Проза
Язгы күкрәү
Хикәя
Мең тугыз йөз сиксән бишнең язы иде. Әмма аның өчен... Аның өчен яшәү- яшәеш вәгъдә итүче яз түгел иде бу. Әйе, газиз җанының яртысыннан аеручы яз иде. Хәер, ул үзе бу турыда уйламаска тырыша, йөрәгенең сызлау- сыкравыннан сыгыла төшеп атлавын белә. Тик, хәерсез, аяклар гына... Чуенга әйләнгәннәрмени?!. Әнә тегендә генә, юлдан йөз адымнар чамасы булыр, салам эскерте бар лабаса. Барыр. Утырыр. Ун адым атлар... Тагын биш адым, тагын, тагын... Ниһаять, ул килеп җитеп, чайкала-чайкала эскерткә ава. Бер уй белән ава: өлгерәсе иде! Өлгерәсе...
Өлгерәсе иде... Гел шулай дип яшәлгән икән. Йә, нәрсәгә өлгерде инде? Ни-нәрсәгә иреште? Бөтен ирешкәне, табынган барча байлыгы, әнә ич, кулында: бер йодрыкка сыйган-төйнәлгән. Шуны тапшырасы бар. Тапшырыр, анысы. Өлгерергә генә кирәк. Өлгерер... Аякларын бераз язар да... Титаклый-титаклый булса да — барыр. Йә булмаса, теге чактагы күк, тәгәри-тәгәри шуышыр.
Теге чакта өлгермәгән булсамы!?. Аның сылу Гайшәсен, йә хода, нишләтерләр иде икән?! Нишләтәселәре билгеле инде: сәнәкчеләр өереннән, йә, кайсы мөгаллимә исән-имин котылды соң!? Карт ыңгырашып куйды. Алсу яулык чөйгән шул гүзәл кыз гәүдәсен сәнәк тишеп үтү ихтималын уйлау гына да аның җанын һәрчак әнә шулай тырный иде.
Ярый әле бу фани дөньяның мәрхәмәтле кешеләре бар, дип уйлады карт. Теге чакта да... Әйе, теге чакта да күршеләре Рәхимҗан мулла аны чакыртты бит. Чакыртты да болай диде: «Бар әле, Тимерхан олан, ындыр артлатып кына мөгаллимә апаңны минем мунча янына алып кил. Абыстаң үзе каршы алыр. Җәһәт бул. Эшләр харап ласа, сәнәкчеләр явы килә...»
Кычытканнарга чаптыра-чаптыра, тигәнәкләр кадата-кадата тәгәрәде ул. Тәгәрәде. Шуышты. Иелә- иелә очты. Өлгерде. Мулла бабай илаһи зур этне абыстай белән Гайшә кереп бикләнгән мунча ишеге янынарак бәйләгәндә сәнәкчеләр төркеме дә мөгаллимә яшәгән Фатыйха әбиләр лапасы өстендәге печәнне туздыра башлаган иде инде.
Кузгаласы булыр. Карт талпынып куйды. Аяклары тыңламый икән шул әле, каһәр. Ни кәперәйгән була бит тагын — шуышыр яшьтәме соң инде ул, картлач!? Берәр шәфкатьле бәндәсе күренгәнче менә шушылай ятарга туры килмәгәе. Куллары да, әнә, ойый башлады түгелме?
Карт бәләкәй радиоалгыч тоткасына «береккән» сул кулының бармакларын язды, ярый әле син бар дигәндәй, аннары әлеге «сердәшен» сыйпады, яшел төймәсенә басты. Кыямәт зил-зиләләре купкан диярсең — ниндидер музыка кораллары берьюлы әллә ничә тавышта уйный иде. Бәй, таныш көй түгелме соң? Таныш... Аны ул кайдадыр ишетте инде бер. Теге... үлем белән көрәшкәндә бугай... Унбиш яшьлек үсмернең үзенә гашыйк икәнен дә белми- нитми генә, мөгаллимә кыз Хәмит исемле чибәр вә акыллы егеткә кияүгә чыккач миңгерәүләнгән башында әнә шундый музыка кораллары белән чаң кактылар түгелме? Шулай булды шул, шулай булды. Сылу Гайшәсе көн саен кереп: тереләбезме инде, акыллым Тимерхан, димәсә — кем белә инде — әлеге «көй» ни-нәмәрсә белән тәмамланыр иде. Әмма нәкъ әнә шул көннәрдә аның җанында бер нәрсә хәл кылынды: әйе, мөгаллимә Гайшә — аныкы, бары аныкы гына булачак! Хәмит атлы «җизни» дигәннәрен Тимерхан сылуы янәшәсенә уенда да кертмәячәк. Юк ул. Битараф ул аңа. Бетте-китте. Хәмит дигән кеше, гомумән дә, бу авылда яшәми.
Һәм бу аның өчен чыннан да шулай иде. «Клубта-мазарда аларның икесен бергә очратканда да ул бары аны — Гайшәне генә күрде, аңа гына эндәште.
Сугыш башланганчы шулай яшәлде.
Сугыш... Аһ, ул сугыш! Каһәр төшкән сугыш!! Әнә бит... кырык еллап ара үтсә дә төзәлми ярасы: тәндәгесе дә, җандагысы да...
Карт күзләрен йомып хәтерләргә тырышты: әйе-әйе, аңа бүген Аны аермачык күрү мөһим — алсу яулык чөйгән чагын да, көмеш чәчле вакытын да... Хәмите, йә улы — Әнвәре белән пәйда булсалар да риза... Риза...
Һе... Сугыштан ул ярлыкау, ялвару уе белән кайткан иде, югыйсә. Аякларына егылып үтенәчәк, сораячак иде ул аны. Ни аяныч: өлгерә алмый калды. Хәмит тә, Әнвәр дә кайтмадылар шул... Кайтмадылар... Мәскәү өчен барган сугышларда ук һәлак булган Хәмит атлы ир-егет.
Кырык дүртнең язында исә Әнвәр турында да кәгазь кисәге килгән. Билгесез дигәннәр, югалды дигәннәр, кара мөһер сукканнар... Әнә, шул мөһер сугылган кәгазьне алган кичтә микән, әллә Хәмит урынына рәис итеп калдырылган Сәлах башбаштаклыкларыннанмы — Гайшәнең чәчләренә көмеш йөгергән.
И-и, зур яшькелт күзле, чем-кара кашлы, көмеш чәчле бичә! Синең кайгы-хәсрәтеңне ни-нәмәрсә белән җиңеләйтеп була соң? Тезләреңә башны ора-ора бергәләп яшәүне сорасынмы әллә? Өлгерер әле монысына, өлгерер. Башта күңел җәрәхәтләрен бәйлисе булыр. Аннары...
Авылы да җәрәхәтләнгән бит аның. Таланган. Туздырылган. Сылу кызлары торфка куылган, үсмер егетләре — шахталарга... Йортларның күбесе сүтелгән. Ташландык, кыйшайган өйләрнең тәрәзәләренә такта кадакланган. Авыл уртасындарак утырган Гайшәләр йорты хәзер, әнә, авыл чите булып калган.
Калсын! Фронтовик Тимерхан аның читәненә үк терәтеп үз йортын күчерер...
Аның сугыштан соңгы тормышы шулай башланган иде...
Карт тагын талпынып карады. Кая инде ул — оеган гәүдәне язармын димә икән. Һе, аның Гайшәсе дә шулай гына оеды. Шулай гына... Чәй эчәргә утырган җирдән. Эшләнәсе эшләре беткән иде шул. Беткән иде. Әле картның бу дөнья белән алыш-биреше бар. Оерга ярамый. Менә тапшырыр да... Эх, берәр касә кайнар чәй, йә бер җамаяк кәҗә сөте эчсәме... Хәл керер иде дә бит...
Һәй, кәҗә сөте... Кәҗә сөте... Гайшә карчык һәр иртәдә кәҗәсен савар иде дә балчык җамаягына сөзелгән сөтен салып, читән янына килеп басар иде. Шуны гына көткәндәй, читәннең теге ягында Тимерхан карт пәйда булыр иде. Өйлә җитәрәк алар тагын бер күрешерләр иде. Бушанган җамаякны төреп тотып урам яктагы капкадан ук урап Тимерхан керер иде, кәләпүшләрен салыр иде дә радиодан ишеткән хәбәрләрне бәйнә-бәйнә сөйләр иде.
Гел шулай булырга тиеш кебек иде. Гел шулай... Тын гына... Сабыр гына... Гыйнвар урталары җиткәч... Әйе, җамаяк тотып кергән картны бусагада ук хәлсез тавыш туктатты. «Ни бит әле, Тимерхан... Базга төшә күрмә, диюем. Идән сайгагы черегән икән бит әнә. Мин дә әле менә аягымны имгәттем...»
Һәй, Гайшә, Гайшә ничәмә-ничә мәртәбәләр әйтелде бит, югыйсә: күч минем өйгә, диелде. Бер сайгагын алыштырасың, икенчесен... Черегән бит инде бу өй, череп беткән... Сынган матчасы да, ташка үлчим, ничә җирдән терәтелде, әнә...
Күчәргә дисең дә... Ни бит әле: Әнвәре кайтып, килмәгәе, Әнвәре... Үз нигезеңне ташлыйлар димени!?
Ирең, балаң нигезен... Чит бусаганы атлап кермәс бит инде бала...
Йә, алла! Көтә икән ич әле. Баласын көтә икән... Сабыр гына әйтте дә бирде... Кырык елдан соң да...
Әйе, нәкъ шул төндә Тимерхан карт йокларга ятмады. Язды да язды. Йөз дә бер мәртәбә хәрби комиссариатта булуын да, безнең илдә кешенең билгесез югала алмавын да, өлкән яшьтәге авыру ананың үз баласы турында дөреслекне белергә хакы барлыгын да язды, һәм бу язманы бер журналга юллады...
Яз кояшын боҗра-боҗра болытлар каплаган бер иртәдә, җавабы да килде.
Тимерхан карт бусаганы атлаганда район түрәләре арасында ят кешене шәйләде. Журнал битен күрсәтә-күрсәтә Гайшә карчыкка нидер сөйли иде. Әйе, бергә сугышканнар икән. Аннары белорус партизаннарына кушылганнар. Бик тә әһәмиятле бер авылны азат иткәндә Әнвәр яраланган. Юк, аңына да килә алмаган. Командир кулында отряд байрагы гына ертылып калган. Әлеге ертык берлә «Ватан өчен» медален дә, кабереннән бер уч туфрагын да алып кайткан, әнә.
Ташкент кешесе китеп баргач Гайшә карчык ихатасында «кыямәт» купты. Такта китереп аудардылар. Бүрәнәсен дигәндәй... һәм дә җиргә батып бетә язган шыксыз өйне җамау башланды.
Тимерхан карт гел ике йорт арасында йөренде. Осталарга булышты. Гайшә карчыкның эшләрен эшләште. Тик карчыкның кәефе... Бик кадерле сергә ия булгандай тыныч кына елмаюы аны шөбһәләндерә, хафаландыра иде.
Әйе, менә хәзер карт ишекне ачар да: өй туена керүем бу, дияр. Ачылыр карчык та, ачылыр... Үлгән артыннан үлеп булмый лабаса.
Ишек ничектер шыгырдап ачылды. Самавыры да кайнаган. Тик... Нәрсә бу! Нишләп карчык чәй өстәленнән башын күтәрми?.. Ник? Нигә?
Бу юлы да соңарды шул Тимерхан карт, соңарды. Аңа инде Гайшә карчыкның суынган кулыннан теге үзбәк китергән табышны алу мәшәкате генә калган иде.
...Мәктәп музеена тапшырасы әнә шул «йөк» авырлыгы бастымы әллә картны? Юлаучысы да күренми бит аның, ичмаса, күренми. Уң кулының төйнәлгән йодрыгын ачар иде дә карт: бу — бик тә кадерле мирас — яшәү-яшәеш мәгънәсе, кеше гомеренең бәһасе, дип уч төбенә сыйган медаль кисәген, кызгылт чүпрәк ертыгын, күксел-кара туфрак бөртекләрен сузар иде...
Эскерт өстендә әллә күк күкрәде, әллә бөек Җиңүнең кырык еллыгына салют бирүләре булдымы — карт инде моны аңышмый, салам өстендә радиоалгычы ятканын да абайламый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк