Логотип
Проза

Ырым

Сәбәбе – анагызда, диде Алепти хатын. Әйт, нинди гөнаһларың өчен сабый күрә алмый тилмерәбез без, әни?..

Язгы кояш нурларының бар авыл өстенә сибелеп, һәр ишегалдына, һәр өйгә, һәр күңелгә үрли торган мәле табигатьнең. Бал кортлары, ниһаять, яктылыкка чыгуларына сөенеп, җирдә яңа башын төрткән чәчәкләрдән татлы бал эзли. Таңны уятып әтәч кычкыруга ук чыккан тынгысыз тавыклар җирдә тырмаша. Кайчандыр өй түрендәге алмагач бакчасын читләп торган, инде хәзер йорт хуҗасының төсе итеп кенә сакланып калган иске агач койма баганасында карт җирән мәче кызынып ята. Аның бар рәвешеннән хуҗаларча вәкарьлек сизелеп тора. Әлеге хуҗалыкта туып-үскән Йомгак атлы песи, хуҗасының иң якын сердәше булганга, ишегалдын чынлап та үз биләмәсе дип саный иде бугай. Иртүк уянып чыгуга беренче эш итеп ишектән күренүен көтеп утырган Йомгакны сөттә пешкән ботка белән сыйлый әби. Үлән йолкып йөргән тавыкларына җим сибеп җибәрә дә казлары белән әвәрә килә башлый. Ул арада банка белән сөт күтәреп күрше хатыны Саимә кереп җитә. Хәл-әхвәл сорашу, көндәлек яңалыклар белешү белән яңа көн башланып китә. Тик менә берничә ел элек кенә җил-җил атлап йөргән, җәйләрен абзар тутырып тавык-чебешен, казын үстергән карчык салмакланды, сиксәне сындыра алмаган иде, сиксән бишенә җиткәч биреште. Менә бит, инде күптән таң атуга карамастан, бүген дә һаман күренми.

Ул арада капка ачылып китте дә күрше килене Саимә күренде. Хатын тирә-ягына күз атты, Мәрфуга әбинең әле һаман торып чыкмавына борчылып, койма башыннан сикереп төште дә, яңа сауган сөт эләгәсен чамалап аягына уралган песигә дә игътибар итмичә, тиз-тиз атлап килеп, өй ишеген тартты. Мәрфуга әби күптән уянган иде инде. Кулларын тезенә салган да, плитәдә кайнап утыручы чәйнеккә карап уйга калган.

– Нихәлләрдә, Мәрфугаттәй? Ишегалдында күренмәгәч, борчылып куйдым, авырып китмәгәндер бит, дим. Ә син торып кына киләсең икән әле. Бик әйбәт инде, олыгайгач иркәләнеп ятсаң да ярый.

Шулай дип сөйләнә-сөйләнә банкасы белән сөтен өстәлгә куйды да шул арада кайнап чыккан чәйнекне сүндерде. Бу йортта күптән инде үз кеше булып беткәнгә, кайда нәрсә ятуын белеп, чәй өстәле әзерли башлады.
– Саимә килен, Йомгакка да сөт кенә салып бирче, аңа ботка болгатып тормадым инде бүген...
Әйтмәсә дә белә аны Саимә, әбинең җан дустын сөттән аерамы инде! Үзләренә чәй ясаганчы ук, кайчандыр табынга кунаклар килгәндә генә чыгарылган, хәзер инде Йомгак «милкенә» әйләнгән, кырыйларына алтын йөгертелгән җамаякка сөт салып мәчегә чыгарды. Суыткычтан маен, сырын алып, ипиен кисеп, сөтле чәй ясады. Иртүк торып чәйләп алган булсалар да, Мәрфуга әби янына утырып тагын чәй эчми чыкмый Саимә. Ризыктамыни хикмәт, кара-каршы утырып чөкердәшеп чәй эчү – ул бит аралашу рәхәте. Туксанынчы дистәсен вакласа да, әби әле үзенә үзе хезмәт күрсәтә ала, тәне сызланмый, аңы саташмаган. Гает коймакларын үзе дә тәмләп пешереп куя. Тик коймакларың никадәр тәмле, чәең никадәр хуш исле булмасын, ялгызың табын янында утыру авыр котылгысыз халәт икәнен аңлый иде Саимә. Шуңа күрә кулыннан килгән кадәр Мәрфуга карчыкның күңелен күрергә тырыша. Гомер буена кайнанасы Сәгыйдә карчык та күршесе белән шулай тату булдылар, ике арада капкалар ябылып тормады.

– Мәрфугаттәй, сызланмыйсың да кебек, ник бер кәефең юк синең соңгы арада? Бер-бер борчуың бармы әллә? Әйтсәң, булышмый калмыйбыз бит инде, – дип сорыйсы итте Саимә.

Әби кулындагы чынаягын куеп, яулык чите белән күзен сөртеп алды:
– И Саимә килен, игелек күр, җаным. Болай да гомер буе сездән игелек күреп яткан көнем бит. Инде гомер азагына якынлаштым. Тыныч күңел белән китәсе иде... 

– Һаман үлем сөйләмә әле, Мәрфугаттәй. Ходай язган кадәр яшибез барыбыз да. Аллаһы Тәгалә кушса гына туа сабыйлары да, аның әмере булмаса, яшем җитте дип кенә йөз яшьтә дә китеп булмый.
– Аллаһ әмере белән генә туа икән шул бала, Аллаһ әмере белән генә... – дип куйды карчык та.

Саимә ярамаган сүз башлагандай уңайсызланып телен тешләде. И Ходаем, каян теленә килде диген, төрттереп әйтүе түгел иде, карчыкның ярасына тиде бугай. Мәрфуга карчык белән Шәвәли абзый бик матур гомер итеп, ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерсәләр дә, оныклар күрмәделәр.

Дүрт баласы да парлы тормыш корып, хәләл хезмәт куеп, үз дәүләтен корып яшәсә дә, берсенә дә бала сөю бәхетен бирмәде Ходай... Ә Шәвәли абзыйның беренче хатыныннан туган улы Госман әнә күрше авылда гына тормыш корып, биш бала үстереп очырды. Мәрфуганыкылар авылга сирәк кенә, кирәк дип кенә кайтып хәл белешәләр иде. Нигә шулайдыр, бу хакта Саимәнең Мәрфуга әбинең үзеннән дә, кайнанасыннан да төпченгәне булмады.

– Мәрфугаттәй, әнинең хәлен көн дә белешеп торсаң да, кичә кичтән никтер сине телләп чакырды. Әллә онытыла башлады инде шунда, бәлки, әйтеп каласы сүзләре бардыр. Өйлә намазыннан соң кер әле, яме. Төшкене дә бергәләп ашарбыз, ирем шәһәргә китте бүген, кичсез кайтмас.

Сүзне башкага борып, шулай сөйләнә-сөйләнә табынны җыеп куйды да Саимә чыгып китте. Мәрфуга әби кабат үз уйлары белән калды. Гомер иткән күршесе, сердәше Сәгый­дә инде аяксыз калып дистә елга якын урын өстендә ята, моңарчы әле титаклап булса да йөри иде. Дус яшәделәр. Бергәләп балалар үстерделәр. Ирләрен соңгы юлга озатканда бер-берсенә терәк булдылар. Сәгыйдә төп йортта калган төпчек улы белән килене тәрбиясендә яши, аяксыз булса да, өч оныкка күз-колак булды. Соңгы арада гына бик бетереште. Ә менә Мәрфуга кайчандыр гөрләп торган йортында карт мәчесе белән ялгызы гына. Күңеле ярсый аның соңгы елларда, бар күкрәге ургый-ургый да, ни елый, ни үкси алмыйча катып кала. Шулай йортында ялгыз үлеп, балала­ры­ның бәхиллеген ала алмас микәнни ул? Ике ел элек төп­чеге Әминәнең баласызлыктан гаҗиз булып, маридагы багучы янына барып кайтканнан соң өзгәләнеп әйткән сүзләре ананың йөрәгенә ук булып кадалды да, башка бала­ларының болай да боек күңелләрен бөтенләй нигездән читләштереп куйды шул:

– Сәбәбе – анагызда, диде Алепти хатын. Әйт, нинди гөнаһларың өчен сабый күрә алмый тилмерәбез без, әни? Менә минем нинди гаебем бар соң?! Йөрмәгән табиб, багучы, өшкерүче калмады, ул дарулар, шифаханәләр!.. Аллаһтан бала сорап ел саен чалган корбаннарыбыз бер авыл көтүе кадәр булды бит инде. Иремнең дә ярдәм күрсәтмәгән ятимнәр йорты калмады. Тагын нишлик?! Минем бит кеше баласын түгел, үз сабыемны сөясем килә. Абый-апалар кебек баласызлыкка күнәсем килми минем. Без икебез дә сау-сәламәт. Тик менә яшем генә... 43 не тутырдым бит инде, әни. Бала табу яшеннән чыгып барам. Үзеңнең дә онык күрәсең килмимени соң синең? Дүрт балаңның берсенең дә сабые булмауның бер хикмәте бардыр бит инде? Беләсең син аны. Беләсең. Алепти хатын сәбәбе синдә, диде. Ярдәм ит миңа. Нинди сәбәп ул, нинди гөнаһ-ларың бар? Әйт, үзем кайтарам, тик баласызлыктан коткар безне.

Олыгаеп кына табып, дүрт бала арасында иң чаясы булган Әминә башкалар кебек язмышка күнә торганнардан түгел иде: анасы карт дип тормады, ярсыды да ярсыды.

Шул ук кичне машинасына утырып, хушлашып та тормыйча, июль челләсенең тузанын туздырып шәһәренә китеп тә барды. Башка балалары бу хакта бүтән сүз кузгатмадылар, ләкин аларның да яраларына тигән иде сеңелләре, шул әрнү белән таралыштылар нигездән. Араларга ниндидер бер авыр салкынлык ятты. 

Алепти хатын дигәннәре күрше районның мари авылында яшәүче Алевтина исемле багучы иде. Әнисе Анна-Аннуш та гомер буе үләннәр белән дәвалап, сихер-михер ише шө­гыль белән гомер итеп, кызын ялгызы гына табып үсте­реп, бар белгәнен кызына тапшырган иде. Кем белә инде шөгыльләрен, кемдер чарасызлыктан аларга дәва яисә киңәш сорап бара иде, кемнеңдер явыз нияте булгандыр, бәлки. Һәрхәлдә, аларга эше төшкән кеше бу хакта кычкырып сөйләп йөрми, кичен берәү дә күрмәгәндә генә барып ишек кага да, монда булган монда кала иде. Авыл халкы белән бик аралашмадылар. Аннуш белән үз гомеренә ике-өч кенә очрашырга туры килде Мәрфугага. Тик моның кайтавазы еллар аша балаларының очрашуы аша яңгырар дип кем уйлаган...

Ишегалдын әйләнде Мәрфуга, тавыкларының бәрәңге катыш бодай кайнатылган камырын агач чыра белән йомшартып җибәрде, ояларыннан йомыркаларын җыеп алды. Аягына килеп сарылган Йомгакның башыннан сыйпады. Башка тотып эшләр эш тапмыйча кабат өенә керде, тәрәз төбендә шау чәчәктә утырган яраннарына су сипте дә, чигелгән мендәренә аркасын терәп, кулына тәсбих алды. Ирене «Аллаһу әкбәр» дип кабатласа да, кытыршы бармак-лары дисбе төймәләрен түгел, гүя узган елларын барлый: карт кешенең уе киләчәккә түгел, узган гомере чоңгылына чумды.

Шәвәли белән кавышуы бөтенләй уйламаганда килеп чыкты аның. Беренче ире Барыйның эчүенә, аннан битәр, кыйнавына, шуңа өстәп, кайнанасының җәберләвенә чыдарлыгы калмагач, 5 яшьлек улын алды да әти-әни нигезенә кайтып китте. «Төшкән җиреңдә таш бул», дип, әтисе башта карышып маташкан иде дә, тик хатынын алырга килгән киявенең шундый чакта да аягында басып тора алмаслык лаякыл исерек булуын, йөзеннән тәмам иман нуры качкан бәндә икәнен күреп, уеннан кире кайтты. Юк-барга чырлап йөри торганнардан түгел аның кызы, тотынса, ирләр белән рәттән җир җимертеп эшли, сабырлыгы да, чыдамлыгы да бар. Бу бәндәгә дә чыдамаган түгелдер, өметсез булганга ташлап кайткандыр. Шул кичне үк кияү тиешле кешене бүтән килеп йөрмәслек итеп озатты бабай. Чибәрлеге, тырышлыгы, уңганлыгы булганга, баласы бар дип тормадылар, Мәрфугалар капкасын яучылар еш какты. Исерек Барый­дан соң юньле ир күрү өмете сүнгән Мәрфуга берсенә дә ризалык бирергә ашыкмады. Гәрчә әти-әнисенең аны тизрәк гаиләле итәселәре килүен гел сизенә иде.

Бер көнне киң күкрәкле, нык гәүдәле чибәр ир-ат килеп керде. Бу – күрше авылдан килгән Шәвәли иде. Бөтен яшьтиләре өйләнеп тә, һаман бер кызга да күз атмый йөргән дусты Тимергали үтенеп сорагач, аңарга яучылап килгән иде ул Мәрфуганы. Шәвәли үзе күптән тормыш корган, ике баласы үсеп килә. Карчыклар урынына мондый яучы көтмәгән иде Мәрфуга, Шәвәлине күрүгә әллә нишләп китте, зиһене таралды. Ир дә тойды кызның халәтен, башында нинди уйлар, йөрәгендә нинди хисләр кайнагандыр, билгесез, тик күпме кешенең язмышын хәл итте дә куйды ул шул көнне. Шәвәли Мәрфуганы дусты Тимергалигә түгел, үзенә димләп кайтты...

Шәвәлинең хатыны бу хурлыкка чыдый алмады. Икенче көнне үк әйберләрен җыеп, әле күкрәктән дә аермаган кечкенә кызын алып, башка райондагы туганнарына барып сыенды. Ә 5 яшьлек уллары Госманны Шәвәли җибәрмәде. Йөрәге өзгәләнсә дә, ике бала белән кешегә сыймасын аңлаган ана ризалашырга мәҗбүр булды.

Яңа гаиләгә Мәрфуганың улы да сыймады. Кызлары ничек тә үз тормышын корсын дип теләгән ата-ана башта вакытлыча гына дип алып калсалар да, Сабир әби-бабасы янында үсте. Сабыр иде ул. Әнисенә үпкәләп күтәрелеп бәрелмәде анысы, тик әти-әниле килеш ятим үскән баланың җанында ниләр булганын кем белгән... Әби-бабасының куанычы, терәге булып үсеп җитеп, армия хезмәтенә китәм дип йөргән көннәрендә генә су кергән вакытта чоңгыллы җиргә туры килеп, суга батып үлде ул.

Беренче мәлдә күрше авылда калган улын, Шәвәлинең аерылып киткән хатынын уйлап, рәнҗешләре төшмәсен дип йөрәге янса да, мәхәббәт тулы тормышта яши башлагач, авыл халкы да кырын караудан туктагач, онытылган кебек булды Мәрфуга. Бу сиңа исереп кайтып тавыш чыгарудан, йодрык уйнатудан башканы белмәгән тупас Барый түгел инде! Кулыннан бар эш килеп, җир җимертеп эшләгән, карашыннан гына да бөтен тәненә ут кабызып, йөрәкне җилкетә алган Шәвәлие янында үз бәхетенә үзе ышанмыйча яшәде ул. Уртак улларын да алып кайткач, шатлыгы бөтенләй эченә сыймады.

Сабыйга кырык көн булгач, йола буенча сөннәткә утырту турында сүз кузгаттылар. Сөннәтче бабай үз авылларыныкы түгел, ничә айга бер генә килә, ясатып калыйк, диделәр. Шулчак әле Шәвәлинең беренче улы Госманның да сөннәтсез булуын искә төшерделәр. Икесен берьюлы ясатырбыз, янәсе. Мәхәббәте өчен үз улын корбан итәргә туры килгәнгә үчләштеме соң ул чакта, хәзер тәгаен генә аңлата да алмас инде Мәрфуга. Ырымы менә нидә: Госманга 8 яшь, ә сөннәтне так яшьтә генә ясатырга ярый, янәсе җөп яшьтә ясатсаң, балалары булмый. Мәрфуга үз балаларыннан туган оныкларны гына сөяргә тели иде...

Сөннәтче бабай риза булмады. Ырымы бар, диде. Аның кулы җиңел, яра тиз төзәлә, дип, әллә кайлардан эзләп киләләр, бар сабыйлар да исән-сау терелеп, тик рәхмәтләр генә укыйлар иде. «Картайган көнемдә өстемә гөнаһ аласым юк», – диде чал чәчле намуслы карт.

Бер генә сөннәтченең дә ырымны бозмавына инанган Мәрфуга мари хатыны Аннушны искә төшерде. Күршесе Сәгыйдәгә ияреп бер барган иде ул анда. Йөгереп йөргән җирдән аяклары сызлап, япь-яшь килеш титаклауга калган дусты бер дәва да күрмәгәч, шыпырт кына Мәрфугага дәште. «Кеше-карага белгертмичә барып кайтыйк әле шуңа, бәлки, берәр зәхмәт эләктергәнмендер», – диде ул. Ирләренә дә белгертеп тормадылар кая барганнарын. Аннуш турыдан әйтте: «Елга иясенең зәхмәтен иярткәнсең. Агып киткән мендәрне ник кире алып кайттың? Ярдәм итеп булмый, табигать иясе кодрәтле, аны җиңәр көч юк миндә». Мәрфуга белән Сәгыйдә бер-берсенә карадылар да телсез калдылар. Узган җәйдә халык телендә Кушалды дигән басуга борчак покосларга баргач, бик нык давыл купты. Сәгыйдә имчәк баласын үзе белән алган иде. Тиз-тиз җыендылар да кайту юлына чаптылар. Сәгыйдә сабыен күкрәгенә кысып тотты, Мәрфуга бала арбасын тотып чапканда, җил бала мендәрен очырып алып та китте. Давыл катыш башланган яңгыр астында кайтып җитмәселәрен аңлап, елганың яр астына төшеп ышыкландылар. Очып киткән мендәр тау арасыннан күбекләнеп шаулап төшкән шарлавыктан агып килә иде. Сәгыйдә тиз генә баласын Мәрфугага тоттырды да песидәй җитезлек белән мендәрне судан тартып та чыгарды. Кадерле иде ул мендәр аңа. Балага узуын белүгә, мамыкның иң йомшагын сайлап кына кечкенә генә сүрүне дә, тышлыгын да үзе тегеп тутырган иде бит. Булачак ана мендәр тышлыгын бала итәкләр белән бизәп, уртасына матур бизәкләр чигеп, күңелендә генә ярала алган изге теләкләрен кушып әзерләде. Менә нинди мендәр турында сөйли иде Аннуш...

Ырымнарны яхшы белсә дә, сөннәтче бабай кебек гөнаһ дип сөйләнеп тормас әле Аннуш, дип, Мәрфуга беркөнне аңарга китте. Үзе җирән булса да, кап-кара чәчле кыз тапкан багучы хатын өйдә иде. Кызы белән урманнан кайтканнар гына, ахры, үләннәрен өйалдына бушатып, киптерергә әзерләү белән мәш киләләр иде. Карашы белән генә өйгә дәште Аннуш. Эссе көнне салкын агач өйгә, үлән исләре сеңгән бүлмәгә килеп кергәч, калтырап китте Мәрфуга. Багучының сәлам дә биреп тормыйча: «Яхшы уй белән килмәгәнсең», – дип каршы алуына ук кире борылып кит бит инде югыйсә. Юк, ничек итсә итте, Госманның сөннәтенә алынырга күндереп кайтты ул мари хатынын.

Тормыш үз агымына дәвам итте. Мәрфуга бер-бер артлы тагын өч бала алып кайтты. Госманны какмады-сукмады, балалары белән тигез күрергә тырышты, йорттагы биш бала да тату булдылар. Кайсы кая таралышып беткәч тә сакланды әле бу татулык. Ул чакта нигезгә кайта торган юлга үлән үсәргә дә өлгерми иде, еш җыелып тордылар. Госман армия хезмәтен үтәп кайтуга ук күрше авыл кызына өйләнде, дөресрәге, йортка керде, соңрак исә үз йортларын салып, башка чыктылар. Тик менә еллар барган саен сабыйлар Госман гаиләсендә генә аваз салып, башкаларга бишек­ләрнең кирәге чыкмагач, туганнар арасындагы җылылык әкренләп юкка чыкты, һәркем үз дөньясына бикләнде.

Һич тынгы бирмәс уйларыннан арына алмаган Мәрфуга карчык кинәт дисбесен тартудан туктап калды. Менә ничә көннәр инде нидер әйдәкли аны. Бәлки, кабат Аннуш янына барып кайтыргадыр? Икесе дә картаеп бетсә дә, хәтерли булыр, әнә бит кызына кадәр Мәрфуганың гөнаһлы ниятенә ничә еллардан соң киная ясаган. Бәлки, төпчек кызы бала сөя алыр.

Мәрфугаттәй сәгатькә күз салды. Өйләгә дә күп калмаган. Торып тәһарәтен яңартты. Намазын укып алды да, сөйлә­шен­гәнчә, күршеләренә кереп китте. Сәгыйдәттәй бүген аны аеруча дулкынланып көткән иде.

– Мәрфуга, соңгы көннәрдә аңым да саташа башлады. Китәр чакларым җитә, ахры. И-и-и, без үлеп әрәм булмыйбыз инде, яше кергән. Ятып кына торып, бер дә намаздан калмасам да, кеше рәнҗетеп, гөнаһлы булып китмим микән мин тегендә? Менә шуңа борчылам. Үлгәнче төзәтәсе ялгышларым юкмы икән минем? Өлгермәм дә инде хәзер...

Гел сәгать кебек төгәл, китапча дөрес яшәргә тырышкан ахирәте һич үзгәрми иде.

– Гомер буена күрше яшәдек, синнән дә чиста күңелле кешене белмим, Сәгыйдә. Белә торып гөнаһ кылып, кеше рәнҗетер бәндә түгел син. Хәтта бу гомерлек чиреңә дә, күпме сызлансаң да, Ходайга зарланып тел тидермәдең.

Шул сынауга да риза булдың. Кадер-хөрмәттә яшисең. Борчылма син, яме.

– Анысы шулай, анысы шулай... Мәрфуга, хәлем бик мөшкелләнсә, Йәсинне син чык. Үлемтекләрне дә бергә әзерләдек, киленгә киңәшче булырсың, яме.
– Әллә мине йөзгә чаклы яшәтмәкче буласың? Кем алдан китәсен кем белгән әле. Ә әманәт ул күңелдә, Сәгыйдә. Карале, хәтерлисеңме, буранлы кичләрдә чыра яктысында кич утырып шәл бәйли идек? Шул чакта бәйләнгән шәлем-не чыгарып җилләттем әле. Ходайның хикмәте, һаман тузмый, – ике карчык, күңелсез уйларыннан арынып, истәлек-ләр барлый башлады.

Ике әбинең сүз сөреше шундый юнәлеш алуына сөенеп, җиңел сулап куйды Саимә. Ошый иде аңа аларның тәмләп сөйләшүен тыңлау.

Бергәләп күңелле итеп төшке ашны ашап, озаклап чәйләр эчеп, үз өенә чыкканнан соң, эч пошулары басылып киткәндәй булды Мәрфуганың. Күңел түрендә бөреләнеп килгән карары да ныгыды.

Икенче көнне кояш белән үк уянып, иртәнге намазын укыды да, кабат ятып тормады. Чәй эчеп амин тотты да сәфәргә җыенды. Күршеләре белсә, күрше авылга мәңге җәяү чыгарып җибәрмиләр инде, тик барасы җире кешегә белгертерлек түгел шул, ничек тә тәпиләр әле. Ходай нинди көчләр биргәндер, сиксән бишен узган карчык ике авыл арасын җәяү үтте. Менә ул Аннушның йорты. Биредә әллә ни үзгәрмәгән дә, ахры, бары капка-коймалар яңартылган иде. Капка аша узганда икеләнеп калды Мәрфуга. Арудан­мы, дулкынлануданмы, бермәлгә тын алуы кыенлашкандай булды. Ишегалдында кеше күренмәде. Бисмилласын кабатлап өйалдына җитеп килгәндә, ишек ачылып китте дә, яше барса да, бер генә ак чәче дә күренмәгән шомырт көлтәсен баш артына өеп куйган, боландай зур күзле, үткен карашлы чибәр хатын күренде.

– Исәнме, Алепти, миңа анаң кирәк иде... – дип сүз баш­­лаган карчыкны өйгә иша­рә­ләде:
– Беләм. Ул көтә.

Агач бүрәнәле салкынча бүлмә. Тәүге тапкыр килгәндә дә шулай челләдә килеп кереп, чирканганы исенә төште Мәр­фу­ганың. Әллә инде өйдә юк дип уйлап бетермәде, түр яктан Аннушның тавышы ишетелде: «Бире уз».

Өстәлдән читтәге кәнәфиендә утырган килеш каршы алды ул аны. Төс-кыяфәтенә еллар әйтерсең тимәгән, күз­лә­ре дә шулай ук үтәли карый, тик менә йөзенә генә ниндидер сагыш сарылган багучының.

– Исән генәме, Аннуш?
– Сине көтәм менә.

Сүзен нидән башларга белми югалып калды Мәрфуга. Картаймыш көнемдә җан тынычлыгы эзләп килдем дисенме? Балаларымның бәхиллеген ничек алыйм дисенме?

– Тәүбәгә килү – иң кыены адәм баласына, – дип сүзне үзе башлады Аннуш. – Үз хаксызлыгын тану өчен кайчакта тулы бер гомер кирәк. Озакладың, мин сине моннан күп еллар элек килерсең дигән идем.

– Өметләндек бит. Һәр баламны тормышка озаткан саен, бәби сөярбез дип өметләндек...
– Гомер буена төрле кешеләр килде яныма. Мине сөйми­ләр, сөйлиләр, гаеплиләр, гайбәт чәйниләр. Ә үзләре минем ишекне шакый. Бары бер гамәлем өчен генә үкенәм. Синең сүзеңә ризалашып, гөнаһсыз сабыйның язмышын боза яздым. Балага каршы кылынган гамәлләрне Ияләр кичерми.

– Ырымнан зыян күрмәде бит Госман. Менә минекеләргә төште.
– Госманның күңеле чиста. Кичерде ул мине.
– Ничек? Ул беләмени? Сөйләдеңме? Әллә икәүләп үч иттегезме миңа? 

Аннуш ыңгырашып башын чайкап куйды.
– Әйтеп торам, Госман чиста күңелле. Ул андый адымга бара алмый. Аның мине ихластан кичерүе үзенә карата ясалган явыз ниятле гамәлдән коткарды. Аны да, мине дә. Тик ул явыз ният җир йөзеннән кая китсен? Ул туп кебек: йә бер якка оча, йә икенче якка. Соң чиктә иясенә әйләнеп кайта. Синең балаларыңа очкан булып чыкты. Монда инде Госманның да, минем дә катнашыбыз юк.

Бүлмәдә бер мәлгә тынлык урнашты.

– Аннуш, өйрәт миңа, кече кызыма олыгаеп булса да бер бала сөйдерәсем килә. Үз гомерем бәрабәренә булса да, ярдәм ит. Инде картаймыш көнемдә бу гөнаһ белән Аллаһ каршына ничекләр генә барып керермен?

– Тәүбәгә кил. Аллаһыңнан кичерү сораганчы, башта бу җирдә үзең рәнҗеткән адәм балаларыннан ярлыкау сора.

– Госманнанмы? Кабер якасына ябышкан башым белән шул хакта сүз кузгатыйммы?
– Бәхиллек алмый гына тынычлыкка ирешмәссең. Кечке­нә кызыңның әле ерактагы йолдыз кебек кенә өмете бар. Тик бу бәхет аңа югалту аша гына килә ала. Синең бәхетеңә илткән юлга да рәнҗеш-югалтулар түшәлгән бит...

– Аңладым, Аннуш. Үземне генә түгел, сине дә гөнаһка тартканым өчен гафу ит.
– Бәхил бул, – диде Аннуш хушлашу урынына. Мәрфуга карчык башта сискәнеп киткәндәй булды, тик алдагы мизгелдә ул беренче бәхиллеген алуын һәм бу аларның соңгы очрашулары икәнлеген аңлады.

Бик җиңел генә килеп җиткән иде, кайтыр юлда тәмам талчыкты Мәрфуга. Иртүк торып бер чынаяк сөтле чәй эчкән килеш бит ул, тамагы да кипте. Яше дә бар бит, ике авыл арасын яшьләр дә җәяү йөрми хәзер. Ике тапкыр утырып ял итте, алай да өйлә намазына кадәр исән-имин өенә кайтып җитте. Тамак ялгап та тормады, чәйнектән чишмә суы гына агызып эчте дә намазын укып алды. Арып, күңелендәге уйлар авырлыгыннан хәле китеп, урынына ауды һәм шундук изрәп йоклап та китте.

Аермачык төш күрде ул. Урманда тездән чәчәкле-үләнле болында йөри, имеш. Шулчак урман юлында кулына кеч­кенә кыз бала җитәкләгән Госман күренде. Берзаман бала Госманнан ычкынып китте дә Мәрфугага таба йөгерә башлады, тик килеп җитмәде, кинәт сулга каерылып, юл буйлап авылга таба чапты. Госман исә, урыныннан да кузгалмый, тик елмаеп карап тора, имеш.

Мәрфуга уянгач та кузгалырга ашыкмыйча, онытмагаем дигән сыман, яңадан төшен күз алдыннан уздырды. Хик­мәт­ле төш булуын шундук аңлады ул. Аңа хәзер ничек тә Госманның бәхиллеген алырга кирәк. Йа Аллам, ояты ни тора! Кайлардан гына килгән булды икән аның күңеленә шундый гөнаһлы уйлар? Болай да әнисез калдырды бит инде ул аны, һичьюгы шул гаебеңне юам дип мәрхәмәт күрсәтер идең, ә син аның өстенә үчләштең шул балага.

Ни җитмәде сиңа, Мәрфуга? Үз улыңны калдырырга мәҗ-бүр булуыңның ачуын алдыңмы? Шәвәлиең хакына корбан иткән язмышлар өчен нигә кемгәдер үчләшергә, үзең теләп, үзең белеп килдең бит хатыны исән-сау килеш. Ирле була­сың килде бит, мәхәббәтең бар нәрсәдән өстен булды!

Гомер булмаганны атна буе Госманны көтте Мәрфуга әби. Анысы районга барышлый сугылып, күчтәнәчен кертеп, хәл белешеп йөри иде. Шаккатмалы, үзенә карата шундый на­чар гамәл кылганын белә торып, ничек үги әнисенә бел­гертмичә яшәде, күңеле эреп, ярдәмләшеп йөрде икән ул? Соңгы арада гына күренми әле менә, ә карчык тәрәзә­дән китми аны көтә иде. Үзе барыр иде, әллә ничек: бабайлары исән булганда килеп йөрсәләр, ул үлгәч, балаларын да ияртеп килми Госман. Карчык үзе дә алар йортына ашка гына бара. Тик торганда килеп керүе уңайсыз иде аңа. Аулакта гына калып сөйләшү кирәк, өй тулы кеше булганда сөйләшер сүз түгел бит.

Беркөнне Саимә дә аның турында сүз кузгатты.
– Районга төшкән идек кичә. Госман абыйны очраттык. Ял итәргә барганнар икән. Сине сорашты, Мәрфугаттәй. «Күптән кергәнем юк, сау гынамы, ди. Шушы арада эшлә­ремне генә җайлыйм да, сугылып чыгам әле, ди». Күңеленә җылы йөгерде үги ананың. Госман сүзендә тора торган кеше, димәк, тиздән керәчәк. Һәм шулай булды да.

Кояш кичкә авышып, көн сүрелгәч, бер-ике түтәл яшелчәсенә су сибеп йөргәндә бакча ишегеннән берәү эндәште. Тавышын абайламый калса да, сизде кем икән-леген. Никадәр ашкынып көтте дә, менә хәзер го­ме­рен­­­­дәге, бәлки, иң соңгы зур сөйләшү мизгеле сукканын аңлап, каушап китте.

– Нихәлләрең бар, Мәрфуга әни?
– Шөкер, Госман. Үзегез исән-иминме? Озакладың...
– Әйе шул, бик тыгыз булды соңгы арада. Уйламаганда гына ял итәргә барып кайттык, ул арада эшләрне җайлап тапшырып калдырасым булды... Ачуланма, тиз генә сугыла алмадым шул.

Шулай дия-дия, әтиседәй пәһлеван гәүдәле ир-ат карчык кулыннан лейкасын алып, җил-җил генә калган түтәлгә су сипте дә, тагын нишлим дигәндәй, Мәрфугага карады.

– Рәхмәт яусын, әйдә, өйгә узыйк, – диде анысы.

Күчтәнәчкә дигән Төркия тәм-томнары, матур ефәк яулыкны өстәлгә куйды Госман. Диңгез буенда күргәннәре, балаларның ни рәвешле су керүләре, халыкның ничек яшәве кебек яңалыкларын бүлешә-бүлешә сүз арты сүз ялганды. Чәйләр эчелеп, күчтәнәчләрдән авыз ителгәч, Госман кузгалмакчы булган иде, Мәрфуга әби аны ишарә белән генә туктатты:
– Госман, туктап тор әле. Үзеңә генә әйтер сүзем бар иде. Инде ашыйсын ашадым, яшисен яшәдем, тагын күп калмагандыр. Авыр йөк белән китәсем килми, синең белән ачыктан-ачык сөйләшеп, аңлашып каласым килә.

Госман сүзнең нинди борылыш аласын аңлады бугай. Йөзенә җитдилек иңсә дә, карчык өчен бу хакта сүз башлау авыр икәнен аңлап, аны бүлдермәде.

– Кагып-сугып үстермәсәм дә, миңа рәнҗегәнсеңдер инде. Әниең өчен дә бәгырең өзелгәндер. Ачуланма миңа, язмыштыр, әтиеңә чыкканга үкенми гомер иттем, соңгы көнгә кадәр аннан кадерле кешем булмады. Синең алда тагын бер олы гөнаһым бар, Аннуш сөйләгән икән инде сиңа... Кичер, Госман! Бәхетле кеше башкаларга да бәхет кенә тели, диләр, тик бәхет дигәне кайчакта күңелләрне дә тарайта ала икән ул. Үз гөнаһым үз балаларыма төште, зинһар, бәхилли күр, Госман!

– Мин кичердем инде, Мәрфуга әни. Миңа карата бер кырын мөнәсәбәтеңне сизмәгәч, башта ышана алмадым, ни өчен дип баш ваттым. Аннан сабыйларым тугач, күңелем йомшарды. Әнием дә сиңа үпкәләмәде, ул әтинең хыянәтен күтәрә алмады. Гомер азагында аның белән бу хакта күп сөйләштек без, авыруы көчәйгәч, әле сеңлемдә, әле миндә яшәде. Инде үткәннәрне актарып утыру кирәкмәс, Аллаһ үзе кичерсен. Ә минем өчен борчылма, мин риза-бәхил. Энем-сеңелләрем өчен йөрәгем яна... Аралар суынса да, алар өчен дога кылмый калганым юк, бергә үстек, бер атадан туган балалар бит без. Бу хакта башка сүз кузгатмыйк, яме, Мәрфуга әни.

Карчыкның өстеннән таулар төштемени. Йа Хода, каян килгән бу иргә шулкадәр мәрхәмәт, ник бер гаеп ташласын, югыйсә күралмаска да хакы бар! Үз канаты астында үскән бала бит, каны башка шул, каны башка... Туксанынчы дистәсе белән барган карчыкка үги улы каршында бик тә оят иде, шул ук вакытта рәхмәт хисләреннән җыерчыклы бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен дә тыя алмады.

Алар гомергә беренче тапкыр ихластан ана һәм ул булып хушлаштылар. Госман чыгып киткәндә, инде кояш та кереп бара, җиһанга кичке тынлык урнашкан иде. Орчык кадәр генә калган карчыкны бер кул белән генә иңеннән кочканда да чын күңелдән кызганды аны Госман. «Инде үземә, балаларыма шундый ялгызлык насыйп итә күрмә», – дигән теләкләрен тели-тели юлга кузгалды. Тапмаса да, баккан, эне-сеңелләреннән аермый тәрбияләгән анасын бернигә карамый ярата иде ул, аның күңелендә дә Госманга карата җылылык булуына, тәүбәгә килүенә инде олыгаеп барган ир сабыйдай шатланды.

Җәй узып, сагышка манылган көз килде. Башка балала-ры кайткалап торса да, Мәрфугаттәйнең төпчеге Әминә күренмәде. Алай да туганнары аша күчтәнәчләрен җибәрде, димәк, күрешү өчен дә йөрәге йомшар әле. Ә Мәрфуга зур бер могҗиза көтте. Шәвәлие белән аның нәселенең бердән­бер дәвамчысы аваз салачагын белсә, бу дөньяда башка мәшәкате калмас иде. «Кечкенә кызыңның әле ерактагы йолдыз кебек кенә өмете бар. Тик бу бәхет аңа югалту аша гына килә ала», – диде бит Аннуш та. Шул өметләре акланса, Мәрфуганың гомере югалтумыни ул. Корбан дигәне нәкъ менә аның гомере булырга тиешлегенә тамчы да шиге юк. Онык кына бирсен Ходай! Тик онык сөяргә насыйп булмады аңа. Аяк астында алтын коры яфраклар кыштырдаган көзге көннәрнең берсендә, ничә еллар үлем көткән ахирәте Сәгыйдәне, иркә песие Йомгакны калдырып, урынында йоклаган килеш мәңгелеккә китеп барды.

Мәрфуга карчыкны бар авыл белән җыелып, Шәвәлие янәшәсенә илтеп җирләделәр. Бар да таралышкач, авыр тынлыкны тарату өчен әниләренең чәйнеген куеп җибәрделәр. Иң авыры – соңгы кайтуында әнисенә каты бәрелгән Әминәгә иде. Өстәвенә, карынында яңа җан яралуын белгән көннәрендә үк очып кайтып китәсе, юкка рәнҗеттем дип аягына егыласы килгән иде бит. Шатлыгы хакында алдан кычкырырга да курыкты, хәтта апасына да әйтмәде. Әнисенә дә сөенче алырга соңарды менә...

Иң яраткан абыйсы Госман янына килеп иңенә кулын куюга, күз яшьләренә ирек бирде ул. «Бетеренмә. Бәхил булып китте ул. Догада бул. Аңа хәзер дога кирәк», – диде Госман. Шул сүз җитте. Әйтерсең туганнар арасындагы ничә еллык туңны җылы йөрәкләргә салып эреттеләр. Нигезнең җаны бар, теле генә юк. Теле булса, барчасын бергә җыйган, сабыйларын кочагына алган анадай бәхетле булуы турында бар җиһанга ирештерер иде.

Әминә җомга саен сәдакасын бирде, әнисенә дога кылды, Ходайдан тәкәбберлеге өчен кичерү сорады. Гомере буе көткән кызын Аллаһның әле генә бирүендә бер хикмәт барлыгын җаны-тәне белән тоемлый иде ул. Әнисенең соңгы бер әманәте итеп кабул итте. Димәк, кичергән.

Ә Аннуш: «Бәхет югалту аша киләчәк», – дип юраганда, үз үлемен уйлаган Мәрфуга карчык нык ялгышты. Кияве Равилгә көтелгән кызларының дөньяга аваз салуын ишетү язмаган иде. Хыяллары чынга аша дип йөргән көннәрдә йөрәге тотып хастаханәгә эләгәсен, табиблар коткарып кала алмыйча, ике тәүлек көрәшкәннән соң якты дөнья белән хушлашып китеп тә барасын алдан белү сәләте сөекле хатынына да, Мәрфуга әбигә дә, башка адәм балаларына да бирелмәгән шул. Балалы булу сукмагына нинди югалту түшәләсен белмәве белән Әминә әлегә бик бәхетле иде...

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/old-woman-feeling-well-home_16137260.htm#fromView=search&page=8&position=35&uuid=af444f5f-f41d-4048-a57d-385dd06b3311

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туксанынчы дистә тугыз йөз яшь була бит

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тугыз йөз яшь!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер дистә ун була!

        Хәзер укыйлар