Кызын да, улын да күрәсе килеп тормый 70 яшьлек ананың. Килене килсен иде янына... Бакыйлыкка күчер көненә озак калмаганын аңлаган карчык моңа кадәр күрә алмаган киленен сагынып ятармын дип уйлап та карамаган иде бит...
Хәмдениса апа бу төнне бер тапкыр да күзен йоммады. Кичен йөрәге кыздыра башлагач, улы хастаханәгә төшереп куйган иде. Артыннан ук уртанчы кызы Равилә дә төшеп җитте. Йөрәген яздырып, уколлар кададылар, ситема бирделәр. Хәле уңайланды, сакларга кирәкми, дип, Равиләне төнгә калдырмадылар. Әнием дип бик өзгәләнсә дә, кайтырга кушты аңа Хәмдениса апа. Янында кызганып, елап утыручы кызы аның хәлен яхшыртмас иде барыбер. Кызын да, улын да күрәсе килеп тормый 70 яшьлек ананың. Килене килсен иде янына... Бакыйлыкка күчәр көненә озак калмаганын аңлаган карчык моңа кадәр күрә алмаган киленен сагынып ятармын дип уйлап та карамаган иде бит.
Өч кызы янына дүртенче булып туган улын күз карасыдай саклап үстерде Хәмдениса апа. Бер теләген үтәмичә, бер сораган әйберен бирмичә калдырмады. Мәктәпне тәмамлаганда авылда иң беренчеләрдән булып мотоцикл да аның улында булды. Әтисеннән авыр сүз, каты кул да эләкмәде малайга. Хәмдениса һәрвакыт яклап чыга иде. Шулай тәрбияләп үстергән улы бер дә сүзеннән чыкмас дип уйлаган иде дә әни кеше, тик бала күңеле далада шул. Укып бетереп берничә ел эшләде дә, уйламаганда Мари ягыннан бер кызга өйләнергә уйлады егет. Хәмдениса апа моңа бер дә әзер түгел – кадерле улына авылда бик таза хәлле зур нәселдән акыллы кыз карап куйган иде инде. Ничек кавыштырырга микән дип йөргәндә аяз көнне яшен суктымыни – иртәгә алып кайтам, әзер торыгыз, бер атнадан никах укытырбыз, диде улы.
Куркуыннан соры тычкан кебек бөрешкән, «исәнмесез»дән башка бер кәлимә татарча белмәгән бу марилашкан татар кызын Хәмдениса беренче көннән үк яратмады. Ярар, карап карарбыз, дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты. Шул көннән икесенә ике якта урын җире җәйгән иде, никахтан соң да шулай эшләде. Улы белән килененә бергә булырга бер тапкыр да юл куймады карчык. Беренче көннәреннән үк ничек тә аерырга, араларына киртә салырга тырышып яши башлады ул. Ләкин барысы да ул теләгәнчә генә булмый. Улы район үзәгендә эш табып, хатыны белән күченеп киттеләр. Анда да бирешмәде Хәмдениса. Көнаралаш булса да, бер сәбәп табып улын авылга кайтартырга тырышты. Авылда эш бетәмени? Әле тегене эшлисе бар, әле моны дигән булып улын килененнән ераклаштырырга тырышты, яшь гаиләдә тавыш чыгарырлык сәбәпләр булдыру өстендә эшләде. Бер яктан – хатыны, икенче яктан канәгать булмаган әнисе арасында йөреп яшь ирнең тәмам башы буталды, эчә башлады.
Эчкән кеше белән идарә итү күпкә җиңелрәк. Килене авызыннан бер зар чыгарырга да ирек бирмәде Хәмдениса. Аның татарча сөйләшә башлавына котырды гына. «Эш кешесе ул, ир кеше ул – эчкән чагы да булыр, күңел ачкан чагы да булыр», – дип торды. Андый юлга баскан ирне көтеп кенә торалар. Тиздән улы чит хатыннарга ияләште, ә үз хатынын кешегә санамый башлады. Бергә авылга кайткан вакытта килененең көйгән йөзен, кулларын күреп шатланды гына Хәмдениса. Барыбер үз теләгенә ирешә, китә бу хатын бездән дип уйлады. Ләкин киленнәренең артка чигенер юлы юк иде, көмәнле булуын белде Хәмдениса. Әле дә соң түгел, баласы бәлки тумас та дип, авылга кайткан чакта бөтен авыр эшне килененнән эшләтте кайнана. Йокы да күрмәде, ял да белмәде ул мескен. Төнге өчтә торып кайнатасы белән маллар янына чыга да, көне буе эштән башы чыкмый. Ә ире – гел каядыр йөри, күңел ача. Хатынын яклап әнисенә бер сүз дә әйткәне булмады. Авылга кайтуның берсендә кире китәргә җыендылар улы белән килене. Машинага утырып маташкан киленен артка сөйрәп чыгарды да: «Синең машинаң түгел ул, синең анда өлешең юк», – дип, улын берүзен районга җибәрде. Килене борынына җиткән корсагы белән автобус тукталышына юл алды...
Беренче балалары тугач, инде Хәмденисаның тырышасы да булмады. Үз иркендә яшәгән уллары хатынына көн күрсәтмәде. Баласын күтәреп ничә тапкыр өеннән чыгып йөгерде яшь хатын. Көннәрдән бер көнне түзә алмыйча үз әти-әнисенә кайтып китте. Бу хәбәрне озак көткән иде карчык. Башка кайтмас, котылдым, дип, улын мактап туя алмады. «Кирәге юк ул килмешәкнең, аның баласы да кемнекедер әле. Борчылма, без сиңа бер дигән кыз табачакбыз», – дип сөйләнеп торды. Ләкин ике атна ялгыз яшәгәннән соң улы хатынын алырга китте. Ияреп кайткан килене белән оныгына бусагадан атлап керүгә үк ябышты карчык: «Нәрсә дип кайттың? Нәрсә төшеп калган сиңа монда?» – дип кычкырды. Берни дәшми тыңлап торган килен башын аска иеп кенә аш бүлмәсенә үтте... Тормышлары җайланмады аларның. Карчык учакка утын өстәп кенә торды: гел килененнән зарланды, ә улы кулын уйнаткалап торды. Киленнәренең әнисе авыр хәлдә хастаханәдә ятканын белгәч тә, аңа бу турыда әйтмәде явыз кайнана. Газизен соңгы юлга озата алмады хатын. Рәнҗүеннән бик каты елады. «Ярар, акча әрәм итеп йөрисе юк, күмгәннәр инде, синең кирәгең юк анда», – дип, барырга да рөхсәт бирмәде.
Ә бер көнне исереп кайтып, әнисенә дә кулы төште ирнең. Шул көннән соң ут белән уйнамый башлады карчык. Улы инде үзеннән башка берәүне дә хөрмәт итми торган җансыз бәндәгә әверелгән иде. Эчеп кайтса, кул астына эләкмәскә тырыштылар, айныта да алмадылар аны. Шуңа яраклашып, аның көеннән генә торып яшәделәр. Хатыны да, анасы да, атасы да... Үз куллары белән үстергән уллары хәзер аларны да җәберләүдән тартынып тормый иде.
...Таң атып килә. Хәмдениса әле тормыш юлын бер әйләнергә дә өлгермәде. Йөрәге борчып еш авырды ул соңгы елларда. Урын җиренә барып ятса, килене тизрәк кан басымын үлчи, кирәкле даруларын бирә. Ләкин бер тапкыр да күтәрелеп күзенә карамады ул кайнанасының. Кире әйләнеп кайткан көнненән бирле күтәрелеп карамады. Кызларының үз тормышы. Рәхәттә яшиләр дип әйтә алмый аларны Хәмдениса. Җүнле ир белән тормыш кора алмады берсе дә. Олысының балалары да булмады. Төпчеге берничә тапкыр кияүдә булды, хәзер никахсыз бер ир белән яшәп ята. Картлык көнендә өметләнер бердәнбер таянычы – килене иде аның. Тәрбияләр әле, карар дип өметләнеп яшәде карчык. Кичә хастаханәгә кызы урынына килене төшкән булса, табибка ялынып булса да аны үз янында калдырттырыр иде. Бик күп сүзләр әйтәсе бар аның килененә, соңгы сүзләрен әйтәсе бар, гафу сорыйсы бар. Ләкин хатын төшмәде.
Күп рәнҗетте киленен Хәмдениса. Бөтен гомерен аны бәхетсез итүгә багышлады. Ә хәзер менә аны көтеп ята. Һичьюгы киемнәр алып төшәр, шулпа пешереп алып килер дип өметләнде карчык. Ничек кенә сигез тулганын көтәргә икән? Ә сәгать ашыкмый... Иртәнге дүрт кенә шул әле. Соңарып уянган намусы йөрәгенә килешмәде Хәмденисаның. Гомер буе читләтеп узганны хәзер генә каян кереп оялады ул аның күңеленә? Тагын йөрәге шашып тибә башлады карчыкның. Күкрәк кыздыра, тырный... Шәфкать туташлары да йоклыйдыр әле, ичмасам, кереп караучы да юк. Беркемгә кирәксез булып, палатада ялгызы ята карчык. Соңга калды шул намус дигәннәре, сәгате саналган. Күкрәк буйлап тырный-тырный әҗәл үрмәли иде инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Килен Белми калды,гафу итэр иде изге жан
0
0
0
0
Абау кабэхэт булган
0
0