Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
Фәйрүзә САЯПОВА
Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип, пөхтәлек. Үзе ничек җыештырып киткән, кайтып керүгә дә шулай – бар әйбер үз урынында. Хисам белән яшәгәндә башкачарак иде: беркайда да эшләмәгән исерек ир, юылмаган савыт-саба, пычрак өй каршы ала иде. Өйнең пычрак булуы да Әдибәнең ялкаулыгыннан, җыештырмаганлыгыннан түгел, ә ул эштә чакта, гомер иткән иренең, үзе кебек исерекләр белән кәеф-сафа корып ятуыннан иде. Әле ярый ла сине ачык чырай белән каршы алса! Юк шул! Әз йөрмәде Әдибә ике баласы белән абзар артларында, кеше тупсаларында... Ирле килеш тә барлык авыр эшләрне ул үзе башкарды. Йорт эчендәге ирләр хәл итә торган мәсьәләләрнең дә очына гел үзенә чыгарга туры килә иде. Бер мизгелдә аның күз алдыннан шулар үтте...
Хисамның бакыйлыкка күчүе дә шул эчүе аркасында булды. Айнып җитмәгән килеш ихатага чыккан да, кире әйләнеп керә алмаган. Ә тышта чатнама февраль суыгы иде...
Ире вафатыннан соң да Әдибә тырышып-тырмашып дөнья көтте. Кызын да, малаен да укытып, башлы-күзле итеп, олы тормыш юлына чыгарды. Балалары бик тырыш, акыллы булып үсте. Үзаллы яши башлагач, ялгызлыкта калуы авыр булса да, ире вафатыннан соң яңадан кияүгә чыгуны уена да кертмәде. Чөнки Хисам күрсәткәннәре дә бик җиткән иде!
Ләкин дөнья син уйлаганча гына бармый шул! Беркөнне аның язмышы үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды.
Ял көнендә базарга чыккан иде. Иркенләп кирәк-яракларын алды да, кайтыр юлга – базарның капкасы ягына юнәлде. Тик көтелмәгән хәл килеп чыкты. Аның гомерендә дә кешенең йөзенә күтәрелеп карау гадәте юк иде. Ничек шулай булгандыр, күзләре каршы килгән ирнең күзләре белән очрашты. Әйтерсең, ир аны сихерләде, аерыла алмый гына бит!..
– Бәәәй, Әдибә, син бит бу! – дип, сүзгә килде ир, ни әйтергә белми.
– Әйе шул, мин! Ә син – Суфиян.
Икесе дә көтелмәгән очрашудан каушап калдылар, сүзләрен сүзгә ялгый алмый азапландылар. Бераз ушын җыеп, сүзне Әдибә башлады:
– Ни эш бетереп йөрисең, Суфиян? Безнең якларга нинди җилләр ташлады?
Ансы төпле генә җавабын кайтармады.
– Йөрим әле менә шулай... Базарга кереп чыгыйм дигән идем. Ә сез, Әдибә, монда – Стәрлебашта торасызмени?
– Әйе, без өйләнешкәч монда күченеп килгән идек.
Әзерәк юк-бар сөйләшеп тордылар да, Суфиян: «Ярый, мин китим әле, базарның да ябылыр вакыты җитә, соңга калмыйм», – дип, китү ягын карады. Ул нәрсәнедер яшерә иде, артыгын ычкындырудан курыкты, ахры.
Әдибә дә кузгалды. Аларны күзәтеберәк торган соңгы рәттәге сатучы хатын аңа эндәште:
– Бу ир синең танышыңмени?
– Әйе, без – авылдашлар! – дигәч, ашыгып хәбәрен сөйләргә тотынды:
– Тулай торакта буш торган бүлмәм бар иде. Шушы ирне фатирга керттем. Бигрәк акыллы инде, ялгызмын дип, башка ирләр кебек азып-тузып йөрми, эчкәне дә сизелми, – дип, күргән-белгәннәрен тезеп сөйләргә тотынды.
– Ә гаиләсе кая соң?
– Соң гына бер хатынга өйләнгән булган. Бу ирдән бала булмый дигәч, хатыны йөреп бер бала тапкан. Кызын кияүгә биргәч, ул хатын ирен бөтенләй санга сукмый башлаган. Һәм беркөн кулына киемнәрен тоттырган да чыгарып җибәргән. Бахыр нишләсен, мәҗбүри торып булмый бит инде, чыгып китеп безнең шәһәргә эшкә килеп урнашкан...
Менә нәрсә яшергән икән ул! Хатыны турында сорашырмын дип кыенсынгандыр инде. Ул аңа жәл булып китте. Берәр җылы сүз әйтеп, күңелендәге бозларын эретәсе килде. Үзенең дә аның алдында гаебе зур бит. Яшь чагында ул да, әнисенең: «Аңа кияүгә чыкмыйсың, авариядан соң врачлар баласы булмаячак дип әйткәннәр», – дигән сүзенә карап, тәкъдимен кире каккан иде бит. Менә шулай уйланып басып торганда Суфиян базардан кирегә чыгып килә иде инде.
– Бәй, Әдибә, син китмәдеңмени әле? Ни эшләп һаман басып торасың? – дип, гаҗәпләнүен белдерде.
– Суфиян, әйдә безгә, бергә чәй эчик әле! – дигәнен ул үзе дә сизми калды.
– Әллә инде... Гаиләң нәрсә дип әйтер соң?
– Әйтмәс! Балаларым аерым торалар, ирем күптән бу дөньяда юк инде, – диде ул, үзенең кыюлыгына үзе дә аптырап.
Шулай итеп Суфиян Әдибәдә торып калды.
Алар матур итеп яшәп киттеләр. Яшьлектән калган хисләр кабат яңарды. Суфиянга икенче сменага эшкә барырга туры килгәндә, хатыны кайтуына ашарга әзерләп, йорт эшләрен эшләп китә. Менә бүген дә шулай булды. Ире чыгып киткән. Ә өстәл өстендә күңелгә рәхәтлек, өйгә нур бөркеп чәчәк гөлләмәсе утыра. Аны Суфиян калдырып киткән. Мондый рәхәтлекне, мондый хөрмәтне Әдибә берәр күрермен дип башына да китерми иде. Ул бит инде эчкән ир алдында гел биеп торырга, бөтен тормыш йөген үзе өстерәргә, төрле кимсетелү-золымнарга күнегеп беткән иде. Аның баш миенә, бөтен ирләр дә шулай булалар, ир хатыны булгач, авырлыкларга түзеп яшәргә тиешсең, дигән фикер кереп урнашкан иде. Суфиян белән тора башлагач та әле, ул үзен хезмәтче ролен үтәрмен дип уйлаган иде. Тик Суфиян хатын-кызга бөтенләй икенче яктан карый иде. Ул аңа дөньяның матурлыгын күрергә, яшәүнең тәмен белергә, хатын-кыз бәхетен татырга ярдәм итте, тормышка карашын үзгәртте. Әйе, ярата шул аны Суфиян, бик ярата! Менә ничә еллар үткәннән соң, күп сынаулар аша, аларны язмыш яңадан очраштырды. Әйтерсең лә, алар арасында еллар ятмаган да, борчу-кайгылар булмаган...
...Әдибә белән Суфиян икесе бер авылныкылар, бер сыйныфта укыдылар. Әдибә мәктәптә укыганда ук үзенең тәртиплелеге, сабырлыгы белән аерылып торды. Бар әйберне дә акыл белән эш итәргә ярата иде, сыйныфташ кызлар белән дустанә булды. Суфиян да төшеп калган егетләрдән түгел. Укуы уртачарак булса да, мәктәптә үткән барлык спорт ярышларына, дәрестән соң башкарылган төрле чараларга катнашып торды. Алар шулай мәктәптә төрле эшләр белән мәш килеп йөргәндә, дуслашып киттеләр. Суфиянга Әдибәнең ихласлыгы, уңганлыгы, тырышлыгы ошый иде. Шуның өстенә әле ул бик сөйкемле дә иде, үзенә тартып торган ниндидер серлелек бар иде аңарда. Суфиян чын-чынлап гашыйк булды да куйды. Ул һәрвакыт аның янында булырга тырышты. Тәнәфестә дә, берәр теманы аңлатуын сораган булып, янына килеп утыра иде. Әдибә дә битараф түгел Суфиянга. Аның кырында шундый рәхәт иде аңа! Ә күзләренә караса, аерыла алмый: бер серле күлгә кереп чумгандай була.
