Юмористик хикәя
Кыяры уңды быел Сәкинәнең. Югыйсә елы да коры килде бит. Әллә көн саен су сибүнең файдасы булдымы, әллә теге кибеттән алган ашламаларың файдасы тидеме кыяр тилерә-тилерә үсте дә үсте, мин сиңа әйтим. Инде тозлап банка бетте, баз тулды. Кич җиттеме өйалды чиләк, таз ишесе шул кыяр белән тула. Инде аптырагач беркөнне ике чиләген күтәреп күрше Дания карчыкка кереп китте.
– И бәбекәем, кая инде миңа мондай кетертек нәмә кимерү. Авызымда теге сүтеп ташып бетергән колхоз утарының капка баганасы кебек ике тешем калган. Капкан ризык көтүдән кайталмый калган сарык кебек авызда буталып тик йөри. Бәк ярата идем дә мин кыярны. Юк инде, ризык түгел ул миңа. Балам, рәхмәт, йөргән аягыңа савап булсын.
Аптырап чыгып барганда күзе карчыкның савыт-саба арасында яткан яшелчә кыргычка күзе төште. Тиз генә бер эре кыярны кырып карчык алдына куйды. Тегесе башта бик теләмичә генә кабып карады, аннан тешсез авызын мимылдатып калаклап теге кыярны сыпыртып та куйды. Сәкинә куана-куана бер табакны аңа калдырып чыгып китте. Урамга чыккач чиләк ярымын кая куярга белми килендәше Флүзәгә юл алды. Керә-керешкә үк болдырда тезелеп торган эреле-ваклы барлык савыт тулы кыяр күреп кәефе кырылды. Чиләк күтәреп кергән Сәкинәне күргәч Флүзә кулларын бутый-бутый сөйләнә башлады.
– И килендәшкәем, үземнекен кая куярга белмим, күземә дә күрсәтмә. Малай, миңа гына кирәк барысы да, теге марҗа киленне әйтим, кәк кыяр алып китеп әзерләгез кышка, дисәм, «Мама, нам не надо, никто не кушает», – ди. Тозлаганны алып кереп куйсаң, берүзе бер банканы мүкләп куя. Телефон тотып утыра торгач арты куна тактасы кебек җәелде инде. Булса булыр икән мир ялкавы. Кызга биреп тә маташмыйм, вакыты юк балакаемның. Аңа атап бер унбиш банка яптым инде. Кая ди, маташмыйм, туйдым. Инде ул кыяр җыю төшемә дә керә башлады. Беркөнне шулай үлән арасыннан бер бәләкәй генә кыярны тартам, тартам, имеш, өзеп кенә булмый.
– Ни эшлисең, тартма авырта бит, – диеп Анзурның кабыргага төрткәненә уянып киттем. Борыны атна кызарып йөрде. Юк, килендәшкәем, алып китә күр кыярыңны.
Урамга чыгып як-ягына каранып торгач, гомер буе «Купи-продай» кушаматлы Әнисәгә кереп чыгарга булды. Бәләкәй чагыннан ук әбисенә ияреп базарга йөрергә ияләнгән бу хатын, авызыңны ачып торсаң, үзеңне дә сатып җибәрә. Әле телефонда үз төркемен ачып, Галинекен Вәлигә, Вәлинекен Галигә әвеш- тәүеш китереп аткарып ята. Әнисәнең кергәненә бик исе китми генә каршы алды ул.
– Тапкансың сатар товар, кыяр хәзер бөтен кешедә дә бар. Синнән ике тиенгә алып, өч тиенгә сата аламмы, юкмы әле. Хәзер җиләк-җимеш ходовой, кыяр үтми. Ун сум белән алам, калдырсаң.
– Соң син бит төркемгә кырык сум белән куясың, хет егерме белән ал инде, – диде Сәкинә ачуы килеп.
– Теләмәсәң, әллүри, үзең сатып кара, только минем клиентларга предлагать итәсе булма, кара аны! – диеп ишекне шапылдатып ябып калды Әнисә.
«Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас», – ди иде мәрхүмә әбисе. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, Әнисәнең капкасыннан чыгуга каршысына авылның иң зәһәр гайбәтчесе, ким дигәндә йөз илле килолы гәүдәсе белән урамны иңләп баручы Зөлфия очрамасынмы. Танкка очраган ялгыз солдат кебек, Әнисә уңга атласа да, сулга тайпылса да котыла алмасын сизеп, алга баруын дәвам итте.
– Әтекәем, адәм ыстырамы, «Купи-продай»дан кыяр алып ятасыңмыни? Утыз сутый бакчаңда шуны да үстерә алмагач. Җыен ялкауга ире дә туры килә бит аның. Мин аның урынында булсам, әллә кайчан ташлап качкан булыр идем синең ише никчумный катынны.
Зөлфия белән әрепләшеп торуның файдасы юк, талашу буенча бәйге үткәрсәләр, дөнья чемпионы булырлык бу хатын белән бәйләнеп, урам күтәреп тавышланып торасы килмичә, Сәкинә җил-җил атлап кайтырга борылды.
Чиләкләрен күтәреп, тагын берәрсенә очраудан куркып, кире урам буйлап кайтмыйча, су буйлап кайтырга булды хатын. Күптәннән йөргәне булмаган икән, Ык буен кычыткан, тигәнәк баскан. Көчкә ерып кайтып җиткәнче чагылмаган, тигәнәк ябышмаган җире калмады. Ярдан ике чиләкне ничек кирәк алай сөйрәп меңгерде дә ачу белән җиргә түгеп, көрәк белән тапап, тавыкларга илтеп түкте. Тегеләре мәш килеп кыяр чокырга тотынды. Беразын теге мәңге ашап туя белмәс бройлерларга бирде. Инде симереп, артлары җиргә тигән бу кошларга карап, аларны теге Зөлфиягә ошатып, көлеп җибәрде. Сарайдан егермеләп йомыркасын җыеп алып кергәндә ачуы басылып, күңеле күтәрелеп киткән иде инде. Менә бит: мин аларга – кыяр, тавыктан – миңа йомырка, теге бройлерларыннан – ит, Дания карчыктан – рәхмәт, дога! Бер уйласаң үзенә күрә Әнисә төркеменнән ким түгел. Шул уйлары белән юанып, бушаган чиләкләрен тотып, бакча буйлап сузылган кыяр түтәленә атлады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк