Логотип
Проза

"Лиана"

Мин аны шундый озак эзләдем... Гомер буе, дисәң дә була. Һәм, әлбәттә инде, күрүем булды, шунда ук танып алдым. Шунда ук килеп танышмадым әле, өркетермен дип, читтән генә карап тордым. Аның йомрыланып килгән  чалымнарына сокланып күпме басып торганмындыр, янына пенсия яшендәге бер ир килеп баскач, айнып киттем. Әлеге картлач оятсызларча аны капшый башлагач, үзеннән-үзе алга ыргылдым. Мәктәп баласы кебек идем: мин беренче күреп алдым аны, димәк, ул – минеке! Минеке генә!  

«Фольксваген»ның ялык-йолык килеп торган капотында үземнең дулкынланган йөземне күрү белән сүз бирдем: “Син минеке булачаксың!” Читтән караганда сәер тоелса да, мин шаярмый идем.  

Бәясе дә әйбәт иде. Төсе, горур кыяфәте һәм яшь дельфинныкы кебек сыны. Мин сатучыны эзләп як-ягыма карандым, бүген якшәмбе икәне шунда гына искә төште: салон эшләми торган көн. Дүшәмбене көтәргә кала инде... Иртәнге 9.00 гә килеп басачакмын. Тик менә бер нәрсә күңелне тырный: көндәшем булуы. “Кирәк бит, нәкъ менә бүген ул да шушы машина янына килгән ... Минем машина янына! Мин монда беренче килдем, беләсең килсә!”  

Ачуым килсә дә читкәрәк китеп, көндәшемне күзәтә башладым. Аның кыланмышлары ачуымны китерә иде. Ул машина астына ук кереп китте. Машина тирәсендә дүрт аяклап йөри. Тәгәрмәчләренә кулы белән кагылды! Менә ичмасам бәйләнчек адәм бу! Көнләшү газапларына чыдый алмыйча, эчтән кайнап, картлач янына килеп бастым. Ну, эчемдәгесен әйтәм хәзер! Кем булган әле ул, минем өчен генә ясалган машинага бәйләнергә ни хакы бар?!  

Янына ук килеп бастым да ишетелерлек итеп тамак кырып куйдым. Ул бампер астыннан башын чыгарып миңа сораулы күзләрен төбәде. Мин исәнләштем. Ул аптыраулы кыяфәт белән җавап бирде. Исәнләшүем йомшак булса да, ачуым йөземә үк чыккан булган, күрәсең, картлач сәерсенеп китте.  

– Күрәм, машина сезгә дә ошый? - дидем коры гына. 

– Әйе, бик тә.  

– Нәрсә, сатып алмакчы буласызмы? 

– Әйе. Бик тә аласым килә. Ләкин хатыным катгый рәвештә каршы төшәчәк, шуңа да... Аңа төсе ошамаячак – аңа көмешсу төстәге машина кирәк.  

Алай алдан белеп торгач, машина янында дүрт аяклап йөрмәсәгез дә буладыр. 

Беләсезме, агайне, җиң каптыргычымны югалттым. Шуны эзлим... Бәлки, сез ярдәм итәрсез?  

Йа Хода! Мин нинди бәхетле! Мин аны унны табарга һәм картлачны күтәреп, ул кая кушса, шунда илтергә риза идем! Кадерле кешем бит син, геноссе, бөтен Германиядәге иң шәп бюргер! Әңгәмәдәшемнең гаҗәпләнү катыш сораулы карашын күрүгә айнып киттем.  

Сез бу тирәдә йөри идегез бит, бәлки, күргәнсездер. Алтынсу төстә ул... Сез яшьрәк тә, күзләрегез дә яхшырак күрә, машина астына кермәдеме икән, карап карагыз әле, зинһар...  

Мин җиңел генә кулларыма таянып, бөтен гәүдәм белән җиргә яттым һәм шул мизгелдә үк алгы тәгәрмәч артында җиң каптыргычын күреп алдым.  

Абзый тел шартлатты, үзе өзлексез рәвештә “Менә хатын шатланыр инде!” дип кабатлый. “Аңа әйтеп тормасагыз да була инде, кәефен бозарсыз!” - дип акыл сатам үземчә. “Табылды бит! Ә бу әйбәт хәбәр! Хатын, әлбәттә, шатланачак!” - диде әле бер минут элек кенә дошман күргән кешем.  

- Хатыныгыз әйбәт икән...   

- Сез аны белмисез бит?  

- Беләм: ул көмешсу төстәге машиналар ярата...  

Дүшәмбе иртә белән мин шушы машинаны сатып алдым һәм 9 ел рәттән ул минеке булды. Без аның белән минем яраткан шәһәрем Лейпцигны аркылыга да, буйга да йөреп чыктык, хәтта бөтен Европаны әйләндек. Ул беркайчан да миңа хыянәт итмәде. Мин әлеге мәхәббәтемә Лиана дигән исемне куштым, яшел төсле булганга... Мин аны җан иясе кебек күрә идем: су коендырам, дәвалыйм, янымда кеше юк чакта аның белән сөйләшә дә идем хәтта. Беркайчан да шелтә белдергәнем булмады, ул да миңа шундый ук ярату белән җавап кайтара иде...  

