Психологлар күпләрдә үткән тормыш белән араны өзәргә теләмәү, үпкә һәм ачу саклап яшәү, кичәге көндә калган хаталарны төзәтергә тырышмау кебек бик зур проблемалар булуын ассызыклый. Мондый уйлар бер яктан безнең тормышны күңелсез, бер төсле итсә, икенче яктан, билгесез киләчәктән саклый, дип искәртә.
Хатын-кызларны нәрсәдәдер кире күндерергә кыен шул. Ләкин психологлар әйткән фикерләргә колак салып, чынлап та үзеңнең кайвакыт хаксыз булуың турында уйлый башларга кирәк. Үткәнгә ябышып ятып, без нәрсәгә дә булса ирешәбезме? Яки, киресенчә, нәрсәне дә булса югалтабызмы? Белгечләр әйтүенчә, һәрвакыт борчулы уйлар белән яшәү хәлсезлеккә китерә. Үзгәртеп булмаслык хәлләрне уйлап күп вакытыбызны югалтабыз һәм энергия сарыф итәбез. Үзеңнән корбан ясап, җаваплылыкны башка кешегә яки ниндидер хәлләргә күчерү беркайчан да уңышка китермәячәк. Вакытын күңелсез уйларга «тотучылар» уңышка ирешү юлын бик озак үтәчәк. Шуңа күрә бүгенге тормышның рәхәтен күреп, киләчәккә өмет белән яшәргә кирәк. Энергиягезне мин нәрсәне яхшырак эшли алам, начар фикерләрегезне тагын да бәхетле булу өчен, миңа нәрсәләр эшләргә кирәк дигән уйларга үзгәртү мөһим.
Үткән белән бәйле уйлар мөмкинлекләрне күрергә дә комачаулый. Гомумән, үткәндә казынып яткан арада, бәхетле, укымышлы, дәрәҗәле, хөрмәтле булу мөмкинлекләре белән бергә, гомер дә узып китә.
Шуңа күрә, психологларның киңәшләренә колак салып, узган тормышка кул болгарга һәм күңелебезне яңа мөмкинлекләр өчен бушатырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк