Тикшерүче бүлмәсендә Дулкынияне Әнвәр көтә иде. Ах, бу яраткан кешең хәләл ирең булмауның кыенлыклары!
Ахыры.
Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/sin-aman-shul-sandugach
http://syuyumbike.ru/news/proza/sin-aman-shul-sandugach-2
* * *
Тикшерүче бүлмәсендә Дулкынияне Әнвәр көтә иде. Ах, бу яраткан кешең хәләл ирең булмауның кыенлыклары! Дулкыния хәзер Әнвәрнең кочагына ташланыр, «Әнвәр, минем гаебем юк бит, ышан!» – дип елар, Әнвәр исә, «Ничек хәләл хатыныма ышанмыйм ди инде, билгеле, ышанам, бу кемнеңдер игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан хәл», – дип, аны юатыр, тынычландырыр иде. Юк шул, үзеңне икеләтә гаепле санап ишек төбендә торырга мәҗбүрсең. Бер Дулкыниянең генә түгел, аның кебек кеше ирен яраткан меңәрләгән хатын-кызның сөйгәннәре каршында хаклары аз, бәһасе түбән шул. Бәлки, ул сине үз хатынына караганда ныграк, ихлас яратадыр, сөю-иркәләүләрнең иң кайнары, бүләкләрнең кыйммәтлесе белән сөендерәдер, ләкин мәҗлесләрдә урының аның янәшәсендә түгел, үлем-китем булса баш очында кайгы уртаклашучыларның кайгыртуын кабул итеп утыра алмыйсың. Синең шатлыгың да, хәсрәтең дә яшерен.
Узыгыз, – диде бераздан тикшерүче, Дулкынияне өстәл янына дәшеп, – бирегә кулыгызны куегыз. Дулкыния икеләнеп калгач, өстисе итте, – китә аласыз, сез азат... – Әнвәр белән исә кул бирешеп якын танышларча саубуллаштылар.
Әнвәр алдан, Дулкыния аның артыннан сөйләшмичә генә атлады. Бу минутларда ул әле үзенең әлеге коточкыч хәлдән котылуына сөенерлек хәлдә дә түгел иде, ниндидер көчкә буйсынгандай, Әнвәр артыннан атлавында булды, тик машина янына җитәрәк туктап калды.
Утыр, әйдә, – Әнвәрнең тавышы бераз кырысрак яңгырады, ишекне дә үзе ачып кызга урнашырга булышмады, гадәттәгечә үбеп тә алмады, килгән җайга ук руль артына кереп утырды.
Дулкыния дә дәшми-нитми генә арткы утыргычка чүмәште. Шактый ара узсалар да, башлап беркем дә сүз әйтә алырлык хәлдә түгел иде әле, арадагы киеренкелек, теге чакта – янәдән очрашып, беренче кат күрешкәндәге кебегрәк иде. Тик ул чакта ниндидер өмет, сагыну, бер-берсенә яшерен тартылу бар иде. Ә бүген? Шик, шом, читләшү.
– Әнвәр, син миңа ышанасыңмы? – Дулкыния түзмәде, инде менә ничә көн җанын газаплаган, төрмә михнәтләре күрергә мәҗбүр иткән соравын бирде.
Көтте кыз. «Билгеле, ышанам. Син ничек моны эшли алырсың, яратасың бит син мине», – диюен көтте.
– Әй, Дулкыния, хатын-кызның иң әйбәт дигәне дә төнлә әллә ничә тапкыр пычак кайрар, ди. – Әнвәр бу сүзләрне шаярып әйтәме, чынлапмы – Дулкыния аңыша алмады. Ул арада Әнвәр кыз яшәгән йорт янына кайтып җитеп туктады.
– Ярар, Дулкыния, эшләрем күп, – Әнвәр ничек тиз килеп җитсә, шулай ук кузгалып китәргә дә җыенды, башка көннәрдәге кебек, «көт!» тә димәде, яратулы карашы белән кереп киткәнен карап озатып та калмады.
* * *
...Таң алдыннан үтереп эче авыртканга уянып китте ул. Торып бал белән чәй дә эчеп карады, авырту басылмады, отыры көчәя генә төште. Дулкыниянең башына шунда гына үзенең авырлы икәне, баласын югалту куркынычы барлыгы килде. Урамдагы телефонга чыгып җитә алмасын чамалап, күршеләренең ишек кыңгыравына басты...
«Ашыгыч ярдәм» машинасы табибы кызны ничек тә аңын җуйдырмаска тырышып, әле ике битен чәбәкләп уятып, әле сөйләштереп, ярым аңында килеш больницага китереп җиткерделәр.
Озак кына больницада саклануда ятарга туры киләчәк, – диде кызны кабул итеп алган доктор, җентекләп тикшергәннән соң, – нык кына стресс кичергән булырга охшагансың, гомумән, синең хәлдә хәзер мөмкин кадәр тыныч булырга, кеше сүзенә бик игътибар итмәскә, бары тик матур әйберләр турында гына уйларга кирәк, менә шул вакытта кызың матур һәм сәламәт булыр, – диде ул. Дулкыниянең баласын табарга теләвенә сөенеп, – Иң мөһиме – торыр җирең бар, әле тулай торакта торучылар да табалар, курыкма, әти-әниең исән-сау, ташламаслар... – дип тә куйды.
«Начар хәлнең дә яхшы ягын таба белергә кирәк», – ди иде Әнвәр. Бу очракта, бәлки, больницага килеп эләгү чынлап та яхшырактыр, Әнвәр белән күрешмичә тору, эштәгеләр белән очрашмау, сүз-гайбәт ишетмәү... Тик менә әниләренә ничек әйтергә?
...Берничә көннән дусты Наҗия хәбәре аша больницага килгән әнисе кызының нинди бүлектә ятуын белүгә, бу юлы да кешечә булмавына эчтән сызланып куйса да, хәл эчендә яткан, агарынып калган кызын жәлләп, артык сорашмады. Бу ана белән кыз аңлашуы гына түгел, ә ана белән ана аңлашуы да иде. «Туу – үлем түгел бит әле, – диде үз-үзен юатып Сәвия. – Ахыры хәерле булсын...»
* *
Дөньяда иң авыр эш бала үстерү, бала тәрбияләү дисәләр дә, Дулкыниягә кызын үстерү әллә ни авыр булмады. Бөтен вакытын, гамен баласына багышлады. Әнвәрне дә көтеп интекмәде. Күпләр, бала тугач, баланы сәбәп итеп очрашулар эзли, алимент дип йөри башлыйлар. Дулкыниянең кечкенә генә үз дөньясы барлыкка килде – үзе һәм кызы, үзенең гаиләсе, тормышы. Декрет ялыннан соң элек Әнвәр белән эшләгән оешмага чыгып торасы булмады – Әнвәр депутатлыкка сайланып, югарырак урынга киткән, бераздан институтлары да таркалган, үткәннәр белән бәйлелек күпмедер дәрәҗәдә үзеннән-үзе өзелде дияргә дә була. Аның өчен бер генә авырлык бар иде – балага туу таныклыгы алганда әтисенең исемен әйтәсе килмәү. ЗАГС бүлегендәге теркәүче ханымның сораулы карашына ул башын гына чайкады.
– Алайса әтисе турына сызык куябыз инде, – диде ханым аптырамый гына. Нигә аптырасын икән? Алар кулы аша нинди генә хәл-вакыйгалар язылмый бит биредә.
Әнвәрнең сурәте дә тоныклана-тоныклана бөтенләй үк онытыла да төште. Дулкыниядә элекке газаплануларның, хәтта баласы әтисен сораган вакытларда да көтеп газаплануларның эзе дә юк иде дияргә дә була. «Үскәч сөйләрмен, кызым, аңлатырмын, яме», – дип, кызын юмалап-юатып сүзгә нокта куяр иде. Кайчан үскән санала соң бала анага? Мәктәпне тәмамлап өлгергәнлек аттестаты яки паспорт алган көннеме? Өйләнеп яки кияүгә чыгарга җыенган көннәрдәме? Дулкыния моны анык кына белмәсә дә, бу сөйләшүнең бер көн булырын белә иде. Һәм менә ул көн килде.
* * *
...Аяк киемнәрен салып, кулындагы ризык тулы пакетларын өстәлгә куеп та өлгермәде, ишектә кызының елаудан кызарган күзләрен күреп, аптырап, куркып калды.
– Никахка... килми, – диде Алия, өзек-төтек аңлаешсыз җөмләләр белән. Дулкыния коелып төште. Ана кешенең язмышы кыз балада кабатлана, диләр, Ходаем, әллә хак микән?
– Ничек инде килми? – диде ул телен чак әйләндереп, – барыбыз бергә сөйләштек бит, уй-нияте ныклы булмагач, нигә өйләнешүне кузгатырга иде...
– Никахка әти килми, – диде Алия курка-курка, әнисенә туры карамыйча.
– Ә син әтиеңне каян беләсең? – Дулкыниянең гаҗәпләнүе арта төште, шап итеп диванга утырды.
Әни, син, зинһар, ачуланма, мин, синнән узып, кинолардагы кебек үзем эзләп йөрмәдем, «вакыты җиткәч әйтермен» дигән сүзеңне дә бозасым килмәде, үзеннән-үзе килеп чыкты. Хәтерлисеңме, син Казан Сабан туена чыга алмадың, ә мин Наҗия апалар белән бардым. Шунда Наҗия апа бер солидный гына кеше белән сөйләшеп торды. Мин, кызыксынып, кем ул, дип сорадым. Наҗия апа ни әйтергә белмичә торды да: ул синең әтиең, диде. Әни, мин барысын да беләм, сезнең бер-берегезгә үпкәле икәнлегегезне дә, ләкин монда сезнең берегезнең дә гаебе юк, монда аңлашылмаучанлык кына килеп чыккан бит. Никахка чакырып бүген үзем шалтыраттым.
Ярар, кызым, инде барысын да беләсең икән, бик яхшы. Бу турыда иркенләп тагын сөйләшербез әле. Ә хәзер, әйдә, гөбәдиягә дигән йөземнәрне чистартыйк, дөгеләрне бүрттереп куйыйк, аннан соң киемнәрне карарбыз, күлмәкне икенчене алдым әле, тегесе нишләптер ошамады...
Эшләрен төгәлләп, иртәгә кызының никахына киясе күлмәкләрен киеп карап, икесе дә хатын-кызча бер хисләнеп алдылар.
– Әни, нигә син икенче тапкыр кияүгә чыкмадың? – диде әнисенең зифа буй-сынына күз ташлап Алия. – Син бит әле кызлар кебек... Урыны да буш булмас иде...
И кызым, минем бит әле икенче тапкыр түгел, беренче тапкыр да чыкканым юк», – дип әйтәсе килсә дә Дулкыния, – язмаган булгандыр, кызым, урыны буш булмасын өчен генә кияүгә чыкмыйлар бит, ничек дип җырлыйлар әле җырда:
Янда торыр кеше таптым,
Җанга яр таба алмадым, – диләрме әле?
Алия үзенең бала акылы белән иртәгә никахта әтисе утырасы урынның буш булуына борчылса да, Дулкыния өчен җандагы, күңелдәге урын мөһимрәк иде. Әнвәрнең урынын кемдер алуын теләмәде шул ул. Һәм ул кеше белән үткән тормышын бүлешеп, бүгенгесен уртаклашып яшисе килмәде.