Ә узган көздә аны саттым. Берничә елга башка шәһәргә командировкага китрәгә туры килде, калдырыр кешем юк иде.  

Саттым...  

Сәер бит, мин аны төшләремдә күрә башладым, аңа хатлар язасым килде, телефоннан шалтыратасым... Лианочка, хәлләрең ничек, дип сорыйсым... күңелсез түгелме сиңа, авырмыйсыңмы? Ачуланмыйлармы сине? 

 Билгеле, бу хисләрем турында мин берәүгә дә сөйләмәдем.  

Шулай килеп чыкты, өч елга дигәнем өч айда тәмамланды да, Раштуа алдыннан Германиягә әйләнеп кайттым. Кәеф начар иде, кыяфәтем – төксе. Лианам торган парковкага да килгәлим, сәяхәтләребезне искә төшерәм. Ул урында көмешсу төстәге “БМВ” тора хәзер.  

Тагын ярты ел узды, яз килде.  

Мин велосипедта шәһәр әйләнеп керергә булдым. Күңел ачылмасмы, диюем иде. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, мин Лианамны саткан Дискауштрассе буйлап бара идем. Менә «Машины Корейского» остаханәсе. Биек булмаган койма артында машиналар тезелгән... Йә Хода, күземә күренәме, дип торам: машиналар арасында минем Лианам да ятимсерәп тора! Минем Лианам! Син исәнмени әле?  

Күзләремә яшь тулды. Әлбәттә, Лиана иде ул. Менә түбәсендә бозлы яңгыр эзе, менә монда таш эләккән урыны. Кая инде, исеннән үк таныр идем мин аны!  

- Әфәнде, машина карыйсызмы?  

Тавышка борылып карадым. Автомобильләр базарының хуҗасы мине танып дәшә икән. Танымый ни: клиентларның һәркайсы да машинасы белән елый-елый аерылышмый...  

– Корейский әфәнде, исәнмесез! Сеә… Мин… Минем машина һаман торамыни әле? Сез аны сатмадыгызмыни?   

 – Исәнмесез Мансур! Кайттыгыз дамыни? 

– Әйе, планнар үзгәрде, иртәрәк кайттым... 

– Утырып карыйсыгыз килмиме? 

– Рөхсәтме?  

 – Корейскийда барысы да мөмкин! Мәгез ачкычларны! 

Ул кулы белән бер хәрәкәт кенә ясады, һәм мин ачкычларны эләктереп алдым. Корейский әфәндегә рәхмәт, дигәнне белдереп, бер карап алдым да киттем, юк йөздем бугай мин...  

Лианочкамның ишеген сак кына ачып, салонга кереп утырдым. Машинам гүя сискәнеп куйды һәм яңа гына йокысыннан уянган мәче кебек киерелеп куйгандай тоелды.  

Озак утырдым. Берәү дә комачауламады. Чыгып басуга яныма Корейский әфәнде килеп җитте.  

– Мансур, менә документлары, запас ачкычлары. Машина сезнеке. Теге вакытта мин сезгә биргән сумманы гына кайтарырга онытмагыз.  

 Ул елмая иде. Минем өчен бу машинаның ни дәрәҗәдә кадерле булуын каяндыр ул да белә иде. Каян белгән, ничек?  

– Беләсезме, Мансур, сезнең машинагызны теләмичә генә сатуыгызны күреп тордым бит мин. Шунда ук аның икенче берәүгә бәхет китермәячәген аңладым. Мин сатып алырга теләүчеләр булса, аңа “Сатылды” дигән язу элә идем. Соңрак аны сатудан бөтенләйгә алдым. Сезнең киләсене белдем бит мин... Менә килдегез бит...  

Мин сүзсез генә, телдән язып басып торуымда булдым. Тел әйләндерерлек дәрәҗәдә түгел идем, шуңа да Корейскийны кочаклап алдым.  

– Сез чын кеше, Корейский әфәнде! 

Шушы көннән соң Лианочка белән без тагын өч көн бергә булдык.  

Лейпцигтан Берлинга барганда, 9 нчы автобанда ул мәңгелеккә туктап калды. Каешы шартлап өзелде, моторы килеп чыкты, радиаторы акты, бензин насосы яраксызга әйләнде. Әйе, беләм, автомобильнең шушы рәвешле берьюлы бөтен нәрсәсе дә ватыла алмый, әмма Лиана гади автомобиль түгел иде шул. Ул машина кебек түгел иде, ул хатын-кызга охшаган иде. Мин аңа хыянәт иттем, һәм ул мине кичермәде...  

 
Нәсүр Юрышбаев. 

Лейпциг, 2009.  

Ландыш ӘБҮДӘРОВА тәрҗемәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бичара Лианочка! Менэ жаны юк диген син эйбернен!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йөри-йөри, машинаң туганыңа, якын дустыңа әйләнә бит ул. Үзеңнән дә акыллырак дустыңа.

      Хәзер укыйлар