Аларның мәхәббәткә әверелгән дуслыклары мәктәпне тәмамлаганнан соң да дәвам итте. Унынчы сыйныфтан соң, уку йортларында кереп, икесе дә белем алдылар. Икесе ике җирдә укысалар да, ялларда гел очрашып тордылар. Күрешми торган вакытларында бик сагынышалар иде. Бер-берсеннән башка киләчәк тормышларын күз алдына да китерә алмый иделәр. Беркөн Суфиян: «Әйдә, Әдибә, җәйгә туй ясыйбыз. Җәйге җиләкләр пешкән вакытта... Мин бит сине өзелеп яратам, гомер юлыбызны парлашып дәвам итик, кадерлем минем, пешкән җиләгем!» – дип, иреннәреннән суырып үпте. Әдибә нишләп каршы килсен инде, ул да бит аны бик ярата. «Әйдә соң! Әти-әниләрнең ризалыгын алыйк та, туй ясыйк!» – диде, шатлыгын яшерә алмыйча. Алар ул көнне таң атканда гына аерылыштылар.
Тик бәла һәрвакытта көтмәгәндә килде. Икенче көнне Суфиян эшкә барганда аварияга очрады. Бик нык имгәнгән иде, врачлар аның гомере өчен озак көрәштеләр. Операция артыннан операция, кан бирүләр, йокысыз төннәр... Барысы да үтте Суфиян башыннан. Әдибә дә больницада аның яныннан китмәде. Авариядан соң, Суфиян аңына килә алмый ятканда: «Уян инде, җаным! Зинһар, ач инде күзләреңне! Мин бит сине өзелеп яратам! Синнән башка торалмыйм!» – дип, иреннәрен керфек очларына тидергәннән соң, ул кул бармакларын кыймылдатып куйды.
Гомерен саклап калуын калдылар, тик аның баласы булмаячак диделәр. Авыл җирендә андый хәбәрне сер итеп саклап калып буламыни инде?! Әдибәнең әти-әнисенә дә ишетелде бу хәбәр. Әнисе өзмәде дә куймады: «Чыкмыйсың, балам, аңа кияүгә. Баласыз тормыш – тормыш булмый инде ул! Хатын-кыз бала тудырып, күкрәк сөтен имезеп, бала үстерүнең ләззәтле минутларын татырга тиеш! Ул да үз тиңен табыр, сиңа да насыйбың табылыр», – диде. Әдибәнең күз яшьләре дә, әтисенең үгетләүләре дә әнисен бу уеннан кире кайтара алмады.
Беркөнне Әдибәнең кулын сорарга күрше авылдан Хисам, аның апасы белән җизнәсе килеп керделәр. Терәлеп кенә торган авыл булгач, бер-берсен беләләр. Әнисе берсүзсез риза булды, хәтта Әдибәдән дә сорап тормыйча, никах көннәрен дә билгеләп җибәрде. «Әйбәт нәсел, егет тә сөлектәй, чыгасың гына!» – диде.
Чыгуын чыкты, тик Хисам гына аны саңга сугып яшәмәде. Эчәргә яратты, тәти кызлар күрсә артларыннан калмады. Әдибәгә кул күтәрергә дә кыенсынып тормады. Тора-бара берни эшләми башлады. Дөнья мәшәкатьләре Әдибә җилкәсенә өелде, матди ягы да бөтенләе белән аның өстенә күчте.
...Ә Суфиян Әдибәнең икенче кешегә кияүгә чыгуын ишеткәнән соң, авылдан еракка – чит якка чыгып китте. Алар арасында элемтә бөтенләй өзелде...
...Һәм бу элемтәнең кабат ялганып китәчәгенә икесенең берсе дә өмет итмәгән иде. Алар яңадан кавышу турында уйлап караганнары да булмады, чөнки бу – чынга ашмастай хыял кебек иде алар өчен. Менә бит, ул хыял да, теге вакытны Әдибәнең әнисе «насыйбың табылыр әле» дигән сүзләре дә, тормышка ашты. Насыйбы – шул, Суфиян булган бит инде.
...Бүген алар ял итәләр, икесе дә өйдә. Чөкердәшеп кенә чәй эчеп утырганда, Суфиянның телефоны шалтырады. Әнисе икән. «Нишләп иртәләгән әле бүген әнисе, белә бит улының көндез үзе шалтыратасын». Ул, ниндидер начар хәбәр барлыгын тоеп, куркып кына телефонын алды. Әнисе белән сөйләшкәч, кәефе төшкәнен сизде Әдибә.
– Нәрсә булды, Суфиян? Йөзләрең дә агарып китте, әллә берәр начар хәбәр бармы?
– Миңа авылга кайтырга кирәк, әни чирләп киткән бит әле, – дип, тиз-тиз генә юлга җыена башлады.
– Бәәй, нишләп сиңа гына, бергә кайтабыз. Синең әниең – хәзер минем әнием дә бит инде.
Суфиянның бу сүзләрдән күңеле күтәрелеп китте, ул Әдибәне кочаклап ук алды.
– Рәхмәт, пешкән җиләгем минем. Үзем сиңа әйтергә уңайсызланган идем. Әни кырында хатын-кыз булса әйбәтерәк шул. Мин – ир-ат нишли алам инде?!
Алар кайтып кергәндә әниләре диванда ята иде.
– Әни, чирләп киттеңмени? – дип сорады Суфиян әнисенең кулларын тотып.
– Әйе шул, балам, күкрәгем авыртып, хәлем бетеп тора.
Алар янына кыенсынып кына Әдибә дә килеп басты.
– Әни, без Әдибә белән кайттык...
Әнисе белми иде бит әле теге хатыныннан киткәнен. Аның йөзләре яктырып китте
– И балам, рәхмәт инде. Мин бит, без кайтабыз дигәч, теге хатының белән кайтасыз дип уйлаган идем. Ул кайтса, миңа чыраен ачмый, артыграк сүз әйтсәм дә ачуланып карый...
– Әни, без хәзер Суфиян белән бергә торабыз. Синең яныңа да икәүләп кайтып йөриячәкбез, – дип, Әдибә әнисе янына килеп утырды. Аның чәчләреннән сыпырып, яулыкларын әйбәтләп бәйләп куйды.
– Барысы да әйбәт булыр, әни, борчылма! Хәзер чәй кайнатып алам, аннан ашарга берәр нәрсә әзерләрмен.
Алар әниләрен баладай көйләделәр: чәен дә эчерделәр, токмач кисеп ашын да ашаттылар, җылы сүзләре белән дә күңелен күтәрделәр. Әдибә идәннәрне юып чыкты, Суфиян мунча өлгертте. Әниләрен икәүләп култыклап алып бардылар да, Әдибә үзе җайлап кына, юындырып чыгарды. Мунчадан чыккач әниләре терелеп киткәндәй булды, йөзенә нурлар йөгерде.
– И, балалар, рәхмәт инде сезгә! Китсәм дә хәзер тыныч күңел белән китәм. Мин бит Әдибә кызымны, сез яшь чагында дуслашып йөргәндә үк, ярата идем. Киленем генә булса ярар иде дип тели идем. Ул вакытта сезгә күз генә тидерделәр инде, балалар. Аллага шөкер, барысы да үз урынына утырды, мине бик сөендердегез! Сезгә фатихамны биреп калдырам, исән-сау торыгыз, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез! – дип, аларның икесенең бергә кулларыннан тотып күкрәгенә кысты да, озак итеп җибәрми торды. Аның күзләрендә, иртәнге чык тамчысыдай, шатлык яшьләре күренде. Балалары белән озак сөйләшеп ятты ул. Хәле беткәч туктап тора да, тагын әкрен генә сүзен башлый. Барысына да матур теләкләр теләп, догалар укыды. Аннан, минем бүгенгә эшем бетте дигәндәй, тынычланып йокыга китте. Суфиян белән Әдибә дә, әниләре өчен сөенеп, иртәгәсе көнгә планнарын корып, йокларга яттылар.
Иртәнге якка Әдибәгә кемдер эндәшкәндәй булды. Ул, Суфиян уянмасын дип, җайлап кына торды да әнисе янына барып басты. Сизелер сизелмәс кенә чыгып килгән кояш нурлары яктысында аның йөзендә елмаю сизелә иде. «И күп кирәкмени инде ана кешегә! – дип, уйлап куйды Әдибә. – Бары якты йөз белән җылы караш кына көтәләр бит алар балаларыннан». Ул, шундый уйлар белән, ипләп кенә әнисенең кулларыннан тотты. Алар инде суынып баралар иде...
Алар әниләрен кадер-хөрмәтләп, дини йолаларны җиренә җиткереп, җир куенына тапшырдылар. Күрше-тирәләрен, танышларын чакырып, әниләре рухына багышлап, Коръән аятьләре укыттылар.
– Аллага шөкер, өлгердек! – диде Суфиян.
«Әйе!» – дип, Әдибә дә башын кагып куйды.
Бу сүзләрдә сөенеч тә, көенеч тә бар иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
2
0
Бигрәк матур ,эчтәлекле хикәя,рәхмәт Фәйрүзә апа
0
0
0
0
Бигрэк матур. язылган. Чын микен. бу. рэхмэт
0
0
0
0
Барысыда тормыштан алып язылган хикэя
0
0