Палатадагылар чабыша башлады, кайсы медсестрага әйтергә йөгерде, кайсы Шамил караваты янына килеп басты...
Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/xuslastyn-da-kitep-bardyn
http://syuyumbike.ru/news/proza/xuslastyn-da-kitep-bardyn-1726044529
Газизә бар көченә чапмакчы була, тик аяклары тыңламый, кычкырмакчы була, тик бугазын нәрсәдер буа, кычкыра алмый. Артыннан куып килүче эт тора-бара зур авызлы котсыз адәмгә әйләнде. Авызыннан кан агып торган бу бәндә кеше ашаучы, имеш. Менә-менә кызны куып җитәм дигәндә генә, Газизә күзләрен ачты. Ул шабыр тиргә төшкән, бөтен тәне калтырый иде. «Йә Аллам! Төш кенә икән! Әстәгъфирулла, чын дип торам!» Газизәнең йөрәге һаман сикерә, калтыравы бетмәгән иде әле.
Мондый төшнең аңа беренче генә керүе түгел инде. Бик каты авырып саташканда ул шушы төшне күреп бастырыла, уянгач та бик озак куркып йөри. Беренче тапкыр ул төш аңа Бурятиядә чакта кергән иде.
1937–40 нчы елларда бик күп татарстанлылар вербовка белән Бурятия-Монголиягә киттеләр. Бик яхшы тормыш, яшәү урыны тәкъдим итеп җибәрсәләр дә, барысы да ал да гөл булмады, билгеле. Озакламый сугыш башланып, әтисен фронка алдылар. Шулай да бригадир булып эшләүче нәнәсе, монда килгәч, ипи ашый башладык, ичмасам, дип, балаларын да, үзен дә юата иде. Алар торган баракта әнисе белән Зәйтүнә исемле кыз яши иде. Яше Газизәдән олы булса да, буе аның белән бертигез диярлек. Алар гел бергә уйный торган булып киттеләр. Берсендә кич белән әнисе кызын алырга кергәч, ике хатын башларыннан кичкән хәлләрне сөйләшә башладылар.
– И-и-и, күрмәгәннәр калмады инде безнең, – дип сөйләп китте Зәйтүнәнең әнисе. – Ачлык елны берсе арты берсе өч балам үлеп китте. Аларның ашарга сорап тилмерүләрен, йә Раббым, бер анага да күрсәтмәсен! Зәйтүнәм күкрәк баласы гына иде әле. Сөте булмаган буш күкрәгемне чәйнәп бетерер иде, җанашым. Ул елый, мин елыйм. Ирем, берүк баланы сакла, дип, бер кабымлык ризыкны да авызыннан өзеп аңа каптырырга тырыша, үзе ашамыйча миңа бирә иде. Мин ир кеше, түзәм дигән иде дә, түзә алмады шул. Бер иртәдә йокыдан торышыма гәүдәсе суынып беткән иде инде. Башка чыдар хәлем калмагач, туган авылыма, әти-әни янына кайтырга карар кылдым. Юл ерак, хәлсез көе көнендә кайтып җитә алмадым, бер мари авылына кунарга сорап кердем. Ишекне озын гәүдәле, коры сөякләре калтырап торган котсыз гына бер хатын ачты.
– Керегез, кер, – диде ул татарча. Мин бераз марича аңласам да, аның татарча эндәшүенә куандым.
Безгә ишек төбенәрәк, морҗа буена урын җәйделәр. Йоклап китәм генә дигәндә, колагыма теге хатынның ире белән пышылдап сөйләшкән тавышлары чалынды.
– Берсе – казанлык, берсе чуенлык боларның, – диде ир кеше, хихылдап.
Колакларым үрә торды, тынымны кыстым.
– Әстәгъфирулла, берсе казанлык, берсе чуенлык дип, безне әйтә түгелме соң бу! Кайбер авылларда, ачлыкка чыдый алмагач, кеше ите ашыйлар, дип ишеткәнем бар иде барын.
Йөрәгем чыгам-чыгам дип тибәргә тотынды, мин йоклаганга салышып ята бирдем, үзем нишләргә дип план кора башладым. Бәхетемә, озакламый теге ирнең гырлаган тавышы ишетелде: йоклап китте бугай. Мин – култык астына баламны гына кыстырдым да,төенчегемне дә алып тормыйча, сиздермәскә тырышып өйдән чыктым. Әмма баскыч төбендә нәрсәгәдер абындым. Әллә чиләк булды шунда, шылтырап каядыр очты. Бар көчемә йөгерә башладым. Юл буйлап түгел, бакча артыннан, – түбәндәге елгага таба йөгердем. Елга аша күпер авылның икенче башында иде, анда чапсам, барыбер тотарлар, батсам, елгага батып үләрмен ичмасам, дип уйладым. Борылып карасам, бер шәүләнең минем арттан чапканы күренде. Елгага килеп җиткәч: «Йә Аллам, ярдәмеңнән ташлама!» – дип кабатлый-кабатлый, баламны муеныма атландырдым да суга атладым. Тора-бара су муеныма менеп җитте, авызларыма керә башлады, атлап булмый интектерде, ярый агым көчле түгел иде. Ниһаять, сай җиргә чыктым. Артыма борылып карарга да куркып, судан чыккач та йөгердем дә йөгердем. Бәхетемә, авылыбызга җитәргә күп калмаган иде, ничек кайтып туган йортым бусагасына егылганны хәтерләмим дә. Күземне ачканда, янымда елап-шешенеп беткән әнием басып тора, аңсыз ятканыма өч көн булган икән инде. Менә шулай әҗәлнең авызыннан чак качып котылган кеше без.
Зәйтүнәнең әнисе сөйләгәнне авызын ачып тыңлап утырган Газизәгә бу хикәя шулкадәр тәэсир итте, ул сөйләгәннәрне күз алдына китереп, кич белән йокыга китә алмыйча азапланды. Алар авылыннан ерак түгел елга ага иде. Аның теге ягында кеше ашаучылар бардыр кебек тоелып, су буена килергә дә курка башлады. Авырганда, кеше ашаучылар төшенә кереп саташты.
Төшеннән бераз айныгач, Газизә, рәхмәт укый-укый, килене куйган даруны эчте. Тамагы кызыша, тәне уттай яна, башының авыртуына чыдап булмаслык иде. Җылымса чәйне зур авырлык белән эчеп куйгач, бераз хәл алгандай булды.
Уйлары кабат Бурят-Монголиягә әйләнеп кайтты. Хәзер кайда икән ул Зәйтүнә? Эх, бер барып күрәсе иде үзләре торган җирләрне!
Газизәләрнең әтиләре сугышта вафат булгач, алар сугыштан соң бер авылдашларына ияреп кире туган якларына кайтып киттеләр. Вокзалларда кеше өстендә кеше иде ул вакытта. Өч баланы әнисе берсе итәгенә икенчесен тагып, «кулыгызны ычкындырмагыз», дип, кат-кат кисәтеп, авыр төенчекләрен алга куеп, үзе юл ярып бара-бара көч-хәл белән поездга утырып, чак кайтып җиттеләр алар. Газизә монда кайткач та вакыт-вакыт сеңлесе белән бурятча сөйләшә иде әле. Хәзер генә берни хәтерләми.
Авылда да аларны көтеп тормаганнар. Сугыштан соңгы ачлы-туклы тормыш, җитмәүчәнлек үзәкләргә үтте. Газизә станциягә авызларыннан өзеп әзерләнгән пешкән йомырка сатарга менә иде. Поезд туктауга, «Кемгә йомырка кирәк?» – дип чабып йөрүләр, алучы пассажирлар табылса, аңа кош тоткандай сөенеп, кибеттән ипи, кирәк-ярак алып төшүләрнең хәтердән мәңге чыгасы юк. Нәнәсе төне буе вак-төяк мех кисәкләреннән бүрек колагы тегәр иде. Бик йокысы килсә дә, Газизә аңа җеп саплап тора. Абыйсы Сәйфулла бүрек тегү әртилендә эшли башлагач кына бераз тамаклары туя башлады.
Газизәнең иң курыкканы – ачлык. Шуңа ул бервакытта да азык-төлек запасын өзми. Булган акчасына һәрвакыт он, токмач, ярма ише әйберләр алып кайтып тора.
...Дүшәмбе көнне улы Газизәне больницага иртүк алып төшсә дә, врачлар авыруларны тиз генә кабул итмәде. Башта иртәнге киңәшмәләре булды. Аннары тыз-быз килеп районга китәргә әзерләнә башладылар. Ярый, Газизә янына кызы кереп җитте, әнисенең хәлен сорашкач, аңа юбилей хәлләрен тәфсилләп сөйләргә тотынды. Газизәгә кызының янында утыруы, аның кул җылысын тоюы, колак төбендә көр тавыш белән нидер сөйләве рәхәт булса да, ул аның сөйләгәнен өзек-төтек кенә аңлады. «Метеор, Идел, кунаклар, балалар, җыр, моң...»
Бераздан врач, ниһаять, Газизәне карады һәм кичекмәстән район больницасына алып барырга кирәклеген әйтте. Больницаның – «Ашыгыч ярдәм» машинасы яңа гына районга чыгып киткән иде. Ярый, бәхеткә, Кукмарага баручы машина тиз табылды. Кызы Зөһрә әнисен районга алып китте. – Газизәне шунда ук ятарга салдылар.
Палатага кергәч, Газизәнең җаны өшеп китте. Кылт итеп Шамил белән соңгы тапкыр больницада яткан чагы исенә төште. Ак түшәм, ак стеналар, ап-ак урын-җир...
Иртәгә үләсе дигән көнне Шамилнең кәефе бик яхшы иде. Ул көнне Газизә кибетләргә йөреп кайтты, кызы Зөһрәгә җәйге пәлтә алган иде, боргалана-боргалана, иренә аны киеп күрсәтте. «Кызлар кебек булдың моны кигәч, сиңа да килешә», – дигән булды Шамиле. Гомумән, Шамиле бик тәмле телле иде аның. Салгаларга яратса да (ул вакытта салып йөрмәгән ир-ат бар иде микән), нинди генә исерек чагы булса да, авыз ачып бер начар сүз әйтмәде, тавыш күтәрмәде, өстәл кырыена башын салып бераз йоклап алыр иде дә, айнып китәр иде, мәрхүм. Көнләшүнең нәрсә икәнен дә белмәде. Газизәне кая да булса җырларга чакырсалар, үзе бармаса да, сөенер иде, күлмәкләренә кадәр үтүкләп биреп озатыр иде.
Икенче көнне йокыдан уянгач, гәүдәсен караватыннан бераз калкытып:
– Газизә, үләм бит мин. Ятып та булмый, утырып та булмый, чыдар хәлем юк, – диде дә китеп тә барды. Газизә башта катып калды. Аннары, палатадагыларга әйтергә кирәк дип, як-ягына каранган иде, барысы да иртәнге чәй эчәргә әзерләнеп йөриләр, ризыкларын чыгарып куйганнар, чәй ясыйлар. «Тукта, аппетитларын бозмыйм инде, чәй булса да эчсеннәр», дип, Газизә уеннан кире кайтты. Исенә килеп, Шамилнең күзләрен йомдырды да, өстенә япты. Тамагына төер утырды, күзенә менә тамам, менә тамам дип, яшь килеп бөялде. «Сабыр бул, Газизә, сабыр», – диде ул үз-үзенә.
Күрше караваттагылар үзләре чәй эчеп бетергәч кенә аның кыймылдамый аска карап утыруына игътибар иттеләр.
– Кара әле, сез ник чәй эчмисез? Чәйнектә кайнар чәй калды анда.
– Үлде-е-е... – диде Газизә, үзенә ят тавыш белән.
– Һай, Аллам! Ник аны башта ук әйтмисең, ничекләр түздең?
Палатадагылар чабыша башлады, кайсы медсестрага әйтергә йөгерде, кайсы Шамил караваты янына килеп басты. Ул арада авырулар йөртә торган карават-арбаны алып керделәр. Шалтыр-шолтыр килеп, арба Шамилне алып чыгып киткәч кенә, Газизә сыгылып төшеп елап җибәрде.
Шул чаклар исенә төшеп, Газизәнең күңеле тулды, елыйсы килеп китте, күзләрен сөртеп алды. Озакламый ашарга китерделәр. Әмма ашыйсы килми иде, ул бары компот кына алды. Әле үзенең тәлинкә-чокыр, кашык-калак ише әйберсе юк иде, озакламый кызы китерергә тиеш. Компотны салырга кемдер стакан биреп торды. Җимешләренә нәфсесе төшеп, кулы белән генә берничәне капты. Стаканын юып алып килеп хуҗасына тапшыргач, утырып кына булса да намаз догаларын уку нияте белән тәһарәт алырга китте. Палата ишек төбенә килеп җиткәндә Газизәгә әллә ни булды: күз алдында Шамил шәүләсе пәйда булды, аннары нәнәсе күренеп алды, күз аллары караңгыланып китте. Иреннәре үзеннән-үзе шәһадәт кәлимәсен кабатлады: «Лә-иләһә илләл-лаһу – Мөхәммәдүр-расүлү-лаһи...» Аннары бөтен гәүдәсенә искиткеч рәхәтлек таралды, Газизә ак яктылыкка очты.
– Апа, менә бу сумканы Ибраһимова Газизәгә тапшырыгыз әле.
– Ул әби үлде бит.
– Нинди әби? Мин үземнең әнине әйтәм бит.
– Әйе, шул инде. Сез бергә кердегез бит, мин күреп калдым. Ак яулык бәйләгән әбиме, апамы үлде. Моргка илттеләр аны.
– Үлде-е-е? – Зөһрәнең кулындагы сумкасы төшеп китте, тез буыннары калтырады, башына күсәк белән суккандай булып, бераз аңына килә алмый торды, аннары бугазына килеп бөялгән төерне чак йотып, кычкырып елап җибәрде.
...Газизәне озатырга бик күп кеше килде. Казаннан җәмәгате белән хәзрәт Габделхак Каюмов та кайтты.
– Бу авылның бер якты йолдызы сүнде, – диде ул.
Ахирәте Нәфига апа, Газизәнең вафатыннан соң 25 елдан артык яшәде әле.
– Шул вакытта «Алла бирса» дигән сүзне әйтмәде шул ул Газизә, «Алла бирса» димәде, – диде ул бер күрешкәндә, ахирәте белән булган соңгы очрашуны – искә төшереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк