Логотип
Проза

Туй озату

Хикәя

Сызланып, сискәнеп күпме йоклаганмындыр, белмим, менә берзаман кемнеңдер аягымнан кат-кат тартуын сизеп, уянып киттем. Күземне ачсам, лапаска менә торган баскычта җиңгәчәйнең башы! Бите кып-кызыл, чәче юеш, маңгаенда, борынында сыпырып алырлык тир бөртекләре. 

– Әхтәм, бар тизрәк мунча кереп чык, дәдәң киенә калды, – диде бу миңа.
– Әй лә, бармыйм, йоклыйм әле, – дидем мин.
– Юк, бармый ярамый, – диде җиңгәчәй, – сансызлык була ул... Туйда озак йоклап ятмыйлар, кайткач йокыңны туйдырырсың.

Берни эшләр хәл юк, тордым да чалбар белән ботинкаларымны гына киеп, мунчага киттем. Туй уңае беләндер инде, сипләп яңартылган мунча курчак өе кебек иде. Кечкенә тәрәзәсенә ак пәрдә корылган. Чишенә торган мунча алды чип-чиста, агач чөйләргә кызыл башлы сөлгеләр эленгән, киң сәкесенә зур ак җәймә ябылган... Шул сәкедә ычкырлы кызыл штаннан гына Нигъмәтулла абзыкай, тезләренә таянып, тәмәке тартып утыра. Какча тәне кара янган, беләк һәм күкрәк мускуллары таштай беленеп тора, сукса – җенеңне өзәр!

– Әйдә, шәкерт! – дип каршы алды ул мине. – Кияү мунчасында бер юынып чык.

Кияү мунчасы! Их, ниләр генә күрсәтми бу туй миңа! Хәер, минем бу хакта ишеткәнем бар иде инде. Иртән иртүк, кеше-кара аякка басканчы, кияү белән кызны мунча кертеп чыгаралар. Гадәттә бу җаваплы эшне берәр уңган-җитез, тәҗрибәле хатын башкара. Ул мунчаны өлгертә, мунчаны карый, саклый, ә вакыты җиткәч, келәт ишеген әкрен генә шакып, яшьләрне мунчага дәшә. Моның өчен аңа, билгеле, кияүдән зур бүләк тә тия.

Яшьләрне шулай кеше күзеннән яшереп кенә кертеп чыгаргач, мунчаның парын-суын яңартып дигәндәй, башта кодаларны, аннары безнең ише кунакларны кертә башлыйлар. Мунча туйда иң зур сыйлардан санала.

Мин чишенеп эчкәре уздым. Мунча әле май кебек җылы, казанында һәм зур агач кисмәктә суы җитәрлек, хәтта мич авызында чуен белән сөлгесе дә тора иде. Идәндә ялт иткән зур таз белән җиз комган, тәрәзә төбендә исле сабын. Ләүкәдә яшь каеннан бәйләнгән ике себерке ята, шулардан мунча эченә җиңел генә, тәмле генә бер хуш ис таралган, ахрысы...

Өстемә тагын берәрсе килеп кермәсен дип ашыкканга күрә мин, чабынып-нитеп тормыйча, кечерәк бер табакка кайнар суны таманлап кына салып алдым да, ләүкәгә менеп, каткан чәчемне юарга тотындым.

Мунчадан чыккач та мине ак келәткә, кияү янына чакырдылар. Башта җиңгәчәй килеп әйтте:

Хәзер бар инде, кияү белән күрешеп чык, – диде.

Мин аптырабрак калдым, ничектер тез буыннарым да хәлсезләнебрәк киткәндәй булды. Кияү янына керү бик зур эш булып тоелды миңа... Шул ук вакытта бу бик мавыктыргыч та иде, – моңарчы минем хыялым гел шул кияү белән кыз тирәсендә әйләнде бит инде. Шулай да җиңгәчәйдән икеләнеп кенә 
сорадым:

– Ярар микән соң, җиңгәчәй, мин бит әле бик яшь, малай гына.
– Син инде егет исәбендә, үзең кунак кеше, – диде җиңгәчәй. – Керергә кирәк.
– Ә нишләрем соң мин анда?
– Кияү белән күрешерсең, никах белән котларсың... Син бит авыл малае түгел, кала шәкерте.

Ул да булмый, безнең янга кече кодача очып килеп җитте. Мин аңа тагын да бер гаҗәпләнеп карадым: апасының кияүгә чыгуына бу кадәр дә исереп, шатланып йөрер икән сеңел дигәнең!.. Килеп җитүенә, мине тотарга теләгәндәй кулын сузып:

– Әйдәгез инде, әйдәгез җизни янына, сезне көтәләр, – диде ул, кабаланып.

Көтеп үк торалар микәнни дип, борчылып уйладым мин эчемнән генә һәм каршы әйтер сүз тапмыйча, лапас түбәсеннән пинжәгемне алып, каккалап кидем дә кече кодача артыннан иярдем.

Көн яктысыннан келәт эченә килеп кергәч, башта бернәрсә шәйли алмыйча тордым. Ягымлы хатын-кыз тавышы: «Әйдәгез, рәхим итегез!» – диде һәм: «Менә монда утырыгыз», – дип, бер буш урындыкны күрсәтте. Мин утырдым. Шуннан соң гына тирә-юнемне ачыграк күрә башладым. Келәт эче иңеннән-иңенә зур чуар чаршау белән бүленгән булып чыкты, ләкин хәзер аны көн яктысы төшсен дип ике якка тартып куйганнар. Сул яклап бүрәнә стена буена эре чәчәкле ситсы чыбылдык корылган. Чыбылдык эчендә карават... Менә шул чыбылдыклы карават янына гына кызыл чүпләм эскәтер япкан кечерәк өстәл куелган. Өстәлдә бармак төртер урын юк: тәлинкәләрдә өем-өем төрле камыр ашлары, эреле-ваклы савытларда бал, май, чәкчәк, чикләвек, конфетлар, чирек белән әчеткән бал, нәкъ уртада таба белән коймак... Өстәл әйләнәсендә дүрт егет утыралар. Ә өстенә күпертмә иңбашлы яшел сатин күлмәк, аягына сары читекләр кигән, күкрәкчәле ак алъяпкыч бәйләгән, ак батист яулыгын колаклары өстеннән генә кыстырып куйган, бер егерме биш-утызлар тирәсендәге чибәр хатын кунакларны аягүрә кыстап-кыстап сыйлый... Кияү белән кыз янына куелган хатын инде бу, үзе бик алчак, җор булса кирәк, теле-телгә йокмый, гел нидер әйтеп, көлдереп кенә тора. 

Минем күзем, билгеле, барысыннан элек чыбылдык авызында гына утырган егеткә төште. Шушы инде кияү үзе! Нәкъ үз өендә яңа гына урыннан торган хуҗа сыман утыра: кыек якалы сары сатин күлмәгенең изүен чишеп җибәргән, кара кәләпүшен арткарак этәргән, кулындагы кызыл башлы озын сөлге белән тирләгән-кызарган муенын-битен әледән-әле сөрткәләп ала... Мин аңа карадым да каттым, башымда әллә никадәр сораулар туды: кем ул, кемнең баласы, нинди кеше, яхшы егетме, белеме бармы, яратып өйләнгәнме, бәхетлеме?.. Заманның кемне үз, кемне үги итүен бик нык сизә башлаган чагым, шуңа күрә кемнең кем булуы мине үтә кызыксындыра иде. Сүз дә юк, бу кияү – чын авыл егете. Байданмы-ярлыдандырмы – ул кадәресен ачык белмим. Һәрхәлдә, кода бабайларның үзләре кебек таза тормышлы кешенең баласы булырга тиеш дип уйлыйм. Ул инде бик яшьтән түгел, егерме биш белән утызлар арасында булыр. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайткан, дип ишетеп калган идем, димәк, күпме-азмы чарланган егет!

Ул түгәрәк йөзле, киң генә маңгайлы, кысыграк күзле, туры гына борынлы, борын төбендә бер чеметем генә мыегы да бар. Юк, болай сөйкемле генә. Сәлимә кодача яратырлык егет, минемчә... Бәхетлеме ул? Хәер, бу бик балаларча уйлау инде. Бәхетле булмыймы соң! Әнә киң битендә елмаю катып калган, хәтта ашаган чагында да язылмый ул. Кысык күзләре аз гына түгәрәкләнеп, ничектер хәрәкәтсез карыйлар. Ул күзләрдә ниндидер хәйран калу, ис китү, хәтта бераз миңгерәүләнеп калу да сизелә кебек... Өстенә шундый бәхет яугач, миңгерәүләнерсең дә шул!

Мин утыргач, күпмедер ара авыр гына тынлык булып алды. Ахырда кияү телгә килеп, теге хатыннан йомшак кына сорады:

Бу егетне кем дип беләбез инде?

Хатын шуны гына көткәндәй, гаҗәп бер өлгерлек белән:
– Бу инде, кияү, Нигъмәтулла баҗаңның агасы Әхмәтҗан коданың улы Әхтәм була, – диде. – Безгә кече кода, кала шәкерте, зур кунак!
Ә-ә! – дип кенә сузды кияү моңа каршы.

Мин уянып киткәндәй булдым. Бурлаттай кызардым. Әлеге шул «кала кунагы», «кала шәкерте» дигән сүзләре белән тәмам җелегемә үттеләр инде. Өфедән түгел мин, Бәләбәйдән дә түгел, ә Дәүләкән дигән зур бер авылдан гына... Дөрес, Дәүләкән ул волость үзәге, аның бик шәп базары була, ярминкәсе була, анда зур-зур таш тегермәннәр бар, станция белән элеватор да бар, ләкин шулай да аның беркайчан да кала булганы юк әле. Мин үзем дә шәкерт түгел, укучы (урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы), «шәкерт» сүзе бездә күптән төшеп калды инде, аны хәзер кода бабай шикелле картлар гына әйтәләр. Ә монда шуны белепме, әллә белмичә, тоталар да йә «шәкерт», йә «кала кунагы» диләр. Үзләренчә миңа куштанланып, зурлап дәшүләреме соң бу?! Әллә шулай исемләгәч, үзләренә күңелле буламы? Янәсе, безнең туйда, малай гына булса да, кала кунагы да бар бит әле!..

Шул арада уңган хатын мине бик юмартланып кыстарга тотынды:
– Ягез әле, кече кода, балдан, майдан, коймактан рәхим итегез. Йәгез-йә, тартынып тормагыз, кияү ашларын авыз итегез!

Шулай диде дә алдыма стакан тутырып әче бал да куйды.

Кылт итеп исемә төште: котларга кирәк ләбаса! Моңарчы кияүгә шаккатып утыру аркасында мин аны онытып та җибәргәнмен. Нишләргә хәзер? Әлбәттә, «кала шәкерте» була торып, миңа мокытлык, җебегәнлек күрсәтергә һич ярамый иде. Ахырда үземне беркадәр кулга алып, бал тулы стаканны күтәрә төшеп:
– Сезне ни... никах белән котлыйм, иие, – дидем мин, тотлыгып кына.
– Ә рәхмәт-рәхмәт, кода, рәхмәт, шәкерт, – диештеләр.

Кияү егетләре, тышаулары бушагандай, шактый җанланып та киттеләр. Алар барысы да тазалар һәм көязләр иде. Кәләш куенында яткан иптәшләренә җылы дуслык, куштанлык күрсәтеп, шул ук вакытта аңа ничектер яшерен бер кызыксыну-көнләшү белән карап, ләкин моны берәүгә дә сиздермәскә тырышып, күбрәк табынчы яшь хатынга уен-көлке әйткәләп кенә утыралар. 

Хәер, минем уем аларда түгел, башкада иде: ни өчен табында яшь кәләш үзе юк – шуңа бик гаҗәпләнеп утырам. Хикмәт нәрсәдә икән? Әллә аңа гомумән кияү егетләре янына чыгып утырырга ярамыймы икән? Алай дисәң, кияү кырында гына эчелеп бетмәгән чынаяк тора, өлеш тәлинкәсендә ашала башлаган сыныклар ята. Болар аныкы булырга тиештер бит, югыйсә кияү белән янәшә кем утырсын?! Димәк, Сәлимә кодача мин керә башлагач кына торып, чыбылдык эченә качкан. Ни өчен бу? Ни өчен ул 14 яшьлек малайдан кача?.. Кала «кунагын» санламыймы, өнәмиме, аңа юри күренәсе килмиме? Юк, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, бу мине соң дәрәҗәдә кимсетү булыр иде. Ышанмыйм, юк, ышана алмыйм. Әмма нәкъ шушы минутта мин кинәт бик ачык итеп, эчке бер калтырану белән эшнең серен аңлап алгандай булам. Сәлимә кодача миннән ояла! Миннән, ундүрт яшьлек малайдан, оялып кача! Йә, Тәңре, ул минем хәлемне аңлаган, ул минем артык сизгер, артык тиз җәрәхәтләнүчән йөрәгемне аяган!..

Әмма соң ул, мескен кодача, минем күз алдыннан качса да, хыялымнан кача аламыни?! Менә ул нәкъ каршымда, чыбылдык эчендә генә утыра. Мин хәтта аның чыбылдыкны аз гына төртеп торган тез башларын да шәйлим шикелле... Тез башларын гына түгел, бөтен кыяфәтен – сөрмәле күзләрен дә, хуш исле чәчләрен дә, уйчанлана төшкән, әмма бәхетле көлемсерәгән йөзен дә, ничектер үсебрәк киткән нечкә-сылу гәүдәсен дә ап-ачык күреп торам кебек... Юк, ул минем хыялымнан барыбер качып котыла алмый, котылу мөмкин түгел!

Ишегалдында кыңгырау тавышлары ишетелде, – кодаларны тагын берәрсенә мәҗлескә алып китә торганнардыр. Тышта хәрәкәт көчәйде, кешеләрнең йөргән, сөйләшкән тавышлары ишетелә башлады. Кияү егетләре дә сыйлаучы хатынга рәхмәтләр әйтеп, дусларча шаярту белән кияүгә кәләше янында күңелле вакыт үткәрүен теләп, урыннарыннан кузгалдылар. Алар да хәзер кодалар белән бергә мәҗлескә китәргә тиешләр.

Келәттән чыккач, егетләрнең берсе, үз иткәндәй, минем җилкәмә кулын салып сорады:
– Йә, Әхтәм, безнең белән йөрисеңме?

Бу дуслык ишарәсе миңа бик ошады, ләкин шулай да:
– Белмим шул, – дидем мин икеләнебрәк. – Алай ярыймы соң?
– Һи, ник ярамасын... – диде егет, бер дә исе китмичә. – Син дә кунак ич, бергә-бергә йөрү күңеллерәк булыр.

Белмим, бәлки, бу кагыйдәгә сыеп та бетмәгәндер (мин бит кыз ягыннан туйга катнашучы), ләкин Нигъмәтулла абзыкай да, җиңгәчәй дә миңа ярамый дип әйтмәделәр. Шулай итеп, мин кияү егетләре белән бергә, аларның пар атларына утырып, мәҗлесләргә йөри башладым. Атлар шәп, егетләр шәп, билләреннән алышып, аягүрә генә баралар, юлда берәр җәяүле күренсә, «һайт!» дип бер кычкырып кына салалар. Мине алар, бу шәкерт очып төшә күрмәсен дигәндәй, урталарына алып кына йөртәләр иде.

Мин инде ничә җирдә мәҗлестә булуыбызны сөйләп тормыйм, бик озынга китәчәк. Әмма берсен, гомерлеккә күңелдә уелып калганын, тулырак итеп сөйләмичә булдыра алмыйм.

Туйның өченче көнендә иң соңгы мәҗлес тагын кыз өендә булды. Шушы мәҗлес белән кыз ягында туй төгәлләнә, кодалар да, кияү белән кыз да, кызны озата баручы җиңгәләр дә моннан китәләр, – туй кияү ягына күчә... Соңгы озату мәҗлесе булганга күрә, бирегә кызның бөтен агай-энесе һәм тирә-як күрше-күлән дә җыелган иде. Өйгә генә сыйдырып бетерерлек булмагач, үз-тирә гадирәк кунаклар өчен бакчага да бер табын әзерләнгән иде.

Өйдәге түр табынга, билгеле, кодаларны, кияү егетләрен, кызның өлкән туганнарын һәм кайбер мөхтәрәм кунакларны утырттылар. Шул «мөхтәрәмнәр» арасына, гөнаһ шомлыгына каршы, мин дә эләктем. Бакчада гына торып калмакчы булган идем дә, Хөбәйбулла кода үзе чыгып мине чакырып кертте, – янәсе минем урыным монда түгел, тегендә... Һай, эләкмәгән генә булсам иде!.. Баштан ук бу мәҗлес минем өчен зур газапка әверелде. Бөтенләй хур була, оятка кала яздым. Кыска гына арада ниләр уйлап, ниләр кичерергә туры килмәде миңа...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/tui-ozatu-1706015072)

Рәсем: Байназар Әлменов 

Хикәя беренче тапкыр 1969 елда «Азат хатын» журналының март санында басыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар