Логотип
Проза

Соңгы васыять

Хикәя

Венера САБИТОВА


Ачык тәрәзәдән ягымлы, йомшак яз җиле шомырт чәчәге исләрен алып керә дә, урын өстендә утыручы Разияга, «Хәлеңне генә белергә кердем», – дигәндәй, тиз генә каршы ишектән чыгып та китә. Разия җилнең үзенә кагылып, чәчләреннән, битләреннән сыйпап үтүен генә тоеп кала, «Һай! Җил булсаң икән! – дип куя ул. – Кызларым яшәгән якларга исәр идем! Чәчләреннән, битләреннән сыйпап яннарында бөтерелер идем!.. Үз вакытында балалар иркәләргә, назларга туры килдеме соң?! Күңелдә һәрчак тоташ боз катламы ятканда, балалар иркәләргә кул бармый икән шул!»

Ирексездән, Разияны авыр уйлар биләп алды. Инде йөрмәскә әйләнгән, бертуктамый туңа торган аякларын җылы шәлләр белән төреп, уйларга чумып утыра башлавына өченче елы китте. Уйланасы да, өй түреннән үтүчеләрне күзәтәсе. Күзәтәсе дә, уйланасы. Аннары йокысыз төн килә. Аннан тагын үкенечле уйларга батып уздырасы ел кадәрле көн. Көннәре-төннәре чиксез тоелса да, Разия өчен хәзер дөнья дигәннәре бик чикле. Аның бар дөньясы түр тәрәзәләр колачлаган арага сыеп бетә.

Өй түреннән үтеп йөрүчеләр бер секундка гына тәрәзә каршында пәйда булалар да, күз ачып йомганчы юкка да чыгалар. Барысы да ашыга, һәммәсе кызулый. Ә менә көннәрен бернинди максатсыз, бернинди кызыксыз уздыручы Разияга урамның теге ягындагы каршы йортны гына кайчан тели шунда, күпме тели шуның кадәр күзәтергә мөмкинлек бар.
Бүген иртәдән үк аның игътибарын шул каршы йорт җәлеп итте. Нигәдер шул йортка кеше агылды да агылды бүген. Күрше урам карчыклары да, түбән очныкылар да килеп җитте. Ул да түгел, җәһәт-җәһәт атлап, бик азга гына булса да күршеләре кереп чыккалады. Көне буе каршы йорттан кеше өзелмәде.

Шул йортта гомер кичерүче, юмартлыгы белән тирә-якка танылган Бәдерниса карчык авырып киткән булса кирәк. Әле кичә генә чатыр чабып, капкадан кереп-чыгып тыз-быз йөргән карчыкның кисәк кенә урын өстенә егылуына әллә ни исе китмәде Разияның. Кеше бүген – бар, иртәгә – юк. Аны гаҗәпләндергәне шул булды: «Бүгенгә кадәр йөгереп йөргән карчыкның аяктан егылуын шул арада каян белеп өлгергәннәр диген!..»

Ә менә Разияның хәлен белергә чит урамныкылар түгел, ник берәр күршесе генә булса да кереп чыксын! Юк! Йомышка дип тә, хәл белергә керүче дә юк! Хәер, Разия сау-сәламәт чагында ук инде күршеләрнең аларга сукмаклары суынган иде. Нигәдер башта үзеннән-үзе Рәбига кермәс булды. Аннары Фатыймалар. Хәбринекеләр аңардан соң бугай. Заһидәләр аз гына соңрак. Үпкәләделәр бугай. Шулай инде, үзеңә дип карап тоткан пычкыны сорап кергән һәр кешегә биреп чыгармассың бит инде...

Заһидәләргә ул хәзер иң үткенен бирер иде дә, керсеннәр генә иде! Юк шул, хәзер аларга пычкы кирәкми дә инде! Утыннарын бер минутта «Дружба» пычкысы белән турап аталар. Тагын әнә, газ керергә тора.

Ә менә Бәдерниса карчыклардан элек-электән кеше өзелмәде. Врачка барган җиреннән башка авылдан килүчеләрне чәйгә җыеп төшү дисеңме, кунакка-мазарга китеп, ике кат киеменең берсен салып, ятим карчыкларга биреп кайтулармы, берсе дә калмый иде Бәдерниса карчыктан.

Муллыкта йөзеп тә, үзеңне бәхетсез сизеп яшәгәнче, «Аз малың, күп куанычың булсын», – дип, күңел байлыгы белән, кешеләрнең ихтирамын казанып яшәүгә җитми икән. Юк, җитми икән!

Бәдерниса карчык шулай ук Разияны бәхилләмичә, рәнҗегән килеш үлеп китәр микәнни? Хәзер бәхиллек сорап керергә аяклары йөрми. Ә .элегрәк ул хатаны төзәтергә мөмкин иде. Тик гафу сорап керелмәде инде.

...Ул көнне мунча ягышырга Бәдерниса карчыкның килене Бибигөлне дәшкән иде Разия. Ире сугышта үлеп калганлыктан, барлык эшне үзе башкара торган көч-куәтле җитез Бибигөл бакча башындагы коедан тиз-тиз су ташыды. Озакламый мунчаны да өлгертте. Ду китереп сап-сары итеп идән-сайгакларны юып, җыештырып та чыгарды. Тик мунча керү ләззәтен татырга насыйп булмаган икән. Разия ирен көтеп, эче пошып, «суынмыймы?» дип, мунча белән өй арасында йөри-йөри, иренең вакытында кайтуыннан өметен өзгән иде инде. «Болай булгач, кешечә кайтмый икән. Исереп кайтасы көн кебек ачык».

Әйе, иренең тәүлекләр буе югалып торуын, эш өчен янып-көюдән бигрәк, үз рәхәтен кайгыртып, «чиертергә» җай эзләп йөрүен сизенә иде Разия. Элекке елларда, председатель итеп сайлангач, ире чынлап та колхозны алга чыгару өчен тырышты. Үз дигәненә ирешеп, колхозчылар һәм район җитәкчеләре алдында абруй казанды. Ул елларны ире эчми иде. Вакытында кайтты. Эше дә алга барды. Тик дан артыннан куа торгач, начар якка үзгәрә торды.

Соңгы елларда иренең өйдә торган чаклары сирәк була башлады. Кайчакларда үз аягы белән кайта да алмый. Китереп ташлыйлар. Ярый ла кайткач, ничек кирәк алай чишендереп яткыруга йоклап китсә. Күп вакытны усалланып, зәһәрләнеп кайтып керә. Андый чакта Разияга да, балаларга да көн булмый. Дөньядагы әшәке бер сүз калмый. Каршы сүз әйтсәң, беттем диген инде. Кул астына туры килгән, күзенә күренгән нәрсәләрне тотып тондырырга да күп сорап тормый.

Разияның уң кулы әкрен генә авыз кырыена якынлаша башлады. Берничә секундтан бармаклары аскы ирендәге кечкенә җөйне капшыйлар иде. Бу җөй – шундый бер вакыйганың гомерлеккә истәлек булып калган шаһиты. Әй, юк! Анысы аякта, тездән түбән сызылып киткәне, аксыл җөй булып эчкә иңгәне икән әле. Авыз кырыендагысы башка вакыттагысы... Ул чакта, самавыр астына куя торган ялтыравыклы подносын томырган иде бит әле ул.

Эх! Күңелсез вакыйгаларны искә төшермәслек итеп хәтерне бикләп куеп булса икән!

Ул көнне балалар белән печәнлектә йокладылар. Бәрәңге сабаклары арасында кунулар да күп булды. Җәй көннәрендә ярый торган иде әле. Менә көз, кыш көннәрендә... Ничәмә-ничә тапкырлар суык мунчада төн үткәрергә туры килде аңа. Туңудан бигрәк, нервларның ярсуыннан дер-дер калтырап, үзеңне-үзең кая куярга белмичә керфек какмый үткәргән төннәр, айлар, еллар үзенекен иткән! Болай утыру – шуларның нәтиҗәсе.

Әлеге көнне дә Габдерәхиме таң атканда гына кайтты. Борчылудан, куркудан йоклый алмый яткан Разия, аның сөрлегеп-сөрлегеп атлавын аяк тавышыннан ук аңлады.
Разия чыкканда ул бөтен гәүдәсе белән чолан баганасын кочаклап, туфлиен салу өчен, аягын сәгать теледәй алга-артка селтәп азаплана иде.

 – Әйткән идем бит, мунча ягабыз дип, ник вакытында кайтмадың? Сүрелде инде менә. Көн җилле бит, – диде Разия, үпкәсен сиздермәскә тырышып.
– Синең генә бар хәсрәтең шул мунча булгач та! Минем җилкәдә, әнә!..

Габдерәхим кулы белән ниндидер билгесез хәрәкәт ясап алды. Дөньяны колачлап күрсәтүе булды, ахрысы.
– Җил... Һе! Җил... Мунчаны гына суыта торган җил җилмени ул?! Сәмүм җилләре исәргә тора әле монда әнә!.. Алай бик кеше белән керәсең килгәч, чакырасың калган Мирхәйдәрләреңне!

Мирхәйдәр күрше егете булып, яшь чагында Разияга өмет тотып йөрүчеләрнен берсе иде. Күптән түгел генә партия җыелышында Габдерәхим
адресына шактый каты тәнкыйть сүзләре әйткән булган. Ул чагында да, Мирхәйдәр дип, хатынын битәрләгән иде. Хаксызга рәнҗеткәне өчен иреннән үч аласы килеп китте Разияның: 

– Икенче юлы шулай итәрмен, киңәшеңне...

Хатыны сүзен әйтеп бетерә алмады, Габдерәхиме бар көченә туфли борыны белән балтыр сөягенә китереп типте. Разия тынсыз калды. Икенче
туфли баш өстеннән очып үтте дә, дөбердәп ишеккә килеп бәрелде.

Мунча кайгысы онытылды. Ул шул килеш утырып суынды.

Разия ул төнне керфек какмыйча уздырды. Иренең кыланышларына, холыксызлануына, эчүдән туктамыйча сәрхушкә әйләнүенә каршы бернинди чара күрә алмавы гаҗиз итә иде аны. Төрлесен уйлап карады Разия. «Аның өйдә үз-үзен шулай тотуын белсәләр икән! Мондый йөгәнсезлеге берәүнең дә башына килеп карамыйдыр! Юк, билгеле. Өйдән чүпне чьгармагач, каян белсеннәр? Чүп чыгармыйм дип, күпме түзәргә була? Әллә райкомга барып сөйләргәме? Берәр чара күрерләр иде, бәлки?.. Юк! Бу инде үзең утырган ботакны чабу белән бер. Зарланып йөрсә, кеше арасында иренең нинди дәрәҗәсе калсын?»

Телен урталай тешләп булса да түзәргә мәҗбүр ул. Бүтән чара юк. Менә эшен ташлап бик нык ялгышты Разия, ялгышты.

Мунча яккан көнге ызгыштан соң да берничә көн буе кулы эшкә бармады Разияның. Дөньяга күтәрелеп карыйсы килмичә, үз-үзен кая куярга белмичә йөрде. Тик, «кәеф кырылды, йөрәк бозылды» дип, кул кушырып утырып булмый шул бу дөньяда. Әнә бәрәңге ярасы бар, кайчаннан бирле мунча алдында аунап ята.

Разия башта үз күзләренә үзе ышанмый торды. Баздан чыгарып, орлыкка куйган әмерхан бәрәңгесе шактый кимегән иде. Разиянең утырып җитмәгән күңеле вәсвәсәләнеп ярсырга тотынды: «Шул! Бибигөл генә! Ул гына йөрде бит!»

Ажгырып Бәдерниса карчыкларга килеп керде ул. Исәнлек-саулык сорап та тормастан, оныкларын җыеп чәй эчеп утыручы карчык каршына килеп, һөҗүмгә күчте:
– Бәрәңге белән чәй эчеп утырабыз диген! Бигрәк тәмле, ахрысы! Кеше бәрәңгесе шулай тәмле буладыр шул!

Эчкерсез Бәдерниса карчык Разияның мәкерле уйларын, кинаяле сүзләрен аңламады.

– Эчәбез, Разия күрше. Бәрәңге белән эчми, нишлисең инде, ипи булмагач. Әйдә, уз, утыр, хәзинәдә бары, гаеп итмәссең. Килен алып кайтканые. Бик ярмалы...
– Сез, ач хәерчеләрнең, кешенекен ашамасагыз, үзегезнеке буласы юк! Кайда бәрәңгеләр?

Разия, кызу-кызу кече якка кереп, актарынырга тотынды.

Бернәрсә аңламыйча моны күзәтеп торган Бәдерниса карчык рәнҗеп сорады:

– Нәрсә кирәк соң сиңа, Разия?! Нәрсә эзлисең бездән?
– Бәрәңгемне!

Үзалдына сөйләнә-сөйләнә, карчык өй алдына чыгып китте. Озак та тормый ул аннан бер чиләк күтәреп керде.
– Менә мә! Шушыларга кергән булсаң... Ал, әнә.

Чиләктә кытыршы кабыклы, юып тутырган төсле сап-сары бәрәңгеләр иде.
– Ә әмерхан бәрәңгеләр кайда? – диде Разия аптырабрак.
– Нинди әмерхан бәрәңгеләре турында сөйлисең син, Разия?
– Безнең мунча алдыннан урлаган әмерхан бәрәңгеләр!
– Ни сөйлисең, Разия?! Әстәгъфирулла-а! Ходайдан курык, ичмаса! Ачка үлсәк үләрбез, кешенекен урлап ашамабыз! Ярлы дип мыскыл итүеңдер инде! Сугышта үлеп калмаган булсалар... Нахак сүзләр әйткән өчен, илаһи, булган ризыгыңның кадерен күрмә...

Аннан соң күп сулар агып, кем өчен шифалы, кемгә хәвефле җилләр исеп, ире председательлектән алынып, төрле эшләрдә йөргәннән соң пенсиягә чыгып өйдә утырырга калгач, кайта-кайта искә төшерде ул бу хәлләрне. Хатын-кызның ирләр кулына карап утыруы – иң авыр җәза икән. Менә кайчан кирәк икән ул күршеләр!

Әйе, ул чакта Бәдерниса карчыкны нахакка рәнҗетте шул. Беренче класста укучы кече кызлары бәрәңгене сыерга ашаткан булып чыкты.
Разия ачудан шул сабыйны сыек чыбык белән тотып ярды.

Күршеләрнең бизеп бетүе – үзе бер зур бәхетсезлек икән, һай! «Бәлки... бәлки, Габдерәхимне үз исемемнән кичерү сорап кертеп чыгарыргадыр? Тыңлармы икән Габдерәхим?»
– Сиңа әйтәм, Бәдерниса карчыкның ни хәле бар икән? Килеп китмәгән кеше калмады. Кызлары да кайтты...

Габдерәхиме берни дәшмәде. Кирәкле сүзгә барып җитү өчен ирен сөйләштерә башларга сәбәп эзләп, бөтенләй уйламаганны әйтеп куйды Разия:
– Синең дә кызларга хат язып саласың бар. Кайтсыннар иде бер, без исән чакта...
– Үз хәлем – хәл! Тагын шуларга гына нәнке буласы калды!

Разияның олы кызы мәктәпне бетерүгә өйдән таю ягын карады. Анысы янына уртанчысы барып урнашты. Кече сеңелләре дә тәртәне шулар ягына каерды. Башлы-күзле булып беттеләр дә, үз дөньялары, үз тормышлары. Әниләренең авырып ятуында эшләре дә юк. Шушы нигезгә хуҗа буласы бердәнбер малайларының да йортта каласы итмәде. Өйләнүгә, хәер-фатыйха да сорап тормастан, хатынын алып чыгып китте.

Кичкә таба Разияның үтереп башы авырта башлады. Күрше карчыкның кырыгын уздырганны ул инде күрә алмады...

Авылда төрле сүзләр йөрде:
– Имеш, Разия, үләренә ике көн кала, киленен чакыртып: «Күршеләрең белән тату яшә! Кызларга да минем шушы васыятемне язып җибәр!» – дип әйткән, ди.
Аны җирләргә кече кызы гына кайтты.

«Азат хатын» журналы, № 2, 1988 ел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар