Логотип
Проза

Сөмбел-2

Сөмбел шушы минутта теләсә нинди исем ишетергә риза иде. Берсеннән кала. Шул исемне ишетсә тәне чемердәп, җаны куырылды гел...

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/baxeten-xakyna


Эш көне күптән тәмамланса да, Сөмбел өенә кайтырга ашыкмый. Үткәннәргә нокта куеп, тормышын кат-кат яңа биттән башларга туры килгәнлеген уйламас өчен эш белән мавыгудан да яхшысы юк. Күченүләр, шәһәрдән шәһәргә йөрүләр ниһаять калага китерде. Хисләр, дуслар, мөнәсәбәтләр – бар да яңа, үзгә. Шуңа бераз җиңелрәк, рәхәтрәк тә. Үткәнеңне сөйләмәсәң, берәү дә белми. Сине бүген ничек тойсаң, шулай кабул итәләр. Гаиләң, яраткан эшең булуыннан артык тагын нинди бәхет булырга мөмкин?! Медицина өлкәсенә бер килгән кеше һөнәрен алыштырса да, шул тирәдән ерак китми торгандыр. Бераз укып, белем һәм акчалар туплаштырып стоматология бүлеге ачып җибәрүе белән улларын гына түгел, үзен дә гаҗәпләндерде Сөмбел. Бу эше күңеленә бик якын, кадерле бүгенге көндә. Ике студентлы гаиләгә дә яхшы терәк.

Тешен дәваларга килеп утырган кыз үзе артык ябык булса да, ничектер сөйкемле. Ни өчендер кайбер баланы кочагына алып сөясе, табыннар корып тәмләп ашатасы Сөмбелнең. Ләкин барысын да түгел, кайберләрен генә шулай күңеле артык үз итә. 

– Сезгә Сөмбел апа гына дип дәшсәм мөмкинме. Әтиегезнең исемен иҗекләп кенә әйтә алам, телем көрмәкләнә.
– Ярый инде, апаң булып торыйм. Хәбибрахмановна диюе читенме? – дип шаярып шелтәләп кыланды тагын үзе.

Шулай, бер белмәгән кешегә якты чырай күрсәтсәң, хәерче кебек түреңә барып утырыр. 

Студент тормышын яхшы күзаллагангамы, бу баланы ничектер яратып калганга да, ул аны кичләрен, эш сәгате тәмамлангач кабул итәргә ризалашты. Адашы да бит җитмәсә! Юллар, чакрымнар арасында адашып калган яшьлегенә дә охшаган төслеме шунда. Аннан соң кичләрен өстәмә эш булуы Сөмбелгә бер кыенлык та тудырмый. Җитмәсә, кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты Сөмбелка-студентка. «Мин әтием белән генә болай рәхәтләнеп, шаярып сөйләшә ала идем!» – дигән була тагын. Бер белмәгән чит кеше белән аралашуның үзенең бер тәме бар шул аның, ачылып китәсең. Бу кеше серләреңне танышларыңа, якыннарыңа сөйләмәвенә дә ихлас ышаныпмы, тирәнгә яшерелгән хисләрең, борчуларың белән уртаклашасың. Аннан ул синең тормышыңны белмәгәч, вакыйгаларны да үзара бәйләп, нидер фаразларга, үзе уйлап чыгарган уйдырмаларга бирелергә өлгерми. Сабыр гына тыңлый, аңлый һәм ничек әйтсәң, шулай кабул итә кебек. Асылда ничектер, анысы билгесез. Ләкин чит кешеләр белән аралашуның менә шундый рәхәт бер ягы бар. Ике Сөмбел дә бу дулкынны тотып, якын итеп алды, күрәсең. 

– Эх, Сөмбелка! Синең кебек бер кызым булмады, ичмасам! – дип студентны кочаклап ук алды табиб. 
– Улларыгыз бар...
– Аллага шөкер! Икәү. Әллә таныштырып карыйммы сезне? Алар синнән бераз кечкенәрәк булыр да бит, кем белә... бер-берегезне ошатсагыз...
– Шаяртмагыз инде, Сөмбел апа. Минем ирем үземнән биш-алты яки ун яшькә зур булырга тиеш. 
– Ооо, ник алай дисең?
– Ир кеше акыллырак, җитдирәк булса яхшырак бит инде ул. Андый яшьтәшләрне каян табып бетерәсең? Барысы да сабый кебек.
– Мин дә шулай уйлыйм идем синең кебек чакта.
– Һәм...
– Үземнән биш яшькә өлкән егеткә үлеп гашыйк булдым.
– Ә ул?
– Ул да мине яраткандыр инде. Әйе, бераз яраткандыр. Һич югы гашыйк булгандыр.
– Ярату белән гашыйк булуның аермасы бармы?
– Гыйшыклык вирус кебек, иммунитетың көчле булмаса, бик еш йогарга мөмкин. Ә ярату ул гомерлек чир инде. Аннан арынуы тагын да авыр. 
– Берсе дә кирәкми икән алайса. Минем сәламәт буласым килә.– дип тагын көлке капчыгына кагылды яшь пациент. 
– Сөмбел апа, ә син яратасыңмы?
– Ә мин табиб бит, оныттыңмы әллә? – шаяру катыш чынлап сөйләшү кайчак коры дөреслектән күпкә рәхәттер ул.

Кайбер сүзне ачыктан-ачык әйтергә күңел дә кушмый, йөрәк тә җитми. Кеше ишетүеннән бигрәк, үзеңә ачыласың бит. Үзеңнең хәйләңне чәлпәрәмә китерәсең. «Яраттың ни дә яратмадың ни...» Сөмбел өенә кайткач та озак уйланып утырды. Ирен җирләгәнгә дә ничә ел. Уллары укуда. Шөкер, урнаштырды. Үзләре дә тырыш. «Әллә Сөмбелне үземә торырга чакырыйм микән?» Икенче көнне күрешү белән тәкъдимен әйтеп тә салды хатын.

– Сез шундый ягымлы, Сөмбел апа. Әбием дә шундый иде. Ә әни белән без көндәшләр кебек. Яратмый ул мине.
– Кит әле, алай да буламы?
– Әтинең гаебе инде бу. Тискәре бит ул, үзсүзле. Мине ике ут арасында калдырганын аңламыймы, әнидән ни өчендер үч аламы, белмим. Бүген үк исемемне алыштырырмын кебек иде калага килгәнче. Ә хәзер икеләнеп калдым. Киңәш бирегез әле, Сөмбел апа. Нишлим икән?
– Мин теш табибы, тешеңне дәвалап бирәм менә. Ә киңәш бирә алмыйм. Күңелеңне тыңла. 
– Ялгышсам?
– Кем ялгышмый? Барыбыз да ялгышабыз. Шул ук вакытта беребез дә нәрсәнең хак, нәрсәнең хата икәнен белмибез.
– Сезнең икеләнгән, ике ут арасында калган булмагандыр. Шуңа фәлсәфи фикер йөртәсездер. 

Аһ, кызый, авызыңны үлчәп ачсаң! Менә шулай уйлап бетерми генә кешегә бәя бирү бар шул. Ачык күңелле, гел күтәренке кәефле кеше кайгы-хәсрәтләрне күрмәгәндер, бу дөньяда гел ваемсыз булып рәхәттә генә яшәгәндер төсле тоела. Ачып кара келәтен! Кемнеке буш?

– Бәлки син хаклыдыр, бала. Кунакка булса да киләсеңме соң миңа? Кем кызы әле син, Сөмбел кемовна? Шул картаңны ачып карарга да кул җитми һаман...
– Венеровна! Сезнеке төсле авыр түгел минем әтинең исеме.

Сөмбел кулындагы телефонын идәнгә төшереп җибәрде. Өстенә салкын су койдылармыни. Икенче яктан уйласаң, беткән ди дөньяда Венерлар!
– Ә исемеңне нигә алыштырмакчы буласың? 
– Яратмыйм. Сезнең белән танышканчы яратмый идем. Әни мине шул исемгә була күралмый. Сездән менә шушы өч күрешүдә тойган наз-җылыны мин әнидән гомерем буена күрмәдем. Үзе каты бәгырьле дә түгел бугай. Абыйны кочаклый, иркәли, күреп торам бит. Миңа гел «бала» дип кенә дәште. Кызым да дигәне булмады. 
– Ничек инде?
– Әти кыз бала теләгән. Исемен «Сөмбел» дип кушасын да алдан ук, әле әни авырга узганчы ук әйтеп куйган. Әни мине тапмас өчен тырышканнарын үзе сөйләде. Сөйләттем. Каршысына килеп утырдым да: «Мине күралмавыңның сәбәбе булырга тиештер бит, ачыктан-ачык сөйләшик, әни! Әллә үгиме мин, көндәшеңнең баласы түгелдер бит?» – дип сорадым. Башта яңагыма чабып җибәрде. Аннан елый-елый барын да сөйләде. «Кеше баласы булсаң, миңа күпкә җиңелрәк булыр иде, баш тарта алыр идем синнән, үзем тапканга авыр», – ди. Кабат әтидән дә сораштым. Аның белән җиңелрәк. Серләрен белгәнемне әйткәч, ачылып китте. Елады. Күз алдына китерәсезме? Әти елады. Әби исән чакта аның белән борчуларын уртаклаша торган булган. Ә аннары... Хәзер миңа бераз сөйләштерә. Сөйгән кызы  аңлашмый чыгып качмаса, бәлки, барысы да бәхетлерәк булыр иде дә бит, кем белә. Аны да аңлап була, ныклап уйлый калсаң. Шулай да сезнең белән танышканчы исемемне күрә алмый идем. Ә хәзер... белмим инде. Теге апаны да әти юкка гына яратмагандыр. Әби белән икесе гел: «Кара әле, кешене исем нишләтә. Коеп куйган Сөмбел үсеп килә бит», – дип, күз кысышып мине сөяләр иде. Әни шул чакта ниләр кичерде икән. Менә шул җүләрләр йортыннан калага укырга чыгып качтым хәзер үзем дә. Әтинең теге Сөмбеле шикелле. Әти көненә биш-алты тапкыр шалтырата, юк-бар сүз белән булса да сөйләштерә. Әни – атнага бер, анысы да әти алдында гына. 

– Әниеңнең исеме ничек? – Сөмбел шушы минутта теләсә нинди исем ишетергә риза иде. Берсеннән кала. Шул исемне ишетсә тәне чемердәп, җаны куырылды гел. Ул гына була күрмәсен! Беткән ди җир шарында Венерлар, Сөмбелләр...
– Әнием Луиза. Сезгә ни булды, Сөмбел апа? Агарынып киттегез? Кызлар! Кем дә булса, ярдәм итегез!
...
Дөнья тар. Калганы – күңел киңлеге. Таулары, елга-урманнары, юл-чакрымнары бары тик иллюзия генә. Кем ничек кабул итә ала. Үзеңнән качып булмый. Язмыш үргән ятмәне никадәр турасаң, өзгәләсәң, яндырсаң да, үткәннәргә бәйле җепләре өзелми. Гомер бит ул, ничек өзәсең аны. Тормыш бит ул. 

Кечкенә Сөмбелка исемен алыштырмады. Сөмбел Хәбибрахмановнаның кемлеген аңлагач, бераз читләшкән иде дә, ләкин ни өчендер шушы хатынны сагынып өенә үк эзләп барды. Сереңне аңлар кеше булуы да тансык икән. Сөйләшер сүзләр чигү бизәгедәй бер-берсенә үрелеп кенә торды. Бөтен кешегә дә ачылып китә алмыйсың. Кемдер алдында икеләнмичә үзең булуы рәхәт.

Туган йортына кайткан саен ягымлы итеп дәшә, ярдәмләшә торгач, әнисе белән дә аралары җылынып китте. Луизаның күңеле йомшардымы, олыгайган саен яралары басыла барамы, хәтта ара-тирә ялгышыпмы «кызым» дип тә ычкындыра башлады. Сөмбелка вәгъдәсендә торды. Адашын тапканын өйдәгеләргә сөйләмәде. 
 

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар