Логотип
Проза

​Йокы күлмәкләре

Кунаклар китеп, табыннар җыештырылды. 60 яшьлек юбилеема ерактан ук кайткан апаларымны, хәерле төннәр тели-тели, йокы бүлмәсенә озаттым.
Күңелне канәгатьлек катыш рәхәтлек хисе биләп алган иде. Ике апам да, мине зурлап, ерак араларны якын итеп, истәлекле көнемә кайткан бит! Туганлык хисен суытмый саклау үзе олы бәхеткә тиң икән ул. Аллага шөкер, бер-беребезнең хәл-әхвәленнән хәбәрдар булып яшибез. Гомерләребез кара кайгыларсыз гына диярлек узып бара. Балалар да йөзгә кызыллык китермәде. Башкарган хезмәтебездә алдынгылар рәтендә йөрибез. Ачлы-туклы вакытлар томан эчендә генә калды, анысы да – балачак истәлеге булып кына. әнә бит нинди муллык-нигъмәт белән кырыктан артык кешене сыйлап, хөрмәт күрсәтеп озаттык.

Күзгә йокы керәсе юк, ахры, бүген. Тукта, апаларым нихәл икән, алар да йоклый алмый борсаланып ятмый микән, дип, аяк очларыма гына басып, ишекләренә килдем. Ишекне ярык кына калдырып ачсам, ни күрим: апаларым бииләр! Кулларын як-якка җәеп, бармак очлары белән генә бер-берсенә тотынышканнар да, башта дүрт адым бер стенага таба киләләр, аннары кырт кына иелеп алып, икенче стенага таба тагын дүрт адым алдыралар. Бу юлы кулларын, очарга әзерләнгән кош канаты кебек җилпеп, өскә күтәрәләр. Аннары түгәрәк ясап әйләнәләр дә, чүгәләп, ике мәртәбә кулларын чәбәкләп алалар. Шуннан соң хәрәкәтләр яңадан башлана.
Бу бию миңа таныш. Хәтта көен дә ишетәм. Дөресрәге, ишеткәндәй булам. Алай гынамы, көйнең сүзләренә кадәр колагымда яңгырый башлый:
Син кайларда йөрисең икән, 
Алтыным, көләч йөзле иркәм? 
Кайтырсың дип мин өмет итәм, 
Мин сине һаман көтәм, көтәм... 


Без үскәндә бу җыр радиодан да, концертларда да, яшьләр җыелышкан урыннарда да бик еш яңгырый иде. әни дә, кайчан карама, шушы көйне эчтән генә көйләп йөрер иде. Йөрәгемне нидер нык кына кысып-чеметеп алгандай булды. өлкән яшьтәге бу ике апамның төн уртасында биеп ятуын күргәч, пырхылдап көлеп җибәрергә тиеш идем бит, югыйсә! әмма көләсе килүнең мыскалы да юк. Күңелне, киресенчә, сәбәбен әлегә үзем дә аңлап бетерә алмаган эчке тетрәү биләгән иде. Нәрсәдән бу? Һәрхәлдә, бала вакытлар искә төшеп, моңаюдан гына түгел бит инде. Күздән йокы качты. Тәрәзә аша төн караңгылыгына төбәлеп, күңелемнән үткәннәрне барлый башладым.

Без өч кыз үстек. Сугыш чоры сабыйлары буларак, ачлык-ялангачлыкны мәңге онытылмаслык итеп татып, аякка бастык. Ятим үстек. әтиебез сугыш башланыр алдыннан гына япь-яшь килеш авырып дөнья куйган. Яхшы кеше булгандыр, әни аны һәрвакыт сагынып, яратып сөйли иде. әтигә бәйле кызыклы мәзәкләре белән безне әледән-әле көлдереп торды. әле менә хәзер дә бер мәзәге кылт итеп күңелгә килеп төште.

Көннәрдән бер көнне әтине, белемен күтәрергә дип, Киров шәһәренә командировкага җибәрәләр. Әни аңа: «Кеше арасына чыгарга юньле күлмәгем калмады, арзанрак та, ятрак та берәр күлмәк туры килмәсме», – дип, акча бирә. Укулар тәмамланып, кунакханәдәге бүлмәсенең ачкычын тапшырганда, әти: «Бик каты укыттылар, карчыкка күлмәк эзләргә һич вакыт таба алмадым, ни йөзем белән кайтып керермен инде», – дип, дежур ханымга зарланып ала. Дежур дигәнебез, күрәсең, үткен ханым була: «Менә сезгә күлмәкнең әзере», – дип, әтигә бер төргәк суза. әти, төргәкне ачып та тормастан, акчасын суза да вокзалга йөгерә.

Төргәк бик тантаналы рәвештә балалар алдында әнигә тапшырыла. Ачып җибәрсәләр, аннан өрфиядәй җиңел, үзе күз явын алырлык матур бер «нәрсә» килеп чыга. җәйгәли, селеккәли торгач, бу «нәрсә»нең чыннан да күлмәк икәнлеге ачыклана. Ак җирлеккә сизелер-сизелмәс кенә зәңгәр йөгертелгән нәфис ефәктән тегелгән, һушларыңны алырлык күлмәк була бу: җилпеп җибәрсәң, болыт кебек таралып китә, күзеңә китереп карасаң, аргы як дөнья ап-ачык булып күренеп тора. Нәкъ тәрәзәдән караган кебек. Күлмәк бүлмәдәгеләрнең төрлесенә төрле тәэсир ясый. әти эче катып көләргә тотына. әни, «диалага ярамаган нәрсә алып кайткансың», дип, рәнҗегәндәй итә. Апаларым шатлыктан кулларын чәбәкли-чәбәкли биергә керешәләр. Мин, бишектә булгач, нишләгәнемне хәтерләмим инде. «Чыркылдап көлеп яттың», – дия иде өлкән апам. Размеры белән күлмәк әнигә тап-таман буласы икән дә бит, ләкин аны ничек киясең? Шулай да, бүләк булгач, сакланырга тиеш әйбер инде ул, дип, күлмәкне сандыкка салып куялар.

Бишектән төшеп, атлап та киттем, үсеп тә җиттем, ә күлмәк һаман күз алдымда булды. Буш вакытларында апаларым күлмәкне сандыктан чыгарып, алмаш-тилмәш киеп бии торган булып киттеләр. Берсе биегәндә, икенчесе «әпипә» көенә кулын чәбәкләп тора. Кәефем булганда, мин дә кушылам. әни дә сүз әйтми, сак кыланыгыз, әтиегез истәлеге, дип кенә искәртеп ала.

«Кошларда да кеше язмышлары», ди шагыйрь. Безнең күлмәкнең дә язмышы искитмәле булып чыкты.

Өлкән апамның Гөлнәзирә исемле дус кызы бар иде. Беренче сыйныфтан башлап, алтынчыны тәмамлаганчы бер партада утырдылар. Җиденчесен Гөлнәзирә апа рус мәктәбендә тәмамлады. Алай да алар аерылмадылар. Бер-берсенең өй эшләрендә катнаштылар. Ял көннәрендә бергәләп кер чайкарга төшәләр. Бергәләп кинога чабуларын әйткән дә юк.

Матурларның матуры иде Гөлнәзирә апа. Йөзе ай кебек якты, иреннәре алсу-кызыл булып җемелдәп тора, бит очлары табигый алсу, биленең нечкәлегенә һушың китмәле... Өстәвенә, ягымлы, тәмле телле. Шулай да безне иң сокландырганы – кызыйның тавышы иде. Килеп кенә керсен, тиз-тиз хәл-әхвәлен сорашкан булабыз да җырлавын үтенәбез. Ялындырмый-нитми суза гына. Баштарак мәктәптә өйрәнгәннәр җырланды: «Кәккүк кычкыра», «Салкын чишмә», «Безнең әтәч»... Тора-бара репертуар баеды. Әни аннан «Иске кара урман», «Сандугач» җырларын өйрәнүен үтенде. Рус мәктәбенә күчкәч, «Парус», «Играй, моя гармонь», «Темная ночь», «Катюша»ларны сиптерә башлады. Коммуналканың барлык бүлмәләреннән безгә җыелып, Гөлнәзирә апаны тыңлыйлар иде. «Концерт» ахырында без аңа теге истәлек-күлмәкне киеп карарга, теләсә, җырлап биергә дә рөхсәт итәбез. Аны кигәч, кыз үзе дә чәчәккә охшап кала, өрфия болыт эчендә, болытка уралып йөзгән кебек була.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач, апам да, Гөлнәзирә апа да училищега укырга киттеләр. Минем апам – педагогия училищесына, Гөлнәзирә апа – культура-агарту училищесына. Очрашулары сирәгәйде. Гөлнәзирә апа хәтта бәйрәмнәргә, каникулларга да кайтмый башлады. Концертларда катнашырга, гастрольләрдә йөрергә ияләшеп китте. Гомер уза гына бит ул. Ул арада кече апам да өлкәне укыган училищега керде. өлкәне, аны тәмамлап, башка республикага укытырга җибәрелде. Өйдә без әни белән икәү генә калдык.

Гөлнәзирә апаны да күздән югалттык, дип торганда, ялт итеп пәйда булды бу! әнине өйдә туры китерүенә куанды. Әмма хәле мөшкел иде. Кияүгә чыгарга җыена икән. Туйда «удивительный» туй күлмәгендә буласы килә, кешеләрне шаккатырасы, дошманнарының йөрәген яндырасы килә икән. Тик, дөнья бетереп эзләсә дә, теләген түгәрәкләндерердәй ни күлмәк, ни тукыма таба алмаган. Менә «более-менее подходящий» тукыма табылган кебек булган да бит, метражы җитенкерәми икән.

Тукыманы әни дә карады, парусинка булырга тиеш дип, тамга суккандай итте, сыйфатын ошатты. Ни тырышсаң да, күлмәк чыкмаячагы гына көн кебек ачык. Турыдан тар итеп тегеп, тәненә сылап куйсаң гына инде. Гөлнәзирә апа әнинең булмастайны булдыра торган тегүче икәнлегенә ышанганмы, алдан ук ниндидер планнар корып килгәнме… Тыңлый торгач, мин дә, әни дә мәсьәләнең асылына төшенә башлаган идек инде төшенүен. «Теләсәң, булдыра аласың бит», – дигәндәй, әнигә ялварулы караш ташлады бу һәм эчендәген ярып салды: «Әгәр сезнең теге... сандыктагы күлмәкнең кайбер өлгеләре, компонентлары белән украшать итсәң, түшләрен, җиңнәрен, итәген или еще что-то там...» Минем нервлар кыл кебек киерелде. әнине күзәтәм. Ул исә беравык моңланып утырды да сүзсез генә сандыкка таба юнәлде. «әнием, кирәкми!» – дип кычкырып, сандык өстенә очып кунуымны сизми дә калдым. Әни, авыр сулап:
– Ике көннән килерсең... – диде.
– А кроить когда? А примерка? – дип инәлде тегесе.
– Сказано тебе, катись! – дидем дә, ишекне ачып, тегене эткәләп-төрткәләп чыгарып җибәрдем.
– Кирәкми, кызым, – дип аваз салды әнием.
– Ә әти, ә апалар? Син өйдә юк чакта, аларны сагынганда мин үзем дә ул күлмәкне алып-алып карыйм бит!
– Әтиең юмарт кеше иде, балам. Бер кыз баланың туена кирәк булып чыкты бит менә, дип, сөенер генә иде. Ә апаларыңның үзләрен туйлар көтә, аңларлар. Кешегә яхшылык эшлибез бит, зарарлык кылмыйбыз, шуның белән булса да тынычланыйк!

Ике көннән соң Гуля дигәнең күлмәген киеп карады. «Аһ!» итте, билгеле. Күрше фатирлардан җыелган хатын-кызның да күлмәкнең матурлыгына исе китте.

Сандык исә үзенең затлы хәзинәсе белән бөтенләйгә үк хушлашмаган булып чыкты. Ике еллап вакыт үткәндер, яшь бикәч безгә тагын килеп кергән. Боларын инде әни сөйләп бирде. Туйлар әйбәт кенә узган. Гөлнәзирәнең ире хәрби кеше икән.

Егет чит илдә хезмәт иткән җиреннән ялга кайткач танышканнар алар. Кияүнең хезмәт урынына әйләнеп кайткач, хәрбиләр белән янә бик шәп итеп туй оештырганнар. Бикәч офицерлар клубында эш җәелдереп җибәргән: җыр, бию түгәрәкләре оештырган, гөрләтеп концертлар уздырган. Кияү балакайның гына яман гадәте барлыгы ачыкланган: азартлы картежник икән бу. Хезмәттән буш вакытларында берничә иптәше белән башлары-күзләре тонганчы кәрт сугалар икән. Шулай бервакыт, кәрт уенының иң кызган мизгелендә, бүлмәгә бер офицер килеп керә һәм картежникларны оялта башлый. Бигрәк тә безгә таныш кияүгә эләгә. Кияү карталарын өстәлгә ыргыта да ярсыган кыяфәттә концерт залына килеп керә. Хәтәр адымнар белән залның буеннан-буена узганнан соң, сәхнәгә күтәрелә һәм... көчле, матур тавыш белән:

Белеет парус одинокий 
В тумане моря голубом...
– дип җырлап торган Гөлнәзирәнең күлмәген муеныннан итәгенә кадәр умырып төшерә. Ә хатыны өстендә, әлбәттә инде, әлеге дә баягы, туй күлмәге була.

Шушының белән парлы тормышка чик куела. Тол калган гүзәл ханым туган йортына кайта, ерткаланып беткән күлмәген күтәреп, әни янына килә.
– Зинһар, гафу ит, Миңниса апа, – ди ул, – кадерле истәлегегезне әрәм иттерүем генә булды. Бәлки, күлмәкне янә сандыкка салып куярбыз, ни әйтсәң дә, ертылган гына бит ул...
Әни ни әйтергә белми аптырап торган арада, яшь ханым күлмәкне үзе үк сандыкка салып куя да чыгып шыла.

Җәй җиткәч, бер-бер артлы апаларым ялга кайтып төште. Әни аларга күлмәк кыйссасын чәчми-түкми сөйләп бирде. Кызлар «эштән чыккан» күлмәкне әйләндергәләп, өстәлгә җәеп, нәрсәдер турында киңәшергә тотындылар. Менә алар кесәләреннән кулъяулыкларын чыгардылар да, аны күлмәк өстенә куеп-куеп, нидер исәпләргә керештеләр. Мин китап укыйм, чөнки күлмәккә бер дә исем китми. әти истәлеге калмаган бит инде анда, Гуля ертыклары гына шакаеп тора. Менә апаларым бик зур саклык белән күлмәктән кулъяулыклар кискәләп ала башладылар. Кулъяулыклар белән өстәл өсте, урындыклар тулды. Атна-ун көнләп апаларым аларны чикте. Көннәрнең берендә алар «товарларын» базарга алып чыгып китте. 

Кулъяулыклар бик тиз сатылып бетә, апаларым шунда ук кулларына кергән акчага әнигә бүләк эзли башлыйлар. Күп эзләнә торгач, күзләре чуклы ак ефәк шәлгә төшә. әнинең Сабан туйларында шундый шәлләргә кызыгып карап үткәннәре исләренә төшә... Шәл сатып алына. Аны иртәгә китәбез дигән көнне тапшырырга карар итәләр. Китәр алдыннан гына тапшырылган бүләк аерылу сагышын басып торырга да ярдәм итәр, диләр.

Әнинең куануларын күрсәгез иде: үзе көлә, үзе җылый, шәлне аркасына салып, көзге алдында боргалана, иснәп-иснәп тә ала... Йа Хода! Нинди матур, нинди җиңел сөякле безнең әни! Беренче мәртәбә күргәндәй, сокланып, өчебез тиң аны барып кочакладык, уртада калдырып, әйлән-бәйлән йөри башладык:
Әнинең туган көненә
Пешердек без ак калач... 


Икенче көнне апаларым китеп барды. Бүләк шәлен бәйләгән әнием белән без аларны пристаньга кадәр озата бардык. Саубуллашканда әни әйтә куйды:
– Акчагызны юкка шәлгә әрәм иткәнсез. Берегез коры стипендиягә генә укый. Икенчегезнең эш хакын ташка үлчим. Башлангыч мәктәп укытучысының күпме алганын белмим дисезме әллә?! әле шуннан да күчтәнәчләр алырга, посылкалар салырга өлеш чыгара. Рәхмәтен зур рәхмәт инде. үзегез өчен борчылып кына әйтүем.

Көннәр, айлар үтеп, тагы җәй килде. Без тагы әни белән иртә-кич апаларның кайтып керүен көтә башладык. Алар кайтканда күрше кызлары җыела, кече апамнан яңа җырлар, биюләр өйрәнәләр. Өлкән апам укучы балалары күрсәткән кызыкларны сөйли. Кыскасы – гөр киләбез. Эшебез дә җитәрлек: өчәүләп кышка утын хәзерлибез, җиләккә йөрибез. Кызлар әнине тегү эшендә дә алыштырырга тырышалар. Тегү машинасы көн-төн диярлек кетерди. Рәхәт бу дөньяда яшәүләре! Тик аның чиге дә була шул. Апаларым тагын юлга әзерләнә башлады. Иртәгә китәсе дигән көнне, әни йокларга ятарга җыенган кызлары каршына килеп басты да икесенең дә кулына төргәк тоттырды.

– Менә, чибәр гөлләрем, миннән сезгә бүләк. Йокыларыгыз тәмле булсын, күзгә йокы керми изалануларның ни икәнен дә белмәгез. Тәннәрегез сау-сәламәт булсын, сызланулар сездән ерак йөрсен, йа Раббым! Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз!

Төргәкләрдән исең китмәле матур итеп тегелгән йокы күлмәкләре килеп чыкты. Фасоны теге, еллар буена сандыкта сакланган әти бүләгенеке кебек. Тиешле урыннарында шундый ук бөрмәләр; җиңнәре күбәләк канатына охшатып утыртылган. Чигүле ачык түше чуклар белән җыела да чәчәкләп бәйләп куела. Ул чәчәкләр нәкъ теге күлмәктәгечә көлеп торалар! Тукымасы гына башка – әни апаларга йокы күлмәкләрен ак бәздән теккән. Җылы да, йомшак та, чыдам да. Кайчан теккән дә, кайчан чиккән диген!

Апалар әнине урындыкка утыртып куйдылар. үзләре кулларын як-якка сузып, бармак очлары белән генә бер-берсенә тотынышып, уңга да сулга да дүртәр адым алдырып, «Көтәм сине»не җырлый-җырлый бии башладылар. әни белән мин дә, җырга кушылып, кулларыбызны чәбәкләп тордык... Без, әнинең өч баласы, бөтен тырышлыгыбызны куеп, йөзебезгә шатлану галәмәтләре чыгарырга тырышабыз. Ни өчен дигәндә, өчебез дә күлмәкләрнең «чыганагын» сизеп-чамалап алган идек инде: әниебез ефәк шәлен саткан... 

– Ул шәл белән нишлисең, кызым, – дип акланды соңыннан миңа әни. – Мин аны сандыктан нибары бер мәртәбә алып кия алдым, бер дә җае чыкмый бит. Ә кызлар йоклаганда да матур булырга тиешләр...

Уйларым шул тирәгә җиткәч, тәрәзәм янында «дерт» итеп куйдым. Апаларым йоклыйсы бүлмә стенасында зурайтып эшләнгән әни портреты торганлыгы исемә төште. Мин ишекне кысып караганда, аларның шул портрет алдында моңланып биюе булган икән. өсләрендә дә нәкъ әни өлгесе белән бәздән тегелгән һәм чигелгән йокы күлмәкләре иде ләбаса! Йөрәгемне менә нәрсә чеметеп-чеметеп алып сызландырган икән!

Мин ишектән янә башымны тыктым. Апаларым һаман йокламыйлар, икесе бер ятакка кочакланышып яткан хәлдә, үзара нидер пышылдашалар иде. Нәкъ үсмер вакытларындагы кебек. Мин аларга әле генә нәрсәләр кичерүемне сөйләп бирдем. Баксаң, апаларым йокы күлмәкләрен шушы гомергәчә әнинеке кебек итеп тегеп кияләр икән... Бик үтенеп сорагач, әни исән вакыттагы кебек итеп, биеп тә алдылар. Мин әле әни портретына, әле биючеләргә карый-карый, яшь чаклардагы кебек итеп, кулларымны чәбәкләп тордым, җырга кушылдым:

Сагыналар сине матур кошлар, 
Сагыналар сине якын дуслар. 
Күңелем эзли сине кич-иртән,
Мин сине һаман сагынып көтәм...
 

Сызылып аткан таңның тәүге нурлары, өч бертуганга сәлам җиткергәндәй, яктылыгын тагын да арттыра төште...

«Сөембикә», № 3, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур истәлек.Күздән яшьләр килде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Менә бу, ичмасам, яшәү яме! Шулкадәр дә тормышның тәмен, ямен белеп яшәргә әйрәткән газиз Анага изге дога булып барып ирешсен бу матур истәлек. Ә кызлары! Өчесе дә тәрбияле, әдәпле, матур итеп яши торган шәхесләр. Искиткеч язма! Рәхәтләнеп укдым. Теге өрфия күлмәк күз алдыма килде. Ике олы ханымның нәзәкатьле итеп, бармак очларыннан тотынышып биюләре... Гап-гади сүзләр белән яшәү ямен ачып биргән авторган рәхмәт.

      Хәзер укыйлар