Логотип
Проза

Ул бит минем алтын сәгать!

– Улым, балакаем! Сәгать ничә икәнен генә әйтмәссең микән?

Колак төбемдә үк диярлек ишетелгән ярым ялварулы тавышка сискәнүдән бигрәк, тумышымнан үземә бик газиз булып та, хәзер шәһәр җирендә яшәп, ана теленең кадерен оныта төшкән күпләр кебек, татарча шулай көйләп, назлап дәшкәнгә сискәнеп, ялт борылып карадым.
– Сәгатем юк бит, апа... Такмыйм мин сәгать… – Ирексездән сәгать йөртелергә тиеш сул беләгемне капшап куйдым. 
– Элегрәк таккансыңдыр да...
– Элек тә такмадым, апа... Яратмыйм мин сәгать!
– Шулайдыр шул, балам, шулайдыр... Хәзер бит җайлы, телефоннан гына карыйлар... – Апам­ның, дәресен оныткан балага ярдәмгә ашыккан укытучы кебек, миңа чарасызлыктан чыгу юлын күрсәткәненә сөенеп, кесә телефонымнан карап, вакытны әйттем.
– Рәхмәт, балакаем, исән-сау җөре, җәме... 

Һәркем үз юлы белән китте... Мине ерак-еракта, ак томаннар артында калган балачагыма кайтарган шушы нәни генә сөйләшүдән әйтеп бетергесез тәэсирләнеп, тамагыма килеп тыгылган төерне, күзләремә килеп бөялгән яшь бөртекләрен йота-йота, берничә адым атладым да, ялт артка әйләнеп карадым. Теге билгесез апам да туктап калгандыр, менә хәзер борылырмын да... йөгереп барып кочаклап алырмын, төеннәрен күтәрешеп аның белән китәрмен... Юк, туктамаган. Алга бераз иелә төшеп, салмак кына атлап китеп бара. Нәкъ минем әнием кебек! Юк ла инде, юктыр ла! Нәкъ минем әнием кебек түгел! Була да алмый! Минем әнием бит ул гел башкача йөри, кулларын да бу апа кебек түгел, гел башкача, менә-менә сине кочаклап алырга җыенган кебек селти иде... Юлымда очраган апада әнием сыйфатларын күрергә теләвем генә иде бу. Бала буласым килүдән генә иде. «Кара инде син моны... сакаллы сабый!» – дияр иде әнием, исән булса... Их! Чыннан да, исән булсамы?! Исән булсамы?! Мин аны... мин аны... Үз уемнан үзем сискәнеп, кинәт туктап калдым. Нишләтер идем икән мин әниемне, чыннан да исән булса? Берни дә эшләтмәс идем, мөгаен... Нәкъ хәзерге кебек, мин – шәһәрдә, ул авылда яшәп яткан булыр идек. Ара ераклыгын, эшнең, дөнья мәшәкатенең хәттин ашканлыгын сылтау итеп, ике-өч айга бер кайтып хәлен белгән булыр идем, бәлки. Үзе безнең янга кунакка килсә, хатыным­ның йөзе каралмасын өчен, тизрәк озатырга тырышкан булыр идем. Их, әни, әни! Син шуңа да риза булыр идең әле! «Кунак итеп тә карады балаларым», – дип мактаныр идең күршеләреңә, кайткач. Юк шул инде... Алтынчы балаң, төпчек энем сәбәпче булды кара җиргә кереп ятуыңа...

Гомерем буе уйлап йөргән уемнан сискәнеп киттем. Ничек инде энем сәбәпче?! Сәбәпче мин дә була алыр идем бит! Ә мин тиле гел энекәшемә үпкәлим. Үзенә дә әйткәнем булды... Үпкәләткәнмендер мин аны, мөгаен. Абыйсына каршы дәшмәгәндер генә. Олыларга каршы дәшмәскә дә әни өйрәтте.

Әти дә өйрәткәндер. Тик мин әнинекен күбрәк хәтерлим. Әтине сирәгрәк күрә идек. Ул гел эштә. Җәен – комбайнда, кышын – тракторда. Иртән китә, кич кайта. Кайткач та сүзе кыска: «Әниегезнең сүзен тыңла­дыгызмы? Булыш­тыгызмы? Әйбәт кенә булдыгызмы? Карышмадыгыз­мы?!» Әни авызыннан: «Әйбәт кенә булдылар, карышмадылар», – дигән җөпләү ишеткәч, саран гына елмаеп, кесәсендә казына башлый. Без, батыраеп, аның янына елышабыз. Күзләребез ут яна. Менә хәзер, менә хәзер... Әткәебезнең май-карага буялып беткән, күпме генә юса да үз төсенә керми торган көрәктәй кулы чалбар кесәсеннән чыгар да... Куян күчтәнәче! Кайсыбыз аны әти кулыннан беренче булып эләктереп алыр?! Хәер, кем генә эләктерсә дә, хәрәм­ләш­мичә тигезләп бүләбез аны. Кыбырсуыбыз әти кулыннан күчтәнәчне беренче булып эләктерү өчен. «Куян күчтәнәче»н бер читкәрәк китеп, рәхәтләнеп чәйни башлыйсың. Башка әйбер булса, моннан зуррак булса да, чәйнәми генә бер кабуда йотып җибәрер идең. Куян күчтәнәче шул ул! Аның тәмлелекләре! Мин аны комнарын, бозларын шытырдата-шытырдата хәзер дә ашар идем әле! Юк шул инде. Ул бит нәкъ менә әнине тыңлаган өчен эләгә иде!

Дөрес, без әтине дә тыңлый идек. Хәтта үзе өйдә булмаганда да, әни аның саен: «Әтиегезгә әйтәм!», «Әтиегезгә әйтсәмме – үтерә!» – дип, гел искәртеп торыр иде. «Әтиегезгә әйтәм» – әтинең, сөрмәле кара күзләренә усаллык чыгарырга тырышып, астан сөзеп каравы; «әтиегез үтерә» – өй матчасына кыстырылган сыек чыбык һәм эштән кайткач, һәр кич ишек төбендә чалбар биленнән суырып алынып, өй бүрәнәсендәге агач чөйгә менеп кунаклаучы бил каешы иде. Менә шулар безне тыңлаулы, эш сөючән итте дә инде. Дөрес, «әтиегезгә әйтәм»е туры килгәләсә дә, «әтиегез үтерә»не  татып караган булмады. Әтидән курку да түгел иде бу, әтинең гаилә башлыгы, йорт хуҗасы икәнен аңлату-аңлау иде.

Һәм без аңлаулы-тыңлаулы булып үстек тә. Әрсез-имансыз булмадык, нәкъ әни өйрәткәнчә, үзебезнекен бирдек, кеше әйберенә тимәдек. Хәер, алдашам. Кеше әйберенә тидем мин бер тапкыр. Бер генә тапкыр. Ләкин... сабагы мәңгелеккә калды. 

Авыл баласының, эштән кала, бар белгән уены нәрсә инде – кышын чаңгы-чана, кәшәкә, җәй көне су коену. Шөкер, елгабыз бар – Сарашлы! Кечкенә генә. Алдыйм, без кечкенә чакта дәрья кебек иде ул. Аркылыга йөзеп чыгам димә. «Сарашлы Сөнгә коя», – ди миннән өч яшькә зуррак апам. «Сөн Агыйделгә барып кушыла», – ди җиде яшькә зуррагы. Агыйдел дигәннәре тагын әллә кайсысына барып кушыла, имеш. Аннары кая китәдер, кем белгән. Кирәге дә юк. Сарашлыбыз бар – бетте китте! Әле күрше авыл малайларына ул да юк. Безгә йөриләр коенырга. Са­рашлыбыз бар барын да, тик мин йөзә белмим шул. Йөзә белмәсәң, су төбенә киткәнеңне көт тә тор. Шуңа күрә дә, йөзә белмәгән малайларны әниләре һәрчак су коенырга барырга җыенганда: «Кара аны, батып үлсәң, әтиеңә әйтеп, үтертәм...» – дип, колагына киртләп җибә­рәләр иде. Ни оят, мин дә шулар исемлегендә. Апала­рым ике яктан ике кулымнан тотып йөздергәндә, йөзә беләм дә шикелле. Тик: «Арыдык инде сине җитәкләп йөздереп...» – дип, кулларын ычкындырулары була, балта кебек, су төбенә төшәм дә китәм. Берничә җәй интектеләр шулай минем белән. 

Һәм менә бер җәйне, әти белән әни әйтмешли, «зур егет» булдым. Кул пычкысының икенче ягына тотынып, утынны кисәм генә түгел, ярам да, атны тугарам гына түгел, җигәм дә хәзер. Апамнарга тотынып кына түгел, үзем дә йөзә беләм. Сарашлыны аркылыга йөзеп чыгып, үземне сынап карыйсы гына бар. Бераз өстәрәк, ярлары тал-тирәкләр белән капланган, зурлар коена торган урын бар. Безне анда якын да җибәрмиләр. Кечкенәләрне су җене суыра, имеш. Ничек дип, аягыңнан тартыптыр инде. Шуны белгәнгә, бала-чага ул урынга «борын төртми» иде. Ләкин ул урынның тынып торган чагы була. Яшь-җилкенчәк, әти-әни, әби-бабайлар – барысы да эштә. Өйлә туры үткән, кич җитмәгән чак ул. 

Киттем беркөн шул чакны туры китереп. Чыннан да, беркем юк. Ара-тирә күке, тартар кычкырган, саескан пырхылдап очкан тавыш кына мине дә, Җиһан тынлыгын да сискәндереп куйгалый. Ниндидер ярамаган эш эшләргә җыенган кеше кебек, тәвәккәлләргә җөрьәт итми, өс киемнәремне сала алмыйча шактый утырдым. «Җебегән, тити баш...» тагын әллә ниләр дип үземне орыша торгач, батыраеп суга кереп киттем. Суның уртасына җитәрәк су җене турында уйлап, куркынып, бизгәк тоткандай дерелдәп, аякларым яртылаш суда килеш, шактый тордым. Тагын башыма килгән әллә нинди ямьсез сүзләрне эшкә җиктем... һәм, әтием әйтмешли, «солдатланып» йөзеп тә киттем. Елганың уртасына ук җитеп киләм бугай дигәндә, кинәт кенә тыным бетеп, хәлем киткән кебек тоела башлаган иде, янә «арыш боламыгы», «куркак»ларны искә төшердем... Әнә! Каршы ярга да ерак калмады! Аякларым белән берничә мәртәбә җирне капшап карадым. Юк әле, аяк тими. Тагын йөздем, тагын. Һәм менә мин Сарашлының аргы ярында басып торам. Кемгәдер бу батырлыгымны белгертәсе, сөрән салып кычкырасы килә. Тик ярамый. Мактанасы килү кытыгы бераз басылгач, тын алуым тигезләнгәч, судан чыгып, өскәрәк мендем дә, куак төбенә утырдым. Аннары үләнгә сузылып ук яттым. 

Чәчәк исләрен исни-исни, тал-тирәк яфраклары аша күк йөзен күзәтәм. Берән-сәрән болытлар йөзеп бара. Кая таба икән? Безнең Сарашлы кебек, Сөнгә табамы? Әнә берсе нәкъ кәҗә бәтиенә охшаган. Әнә тегесе – чапкан атка. Әнә – салам эскерте. Әнә – әнкәемнең ак яулыгы. Алтын нәкыш белән чигелгән. Күзне чагылдыра хәтта. Мин сискәнеп киттем. Чыннан да, кояш нурлары тал яфраклары аша чагылып, минем күзгә төшә, тал ботагында нәрсәдер ялт-йолт килә иде. Сикереп торып, күзләремне ныклабрак ачып карасам – сәгать! Тал ботагында алтын сәгать эленеп тора! Як-ягыма карангалап, кемнеңдер сәгатьне миннән алданрак эләк­тереп алуыннан курыккандай, ялт кына табышыма кулымны суздым. Үзем һаман як-ягыма каранам. Кемдер мине, нишләр икән дип, шыпырт кына таллар арасыннан күзәтеп торадыр кебек. Нишләп «кемдер» булсын, Су анасы! Менә хәзер куаклар арасыннан кулын сузар да: «Ник аласың син аны? Ул бит минем алтын сәгать!» – дип, кулымнан табышымны тартып алыр кебек. Куркуымнан, үз-үземне белештермичә, суга чумам. Күз ачып йомганчы, үзебезнең ярда икәнемне сизми дә калам. Чыннан да, ничек алай тиз чыгып җитә алдым соң әле мин?! Үзем йөзеп чыктыммы, әллә Су анасы чыгарып куйдымы? Һәм хәзер: «Нишләр икән, сәгатьне кая куяр икән?» – дип, куаклар арасына качып, мине күзәтеп торамы? Шунда гына сәгать искә төшеп, сискәнеп киттем. Үз-үземне белештерми суга ташланганда кулымнан төшеп калмаганмы? Йодрыгымны ачып җибәрсәм, сәгатем учымда! Дөресен әйтим, мин шатланырга да, куркырга да белмәдем. Тукта, йөри микән соң ул? Мин бит аны суга чумдырдым. Уң колагыма куеп тыңлап карадым, йөри. Сул колагыма – йөри! Мин тагын, шүрләп, як-ягыма каранып алдым. Үземнең, чыннан да, өнемдә икәнемә шикләнә башладым хәтта. Менә-менә чәчләре тузгыган Су анасы, текә ярдан үрмәләп менеп: «Карак, угры!» – дип, артымнан куа башлар кебек тоелды. Мин элдердем генә. Бакча артлатып йөгереп кайттым да ишегалдына томырылдым. Беркем дә юк иде. Чаптырып абзарга кереп киттем. Тавык кетәклегенә юнәлдем. Күкәй салырга дип кунаклаган чуар тавык, миннән куркып, пырлап-кытак­лап оядан чыгып очты. Ул ара да булмады, әнинең: «Ай Аллам, төлке-мазар булмасын», – дигән тавышы ишетелде. Бетте баш! Менә-менә абзарга килеп керәчәк. Мин сәгатьле кулымны тавык җылысы сеңгән саламга батырдым. Кулымны чак кире алырга өлгердем. «Бәрә­калла! – диде абзарга килеп кергән әни, гаҗәпләнеп. – Син нишлисең монда?» «Мин... ни... теге...» «Күкәй эләктерергә йөрмә тагын!» «Ю-ю-у-у-у-к... үзебезнекен­ме?!» «Үзебезнекен булмыйча! Кешенекен урлар идеңме әллә?! Әнә, Әхнәфнең кече малае күкәй урлап, кибеттән мампаси ала икән... Әтиеңә әйтермен әле менә!..» Мин әнидән алда атылып, ишегалдына чыктым. Өйгә кереп шылдым. Ишек төбендә яткан себеркене алып, бер сәбәпсез, чиста идәнне себерә башладым... 

Шулай көн үтте. Кич якынлашты. Ә мин кыл өстен­дә, көндезгедән дә битәррәк курку хисе буа. Әгәр йә әти, йә әни теге сәгатьне тавык оясыннан табып алса?! Ни дип җавап бирергә? Юк, әти-әни түгел, бөтенләй башка берәү тапса? Бирмәсә? Ә бирсә, нишләргә? Баш тулы сорау, җаваплары юк. Мин бит әле ул сәгатьне яхшылап карап та өлгермәдем. Яшергән урынымнан алмакчы булып, ишегалдыннан әллә ничә әйләнеп кердем инде. Җай чыкмый гына бит. Шулай да, ничек итсәм иттем, әти эштән кайтканчы сәгатемне тавык оясыннан алдым...
 Тукай әйтмешли, «яхшы, хуш, батты кояш, йокларга яттык кич белән...» Мин әнидән урынны өйалдына җәйдердем: алай-болай Су анасы, дөресрәге, алтын сәгать хуҗасы тәрәз шакыса, тиз генә сикереп торып, өйдән чыгып шыларга җайлы була, янәсе. Йоклап китә алмыйча җәфаланам. Тирә-юнемдә беркем дә юклыгын беләм үзе, тик барыбер шомландыра. Кемдер яшеренеп кенә күзәтеп торадыр кебек. Шуңа да сәгатьне юрган эчендә килеш кенә карыйм. Бигрәк матур шул! Абау! Саннары, телләре яна икән бит моның! Юрган астында да сәгатьнең ничә икәнлеге бик яхшы күренә. Унике тула... бер... өч... 

Өчтән соң изрәп йоклап киткәнмен. Тыныч йоклый алмадым. Әллә ниләр белән саташтым. Имеш, мин сәгатьне тал ботагыннан түгел, басмадан тапканмын, сәгать дигәнем бөтенләй сәгать түгел, алтын тарак икән. Әнә мине, «карак, карак» дип кычкыра-кычкыра, Су анасы куа. Капканы ачам дигәндә генә, кемдер минем кулымнан тота, сәгатемне салдырмакчы була. Борылып карасам, сугыш турындагы киноларда күргән немец солдаты. Кулында мылтык. Әллә нинди телдә миңа акырына. Аңламасам да, сүзенең сәгать турында икәнен чамалыйм, имеш. «Мин бит аны урламадым, таптым!» – 
дип кычкырмакчы булам. Тавышым чыкмый. Ул ара да булмый, мылтык шартлый. Мин куркудан «аһ» дип кычкырам... һәм, үз тавышымнан уянып, сикереп торып басам. Төш белән өнне аера алмыйча, йокы аралаш дигәндәй: «Атма!» – дип кычкырам. «Беркем дә атмады, балакаем, мин ялгыш табакны төшердем...» Әни тавышы. Тавышы артыннан ук үзе дә килеп җитә. «Начар төш кердеме, улкаем, уң ягыңа борылып ят та бисмиллаңны әйт, йокла әле, йокла... иртә...» Чәчемнән сыйпый. Бик сирәк эләгә торган наз, ягымлы тавыш! Изрәп кенә китәсе иде дә бит. Тик... кая ул йокы! Качты. Кичә булган бөтен хәлләр кабат яңарды. Ник таптым инде мин ул сәгатьне? Нигә мин таптым?! Икенче уй карыша. «Ярый әле таптым, диген... Сәгате нинди бит, сәгате...» Ә сәгать кая соң әле? Кабаланып, урын-җиремне капшыйм. Юк! Урынымнан тормыйча гына идәнгә карыйм. Идәндә дә юк. Әни тапкан дисәң?! О-о! Ул тапсамы? Кая ул баштан сыйпау. Аягыңнан тартып торгызыр иде. Мин, чыннан да аягымнан тарткандай, сикереп торып, ярты гәүдәмне карават астына кертеп җибәрәм. Сәгатем – шунда! Чиксез шатланып кулыма алам да урыныма чумам! Колагыма куям, кулыма тагам. Бик таза беләкле кешенеке булгандыр, беләзеге бик озын шул, кулга тагып йөреп булмаячак. Ә ничек шәп булыр иде һич югы бер мәртәбә мәктәпкә тагып барып, малайлар алдында сәгатькә карасаң! Районга барып, сәгать төзәтүчегә әйтсәң, хәзер кыскартып бирер иде дә бит үземә ярашлы итеп. Бирде ди сиңа! Мең сорау белән теңкәңә тиеп бетәчәк һәм... алып калачак. Бер генә юл кала – күп итеп эшләргә, күп итеп ашарга, беләк юанайтырга! Ә бит барыбер кеше алдында сәгатьне тагып йөреп булмаячак. «Ни өчен булмаячак? Мин бит аны урламадым, таптым!» Шулаен шулай да... Әти-әнигә әйтәсе булачак бит. Әйтеп кара син аларга сәгать таптым дип, ничек итсәләр итәчәкләр, барыбер хуҗасын табачаклар. «Кешенекенә тимә!» Ә мин сәгатьнең хуҗасы табылуын теләмим! Теләмим!

Көн артыннан көн үтте. Сәгатемне бер урыннан икенчесенә яшерә-яшерә, көз җитте, кыш үтте. Шул арада мин бераз буйга да үскәндәй булдым. «Үзем, үзем!» – дип, миңа кушылмаган эшкә дә барып ябыша торгач, беләкләремә дә ит кунгандай тоелды. Яшергән җирдән алып, сәгатемне вакыт-вакыт киеп-үлчәп карасам да, бәхеткә юл ерак иде әле...

Вакыт белән бергә табылдык өчен борчылулар, бер көн килеп, бөтенләй юкка чыкты. Сәгатемнең урыны корыда: мин аны күрше абыйның иске тимер тәмәке савытына салып, бакча яклап абзар буеның үзем генә белгән урынына күмеп куйган идем... Шулай ике ел вакыт үтеп тә китте. Шул ике ел эчендә мин сәгатемне бер генә дә яшергән урыныннан чыгармадым, такмадым дип әйтә алмыйм. Алдым да, тактым да. Кеше күрмә­гәндә. Аулакта. Ә быел... Яхшы укыган өчен бүләкләнеп, урман лагерена ике атнага ял итәргә киткәндә сәгать төзәтүчедән кулыма ярашлы итеп беләзеген дә кыскарттырдым әле. Сәгать төзәтүче: «Оһо-һо! Чит илнеке... Әтиеңнекеме?» – дип, сәгатемне кулында әйләндергәләп шактый торды. Эшен бетергәч: «Мә, югалтма, зуррак үскәч, егет булгач, беләкләрең юанайгач, кирәге чыгар...» – дип, беләзекнең үзе кыскарткан буыннарын учыма салды. Сәгатемне ике атна рәхәтләнеп тагып йөрдем. Кайбер малайлар әллә ниләр тәкъдим итеп карады. Кая ул! Алмашаммы соң!?

Лагерь вакыты бетеп, өйгә кайтуга сәгатем янә «сандыгына» күчте. Мин кайтып күп тә үтми, олы апамның кияүгә чыга­чагы мәгълүм булды. Дөресрәге, әти-әниләр күптән белгән, мин генә лагерьда калганмын. Инде егетнең әти-әниләре кызны сорап та киткән, туй көне дә билгеле икән.
«Җизни абый» дигәнем әллә кайдан, ерактан түгел, үзебезнең авылныкы гына. «Уңган егет, маладис, армия­сенә дә барды, укуын да укыды...» – дип, сүз чыккан саен мактап кына тора аны безнең әти белән әни.
 Яхшы, хуш. Безнең өйдәге никах мәҗлесеннән, кода кешеләрдә узган өлкәннәр туеннан соң, яшьләр туе, ягъни кызыл туйны, минем булачак җизни эшли торган район үзәгендә ясамакчылар икән. «Барыгыз да матур итеп җыелышып барырсыз... сез яшьләр», – дип, әни яңа күлмәк-чалбарлар хәстәрләде.

...Машиналарга утырыр вакыт җиткәч кенә, мин абзар артына, «серле сандыгым» янына барып килдем. Шулай булмый ни! Ундүрт яшемдә, апам туенда, җизни янында чын егет икәнлегемне күрсәтергә тиештер ич инде мин!?
 
...Туй гөрли. Апам, җизни... бөтенесе бии, җырлый. Менә җизни кеше мине дә биергә чакырды. «Ай-һай, тәмам егет булгансың түгелме, Рәдис. Бигрәк матур басасың, буй да өскә киткән!» – кебегрәк сүзләр белән макташтырып та ала. Апам аны хуплый: «Шулай булмый ни, әти-әнинең терәге инде...»

Мин, күрсеннәр әле дип, биегән шәпкә күлмәк җиңнәремне сызганып җибәрәм. Җиң эченнән ялтырап алтын сәгатем килеп чыга. Апа, сәгатемә күзе төшеп, бөтерелеп биегән җиреннән кинәт шып туктап кала.
 – Каяле, кая, нәрсә бу? Малай актыгы! Бу бит җизнәңнең сәгате! – Җиңеннән тартып, җизнине дә биюеннән туктата. – Салих, дим, карале! Күрәсеңме? Бу бит синең теге... су буенда таллыкта югалткан сәгатең... хәтереңдәме!? – Апа, «и-х-хх!» – дигән зәһәр аваз чыгарып, кулын баш очымда уйнатып ала. Ләкин сукмый. – Күпме кайгырдык без аның өчен! Ул бит... ул бит! Әйт әле, малай актыгы, каян алдың? 

...Бию генә түгел, әйтерсең дөнья туктап кала. Мин, үз-үземне белештермичә, кулымдагы сәгатемне салып идәнгә бәрәм дә урамга томырылам. «Кеше алдында бит, кеше алдында... Нигә, нигә?!» Битем буйлап тәгәрәгән яшьләремне җиңем белән сыпырып җибәрәм дә төнге урам буйлап каядыр караңгылык эченә ыргылуымны беләм. «Менә күрдеңме, – ди миңа каршы уй. – Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә ул...» «Мин бит аны урламадым, таптым гына!» – дип кычкырып җибәрәм. Кешесез ят урам дәшми. Төнге тынлыкны сискәндереп, кайтаваз гына яңгырый: «Тап-ты-ым гы-на-а-а... тап-ты-ы-м г-ы-н-на-а-а!..»     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар