Хикәя
Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/xuslastyn-da-kitep-bardyn
Төнлә Газизә тамагы кызышып авыртудан уянып китте. Башы чатнап авырта, гәүдәсе таш баскандай авырайган иде. Көчкә торып кухня ягына чыкты, чәйнектә калган җылымса суны эчте. Тамагындагы ангина миндалиналары күптән алдырылган булса да, су тамак төбен кисеп төшеп китте. Андый чакта файдасы тия иде дип, бер кашык бал капты да муенына мамык шәлен урап урынына барып ятты. Әллә йоклады, әллә саташып ятты, белмәссең. Килененең киенеп эшкә киткәнен дә шәйләде кебек, дөп-дөп басып каршысына ябырылган ат көтүе астында калам дип, куркып уянган иде, анысы балалар чабышып йөри булып чыкты. Аннары тагын изелеп йоклап кителгән. Төшендә аермачык итеп ире Шамилне күрде. Ап-актан киенгән, үзе шундый шат, кулларын сузып Газизәгә таба атлый. Газизә дә аны күрү шатлыгыннан нишләргә белмичә аңа омтыла, күңелендә шундый рәхәтлек, әйтерсең ул каядыр биектә-биектә очып бара... Уянгач та төшеннән айный алмыйча ятты. Сагына, бик сагына ул Шамилен. Иртәрәк китте шул ире. Гомер буе ашказаны, эчәклекләре авыртып интекте ул. Яшьрәк чагында ашказанына операция ясаткан иде инде. Соңгысын күтәрә алмады йөрәге. Больницадан чыгарга ук насыйп булмады. Парлы чакта гына аңламыйсың икән ул ялгыз хатыннарның хәлен. Өеңдә кеше булса да, урамда чыгып сөйләшерлек күршеләрең яшәсә дә, ярты сүзеңнән аңлаучы, беркемгә дә сөйли алмастай серләреңне тыңлаучы, бер күз карашы белән генә дә сине юатучы булмый икән ул. Бераз шулай ятканнан соң кисәк уянып киткәндәй булды. «Тукта! Нинди төш булды соң әле бу? Яхшыга юрамыйлар бит мондый төшне!» Шулчак кылт итеп Нәфиганың сүзләре исенә төште. «Син яшәрмен күк дип яшисеңме, Газизә?»
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!
– Әби, син нәрсә дисең?
Янына килеп баскан оныгы Ләйсәннең тавышы чынбарлыкка кайтарды.
– Төш күреп йоклап киткәнмен, кызым! Хәзер торам, чәй дә кайнарлап эчертермен, яме.
Гәүдәсен чак кузгатып, Газизә кухняга чыкты, чәй куеп җибәрде, башының чатнавына чыдый алмыйча дарулар тартмасын актара башлады.
– Нәрсә эзлисең, әби? Авырыйсыңмы әллә син?
– Авырыйм шул, балам, тамагым авырта. Хәзер сезгә чәй ясап бирәм дә ятам әле. Тәртипле булыгыз, яме! Озакламый әниегез дә эштән кайтып җитәр.
Газизә берничә дару алып капты да тагын урынына барып ятты. «Һай, Аллам, иртәнге намазым да укылмаган лабаса!» Әмма Газизәнең торып тәһарәт алырлык та, намаз укырлык та хәле юк иде. «Йә Ходам, берүк кичерә күр, бераз хәл кергәч каза итеп укырмын инде». Шулай да күңеленнән башта «Фатиха» сүрәсен укып чыкты, аннары Тәхлил әйтте.
Менә ничә ел инде Газизәнең гарәпчә укырга өйрәнеп, намазга басканына. Аллаһының рәхмәте, мәчетләр яңадан торгызылды, күңелләргә иман нуры салып, азан тавышы яңгырады. Ядегәр авылының элеккеге мулласы Таҗетдин хәзрәтнең улы Габделхак кайтып авылдашларына дин сабаклары укыта башлады. Газизәнең дини гыйлем алу теләге шулкадәр көчле иде. Ул теләк нәнәсе аша күчкәнме, ул һәр дини бәйрәмдә ялгыз карчыкларга сәдака илтә йә кызларыннан илттертә иде. Ел саен Коръән ашы уздырды. Кечкенәдән ятим калган нәнәсе Минзифаны «чибәр абыстай» тәрбияләп үстергән. Минзифа аларда бик күп нәрсәгә өйрәнгән. Намаз укымаса да, гарәпчә укый да, яза да белә иде.
Газизә башта телевизордан Җәмил Зәйнуллин алып бара башлаган гарәп язуы дәресләрен тыңлады. Ә Габделхак хәзрәтнең укыта башлавы аның өчен зур сөенеч булды. Остазлар Ядегәргә кайтып йөри алмый башлагач, алар янына Арчага барды. Аннан соң алар укыта торган Казан мәдрәсәсенә барып гыйлем алды. Барган саен бер кочак дини китап күтәреп кайтты. Аларны күршеләргә, таныш-белешкә тарата, дингә, намазга басарга өнди, үзе белгәнне аларга да аңлатырга тырыша иде.
Югары Шәмәрдәндә мәчет ачылгач, куанычы эченә сыймады. Кодасы Гаязны дингә тартты, мәчеттә мулла булырлык дәрәҗәгә күтәрде. Үзе мәчеттә теләге булганнарга дин сабаклары укыта башлады. Үзенең туган авылында да мәчет булдырасы иде дә! Артыннан йөри башладылар башлавын, бик күп хезмәт кирәк шул әле. Хәзергә алар Мәфрүзә апаның өендә җыелалар, хатын-кызлар Газизә өйрәткәнчә намаз укыйлар, сүрәләр өйрәнәләр.
«Кара инде, йә! Шулай кыймылдый да алмыйча ят инде, булмаганны!» Газизә тагын торырга талпынып карады, тик гәүдәсе тыңламады. Кызы Зөһрә дә өйдә юк ичмасам, сөт булса да кайнатып бирер иде.
Килене эштән кайткач кайнанасының һаман урын өстендә ятуына гаҗәпкә калды. Аның бервакытта та болай тора алмыйча авырганы юк иде. Кайнар аш кертте, бөтнек белән баллы чәй ясап бирде, дарулар каптырды. Чәй эчсә дә, ашка нәфсесе булмады, тамагы бик авырта, йота да алмый иде.
– Әни, больницага алып төшикме әллә? – дигән улына:
– Бүген ял көне бит, вакытсыз йөргәнне яратмаслар. Иртәгәгә кадәр түзәм инде, – дип җавап бирде.
Бөтнекле, баллы чәйнең файдасы булдымы – тамак ачытуы бераз басылгандай булды, Газизә күзләрен йомды...
...Эх, шушында гына куйган иде бит, кая киткән соң формулалар язылган дәфтәре?! Сумкасын кат-кат актарды, парта асларына төшеп карады, ниндидер чүп-чар арасында казынды, тирләде, пеште, каушады. Юк инде, юк! Кирәкле формуласы да искә төшми бит аның ичмасам! Тагын «ике»ле куярлар инде, һай Аллам!..
Газизәнең иң зур хыялы – укытучы булу иде. Мәктәптә ул бик яхшы укыды. Шул теләк белән Арча педучилищесына юл тотты. Башка имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, соңгысын – математиканы тапшырырга килде. Математика иң яраткан фәне, бу сынау инде аны ул хәтле куркытмый, Газизә үзе дә училищега ияләнеп бетте, шушы уку йортында укыйсын күз алдына китереп ләззәтләнә иде.
Парта артына утырып, билетка күз төшергәннән соң, Газизәнең күз аллары караңгыланып китте, аяк астыннан җир убыла башлагандай тоелды. «Арифметик прогрессия». Газизә мәктәптә бу теманы узганда авырып калган иде, соңыннан ул аны иптәшләреннән сорап белде белүен, тик артык игътибарга алмады, ул аңа артык җиңел тоелды. Әле кичә имтиханга әзерләнгәндә дә, башта авырларын кабатлыйм, соңыннан карап чыгармын, дип, ул теманы калдырып китте. Баш миен киереп нихәтле генә исенә төшерергә тырышса да, формула искә төшмәде.
– Белмим, оныттым, – диде Газизә, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, имтихан алучы укытучы алдына килеп баскач. – Икенче сорау бирегез әле, зинһар өчен! Мин калганнарын барысын да беләм, иң авырын бирегез.
– Белмим, оныттым, имеш! – Укытучының зәһәр тавышы бүлмә тәрәзәләрен зыңгылдатты. – Булачак укытучы сүземе бу? Син укучыларың каршына баскач та белмим, оныттым, дип торырсыңмы? «Ике»ле!
Укытучының карары кырыс һәм аяктан егарлык иде. Газизә, елап җибәрмәс өчен иреннәрен канаганчы тешләп, класстан чыгып йөгерде. «Бетте! Барысы да бетте! Ни йөзең белән авылга кайтырга, ничек иптәшләрең, укытучылар күзенә күренергә хәзер!»
Вокзалдан поезд көткәндә дә ике күзеннән яшь акты да акты Газизәнең. Әллә шушы поезд астына ташланыйм микән дигән ямьсез уй да чагылып үтте башыннан. Шулчак янәшәсендә басып торган ике кызның сөйләшүе колагына чалынды.
– Сабада яңа ачылган бухгалтерлар курсына язылдым мин. Экзамен бирәсе түгел, билгеләрең яхшы булса, алалар. Әйдә минем белән, – дип кыстый иде иптәшен икенчесе.
Газизә колакларын торгызды.
– Урын бар микән соң әле анда?
– Булырга тиеш. Әле ул яңа ачылган, кеше белми дә торгандыр. Мин язылганда берничә генә кеше иде әле.
Шулай итеп, Газизәнең язмышына бухгалтер хезмәте язылган булып чыкты. Әмма Арча педучилищесында алган йөрәк ярасы исенә төшкән саен кан саркытты. «Эх! Шул кичтә бер күз генә салган булсам да ул темага, бирә идем бит ул имтиханны!» – дип өзгәләнде, үзен шундый ваемсызлыгында битәрләде. Инде менә ничә елдан соң да искә төшеп торсын әле!
– Әби, әби!
Газизә ерактан ишетелгән бу тавышның кемнеке икәнен аңышмый торды. Аннары гына: «Аллага шөкер, төш күрәм икән ләбаса», – дип күзләрен ачты. Янында оныклары тезелгән, килене:
– Әни, менә бу даруны эчеп кара әле, файдасы булмасмы, тамак авыртканны баса торган, күршеләрдән кереп алдым, – дип дару сузды.
Капкан даруны Газизә зур авырлык белән генә йота алды. Аннары кабат ястыгына ауды. Күргән төшен исенә төшереп, үзалдына елмаеп куйды. Кара инде, төш диген инде моны! Ярар, укытучы булмаса да, абыстай булып куйды бит әле менә. Күпме кешегә гыйлем бирә, шул ук укытучы хезмәте белән бер бит инде ул. Аның каравы, ике кызы укытучы булдылар.
Бухгалтер эшен дә бик яратып, җиренә җиткереп башкарды Газизә. Соңыннан баш экономист итеп тә куйдылар. Бик тату, бик күңелле эшләделәр колхоз кәнсәләрендә. Төрлесе төрле яшьтә булуга карамастан, барлык эч серләрен бүлештеләр, шатлыклары да, кайгылары да уртак булды. Икенче авылга җәяү йөреп эшләве, әбәткә кайтып килгәндә күпме вакытның юлда үтүе, кайткач йорт эшләрен ашыга-ашыга караганнан соң, сәгатькә карый-карый тагын эшкә чабуы, еллык отчетлар вакытында ярты төн булмыйча өйгә кайтып керә алмаулар үзәгенә үтсә дә, ул чакларны сагынып искә ала Газизә.
Эше шулкадәр тыгыз булуга карамастан, ире Шамил белән күрше авыл клубына кинога йөрергә дә вакыт таба иде алар. «Цыган» киносын караулар дисеңме, елый-елый караган һинд киноларын әйтәсеңме! Арыганннарын онытып, кар-буран дими клубка чыгып йөгерерләр иде. Берсендә кинодан кайтсалар, өйләренә чегәннәр кереп тулган! Хуҗалар өйдә юк икәнне сизеп, иркенәеп алганнар, табада ит кыздырып, аракы эчеп, мәҗлес ясап утыралар. Башта сәерсенсәләр дә, соңыннан уртак тел таптылар тагын. Алар әйбер сатып йөрүче молдаваннар булып чыкты. Начар кешеләр түгел иде үзләре. Рәхмәт йөзеннән, күп кенә товарларын – очсыз бәядән, кайберсен бүләккә калдырып киттеләр. Җәй көне тагын бер килеп чыктылар әле. Бу юлы алар белән кечкенә малайлары, яшь киленнәре дә бар иде. Үзләрен шулкадәр иркен тоттылар, әйтерсең якын туганнарына кунакка кайтканнар! Ашлар пешереп ашап, Шамил белән төнгә кадәр гәпләшеп утырып, кунып киттеләр.
Хәер, аларда төн кунып чыгучылар бер чегәннәр генә түгел иде. Өйләре авыл башында беренче йорт, төнлә дә кечкенә яктагы утны сүндермичә йоклыйлар. Өйдә яшь балалар барын, карт әбинең төнлә уянып, чыгар юл тапмый йөрүен уйлап калдырыла башлаган ут, ияләнелгән гадәт буенча, балалар үсеп җиткәч тә төне буе янып торды, тышкы ишек бикләнмәде. Юлда кайтканда бик нык өшегән аягын җылытырга дип кенә кергән шофер егет тә кунып чыкты. Янил училищесына Сабадан җәяүләп укырга килүче арыган унлап малайга да йокларга урын табылды. Тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр.
– Әби, әби, җырлап күрсәтимме?
Уйларын янына килеп баскан Ләйсән кызы бүлдерде. Янына Чулпан белән Динар да килеп басты. «Әйдә, кызым, җырлап җибәр әле, тыңлыйм», – диде Газизә, күңеле булып. Сүзләрен бик белеп бетермәсәләр дә, Чулпан белән Динар да кушылды.
Мәк, мәк, без күмәк,
Кызарып пешә җир җиләк.
Иртүк торып мәккә кунып,
Уйнап йөри күбәләк.
– Вәйт булдырдыгыз, – дип кул чәбәкләде Газизә. – Күңелләр күтәрелеп китте, рәхмәт инде сезгә. Кызым, казларны караучы бар микән? Су буена төшеп китмәсеннәр тагын, буадан чыгарып та булмас. Карап керегез әле, яме!
Балалар чыгып йөгергәч, артларыннан куанып карап калды. Аллага шөкер, берсеннән-берсе матур булып үсеп киләләр, күзләр генә тимәсен үзләренә, бәхетләре булсын!
Газизә үзе дә җыр-моңга бик һәвәс шул. Татарча гына түгел, русчаны да, чит ил музыкасын да бик яратып тыңлый. Шамил белән иртәнге малны карарга чыкканда да транзистор күтәреп йөриләр иде. Иртәнге сәгать алтыда русча «Концерт по заявкам радиослушателей» була. Иң матур җырлар яңгырый. Ял көннәрендә радиодан тапшырыла торган концертларны да калдырмый. Ямыйсы носкилар буламы, тегәсе әйберләрме – идән уртасына таратып сала да иләсләнеп күзләрен йома-йома җыр тыңлый, сүзләрен отып калырга тырыша. Аннары пластинкалар чыкты. Кызлары уйната торган «Битлз» группасының «Облади-облада» дигән җырын бик ярата иде. Үзе дә матур җырлый. Бәйрәмнәрдә сорап җырлаталар, концертларда катнашырга чакыралар иде. Иң яратып җырлый торган җыры – «Кошлар кебек».
Һаваларда очкан кошкайларның,
Каурыйлары коела җилләрдә.
Туфрагына алтын чәчсәләр дә
Җитми икән туган илләргә...
Мәҗлесләрдә инде бу җырны җырламый калганнары юк. Кыш көне, мал суйганнан соң, ел саен туган-тумачаны җыеп, аш үткәрәләр иде. Хатыны Кәнҗибану белән Шәйдулла менә. Шәйдулла гармунын калдырмый. Аларга Хәбир белән Наилә иярә. Наиләнең дә тавышы бик матур. Күрше авылдан ире белән сеңлесе Габидә килә. Өйгә күңел түрләреннән ташып чыккан татар моңы агыла: «Шахта», «Сарман», «Мәдинәм-гөлкәем»...
Бәйрәмнәр оештырырга ярата Газизә. Берничә генә казы булып, бер кешегә бер каз тиярлек кенә булса да, хатын-кызлар чакырып, каз өмәсе ясый. Кичен бәлеш пешереп аларны ашка чакыра. Рәхәтләнеп аралашып, уен-көлке сөйләшеп, бик күңелле итеп утыралар, җырлашып та алалар.
Яңа елда кечкенә балаларга чыршы бәйрәме ясый. Үзләренең балалары үскәндә авылда бакча булмады, шуңа күрә балалар бик теләп килә иде бәйрәмгә. Шигырь сөйләп, җырлап-биеп күңел ачалар. Аларны карарга күрше-тирә җыела. Кайтып киткәндә һәрберсенә күчтәнәч тә эләгә иде әле.
«Бер вакыт кына» дип кабатларга ярата Газизә. «Барысы да вакытлыча гына шул», – дип моңсуланып уйлап куйды ул күңел сандыгындагы хатирәләрне барлаганнан соң. Хәзер инде Шамиле булмагач, андый мәҗлесләр дә уздырылмый, оныкларның Чыршы бәйрәме бакчада уза.
Килене биргән дару тәэсир иттеме, алҗып киткәндәй булдымы – Газизәне тагын йокы басты: кич җитеп караңгы төшкәнен дә сизмәде. Балалар шау-гөр килеп йөрделәр, ашап-эчеп, йокларга яттылар, әбиләре берни белми йоклады. Килене берничә тапкыр янына килеп караса да, уятырга базмады, янына эчәсе даруын һәм җылы чәй куйды.
... – Нәнә, нәнә! Коткар! Эт куа!
(Ахыры: https://syuyumbike.ru/news/proza/xuslastyn-da-kitep-bardyn-1726236022.)
Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк