Логотип
Проза

Тәүге мәхәббәт

(хикәя)

 Буй-сыны белән классташлары арасында иң бәләкәй, иң тәбәнәк буйлы Зөлфәт үзенең бу тумыштан килгән табигый кимчелегеннән бик тә ояла, гарьләнә иде. Түбән сыйныфларда ярый инде, балалар бер-берсеннән гәүдә калынлыгы, буй озынлыгы белән аерылмыйлар диярлек. Менә үсә төшкәч, тугызынчы-унынчы сыйныфта егетләр арасында иң кечкенәсе булып йөрү бик тә җайсыз, бик тә кыен икән. Тәгәрәшеп бергә уйнап үскән үсмер малайлар инде җиткән егет булганнар. Борын асларыннан күренер-күренмәс кенә мыек төртеп килә. Кызлар да калышмыйлар. Матурланып, бар җирләре дә йомрыланып, буйга-сынга зифаланып киләләр. Зөлфәтне генә ходай, акылын бирсә дә, буй ягыннан нигәдер бик кыерсыткан. Әти-әнисе дә бик вак кешеләр түгел инде түгеллеккә. Әтисе генә кайчак башын кашый-кашый улына карый да: “Дәү әтиең малае син. Ул да шундый төптән чыккан иде”, – дип куя. Үскән чакта әз кимсенмәде Зөлфәт шушы кыска буе аркасында. Үзеннән көчлерәк малайлар тәбәнәк буйлы иптәшләрен әз җәберсетмәделәр, әз кыерсытмадылар. Зөлфәтнең иң зур теләге – үсеп җитеп, буй ягыннан иптәшләрен куып җитү иде. 

      Ә мәхәббәт дигәнең буйга-сынга карыймы соң? Ул бит буйга гына түгел, яшькә дә карамый. Мәхәббәт үтмәслек киртәләр юк. Ә тәүге сөю бигрәк тә...Ә Зөлфәтнең йөрәгендә әле бу саф тойгының бөреләнеп чәчәк атар чагы гына. Унҗиде яшь... Гомернең иң матур, иң кадерле чагы икәнлеген без бик күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз шул. Мәңгегә шулай яшь, матур, дәртле булырбыз кебек. Зөлфәтнең дә назга сусаган йөрәгенә тәүге мәхәббәтнең үрмә гөлләре үрелеп кенә килә. Егетнең күзе үзе сыман тәбәнәк кенә буйлы кызга төште. Зур зәңгәр күзле, җыйнак кына гәүдә-сынлы Лилия матур йөзе белән курчакны хәтерләтә иде. Кыз бала өчен буеның зур булмавы да кимчелек түгел. Киресенчә, егетләрдән дә озын булып үскән кайсы колга буйлы кызлар Лилия кебекләргә кызыгып карый. Кыздан ике генә парта артта утырган Зөлфәт дәресләр буена аның аксыл чәчләреннән, үсмерләрчә ябык муеныннан күзен  алмады. Лилия ялгыш кына артына борылып караса да, кыз үзенә карагандай, йөрәге дертләп китте. Кызга үзенең йөрәген ачарга, әлбәттә, егетнең кыюлыгы җитмәде. Икенчедән, ул үзенең кыска буеннан кимсенде. Менә әзрәк үссен әле... Кыз башка авылдан йөреп укыганлыктан, Зөлфәт ял көннәрен чак-чак үткәреп, кызны көтеп ала алмады. 

       Укыган чакта үтмәс сыман тоелган мәктәп еллары да йөгереп үтеп китте. Бергә укып, бергә белем алып үскән балалар төрле якка таралыштылар. Вакыты җиткәч  Зөлфәтне хәрби хезмәткә алдылар. Лилия дә шәһәргә техникумга укырга керде. Хәрби хезмәткә бару Зөлфәткә файдага булды. Башкалар кебек озын буйлы, таза гәүдәле, әнис әйтмешли “дастуен” була алмаса да, ике ел буена спорт белән шөгылләнү үзенекен эшләде, егет, җилкәләре киңәеп, буйга-сынга тартылып, үсеп китте. Уртача гына буйлы булса да, әтисе әйткәнчә “төптән чыккан” егеткә үз кыяфәте, гәүдә-сыны өчен кимсенерлек урын калмады кебек. Зөлфәт, адресын табып, Лилиягә хат язды. Лилия иптәшләрчә генә җавап бирде. Аның бу гади генә хатларында Зөлфәт әллә нинди  яшерен  мәгънәләр, әйтелмәгән серләр күрә алды. Кызга йөрәген көннән көн ача барды. Аны мәктәптә укыганда ук яратып йөргәнен язды. Әле һаман бик сөйгәнен әйтте. Тик аның бу саф хатларына Лилия мыскыллы җавап бирде: “...Синең кебек вак кәтүккә карарга мине кем дип беләсең?..” Зөлфәтнең беренче саф тойгыларын аяусыз тападылар... Матур хыялларын җимерделәр... Инде хәрби хезмәтне тәмамлап килгән Зөлфәт качып китеп, Лилияне эзләп табып, аңлашырга теләде. Соңгы мизгелдә ничектер үз-үзен тыя алды. 

       Озак еллар егет Лилияне оныта алмады. Ул йөрәгенә салган яра бик озак төзәлмәде. Егет тагын үз-үзенә ышанычын югалтты. Тагын үсмер чактагы кимсенүләре, җәберсенүләре кайтты. Ул озак кына кызларга карый алмады. Башка кызлар да, аңа карап, Лилия кебек “кәтүк” дип мыскылларлар  кебек иде. Тыйнак кына, оялчан бу егетне бергә эшләгән җирдә Нәзирә,  үзе күреп, башлап танышты. Гади генә авыл кызы шул гадилеге, якты йөзе, җылы карашы белән егет күңелендәге яраларны сыпырып алды. Төзүчелектә берсе сварщик, берсе маляр булып бергә эшләп, бер тулай торакта яшәгән ике яшь йөрәк, бер-берсенә тиз тартылып, кавышып та куйдылар. Яши-яши үз фатирлары да булды. Ике уллары үсеп килә. 

         Беренче мәхәббәт безнең йөрәкләрне сафлыгы, садәлеге белән әсир итә. Гашыйк йөрәктә иң нәфис, иң гүзәл, иң татлы хисләрне уятып, бу тойгылар гомерлеккә сакланыр, югалмас кебек. Яшьтән бер-берсен яратып, кавышып, тормышның бернинди сынауларына да бирешмичә, бергә-бергә бәхетле гомер юлын үткәннәр дә күп кенә. Шулай ук, кавышу бәхетенә ирешеп, тормыш давылларында саф хисләрен җилгә очырганнар, юглтканнар да бар. Яратышып-сөешеп, вәгъдәләр бирешеп тә, төрле сәбәпләр аркасында бергә була алмыйча, гомере буена тәүге мәхәббәтләрен кадерле истәлек итеп күңелендә саклаганнар бар. Тәүге мәхәббәтебез белән кавыша калсак, без һичшиксез бәхетле булыр идек кебек. Тик бу гел дә шулаймы соң? Гомерлек пар булырга насыйп булмаган яшьлек ярларына кемнәрдер һаман да табынып яшәсә, кемнәрдер янындагы тормыш юлдашын кадерләп, булган язмышына риза булып яши. Күпме язмыш – шуның хәтле гомер китабы. Һәркем аны үзе белгәнчә яза. 

         Ике авыл арасы әллә ни түгел. Зөлфәт мәктәпне бетергәннән соң Лилияне күргәне булмаса да, халыкта йөргән төрле сүзләрдән аның язмышы турында ишеткәләп тора. Лилия  бер егеткә тормышка чыгып, авылда яшәргә риза түгелмен, дип тиз генә аерылды һәм Мәскәүнең үзенә барып эшкә урнашты. Әйе, Лилиядә бәләкәйдән үк амбиция, һавалылык, эрелек дигән нәрсә җитәрлек иде. Ул үзенең теләк-хыялларына ирешә белә иде. Заводта эшләп йөргәндә бер мәскәүле егетне үзенә карата алды, өйләндерде. Тик эзләгән бәхетен таптымы соң Лилия? Читтән караганда бу бер балалы, тук тормышлы, башкаланың үзендә яшәгән гайлә бәхетле дә кебек иде. Тик нигә соң ирле хатынга, үз-үзенең исемен пычратып, дәрәҗәсен төшереп, авылга кайткан саен , ата-анасыннан, авылдашларыннан оялмыйча,  төрле ирләр белән сөйрәлеп йөрү кирәк? Бахыр ире генә хатыны турында берни дә белмәде. 

        Зөлфәт,  теләсә-теләмәсә дә, ирексездән еш кына күңелендә сагына-сагына мәктәп елларына, кадерле яшьлек мизгелләренә кайта. Әлбәттә, иң башта күз алдына, зур зәңгәр күзләрен төбәп, яшьлек мәхәббәте Лилия килә. Дөресен генә әйткәндә, Зөлфәт инде йөрәгендә элекке сагышны, моң-зарны тоймый. Киресенчә, күңелендә аңлап булмаслык җиңеллек, хәтта рәхмәт хисе тоя Зөлфәт. Озак-озак елларга уйларын үзенә бәйләгән Лилия җибәрде аны үзеннән. Икенче Лилия, Зөлфәт белмәгән башка Лилия аңа кызыклы түгел. Кирәк түгел. Аклый алмый Зөлфәт аның бозыклыгын, азгынлыгын ни булса да. Аңлый алмый. Кай арада бозылдың син, саф күңелле авыл кызы? Нигә болай үзгәрдең? Дөнья танымаслык үзгәрткән бу башка Лилиягә бер яктан кызгану тойса, икенче яктан хәтта чиркануга якын хис тоя Зөлфәт. Бәхетле булмаслар иде алар, кавышсалар да. Бу икенче Лилия белән бәхетле була алмас иде Зөлфәт. Күптән инде ир уртасы Зөлфәт яшьлек таңында саф мәхәббәтен кире каккан өчен Лилиягә хәзер рәхмәт әйтә ала. Тормышын, язмышын бозмаган өчен... Соңрак акыллы холыклы, тугры, тырыш хатыны Нәзирәне очраткан өчен. Аның белән бергә чын гайлә бәхетен тапкан өчен... Нәзирә белән төзегән тормышны Лилия белән төзи алыр идеме Зөлфәт?  Юктыр кебек. Иңгә-иң терәлеп,  дөньяның төрле чагын бергә-бергә үткән, кайгысын да шатлыгын да бергә күтәргән хатынына рәхмәтле бүген Зөлфәт. Тормыш юлында аны очраткан язмышына рәхмәтле. Ә беренче мәхәббәтне барыбер йөрәктән йолкып ташлап булмый. Ә кирәкме соң йолкырга? Калсын әйдә күңелдә матур бер хәтирә булып...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт Физалия апа!Синнэн тагы да тормышчан эсэрлэр котеп калабыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт сезгэ.шундый эчтэлекле эсэрлэрегез очен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхэтлэнеп укыдым, бик зур рэхмэт, Физэлия!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик зур рэхмэт,Физэлия! Сезнен эсэрлэрегезне укыган саен укыйсы гына килеп тора.Яна ижат жимешлэрегезне котеп калабыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сонгы вакытта укып булмый, ниндидер русча сузлэр остэлэ, нидэн икэн?

            Хәзер укыйлар