Логотип
Проза

Туй озату

Хикәя

Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/tui-ozatu

Эш менә нәрсәдән башланды. Табынга кунаклар утырышып беткәч тә ике кеше зур тәпән белән койган бал күтәреп керттеләр. Тәпәнне сәкедән читкәрәк, бер урындык өстенә куйдылар. Нигъмәтулла абзыкай, һәрвакыттагыча, беренче табынчы, кәләпүшен егетләрчә кырын салып, тәпән янына басты. Кечерәк өлеш тәлинкәсенә куеп, аңа бер стакан бирделәр. Нигъмәтулла абзыкай тәпәннең өстен ачты, чүмеч белән бер шөбердәтеп коеп карады, аннары кунакларга карап әйтте:

– Хөрмәтле кодалар, туебызның иң зур сые – кыз балы табынга килде. Сезнең рөхсәт белән шуны рәхим итеп башлыйк.

Шулай диде дә балны чүмеч белән стаканга салып, иң элек кияүнең атасы төп кодага сузды.Төп кода, «рәхмәт, котлы булсын киленебезнең балы» дип, ипләп кенә стаканны алды да бетергәнче эчеп куйды һәм, тәлинкәсенә өч сумлык акча салып, стаканны кире кайтарды. Аңардан соң табынчы стаканны тутырып башкодага сузды. Башкода да рәхмәт әйтеп, балны бетергәнче эчте дә, күпмедер акча салып, стаканны тәлинкәсе белән кире бирде. Шуннан соң инде Нигъмәтулла абзыкай стаканны рәттән йөртә башлады.Табынның түр очында утырган беренче кунакка, аннан икенчесенә, өченчесенә шулай күчә-күчә китте кыз балы. Һәм эчкән бер кунак тәлинкәгә акча салып кире кайтара торды... Менә шушы хәлне күргәч, мин тәмам коелдым да төштем. Стакан миңа да килеп җитәчәк бит, мин дә акча салып кайтарырга тиешмендер инде. Йоласы шулай икән аның, ә йоладан котылу юк. Нишләргә? Минем кесәмдә бер генә тиен дә акчам юк лабаса! (Мин бит өйдән туйга эләгәсемне белеп чыкмадым). Менә кайда ул хурлык! Әгәр минем кем булуымны, кайдан килүемне белмәсәләр иде, – беләләр шул, барысы да бик яхшы белә. Белү генә түгел, «кала кунагы» кыз балына күпме төшерер икән дип көтеп утыра торганнардыр әле... Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым, читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә?! Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы?.. Юк, мөмкин түгел, бар да күрәчәкләр, беләчәкләр, эчләреннән генә көләчәкләр. Ә стакан якынлаша, отыры якынлаша...

Миңа җитәргә ике-өч кенә кеше калды. Булмый, булмый инде күрәсең бу хурлыктан котылып... Соңгы өмет белән Нигъмәтулла абзыкайга карыйм, аңа ничек тә миңа бирмә дип ымлыйсым килә, ләкин ул минем якка сыңар күзен дә төшерми ичмасам! Балны бутап-бутап стаканга сала, мактап-мактап кодаларга суза, әйтерсең изге бер эш башкара. Шулай да ахыр чиктә генә миңа бер күз ташлап алды шикелле, ләкин мин аның карашын тотарга да, аңлашырга да өлгермәдем, билгеле.

Ниһаять, минем чират та килеп җитте. Нигъмәтулла абзыкай, бөтен табын ишетсен дигәндәй, кычкырып, бал тулы стаканны миңа сузды:

– Яле, шәкерт, ипләп кенә тот әле кодача тәтәңнең ширбәтен!

Стаканны ничек кулга алуымны, иреннәремә ничек китерүемне белмим, барысы да йокыдагы кебек эшләнде шикелле, тик бер нәрсәне бөтен тирем белән сизеп торам – кунакларның күзе миндә генә... Маңгаема салкын тир бәреп чыкты, ә үземә бик эссе кебек. Күпмедер эчкәч, берни күрмичә, калтыранган стаканны кире сузуым булды, нәкъ шул мизгелдә Нигъмәтулла абзыкайның бик ачык итеп әйткән сүзләре ишетелде:

– Шәкерт акчасын миңа биреп куйган иде, – диде ул тыныч кына һәм түш кесәсеннән бер сумлык кәгазьне чыгарып, кунакларга күрсәтә-күрсәтә, тәлинкәгә дә салды.

Бу шулкадәр вакытлы һәм табигый килеп чыкты ки, кодалар төрле яктан:
– Һай, афәрин!
Муладчина! – дип куйдылар.

Ә миңа... миңа ни, яшем тәгәрәп төшмәсен өчен бары иренемне тешләп, башымны гына түбән ияргә калды. Юк, оялудан түгел бу, җиңеләеп китүдән, сөенечтән, рәхмәттән генә... Нигъмәтулла абзыкайга рәхмәттән. Мин дә адәм баласы, сизгерлеккә бик мохтаҗ адәм баласы!

Ә мәҗлес кызганнан-кыза бара. Кыз балын акча салып авыз итү бетте, хәзер инде табында берничә стакан йөри. Нигъмәтулла абзыкай тирләгән-кызарган, чиккән зур яулыгы белән һаман сөртенеп тора, үзе бертуктаусыз сөйләнә, кайчак нечкә сары мыегының очын хәйләкәр генә бөтереп тә куя. Аңардан җыр көтәләр, – ул моны белә, тик җаен гына көтә... Һәм менә тураеп тамак кыргалап алды да, пинжәк чабуын кайтара төшеп, әз генә калтыравык нечкә тавышы белән сузып җырлап та җибәрде:

Утырдым ла көймәнең ай түренә,
Карадым ла суларның төбенә.
Су төпкәйләрендә һич кара юк,
Хак язганны күрми чара юк... 

Мәҗлес шундук тынып калды. Җыр һәркемнең йөрәген учлап алды. Кеше, мәрткә киткәндәй, сагышка, хыялга чумды. Кемгәдер яшьлек кайтты, кемнеңдер заяга узган гомере күз алдыннан кичте, кемнеңдер күптән онытылган ярасы ачылды, әмма барысын да ниндидер бер искиткеч ләззәт – шашыну биләп алды.

Җыр бетүгә табын, аз гына өнсез торганнан соң, дәррәү хәрәкәткә килде. Әллә шатлыктан, әллә исәрләнүдән тыела алмыйча яман шауларга, көләргә тотындылар, кемдер сүз таба алмыйча: «Эх-х, Нигъмәтулла-а!» дип өзгәләнеп кычкырып куйды... Кемдер шунда ук яңадан җыр башлады – уздырырга теләп, тагын да ныграк исертергә теләп, дәртләнеп, кабынып җырлый башлады. Кайсылары җырга кушылды, кайсылары үз стаканын хөрмәт иткән кунагына сузып «Кодакаем!» «Абзыкаем!» дия-дия, аны үтереп кыстарга тотынды. Кемдер миңа да стаканын төртте, атам белән анамны мактарга тотынды... Балдан, җырдан, шау-шудан минем башым әйләнде, һавага чыгасым килде, һәм ыгы-зыгыдан файдаланып, мыштым гына урынымнан кузгалдым.

Чыксам, ишегалдында да кунаклар, тыз-быз йөргән хатын-кызлар. Ак келәтнең дә ишеге ачык. Ул тирәдә дә ниндидер хәрәкәт сизелә... Мин тукталып тормыйча абзарларга таба уздым да арт капкадан гына болынга чыгып киттем. Яраттым мин бу Түреш буен. Тынлыгына, иркенлегенә, чәчәкләренә, бөҗәкләренә ияләшеп өлгердем. Монда ялгыз йөрү рәхәт, барысы да – якты-йомшак тынлык та, иркә-оялчан чәчәкләр дә сине әкрен генә, сөеп кенә юата кебек, уйларың-хәсрәтләрең үзлегеннән тына, басыла, ә ялгызлыгың үзе бер рәхәт, тансык юанычка әйләнә... Минем башым чынлап та әйләнә шикелле... Әллә башым түгел, күз алдымда дөнья әзрәк әйләнәме?.. Алай дисәң, әнә-ә тегендә, кечкенә елгачык буендагы карт тирәкләр тик кенә, тын гына утыралар төсле. Алардан да ары, тау итәгендәге кечкенә авыл да үз урынында бик нык утыра кебек... Ләкин шулай да, күз алдында бер нәрсә селкенмәсә дә, бу чиксез дөнья үзенең кырлары-болыннары, таулары-сулары, авыллары, шәһәрләре белән йә уңга, йә сулга әкрен генә чайкала төсле. Тик кенә тору мөмкин түгелдер инде ул. Һәм күңелгә гаҗәеп сәер бер уй килде: әгәр дә мәгәр, мин әйтәм, дөнья болай чак-чак кына түгел, ә кинәт бик нык йә уңга, йә сулга чайкалып китсә, ни булыр иде икән? Җирдәге бөтен нәрсәнең асты өскә килер иде бугай... Алла сакласын! Юк, мин моны теләп, юрап әйтмим, тик уйнап кына, малай башым белән хыялланып кына әйтәм. Ә бәлки, нидер сизенеп тә... 

Бу туй аркасында вакыт дигән нәрсә бөтенләй онытылып, буталып бетте. Бүген нинди көн – һич хәтерли алмыйм. Июль башы – шуны гына беләм. Кояшның зураеп, бик әкрен генә бата торган чагы. Әнә ул җир өстенә сузылып яткандай иренеп кенә сырт читенә төшеп бара... 

...Шактый киткәнмен икән, – кире борылдым. Ниндидер кызыкны күрми калырмын төсле ашыгыбрак атларга тотындым. Шул ук арт капкадан гына ишегалдына кайтып кердем. Өй тирәсе гү-ү итеп тора, ишегалдында да, урамда да җигүле атлар, ә ак келәтнең ачык ишегеннән егетләр һәм кызларның җырлаганы ишетелә. Ахрысы, нәрсәгәдер әзерләнәләр, нәрсәдер булырга тиеш.
 
Лапас яныннан узганда, күземә ике кеше чагылды. Бәлки, игътибар итмичә узып та киткән булыр идем, ләкин караңгылана төшкән лапас эчендә берәүнең багана төбенә сәер генә чүгәләп утыруы мине туктата калды. Кем ул, нишләп утыра?.. Мышык-мышык борын тарткан тавыш та ишетелеп куя. Әллә елый инде шунда... Якынрак атлап, чынлабрак карасам, багана төбенә чүгәләп, башын учлап утырганы Хөбәйбулла кода булып чыкты, ә аның янында тик кенә басып торган кара кәзәкиле озын кеше кемдер – анысын танымадым. Хөбәйбулла коданың иңбашлары селкенеп-селкенеп куя, мыгыр-мыгыр нидер сөйләнә, үгезнекедәй калын тавышы сынып-сынып китә:

– Ух, Шәмсетдин абзый-й, белмисең... китә, йөрәк парәм, китә! Тагын бер күгәрченебезне оч-очрабыз-з... Бишенчесен озатам бит, Шәмсетдин абзый, бишенчесен... Ят кулларга китеп бетәләр шулай, ох-ый!..

Дәү, таза кешенең әллә кайдан гына сыгылып чыккан саран күз яшьләре!.. Мин ник күргәнемә үкенгәндәй йөгерә-атлый китеп бардым. Каршыма җиңгәчәй очрады. Туктатып сорадым:
– Җиңгәчәй, нәрсә бар монда?
– Тиздән туй китә, – диде җиңгәчәй.
– Сез дә китәсезме?
– Без дә җиңгәли озата барабыз... Сие инде монда калырсың, акыллым, яме! – дип өстәде җиңгәчәй йомшак кына.
– Ярый, – дидем мин, тиз генә килешеп. Кияү ягы өчен мин ерак кеше – моны аңлый идем. Тик туй киткәннән соң бушап, боегып калган йортта ялгыз каңгырап йөрүнең никадәр авыр буласын гына уйлый белмәгәнмен.

Җиңгәчәй ашыгып келәткә таба китеп барды, ә мин рәшәткә буенарак узып, тынычрак урыннан ишегалдында барган тамашага карап тора башладым.

Бу вакытта кияү егетләре келәттә җырлый-җырлый чаршау-чыбылдыкны чишәләр, ә озата баручы җиңгәләр кызның урын-җирен җыялар иде. Кияү йортына баргач, шул ук кияү егетләре чаршау-чыбылдыкны яңадан корып, җиңгәләр кыз урынын җәеп куячаклар икән, – йоласы шундый, имеш.

Менә келәт ишеге төбенә кабык арба җиккән ат килеп туктады. Шул арбага кыз артыннан барасы әйберләрне чыгарып сала башладылар. Ике егет өр-яңа яшел сандыкны ике башыннан күтәреп чыгардылар. Алар артыннан кызлар зур-зур төеннәрне чыгарып салдылар. Төеннәр өстенә зур гына җиз тазны каплап куйдылар. Җиз комган белән ак самавырны да төеннәр арасына ипләп кенә утырттылар... Барысын да шулай чыгарып, өеп бетергәч, йөкне озын бау белән аркылыга-буйга ныгытып бәйләделәр. Шуннан соң бу арбада барасы егет атын бер читкәрәк тарттырып куйды.

Биредә бөтен эштә билгеле бер тәртип булса кирәк. Мин, әйберләр чыгып беткәч, алар артыннан ук кияү белән кыз чыгар дип көткән идем, ләкин алай булмады. Хәзер өй баскычы төбенә кыңгыраулы пар атларны берәмләп китерә башладылар. Халык шунда җыелды. Беренче атка шактый мәлҗегән башкоданы ике ягыннан култыклап чыгардылар да, зурлап, юатып, тарантаска ипләп кенә утырттылар. Чирек күтәреп чыккан берәү шундук аңа стаканга салып бал сузды... Башкоданың аты кузгалгач та аның урынына икенче пар ат килеп туктады. Монысына төп кода белән кодагый менеп утырды. Төп кодага да бал салып бирделәр. Шулай итеп, баскыч төбенә атлар бер-бер артлы килә тордылар, калган кодалар да утырышып, ишегалдыннан урамга чыга тордылар. Кодалардан соң кызны җиңгәли озата баручылар атларына утырдылар. Туй килгәндә алты ат булса, хәзер урамда унике җигүле ат тезелешеп тора иде.

Бары менә шуннан соң гына келәт алдына кияүнең кара һәм тимеркүк җиккән пар атын китерделәр. Шунда ук келәт алдын ястыкчы кызлар һәм егетләр сырып алды. Күрми калмыйм дип, мин дә рәшәткә буенда яткан ташка бастым. Менә бер заман Хөбәйбулла кода сеңлесен (бишенче күгәрченен) таза беләкләрендә келәттән күтәреп чыгарды да тарантаска, күпертеп салган мендәрләр өстенә ипләп кенә утыртты. Кызның өстендә ак чүченчедән җәйге җилән, башында ак ефәк шәл иде. Шул шәле белән ул, күзләрен генә калдырып, битен каплаган, – мин ни теләп тә аның йөзен тагын күрә алмадым... Кыз янына кара җиләннән, кырпу бүректән кияү үзе эре генә менеп утырды. Кияү егетләренең берсе дилбегә тотып, икенчесе кияү белән кызга каршы гармунын тезенә куеп, кучерга урнашты, ә өченчесе тарантас артына басты. Егет кулларын сузып дилбегәсен какты, атлар күзгалды, озатучы кызлар, егетләр, бала-чага тарантаска орына-сугыла, шау-гөр килеп, барысы да капкага юнәлделәр. Мин дә агымга эләккән йомычка шикелле кысыла-кысыла халыкка иярдем.

Кияү атлары урамга чыккач, туй кузгалды. Иң алдан башкоданың пар аты, аның артыннан төп коданыкы, аннары кияү атлары, алар артыннан калганнары тезелешеп киттеләр. Иң арттан гына кыз әйберләрен төягән ялгыз ат, төеннәр өстенә каплап салган җиз тазы белән ялтырап, чаба-чаба китеп барды. Дәррәү кузгалып киткән атларның кыңгырау тавышлары кечкенә авылны тәмам күмеп, бөтен Түреш буйларын яңгыратып җибәрде. Әйе, бу искиткеч бер тамаша иде. Капка төбендә өелешеп калган егетләр һәм кызлар ераклаша барган кыңгырау тавышларын сихерләнеп, онытылып, шылт та итмичә тыңлап тордылар. Туй китте. Туй белән бергә кемнеңдер яшьлеге китте... Тагын кемнәргә насыйп булыр икән бу кыңгырау тавышлары?! 

Рәсем: Байназар Әлменов

Хикәя беренче тапкыр 1969 елда «Азат хатын» журналының март санында басыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килен. Тэшергэндэ. Конфет. Сибэлэр. Иде. Мылтыктан аталар иде......

    Хәзер укыйлар