Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе.
Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе.
– Ярар соң, үзеңә ошагач! Мин торасы түгел, син торасы, – дип, күңеленнән генә килешеп куйды Нурания апа.
Болай үзе начар хатын түгел ул Нурания апа. Әнә бит, улы өйләнәм диюгә, ничек итсә итте, квартирасына ремонтын да ясатты, җиһазын да аз-маз яңарткан булды... Фатиры ике бүлмәле аның. Зуррагын яшьләргә тәгаенләп куйды. Яңа җиһазларны да алар бүлмәсенә тезде. Идәнгә иң матур, иң затлы келәмен җәйде. Кайчандыр эштән язылып, чират торып алган иң кадерле әйберләре иде ул Нурания апаның. Әле үзе кинәнеп тотмады да, кызганды. Хәзер менә чыгарып җәйде. Күпме саклап яткырып була инде?!
Үзе исә кечкенә бүлмәгә күченде. Аңа шунысы да – тугыз квадратлысы да ярап тора. Ялгыз башы кая да сыя... Ире үлгәнгә шактый инде. Шул бер карап торган улы бар. Хәзер менә килене...
«Киленем булса, кызым дип кенә йөртермен», – дип уйлый иде Нурания апа элек. Юк шул, күпме теләсә дә, әйтә алмый әле килененә «кызым» дип. Килене дә аңа «әни» дип әйтергә атлыгып тормый. Аның авызыннан бу кадерле сүзне әле бер дә ишеткәне юк Нурания апаның. «Ярар, синең «әни» дигәнеңә калмаган, әйтмәсәң, әйтмәссең», – ди ул күңеленнән генә килене белән бәхәсләшеп.
Туйлар узып, яшьләр Нурания апа әзерләгән бүлмәдә яши башладылар. Ирен эшкә озата да, үз бүлмәләренә кереп бикләнә килене. Көн дәвамында ник бер чыгып карасын?! Менә шундый тормышны көттеме инде Нурания апа, йә?! Кухняда икәү чөкердәшеп чәй дә эчмәгәч, нинди тормыш инде бу?
Шулай аптырап йөрде-йөрде дә, түзмәде, килене янына үзе керде. Кем белә, бәлки авырып киткәндер?
Карават читендә мәче балысы кебек кенә бөгәрләнеп яткан киленен күреп, йөрәге кысылып куйды Нурания апаның: «Бигрәк яшь шул әле, тормыш та күрмәгән...»
– Чәй куям, әйдә, икәү эчеп алыйк... – диде ул, тавышына мөмкин кадәр җылылык чыгарырга тырышып.
– Хәзер торам, – диде килене, урыныннан кузгала башлап. Аны уңайсызламыйм дип, Нурания апа тизрәк бүлмәдән чыгып китте.
Үзе газга чәйнеген куеп җибәрде, суыткычыннан тәмле вареньесын эзләп тапты. Икесе өстәлнең ике башына утырып, дәшми генә чәй эчтеләр.
– Кичкә тавык кыздырырбыз, – диде Нурания апа. – Суыткычта бер тавыгым ята, җебетергә алып куям хәзер...
– Тавык кирәкми. Мин бүген «оливье» салаты ясармын дигән идем, – дип пышылдады килене ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Кит аннан! Эштән кайткан ир кеше өчен нәрсә инде ул синең салатың? Мин аны Яңа елга гына ясыйм, – дип тузынгандай итте Нурания апа.
– Ул үзе, салат ясарсың әле, дип кушып киткән иде, – диде килене. Аның болай да ак чырае тагын да агарып киткән кебек иде бу мизгелдә. Нурания апа дәшмәде. Шулай да килене кабаттан үз бүлмәсенә кереп киткәч, теге тавыкны барыбер чыгарып куйды.
«Шыпыртбикә» дип йөртә ул киленен эченнән генә. Көн дәвамында ник бер тавыш-тыны чыгып карасын?
– Әйдә, чык, күпме болай бикләнеп утырырга җыенасың? – дип битәрләде бер көнне аны Нурания апа. – Эшләгән кешегә өйдә эш бар аңа...
Чыгып барганда күзе ишек артында торган ике зур пакетка төште. Болары нәрсә? Иелеп, пакетларның авызын ачып карады. Анда урын-җир тышлары, сөлге-тастымаллар тутырылган иде.
– Болар кая бара тагын? – дип күтәрелеп карады ул килененә.
– Таһир эштән кайткач, прачкага илтербез дигән идек, – диде килене. – Кыйммәт түгел ул...
Шартлады Нурания апа. Гомер булмаганны, нинди прачка, ди ул?! Ванна бүлмәсендәге кер юу машинасы кем өчен, ди? Әйбәтләп кайнар суын, порошогын салып әйләндерәсең дә, ваннада чайкыйсың. Балконда «ә» дигәнче кибә дә куя.
– Бушат боларны! Машина юа бит аны. Япь-яшь башың белән, ничек оялмыйча, пычрак кереңне кешегә күтәреп барасың, ди инде? Әйдә, син чайкарсың, мин элеп торырмын! – дип боерды Нурания апа.
– Мин түгел, Таһир әйткән иде аны, – диде килене, аклангандай.
Нурания апа ике пакетны да ваннага таба сөйрәде. Керләрне юганчы, чайкап элгәнче көн узып бетте. Аның каравы, кайнананың күңелендә канәгатьлек иде. Менә бит, икәү булгач, ничек тиз булдырдылар!
Шулай яшәде алар. Нурания апа – үз бүлмәсендә, «Шыпыртбикә» – үз бүлмәсендә. Авырлы иде килене. Әллә күпмегә кадәр токсикоздан җәфаланды. «Хәзерге яшьләр бигрәк «слабый» инде», – дип мыгырданды Нурания апа эченнән генә. Үзе исә алай да килененә тәмлерәк ризык әзерләргә тырышты. Кеше баласы бит, болай да коры сөяккә калды.
Беркөнне хәлен белергә кергәндә килене өстәл артында нәрсәдер язып утыра иде.
– Нәрсә язасың? – дип сораштырган булды Нурания апа.
– Әниемә хат, – диде килене яза торган хатын кулы белән каплап.
Алай да күз кырые белән «кайнанам» дигән сүзне укып өлгерде Нурания апа.
«Кара син аны, әнисенә миннән зарланадыр инде, – дип тузынды үзе эчтән генә. – Усал дидер, безгә тынычлап яшәргә ирек бирми, дип язадыр...»
Шул ук төнне кинәт кенә килененең хәле китте. Улы, борчылып, бу хакта әйтүгә, кан басымын үлчи торган аппаратын күтәреп, алар бүлмәсенә атылды Нурания апа. «Аллам сакласын, кеше баласы бит! Алай-болай булса, кодагыйның күзенә ничек күренерсең?!»
– Кая әле, кан басымыңны үлчик? – дип, килененең ап-ак кына, нәзек кенә беләгенә манжетканы кидерде. «Бигрәк сабый инде, куллары да неп-нечкә генә», – дип сызып куйды үзенең күңеле.
– Борчылма инде, әни, үтәр әле, – диде килене.
Аппарат манжетка эчендәге һавасын чыгарып бетерде дә, экранда саннар күренде. Кан басымы шактый югары иде килененең.
– Улым, – диде ул катгый тавыш белән, – «скорый» чакырыйк без. Югары бит басымы...
– Юк инде, әни, кирәкми. Ятып торгач үтәр әле, – дип киреләнде килене һаман.
Нурания апаның башына бу сүзләрнең мәгънәсе шунда гына барып җитте. «Әни, дип әйтә түгелме? Аңа эндәшүе бит!» Ананың күзләренә яшь бөялде. Килененең аңа беренче тапкыр «Әни» диеп эндәшүе иде бу.
Киленен больницага салып кайткач, өй эче ничектер бердәй бушап, ятимләнеп калды. Нурания апа анда сугылды, монда сугылды, үз-үзенә урын тапмады. «Кара инде син бу аңгыра карчыкны, – дип сүкте ул үзен. – Авырлы килеш керләр юдырып интектердем бит әле, җитмәсә». Килененең хастаханәгә эләгүендә ул үзен гаепле хис итте.
Иртән иртүк кайнар тавык шулпасы, җимешле чәй күтәреп, килененең хәлен белергә китте Нурания апа. Янына ук кереп, үзен күрә алмаса да, тәрәзә аша аңа кул болгады. «Бигрәк матур була инде авырлы хатын», – дип уйлады ул автобуста кайтып барышлый.
Килене больницадан чыгышка бик яхшылап өйләрне җыештырып чыгарга булды. Пәрдәләрне алыштырды, идәннәрне юды. Яшьләр бүлмәсенең тузаннарын сөрткәндә, кулы ирексездән теге хатка үрелде. Килене аны җибәрергә өлгермәгән иде әле. Үзенең бу гамәленнән үзе уңайсызланса да, «минем турыда ниләр язды икән», – дигән кызыксынуы җиңде.
Ак биткә матур, тигез хәрефләр белән тезгән иде килене хатны. «Кадерле әнием! Минем өчен борчылма, безнең бар да яхшы. Инде токсикоз кимеде, хәзер аның кадәр авыр түгел. Таһир мине бик кызгана һәм булышырга гына тора. Ул бик шәфкатьле. Миңа бер авыр эш тә эшләргә рөхсәт итми.
Кайнанам белән дә мөнәсәбәтләребез начар түгел...» Шушы урынга җиткәч, Нурания апаның куллары дерелдәп куйды. «Нәрсә дип зарланды икән?» –
дип уйлады ул, күзләре белән тигез хәрефләр өстеннән йөгереп. «Ул начар кеше түгел, – дип дәвам итә иде хат. – Беренче карашка гына усалдыр кебек ул. Күңеле бик йомшак аның. Мәхәббәтен яулый алсаң, ул сине беркемнән дә рәнҗеттермәс. Без аның белән акрынлап кына дуслашып киләбез инде. Әни, әгәр мин кайнанама «әни» дип эндәшсәм, син үпкәләмәссеңме? Минем аңа «әни» дип эндәшәсем килә...»
Нурания апаның тагын күңеле йомшарды. Хатны күкрәгенә кысып, яратып сыпырды ул. «Кызым минем, – дип пышылдады аның иреннәре. – «Әни» дип әйтмәсәң дә, мин сине барыбер яраткан булыр идем. Улымның газизе бит син, кызым...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Лилия, маутр язгансын!
0
0
0
0
Психолог син Лилия!!!
0
0
0
0
Тарихның башы матур да, азагы хәерле булсын. Минем кайнана бала тугач нык үзгәрде
0
0