт урынын яңадан кү-тәрүләре шиксез дип санала. Кәгъбәнең көнчыгыш почмагына җирдән 1,1 метр биеклектә атаклы Кара таш урнаштырылган. Ул бер-берсе белән көмеш кыса ярдәмендә беркетелгән, төрлесе төрле зурлыктагы сигез кыйпылчыктан тора. Карасу-кызгылт төстәге әлеге таш Аллаһы Тәгаләнең җирдәге билгесе, аның янәшәдәгелегенә ишарә. Кара таш (аны җәннәтнең асыл якуты дип саныйлар) җиргә Адәм галәйһис-сәлам белән бергә иңдерелгән. Аны Кәгъбә почмагына урнаштырып, Ибраһим пәйгамбәр Кәгъбәне каян башлап әйләнеп урарга икәнлеген күрсәтеп калдырган. Пәйгамбәргә ташны җәбраил фәрештә алып килеп биргән. Таш башта ак төстә була, аннары адәм балалары гөнаһларыннан кара төскә керә. Йола буенча, без Ходайга мактау-олылауларыбызны юллап, гөнаһларыбызны ярлыкавын сорап, Кәгъбәне җиде тапкыр әйләнеп чыгабыз. Кәгъбә тирәли хәрәкәт бер мизгелгә дә туктап тормый, көне-төне дәвам итә. Мин үзем халык ташкыныннан бик куркучан кеше, монда исә үземнең кодрәтледән-кодрәтле Яклаучыбыз канаты астында икәнлегемне тойганга, ташкынга кушылдым да киттем. җирдәге ыгы-зыгы, борчулы уйлар баштан чыгып очты, гүяки мин Ходай каршында берьялгызым идем. Күзләрдән яшьләр бәреп чыкты, кү-ңелне хак динебез белән горурлану хисе, шушы кадәр халыкның Ходай рәхмәте белән бердәмләшеп туплануын күрүдән туган куаныч биләп алды. һәркемнең дә Кара ташка орынасы килде, әмма тыгыз ташкынны ерып чыгу мөмкин түгел иде. Без уң кулыбызны күтәреп, ерактан ук Изге ташка күрсәтә-күрсәтә: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Аллаһү әкбәр!” — дип кабатладык. Кәгъбәне җиде кат әйләнгәч, Ибраһим пәйгамбәр ташы артында туктап, дога кылдык. Ибраһим пәйгамбәр ташы — җәннәттән иңдерелгән соргылт-сары төстәге якут ул. Кәгъбәне төзәткәндә Пәйгамбәр шушы ташка басып торган һәм ташта аның аяк эзләре калган. Бу — шулай ук Аллаһы Тәгаләнең җирдәге билгесе.

Чираттагы йола — Кәгъбәдән якын гына урнашкан мәчет ишегалдындагы Изге Зәм-зәм чишмәсе янында тукталу. Хәдистә әйтелгәнчә, җирдә моннан да сафрак су юк. Ул сусаганны баса, чирләрне дәвалый, тәнгә сихәтлек бирә һәм теләгән теләкләрнең кабул булуына булышлык итә. Чыннан да, Зәм-зәм суын берничә йотым эчүгә, мин аның саф тәмен, тереклек көчен тойдым. Сулышым киңәеп-иркенәеп китте. Хикәятләр-дә бәян ителгәнчә, әлеге чишмәнең тарихы һаҗәр анабыз белән аның улы Исмәгыйль галәйһис-сәламга бәйле. Аллаһы Тәгалә әмере буенча, Ибраһим пәйгамбәр йөкле хатынын тереклексез-сусыз үзәнлектә калдырып китә. һаҗәр анабыз биредә улы Исмәгыйльне тудыра, баласына су эзләп Сафә һәм Мәрва таулары арасында йөгереп йөри. әлеге араны соңгы, җиденче тапкыр йөгереп узганда ул Мәрва итәгендә Ходай тарафыннан аларны коткарырга җибәрелгән җәбраил фәрештәне күреп ала. җәбраил фәрештәнең үкчәсе белән җиргә биш тапкыр тибеп алуы була, нәкъ шул урыннан чишмә бәреп чыга. 1961—1968 елларда җир астында әлеге чишмә өчен яңа, махсус җиһазландырылган корылма төзелә. Зәм-зәм суы суүткәргеч буенча мәчетнең төрле-төрле өлешләренә һәм Мәккә шәһәренә кудырыла. Мө-хәммәд пәйгамбәр кебек, зәм-зәм суын без дә Кәгъбәгә таба карап эчтек, Аллаһы Тәгаләгә үзебезнең рәхмәтләребезне, теләкләребезне юлладык. Инде тәнебезгә ныклык өстәп, күңелләребезне сафландырып, Хаҗның чираттагы гамәленә керешәбез. Ул һаҗәр анабыз истәлегенә Сафә һәм Мәрва таулары арасын җиде тапкыр йөгереп узудан гыйбарәт. Кәгъбә, Зәм-зәм чишмәсе, Ибраһим пәйгамбәр ташы, Сафә һәм Мәрва таулары — болар җәмгысы бергә бер комплекска — миллион кеше сыйдырышлы, бер намазы башка мәчетләрдәге йөз мең намаздан өстенрәк саналган атаклы Мәсҗид әл Хәрам комплексына керә.

Мәккәдә берничә көн яшәгәч, 13 чакрым ераклыктагы Мина үзәненә юл алабыз. Биредә Хаҗның Ибраһим пәйгамбәр исеме белән бәйле ике бик мөһим йоласы — баганаларга таш атып Иблисне куу һәм корбан китерү башкарыла.

Мина — гаять зур палаткалар шәһәре. Үзәндә һәм үзән тирәсендәге калкулыкларда берничә ярус булып тезелеп киткән палаткалар барысы да бертөрле. Авызыңны ачып йөрсәң, адашуыңны көт тә тор. Беренче мәртәбә таш атарга баргач, без, ике хатын-кыз, төркемебездән артта калган булып чыктык. Ташкын хәрәкәтенә юл күрсәтүче полицейскийдан инглиз телендә Минага кайту юлын сорадык та, ул күрсәткән якка китеп бардык. әмма без Минаның, алда әйткәнемчә, кат-кат яруслар булып урнашканлыгын онытып җибәргәнбез, җитмәсә, мобиль телефоннарыбызны да үзебез белән алмаганбыз. Уттай кыздырган кояш астында дүрт сәгать буена арлы-бирле килеп, тәмам хәлдән тайгач, Пакистан хаҗчылары вәкиллегенә килеп кердек. Инглиз телендә хәлебезне аңлаттык.

Әхмәт исемле яшь кенә хезмәткәр безне әүвәл сок белән сыйлады, аннары юл күрсәтүче гарәп егетенә ияртеп озатып җибәрде.  Ике сәгать  буена Россия палаткалары секторын эзләдек — таба гына алмыйбыз бит! Шуннан соң Мөхәммәт (егетнең исеме шулай иде) безне югалган кешеләр җыела торган Мәгълүмат үзәгенә алып килде. Теркәлү узганнан соң, безгә су һәм ризыклар салынган пакетлар бирделәр. һиндстаннан, Пакистаннан, Болгариядән һ. б. илләрдән килгән хаҗи-хаҗияләренең күбесе чарасызлыктан кычкырып елый, берише, Ходай ярдәменнән ташламас дигән өмет белән, түземлелек саклый иде.

Мәккәгә килеп төшкән көнне һәрберебезнең кулына резин беләзек кигезеп, салырга ярамый дип, бик нык кисәткәннәр иде. үзәктәге хезмәткәр нәкъ менә шул беләзек буенча яшәгән урыныбызны ачыклап бирде. Аннары, волонтер-студентка  ияреп, палаткаларыбызны эзләп киттек. Юлда барганда, ике көн элек төркеменнән аерылып калган һәм мәчеттә төн үткәргән чечен хатыны, миллионлаган халык арасында биш яшьлек улын югалткан әстерханлы ир-ат белән танышып алдык. Полицей-скийлар малайны бик тиз эзләп тапты. Ике сәгатьтән (адашкан вакыттан санасаң — 10 сәгатьтән) үз палаткаларыбызда идек инде.

Минадагы палаткаларда дүрт кич кундык. Ярый әле үзебез белән йокы капчыклары алып килгән идек, төннәрен һава салкынча була, ә палаткаларда матрас юк, келәмнәр генә җәелгән. Сәфәр бәясенә ашау чыгымнары кермәгәнлектән, күбрәк хөрмә җимеше, сырлы бутерброд белән чәй эчеп канәгатьләнергә туры килде. Электр чәйнекләре белән кайнаткычлар алып килгәнгә сөенеп бетә алмадык. Кайбер хәстәрлерәк кешеләр пакетлы токмач, ботка ише әзер ризыклар да алып килгән булып чыкты, әлбәттә инде, ан-дыйлар шактый акчаларын янга калдырды. Ә болай, рестораннар бәясе әлләни кыйммәт түгел, 5 долларга тамагың туйганчы ашап чыгарга була. Башка уңайлыкларга килгәндә, Минаның һәр секторында душ, бәдрәф, тәһарәт алу бүлмәләре бар. Иртәнге азан тавышына уянабыз да, намазга соңга калмас өчен, юыну бүлмәсенә йөгерәбез. Кайчак чиратта әллә никадәр басып торырга туры килә, әмма берәү дә зарланмый, ризасызлык күрсәтми. Гомумән, хаҗчылар арасында бер-береңә карата тупаслык күрсәтү юк, биредә иң еш кулланыла торган сүз — “сабыр” сүзе. Хаҗ сәфәре шартларында рухи ныклыкның көчен нәкъ менә биредә, Минада күрдем мин.

Хаҗ гамәлләренең иң җаваплы мизгеле — Минадан ерак булмаган Гарәфәт үзәнендә үткән ара. Бу вакытта хаҗчы Ходай Тәгалә хозурында дип, Ходай Тәгалә аңа үзенең иң зур рәхмәтләрен сала дип санала. Шуңа күрә кояш баеганга кадәр Ходайга һәм Аның Илчесенә мактау-мәдхияләреңне юллыйсың, гөнаһларың өчен тәүбә итәсең, үзең һәм якыннарың өчен Ходайдан ярлыкау сорыйсың, теләкләр телисең — боларның барысы да Ходайга барып ирешәчәк.

Кичен автобусларга төялеп Мөздәлифә үзәненә юл алабыз. Анда кичке намазны укыйбыз. Үзәндә хисапсыз халык. Юл буенча меңәрләгән автобуслар тезелешкән. Палаткалар юк, хаҗчылар ачык һавада кайсы утырган, кайсы ятып тора. Төн уртасы җиткәндә үзәнне калдырып, Минага кайтабыз.
Менә Корбан көне килеп җитә. әлеге олуг бәйрәм көннәрендә без таш атарга барабыз. Дини хикәятләр буенча, таш ату урынында кайчандыр Ибраһим пәйгамбәр белән аның улы Исмәгыйль каршысына Иблис килеп чыгып, аларны, төрле кыяфәткә кереп, төрле сүзләр белән котырта. Ибраһим пәйгамбәр Иблисне таш атып куа. Иблисне гәүдәләндерүче баганаларга таш ыргытканда, бер яктан, бәндәләрне тугры юлдан яздыручы дошманга нәфрәтебезне белдерсәк, икенче яктан, эчке “дошманнар” — күңелебездәге бозык, начар уйлар белән дә көрәшергә әзерлегебезне дәлиллибез.

Хаҗыбыз тәмам. Без Мәдинә шәһәренә әйләнеп кайтабыз. Хаҗ шартлары арасында әлеге шәһәргә тукталу мәҗбүри булмаса да, хаҗи-хаҗияләр өчен аның әһәмияте гаять зур. Изгелеге һәм бөеклеге ягыннан Мәдинә һәр мөселман йөрәгендә, Мәккәдән кала, икенче урында тора, чөнки ул — Аллаһы Тәгаләнең Илчесе шәһәре. 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккәдәге көрәштәшләре белән Мәдинәгә күченә, һәм нәкъ менә биредә аңа Коръәннең кайбер сүрәләре иңдерелә. Пәйгам-бәребезнең кабере дә шушы шәһәрдә. Мәдинәнең архитектур йөзе көнчыгыш стильдәге биналарда һәм шуларга бик тә килешле яраштырып төзелгән заманча күпкатлы йортларда чагыла. Шәһәрнең йөзек кашы — пәйгамбәр мәчете — әл Мәсҗид ән Нәбәви, әһәмияте ягыннан ул Мәсҗид әл Хәрамнан кала икенче урынны били. Биредә укылган намаз аеруча саваплы санала. Мәчетне төзүдә Мөхәммәд пәйгамбәр үзе катнашкан — ташлар китереп торган. әлбәттә, аннан соң мәчет кабат-кабат үзгәртеп төзелгән. Ак мәрмәрдән салынган нәфис манаралары, ачык көрән төстәге гранит диварлары, җете орнаменты белән күңелләрне бер күрүдә әсир итүче мәчет әйләнәсенә гаять зур мәрмәр һәм гранит келәм түшәлгән. Келәмдә ислам стилендәге бизәкләр. Бу урын намаз уку өчен файдаланыла. Сырлап уелган ташлар, бронза челтәрле рәшәткәләр һәм зәңгәрсу төстәге бәллүр пыяла белән бизәлгән фонарьлар тирә-юньгә әкияти гүзәллек бирсә, мәчетнең эчке бизәлеше зиннәтлелеге һәм затлы купшылыгы белән таң калдыра. Диварларга мөселман орнаменты, геометрик рәсемнәр һәм төсле мозаика төшерелгән мәрмәр түшәлгән. Мәчеттә беренче мәртәбә кичке намазны укыганда, кинәт кенә баш өстемдә пәйда булган йолдызлы-айлы күк йөзен күреп, телсез-өнсез калдым. Гаҗәеп сихри манзара иде бу. Баксаң, түшәмдәге 27 гөмбәз дистанцион идарә ярдәмендә туктаусыз ачылып-ябылып тора икән. Шуңа күрә һава җиләс, саф. Әйләнә-тирәсендәге мәйданны кертеп санаганда, мәчет 700 мең кешене сыйдыра, Хаҗ көннәрендә исә әлеге сан миллионга җитә. Мәңге пәйгамбәр нурында коенучы әлеге бинада пәйгамбәрнең үзе барлыкны сизгәндәй буласың. Биек манарадан агылучы, җаныңны, кальбеңне тетрәндерүче илаһи азан авазын тыңлаганда, мин күңелемнең ихтыярсыз күккә омтылуын, яшәешкә бәйле бөтен шөбһә-борчуларым юкка чыгып, күңелемдә Аллаһы Тәгаләгә карата чиксез мәхәббәт хисе һәм бетмәс-төкәнмәс рәхмәтенә өмет-ышаныч кына калуын тойдым. Мәчеттәге “Җәннәт бакчасы”н (хәдистә ул җәннәтнең бер кисәге дип аңлатыла) күрергә һәм ерактан гына Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберенә баш ияргә дә насыйп булды (хатын-кызларга кабергә якын килү тыела).

Хаҗ сәфәре чорында мин болай караганда бик тә гади, шул ук вакытта гаять тирән эчке мәгънәгә ия булган “абыйлар һәм апалар” дигән сүзгә тәмам ияләш-тем. Төркем җитәкчеләребез дә, Россиядән килгән башка хаҗи-ха-җияләр дә безгә шулай эндәшәләр иде. әлеге сүзләрнең Хаҗ шартларында ни дәрәҗәдә ихлас булуын аңлатыр өчен бер вакыйгага тукталып үтәм.

Мәдинәдә үткәргән көннәребезнең берсендә без, өйлә намазына нибары ярты сәгать вакыт калуын уйлап бетермичә, таксига утырып, Сәүдә үзәгенә юл тоттык. Таксист безне исән-имин алып барып җиткерде, “савап өчен” дип, акча да алмады. Кибет ишеге төбендәге администратор, намаз вакытында кибетнең ябылып торасын аңлатып, сәгатенә күрсәтте. Чыннан да, намаз вакытында ресторан һәм кибетләр эштән тукталып тора, кемдер — бина эчендә, кемдер намазлыгын җәеп (намазлыгы булмаса, коры асфальт өстендә) гыйбадәт кыла. Мин Сәүдә үзәгеннән ерак түгел генә мәчет барлыгын искәреп алдым.

Без барып кергәндә мәчетнең беренче катында ир-атлар намазга әзерләнә иде. Хатын-кызлар кайда укый дип соравыбызга каршы, берсе өске катка ишарәләде. Икенче катта кеше-мазар күренмәгәч, өченчесенә күтәрелдек. Беренче ишекне ачуга, каршыбызда иркен коридор пәйда булды. Ул арада яныбызга өлкән яшьтәге бер ханым килеп чыкты. Без аңа үзебезнең хаҗияләр икәнебезне, бу мәчеткә намаз укып чыгар өчен кергәнебезне аңлаттык. Хуҗабикә, шундук кулыбызга сөлгеләр тоттырып, безне юыну бүлмәсенә алып китте, аннары залга чакырды. Тоташ келәмнәр белән капланган идәнгә намазлыклар җәйде. Әңгәмәбез татар-төрек-инглиз телләрендә барды. Сөйләшә торгач, үзебезне мәчет имамы фатирында утыруыбызны аңладык. Ә бу сөйкемле ханым имамның хатыны булып чыкты. Алар үзләре Әфганстаннан икән. Мәдинәгә үз илләрендә болганышлар башлангач килеп төпләнгәннәр. Ирен биредә мәхәллә башлыгы итеп куйганнар. Алты балалары бар.

Намазыбызны тәмамлаганда, диван каршындагы кечкенә өстәлдә чәйнек-чынаяклар, чикләвек һәм кипкән җиләк-җимеш кыстырып пешерелгән ризыклар тезелеп тора иде. Унике яшьләрдәге кызчык кереп, безне өстәл янына чакырды. әлбәттә, без, көтелмәгән кунаклар буларак, мондый 
кунакчыллыкны көтмәгән идек. Хуҗалар белән, иң якын кешеләребездән аерылгандай, кочаклашып, бер-беребезгә Ходайдан рәхмәтләр тели-тели аерылыштык.

Хаҗ көннәренең үткәне сизелмәде дә. Рухыбызны сафландырып, исән-имин туган ил туфрагына аяк бастык. Күңелләребез чиксез бәхет һәм горурлык хисләре белән тулы булса да, йөрәкләребезнең еракта, бик еракта калган Изге җирләр белән мәңгегә бәйләнүен, сагыш хисенең үзен һәрчак сиздереп торачагын һәрберебез дә яхшы аңлый иде…

Санкт-Петербург—Мәккә—Мәдинә—Санкт-Петербург.

«Сөембикә» № 7, 2008

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар