Логотип
Проза

Язмыш җиле

Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды. Ул тавыш чүәкләр чыштырдавын да, үкчәле түфлиләр тыпырдавын да, ботинкалар шапылдавын да күмеп китеп, колак төбемдә шактый тибрәлеп торды. Болыттай ак халатлы шәфкать туташы мине куып җитеп:
— Үле туган бала сезнекеме? Киленегезме монда, әллә кызыгызмы? — дип сорады. Мин баскан урынымда сискәнеп куйдым.
— Киленем, — дидем теләр-теләмәс кенә.
— Сезнең оныгыгыз...
— Нәрсә оныгым?..
— Үле туды шул...
— Юк, минеке сау-таза, терекөмеш кебек... Мин әнкәйне уйлап бара идем...
— Һем, — диде шәфкать туташы. — Килен кыз булмас, шикәр тоз булмас, диләр бит, шул инде... Әйбәткә шатланырга кирәк, югыйсә. Күрәсезме, бу йорт тирәсендәге шатлыкны — җир-кукләр күтәреп тормаслык.

Ханым ары атлады. Мин ике күземнән тамасы канлы яшьләремне голт-голт эчкә йоттым. Чәч бөдрәләремне язып, әнкәм назыдай җылы һәм тансык җил исеп китте. Яшьлегемне искә төшереп үтте.
— Оныгымны югалттым, җилкәй, — дидем мин. — Хәлемне аңлыйсыңмы?
— Син аны югалтырга тиеш идең, — диде җил. — Тәкъдиреңә шулай язылган. Ә бит тәкъдирне сез — кешеләр үзегез язасыз. Шуңа берәүгә дә үпкәләргә хакыгыз юк.
— Юк, берәүгә дә үпкәләмим. Мине тормышка бәйләрдәй барча җепләр үрмәкүч оясыдай буталып беттеләр ич инде.
— Үрмәкүч үз оясында бер дигән яши ул...
— Яшәми кая барсын, тәкъдире шул булгач.
— Алай димә, үрмәкүч тә тәкъдирне үзенә үзе Әллә соң аңа оя үреп бирергә хәлеңнән киләме.
— Килми икән, әй...

Мин башымны күтәреп ап-ак йортның ну тәрәзәләренә төбәлгән якты күзле кешеләргә карадым. Ә бит бүген, нәкъ шушы мәлдә алар кебек сау-сәламәт оныгымны күрү бәхетеннән күклә җиденче катына ашарга тиеш идем...
Әйе, палата ишеген ачканчы бөтенесен кичергән бөтенесен оныткан идем инде. Бәхет һәм сөене ишеген ачтым дип уйларга өлгергән идем... Оныгым бәлки Илдар исемле булыр. Илдар Илһам улы. Матур яңгырый бит! Ирем Мирвәлинең улыбызга Илдар куштырасы килгән иде. Мин Илһам булсын, диг килеште. Аннан, икебезгә дә шуннан да матур исем юктыр сыман тоела башлады...

— Карагыз, гел улыгызга охшаган ул, — диде киленем миңа төбәлеп. Үзе караңгыда ташны ярып чыккан үсентедәй тәмам сулыгып калган, күз төп зәңгәрләнгән, күз кабаклары асылынып төшкән Сөйләшерлек тә хәле юклыгын сизеп, жәлләп куйдым. Гөнаһсыз сабыема карап елмаерга тырыштым һәм кинәт башым, юк... дөньям чайкалып, икенче якка әйләнергә маташканны чамаладым...
— Һич биләүсәдә тота торган түгел, тибеп кенә очыра, — диде киленем оныгыма ымлап. Әйе, расый оныгым ярым ялангач гәүдәсен уйнакла рып ими имә, уймактай нәни иреннәре кыры ап-ак сөт тамчылары тәгәрәшә иде. Мин керфекле коелып төшәр дәрәҗәдә чытырдатып күзләрем йомдым.

...Һәм шушы мәлдә дөньяга яңа аваз салган нарасыемның миңа һәм нәселемә җиде ят булуын тойдым. Бу тойгы әремнәрдән ачырак, котыплар салкынрак иде... Әйтерсең, каршымда бала түгел, рәнҗешләр йомгагы ята... Әнкәй миңа рәнҗемәгәнмени инде ул хатны язганда! Ә бәлки бу — Аның — мин һәм мине сөйгән ир-егетнең рәнҗешедер... Мәхәббәтен кире какканда берни дә аңлатмадым бит... Аңлата да алмас идем... Ул минем хакта тәкәббер дип кенә уйлый алды... Соңрак, аның каядыр, бик еракка — Себер якларына күченеп кипшеттем...

Юк, бу минем беренче тетрәнүем түгел иде. Әмма көчлесе шушы булгандыр... Әйе, мин бары тик газиз әнкәемне искә төшердем. Аның әлегәчә сандык төбемдә сакланган бердәнбер хатын хәтерләдем. «Иртәнге намазда Ходайдан ярдәм сорадым. Башкача нишли алам инде мин, балам?» — дигән юллары күз алдымнан  үтте.

Күңелем һаман:
- Димәк, оныгымны югалттым, — дип пышылдады.
Ул чакта югалтуның ни икәнен аңлап җиткермәгәнмен шул... Упкындай тирәнлегенә дә төшенә алмаганмын. Кая инде ул аңлау! Ул чакта мин теләсә кемне иләсләндерерлек яшь һәм чибәр идем. Яшьлегем дә, чибәрлегем дә икесе дә минеке — берүземнеке иде. Көннең кайсы мәлендә күккә төбәлсәм дә бер гамьсез кояш көлә, төннең кайсы мизгелендә уянсам да тәрәзәмнән ай китми. Мин ул чакта тагын да яктырак иртәләр, тагын да матуррак айлы төннәр барлыгын белми идем...

Бөтенләй игътибарсыз көенчә институтка, лекциягә ашыктым... Көтмәгәндә янымнан җил йөгереп үтте, култык астымнан дәфтәремне каерып алып, очыртып китте. Дәфтәрем коштай очып барды-барды да, канатлары сынгандай, Аның алдында тукталып калды. Мин җилне куып җиттем дигәндә дәфтәремне Ул эләктереп алган иде инде. Күзләремә төбәлеп: 
- Сезнекеме, чибәркәй? — дип сорады.
- Әйе, — дидем мин кыюсыз гына Аңа карап... шул мәлдә үземне электр чыбыгына эләккәндәй хис иттем.
- Эчкәрәк куегыз сез аны, — диде Ул, минем дәфтәремне сумкама шудыруымны күргәч:
- Башта ук шулай итәсегез калган. Хәзер пычранып бетте инде менә, — дип үтә дә ягымлылык белән үзенчә кисәтеп тә алды.

...Ахырдан мин шушы җилгә, язмыш җиленә рәнҗедем. “Тапкан дәфтәр очыртыр вакыт! Без бер-безне мәңге дә курәсе тугел идек, югыйсә”, дидем. Ул мизгел бөтен дөньямны үзгәртер дип кем  уйлаган?
Почтальон әнкәйнең хатын кулыма тоттырганда Аның белән таудан кайтып килә идек. Безнең  тулай торак артында бик текә тау бар. Итәге тулы гөл-чәчәчәк. Нигәдер шул тауның түбәсенә менгән саен менәсе килеп тора. Югарыдан җиргә карыйсы килә адәм затының. Шуннан кайткач мин укуга ябышам. Белем үренә дә шулай менәсе бит...

Әйе, Ул мине тауның түбәсенә кадәр кулларын-күтәреп менде. Зәңгәр кыңгыраулар төшкән әгемне бик яратса да:
— Тауга, йә сәяхәткә чыкканда бүтән юлы чалбар киярсең, яме, Айзилә. Мин башкаларның синең хакта начар уй уйлавын теләмим, — диде. — Ә бу күлмәгең икебезнең никахта бик килешер иде, — дип тә өстәде.
— Нинди никах турында сөйлисең син? — дидем мин юри аңламаганга салышып.
— Ник, сезнең халыкта никах укыталар түгелме соң? — диде ул. — Мин сине күтәреп кенә йөртермен, тормыш тавының түбәсенә менгәнеңне дә сизмәссең...

Конвертны мин Аның каршында ачтым. Саргайган дәфтәр битенә язган әни. Безнең өстәл җәймәсе астындагы хатлар янәшәсендә саргайган чиста битләр мин үскәндә үк бар иде. Шуларның берничәсе хәзер сары чемоданым төбенә күчте. 

Аларга, әйтерсең, әнкәйнең минем өчен саргаюлары йоккан... Шул саргайган битләр миңа туган ягымның йөрәк җылысын алып килә. Көянтә-чиләк асып суга төшкән сукмак якынлыгын... Сукмак буенда да сап-сары тузганаклар үсә... Шуларны искә алсам, күзләремә рәхәт була хәтта. Бөтен дөньяма бәхет нуры тула. Ә бу юлы мин сап-сары дәфтәр битенә чәчрәп кипкән күз яшьләрен күреп коелып төштем...
— Ни булган анда, авылда? — дип сорады Ул.
— Берни дә булмаган...
— Алайса нигә елыйсың?
Болай гына...

* * *
— Нигә елыйсыз? — дип сорады киленем һәм гаҗәпләнеп минем күзләремә карады.
— Нигә тәре тактырдың аңа? — дидем мин.
— Аны мин тудырдым, әнкәй, — диде киленем. — Мең газап аша дөньяга китердем... Сизелмиме бер дә?
— Ник сизелмәсен, сизелә...
— Исемен дә Андрей куштырам.

Күңелемнең кайсыдыр кылы йомшап куйды. Юк, һич тә Аның исемен ишетүдән түгел... киленем миңа беренче мәртәбә әнкәй дип эндәште. Хәлсез күзләрен төбәп, ул миннән тагын нидер көтә иде.
Бер сүз дә әйтә алмадым. Киленем нарасыйны күкрәгенә кыса төште. Бу мәлдә тәреләре бер-берсенә сыенды. Шуннан ни дигәнемне хәтерләмим дә инде. Бәхет теләдем бугай. Ятимлектән үзең сакла, Ходаем, дип теләдем бугай... Аңыма килгәндә мин инде алардан ераклашкан идем... Күңелемнән әнкәйнең хатын укып бара идем: «Кызым, бәбекәем». Кичә Казаннан Бүре Сабирәсе кайтты. Бү кадәр ямьсез хәбәрне ник кенә әйтте икән ул?!. Син инде, балам, Аны авылга алып кайта күрмә. Үзең дә кайтма. Картлык көнебездә ил-көн алдында безне хур итмә, зинһар...»

Әнкәйнең күз яшьләре, әйтерсең лә, йөрәгемә тама иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тулысыынча түгел бугай,барып җитәрлек түгел

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авторга рәхмәт. Гыйбрәтле язма. Шулай ук “Сөембикә”гә дә. Танылган язучылар белән бер рәттән яңа каләм тибрәтә башлаучыларның иҗатын да халыкка җиткерәсез. Шунысын гына әйтәсе килә: язмаларда никтер хәреф хатасы бик күп. Бу авторга гыйлем җитмәвеннән яки җурналда корректировщиклар юклыгыннан киләме, билгесез. Шул җитешсезлеккә игътибар итсәгез икән. Газиз татар телебезне ботарлаган, кыерсыткан җирләр бик күп. Күз ояла укырга. Ә бит күпләребез матбугат аша булса да үз телен өйрәнергә, тел байлыгын өстәргә тырыша. Аннары, бу күренеш “Сөембикәнең” дәрәҗәсен дә бик күтәрми.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Юньлэп анлап булмый. Загадочно.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Руска кияугэ чыкканга эйткэндер дип уйлаем энкэсе....Да дорс,загадочно,язылып бетмэгэн ахры булыр дип уйлаем....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дэвамы булыр дип уйлыйм, эллэ инде укучыга уйларга урын калдырдыгызмы...

            Хәзер укыйлар