Тик менә соңгы вакытта кемдер чиртергә азаплана аның күңел тәрәзәсенә... Ярты еллап чамасы инде «Бәхетле» сәүдә үзәгенә килеп кергәч, залда күзәтеп йөрүче иминлек үзәге хезмәткәренең игътибарлы карашына юлыгып, башта куркыбрак кала иде. «Түләнмичә калмады бит инде юкса», – дип, арбасындагы әйберләрен тиз-тиз барлап чыгып, касса яныннан китәргә ашыкса да, әлеге ир-ат ничек тә аны сүзгә тартып, кайда эшләве, биредә ничек еш булуы белән кызыксыныр, үзенә кирәкле мәгълүматны алып калырга тырышыр иде. Дулкыния өстәге катка менеп китсә дә, әллә кайдан килеп чыгып, көтмәгәндә пәйда булыр иде. Карап торышка күркәм генә күренсә дә, Дулкыния үзендә аңа карата тартылу сизмәде. Әллә урыны җайсыз, ыгы-зыгылы булгангамы, аның яныннан тизрәк китү җаен карар иде. Әлеге кеше аңа ияреп чыга да алмый, ул эш урынында. Аптырагач, Дулкыния юл уңаендагы сәүдә үзәкләренә кереп кайта торган булды, бер-ике ай шулай йөрде. Ә менә бүген кермичә булмый иде, иртәгә никахка «Бәхетле» генә тәмле итеп пешерә торган кайбер әйберләрне алырга кирәк. Ияләнгән гадәт буенча дигәндәй, Дулкыния залдан таныш йөзне эзләде. Юк, бу күз эзләве генә шул, йөрәк, күңел эзләве түгел. Кирәк-яраклар белән шактый авырайган арбасын этеп ишектән чыгып барганда, ул янында гына кемнеңдер татарчалап исәнләшкәнен ишетте. Аралашкан кешеләре дә, башкарган хезмәте дә гел татар телендә булгангамы – Дулкыниягә бу исәнләшү нәкъ менә аңа кебек тоелды.
– Мөмкинме сезгә булышырга?.. – аның каршысында әлеге таныш кеше басып тора иде.
– Юк-юк, мин үзем, – диде ул ашыга-ашыга, – сез бит эш урынында...
– Мин биредә эшләмим инде, – диде ир, арба алып баруны үзенә алып, – рөхсәт итсәгез, машина белән илтеп куяр идем...
– Ә мин якында гына торам, – диде Дулкыния, – рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез...
Ир аннан карашын алмый, сөйләшәсе, якынаясы килгәне сизелеп тора. Дулкыниягә рәхәт тә, кыен да. Рәхәт – аңа кемдер ярдәмгә килде, үзен хатын-кыз итеп тоясы, авыр күтәрүдән котыласы килү хисе уянып куйды.
– Мин шушы эшем буенча Мәскәүгә күчтем, – диде ир, сөйләшеп торуны дәвам итәсе килеп, – апамның улы өйләнә, шуңа гына кайттым...
– Бездә дә шундыйрак вакыйгалар, – Дулкыния арбадан әйберләрен алып өенә таба атлады.
– Әйдәгез өегезгә үк кертешәм, риза булсагыз... – ирнең сүзе ярты юлда бүленеп калды.
– Юк, риза түгел, –Дулкыния артык кычкырып әйтүеннән үзе дә кыенсынып куйды, – хушыгыз...
Әле ярый керттермәгән. Артыннан ук кайтып кергән кызы әнә нинди хәбәр әйтеп шаккаттырды үзен.
* * *
...Таң белән уянган Дулкыниянең күзе сәгатькә түгел, күккә төбәлде. Бүгенге көннең, кызының никах көненең аяз, кояшлы, якты булуын тели иде ул. «Бала – бәгырь». Аның өчен ул икеләтә бәгырь. Ирле хатын-кызлар балага узу, бала үстерүнең күбрәк шатлыгын тойса, аңа оятын да күтәрергә туры килде. Үзе тоя алмаган бәхетнең, булалмаган никахның кабул булуын ихлас тели иде ул.
...Төш вакыты җитәрәк ишектә кыңгырау чыңлады. Дулкыния ягыннан килгән кунаклар кияү каршыларга чыктылар.
– Әссәламегаләйкүем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһи, йортыгызга бәрәкәт, үзегезгә исәнлек-саулык булсын.
Никахлар мөбарәк булсын!
Яшь кенә хәзрәтнең, кияү белән кәләшнең бер-берсенә әйткән тәбрик сүзләре күңелләргә ышаныч өсти, Дулкыния әле теге, әле бу кунак белән кул биреп күрешә, таныша торды.
– Бертуган энем, – диде кодагый тиешле кеше янындагы ир-атка борылып, – Таһирның әтисе урынына калган абыйсы Рәхимҗан... Кунаклар арасында, елмаеп, Дулкыниянең өенә кертергә теләмәгән кичәге танышы басып тора иде...
– Йәгез, бер дога, – хәзрәт, никах мәҗлесе башланып китүне белдереп, алдан яшьләргә никахның адәм баласы тормышында мөһимлеген аңлатып вәгазьләп алды, тәртибен аңлатты. Өй эчен сихри моң урап алды.
Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим...
Коръән аятьләре, күңелгә тынычлык бирүче сүрәләр бер-бер артлы укыла торды.
– Аллаһының әмере, Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча... – хәзрәт сораулы күзләрен Дулкыниягә төбәде, – кызның әтисенең исеме?
Килә икән, кылган гамәлләреңә җавап тотар көн – ахирәткә генә калмыйча дөньялыкта ук килә икән. Хәзрәт җавап көтә, кунакларның, кызы Алиянең күзе аңа төбәлгән... Дулкыния менә ничә еллар яшереп йөргән серен бүген баласы хакына, баласының бәхете хакына, үз теле белән әйтергә тиешле.
...Әнвәр кызы...
Янәшәсендә утырган кызы йомшак кына итеп әнисенең кулына кагылды. Риза – бәхиллек тә, тынычлану да, ярату да бар иде бу хәрәкәттә. Хәзрәт дәвам итте:
– ...Әнвәр кызы Алия, Шамил улы Таһирга үз ризалыгың белән хатынлыкка барасыңмы?
Никах мәҗлесенең иң күркәм, иң бөек ноктасы, мөгаен шушыдыр. Бүгенге көннән хәләлең каршында хаккың арта, Ходай Тәгаләнең ризалыгы, якыннарыңның хуплавы белән син – ир хатыны. Синең мәхәббәтең яшерен түгел.
Үз ризалыгым белән, – диде Алия, Таһирына сыена төшеп.
Серле дә, сихри дә көчкә ия бу сүз Дулкыниянең аңын саташтырды, кайчандыр укылмый калган никах, әйтелми калган ризалык сүзе саташулы аңын томалады. Аның да бу сүзне күңеленнән генә булса да гомерендә беренче тапкыр әйтеп карыйсы килде.
– Риза... диде ул күңеленнән генә, пышылдап кына. Күзләре исә каршысында ук утырган Рәхимҗанның елмаюлы, рәхимле карашы белән очрашты...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик тә мәгънәле, дөньяви әсәр булды.Иҗатыгыз өчен рәхмәт язучы дустым.Киләчәктә дә язмаларыгызны укучы дусларыгыз күп булсын.Сау сәламәт, бәхетле булыгыз.
0
0
0
0
"Мунча ташы"нда Фикусия Кактусовна, Мәгмүр Айнымасов кебек исемнәр, то есть, кушаматлар тагалар бит әле геройларына, шуның шикеллерәк итеп Дулкыния дигән. Татарда гомердә дә Дулкыния дигән исем булмады, булмаячак та! Ясалма, бер ышандырмый язганнары, ния генә күттән уйлап, интегеп яза икән ул, аптырыйм. Писатель түгел, псатыл инде.
0
0