Логотип
Проза

Әниемнең биш баласы

Зәбирнең дөньяда иң кадерле кешесен – әнисен югалтканга әле бер ел чамасы гына узды. Яшисен яшәде, ашыйсын ашады кебек Хәкимә карчык – сиксән дүрт яшендә китте. Шулай да, әни ничә яшендә булсын, аны югалтуы бик тә авыр икән!

(тормыштан алынды)

Зәбирнең дөньяда иң кадерле кешесен – әнисен югалтканга әле бер ел чамасы гына узды. Яшисен яшәде, ашыйсын ашады кебек Хәкимә карчык – сиксән дүрт яшендә китте. Шулай да, әни ничә яшендә булсын, аны югалтуы бик тә авыр икән! Әнисе исенә төшү белән, Зәбир күзләреннән мөлдерәп тамган яшьләрен чак тыя. Хәер, исенә төшү дигән сүз бик дөрес тә түгелдер – әни карчыкны уйламаган бер генә минуты бармы икән улының? Кадерле кешесе өчен барысын да эшләде кебек: яткан урыны йомшак, җылы, капкан ризыгы тәмле, киеме-асты чиста булды Хәкимә карчыкның. Шулай да нидер биреп өлгерә алмады кебек әнисенә Зәбир. Анаң алдындагы мең дә бер бурычның берсен генә булса да үти алмый  калу үкенече бимазалый микән намусны? 
Әнисе чирләгәч, Зәбир, шәһәрдәге тормышын ташлап, аны карарга авылга кайтты. Авыр эш белән бетеренгән Хәкимә карчыкның аяклары йөрмәс булды. Башта әллә үзебезнең янга алыйкмы дип уйлап караса да, әнисе улының бу тәкъдименә ризалашмады: «Үлсәм шушында, үз түшәгемдә үләм!» Зәбирнең хатыны Гөлинә дә кайнанасын карарга бик атлыгып бармады: «Мин үз әниемне дә карый алмадым!» – диде. Биш бала үстерсә дә, олыгайгач, Хәкимә карчыкны карарга  Зәбирдән башка берсе дә ризалык бирмәде. Зәбиргә, шәһәрдәге эшен ташлап, хатынын-балаларын калдырып, авылга кайтырга туры килде. «Сез күпсез, ә минем әнием берәү генә», − диде бүлек җитәкчесе эшеннән киткәндә. Әйе, эше дә начар түгел иде Зәбирнең. Күп еллар гади хезмәткәр булып эшләп, бүлек җитәкчесе югарылыгына яңа үрләгән иде. Шулай да эшен ташлаганга үкенми Зәбир. Теләге булса, камыты табылыр. Көче бар чакта үз хуҗалыгын киңәйтеп,  мал-туарын арттырып, шуңардан файда күреп тә яшәргә була бик теләсәң. Эш дип шушы хәлендә әнисен ташлый алмый ул. 
Кем авыру әнисенә уч тутырып дару алып кайта, кем – күңел өчен  күчтәнәч дигәндәй,  ә Зәбир, машинасының арткы бүлегенә салып, әнисенә ...кәҗә малы алып кайтты. Кәҗә сөтенең бик шифалы икәнлеген ул ишетеп кенә белми иде – үзләре дә кәҗә сөтеп эчеп үстеләр. Бераздан шәһәрдәге бакчасыннан бал кортлары да авылга «күченде». Монысы да авыру әни өчен кылынган гамәл иде. Әнием авыл тавыгы ите ашар, файдалы йомырка ашар дип, Зәбир  берничә дистә чебеш үстерде. Урамда хуҗасыз йөргән эт белән ике песи дә миһербанлы хуҗа йортында урын таптылар. Шулай Зәбирнең малы артып китте. Авыру анасын караудан тыш, йорттагы барлык мәшәкать Зәбирнең иңнәренә төште. Ир, иртән торып әнисен рәткә китерүгә, чыгып кәҗәсен сауды, кош-кортын карады. Ашарга пешерде, керен юды, өй җыештырды. Энесе юк чакта көн  аралаш әнисенең хәлен белергә йөргән апасы Тәслимә дә тиздән эзен суытты. Аръякта гына яшәгән сеңлесе Рәмидә дә сирәк күренде. Еракта яшәгән энесе хакында сүз дә юк. Карчыкның йөрәген иң өзгәләгәне – кече улы Миратның еллар буена кайтып күренмәве иде. Үзенең ике баласын ташлап, өч балалы хатын алгач, Хәкимә улына ризасызлыгын белдергән иде: «Балам, акылыңа кил! Ташлама балаларыңны, үзең үстер!» Әнисенең әрнеп әйткән шул сүзләрен үз тормышына кысылуга санап, Мират гаип булды да куйды. Яшәгән адресын, телефон номерын алыштырды. Хәтта, эзләп тапмасыннар өченме, эш урыныннан да китте. Әнисе үлгәч тә Миратны эзләп табып хәбәр итә алмадылар. Соңгы минутына хәтле Хәкимә карчыкның карашы тәрәзәдә булды: «Миратым кайтмадымы?» Кыскасы, үскәндә балалар, әни минеке дә, әни минеке, диләр. Әни картайгач, аяктан язгач, әни синеке... Биш бала үстереп, Хәкимә карчык бары тик берсенә –  Зәбиренең кулына калды. 
Биш баласын җил-яңгыр тидермичә үстерү, кеше итү өчен әниләренең ничек интеккәнен тиз онытканнар булса кирәк туганнар. Балаларны киендерү өчен  бурычка чумган чакларын. Ул бурычны түләү өчен сарык фермасыннан кайтып кермичә тир түгүен. Арыган куллары белән төне буена җеп эрләп, оекбаш-бияләй бәйләвен. Балалар тук булсын дип, ишле мал тотып чиләнүен. Рәмидәсе бәләкәйдән чирләш булды. Кечкенәсен терелтер өчен әниләре хастаханәдән кайтып кермәде, әллә кайда ерактагы им-томчы хатынны эзләп табып, кызчыкны шунда алып китте. Алай итте, болай итте, тәки терелтте Хәкимә чирләш кызын. Үзе  җир тырмашып, тиенле генә кара эштә интеккәнгәме, әниләре бар баласына да белем бирергә омтылды. Кызларын, улларын укытам дип үстереп саткан маллары гына да бер кечерәк көтү  булыр иде, билләһи! Биш баласы да югары белем алып, кеше булгач, ничек горурланган иде әниләре! Горурланмаслыкмы соң: бер улы зур аэропортта самолетлар тикшерә, бер кызы мәктәптә балаларга белем бирә, бер  кызы конторада икътисадчы, бер улының погоннарында командир йолдызлары яна, улы Зәбир –  урта кул җитәкче. Әйе, кулыннан килгәнчә барысына да тәрбия бирде, кеше итте Хәкимә карчык. Тик миһербанлык оеткысы гына тигез салынмады кебек җаннарына. Бер анадан ала да туар, кола да туар...    
Урында яткан карчыкны карауның авырлыгын сүзләр белән генә аңлатып буламы соң?! Үпкәсенә су җыелып, сулыш ала алмаган әнисен Зәбир төненә әллә ничә кат торгызып утырта, җайлап аркасына мендәр сөяп куя, су салып бирә.  Чире көчәйсә, төн уртасында авыл фельдшерына чыгып чапкан чаклары булды. Авыруы каты булса да, нык булды Хәкимә карчык. Ыңгырашу түгел, уфылдау да сирәк ишетелде. Әнисе әз генә урыныннан кузгалса да, төн дими, көн дими, Зәбир аның янына йөгереп барды. Бик интеккәч, ике тапкыр хастаханәдә үпкәдәге суын алдырдылар. Алмагачлар чәчәк аткан вакытта Зәбир әнисен күтәреп бакчага алып чыга  иде дә агач төбенә утыртып куя иде. Гомеркәйләрнең үтә дә тиз узганын исләп, әнисе, алмагачлар чәчәк аткан чаклар бер генә шул ул, дип көрсенә торган иде. Таза-сау дүрт туганы булып та,  барлык авырлык Зәбирнең үзенә генә төште. Апасы белән сеңлесен, мунча кертешергә булса да килегез, дип чакырып караса да, тегеләре килмәделәр. Берсе иренең усаллыгы белән акланды, икенчесенең вакыты булмады. Әни картайгач, шулай аңа вакыт калмый икән шул! Хәкимәне мунча кертешергә,  савап өчен, күрше карчыгы керде. Зәбир әнисен бала кебек төреп мунчага илтә дә карчыкларның юынганын көтеп, мунча алдында утыра. Кер юу гына җиңелгә төште – Зәбир автомат кер юу машинасы алып кайтты. Бер ел эчендә алтын куллы Зәбир әнисенең йортына  күп көч салды: су кертте, җылы бәдрәф булдырды, койма тотты, яңа мунчага фундамент төзеде. Ел ярым буена ялгызы әнисен карады. Ата-ана алдындагы изге бурычын берсүзсез үтәде ул. Үкенерлек түгел – уналты ел элек бакыйлыкка кайтып киткән аталарын да тәрбия иткән иде. Туганнарының, йорт сиңа язылган бит, ата-ананы карау да синең өстә, дигән сүзләре генә бәгырен телә Зәбирнең. Йорт өчен, милек өчен түгел, ә ата-ана хакы өчен карады ул әнисен. Үз бәхете хакы белән түләде ул бурычын. Хатыны Гөлинә бер генә тапкыр да иренең хәленә кермәде, кайтып кайнанасының хәлен белмәде. Җиңел чакта, рәхәт чакта ир кирәк иде, авырлык килгәч, ир кирәкми башлады. Әнисе үлгәннән соң, Зәбирнең  төп нигездә, авылда калырга теләге барлыгын белгәч, Гөлинә, син акылдан яздыңмы әллә, ә мин әле үз акылымда, дип, тәртәне кире якка борды. Хәтта аерылышуга ук барып җитте. Ә Зәбир үкенми. Чөнки белә – әни ризалыгы, әни бәхиллеге хәтта шушы ачы югалтулардан да мөһимрәк. «Ташлама, улым, туган йортны», − әнисенең васыятен аяк астына салып таптый алмый Зәбир. Аннары, ел ярым эчендә монда күпме көч салынды. Кендек каны тамган шушы изге нигездә генә Зәбир җанына күптән тансыклаган тынычлык тапты. 
Туган җирдән еракта, күз күрмәгән чит җирләрдә бәхет эзләп йөрибез. Кайтып, авылның чишмә суын бер йотым эчәргә хыялланып, тәгәрәп үскән болыннарны сагынып, чит җирдә гомер итәбез. Әллә язмыш йөртә кешеләрне, әллә ялгыш...  Туган илең – туган анаң, чит ил – үги ана.  Хатыны каршы килсә дә, балалары аны аңлады. «Әти, авылда  авыр булса, теләгән вакытыңда шәһәргә кайтып, фатирыңда яшә», − дип, хәленә керәләр. Зур эш эшләгәндә әтиләренә ярдәм итәргә  атлыгып торалар. Хатыны йокыдан уянганчы, боткалар пешереп, ашатып-эчертеп, киемнәренә хәтле үзе үтъкләп,  балаларын мәктәпкә озатулары,  кечкенәдән үзаллы булырга, эшкә өйрәтергә омтылуы, кешеләргә ярдәмчел булып үстерергә тырышуы юкка китмәде Зәбирнең. Әтиләренә чиксез хөрмәт тоя балалары. Кызы да, улы да тормышта үз урыннарын тапты. Ә Гөлинә... Гөлинә үз юлын үзе сайлады. Иреннән аерылгач, берничә  кеше белән тормыш корып маташты, тик берни дә барып чыкмады. Чөнки Зәбирдән начаррагы кирәкми, ә аңардан яхшысы юк! Хатын-кыз да юләр шул – дөньяда булмаган ак җайдаклы принцны уйлап яши, ә янында барлык булмышын-язмышын гаиләсенә багышлаган ирне бәяләми. Калын бармаклары белән нечкә генә итеп токмач кисә, үзе камыр куеп бәлеш сала, юктан гына да тәмле аш пешерә, бакчасында җир җимертеп эшли белгән, эчмәгән-тартмаган шушы ирнең кадере юк. Чөнки ул хатын теләгәнчә уч тутырып акча таба белми. Шуны гына аңламый исәр хатынның ахмак баш мие – дөньяда идеаль, бар яктан да килгән кеше булмый. Әллә үзеңме соң шундый?! Ату исә эшкә дә уңган булсын, акча да күп тапсын, эчмәсен-тартмасын да, читкә дә йөрмәсен... Башкаларга куйган таләпләрнең яртысын да үзебез үтәмибез. Кемне югалтканын аңлап, бервакыт Гөлинә дә үкенечкә калыр. Ә әлегә аның дөньяда булмаган әкияти затны эзләп интеккән чагы.  
Зәбирнең дә ялгызы картаясы килми, әлбәттә. Уңган-булган, тирә-якта бер «егеткә» килергә хатын-кызлар тезелешеп тора торуын. Күңел генә үзенекен көтә. Тормышның ачысын-төчесен татыган, авыл тормышын яхшы белгән тол хатыннар дисеңме... «Наратларның керпе чәчен сыйпап йөргән» шәһәр исәркәе дисеңме...Хәтта үзеннән ике тапкыр яшьрәкләр дә кызыксына бу тәбәнәк кенә буйлы, кәкре аяклы «бабай» белән. Ялгыз калмас өчен генә түгел, ә җаны тартылган бердәнбере белән язмышларын кушып яшисе килә Зәбирнең. Гомер көзләренә кергәндә яшьлек язындагы кебек йөрәкләрдә сөю уты кабынганын көтә.
Тиздән әниләренең якты рухы балаларын тагын үскән нигезләренә җыяр – карчыкның елы җитеп килә. Зәбир бу изге вакыйгага алдан әзерләнә: юан бармаклары белән нечкә генә итеп токмач кисеп куйды, суясы малын суйды, йорт-җирен тазартты. Хәтта чәкчәкне дә үзе пешерә Зәбир. Нәкъ әнисе яратканча – озынча, тел йотарлык итеп пешерә. Әниләрен карашмаган өчен туганнарына һич тә үпкә сакламый Зәбир. Үпкә саклап яки ачу тотып яшәү һич кенә дә ир-егет эше түгел. Туганнары өчен ул казый да, хәким дә түгел. Әниләренең рухы кичерсен аларны, Аллаһы Тәгалә кичерсен. Биш туган биш яктан җыелышыр, ә Зәбир, төп нигезнең хуҗасы, аларны ишекне киң итеп, ачык йөз белән каршы алыр. Нәкъ әнисе теләгәнчә, биш туган җыелышырлар, сөйләшерләр, аңлашырлар. Хәтта әнисенең дөньяда барлыгын-юклыгын да белмәгән энесе Мират та кайтыр кебек. Һичшиксез кайтыр кебек! Бервакыт әнисен, туганнарын сагынып, туган бусагага кайтып егылыр кебек. Һәм әнисе юклыгын күреп, башын бусагага бәрә-бәрә елар кебек...Туганнары ничек кенә ялгышса да, аларга йорт ишеген ябарга Зәбирнең хакы юк. Чөнки, барлык өстенлекләре-кимчелекләре белән, барлык яхшы һәм бик үк әйбәт булмаган сыйфатлары белән, алар – биш туган, бер агачның биш ботагы. Алар – ата-аналарының, нәсел тамырының дәвамы. Йодрык та бит биш бармаклы чакта гына көчле. 
Эчтәлеге: Әниләргә кадер-хөрмәт күрсәтү турында. Зәбир картаеп авырый башлаган әнисен карар өчен шәһәрдән кайтып яши башлый. Бөтен эшне үзе башкара. Маллар да асрый, аш-су да әзерли. Токмачын да кисә, бәлешен дә пешерә. Әнисенең күңелен күреп, соңгы юлга озата. Алар биш бала үссәләр дә, калганнары төрле сәбәп табып, әниләрен караудан читләшәләр. Зәбир әнисенең елына әзерләнеп йөри. Туганнары да килер, аңлашырлар дип өметләнә. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Туганнары белэн дус тату яшэсеннэр иде дигэн телэктэ калам😘Зэбир МОЛОДЕЦ👍

    Хәзер укыйлар