Логотип
Проза

​Могҗиза көткәндә

– Могҗиза булмый ул! Исәп-хисапларны төзеп бетермичә, беркем дә китми! – дип кырт кисте Сәлим Әхмәтович. – Аннан соң мин сезне ничек җыеп бетерим, ди? Алда ничә көн ял бар – киләсе елда да хисапларны җиренә җиткереп утырыр хәлем юк!

Яңа ел хикәясе

– Могҗиза булмый ул! Исәп-хисапларны төзеп бетермичә, беркем дә китми! – дип кырт кисте Сәлим Әхмәтович. – Аннан соң мин сезне ничек җыеп бетерим, ди? Алда ничә көн ял бар – киләсе елда да хисапларны җиренә җиткереп утырыр хәлем юк!

Яңа ел рухы офис бинасын тоташ чолгап алган иде инде. Коридорда чыршы бизәүчеләр, ярыша-ярыша, берсеннән-берсе матур уенчыклар элеп мәш килә. Канцтоварлар белән эш итүче кызлар тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләре «яудыра». Ә Диана җыйнак кына авыл өе дә ясап куйган – морҗасыннан төтененә кадәр күтәрелә! Картриджлар тутыручы егетләр, турагентство кызлары белән уйный-көлә, түшәмгә ялтыравыклы серпантиннар элеп йөри. Телефон ремонтлау бүлеге начальнигының кәефе бүген аеруча күтәренке: ул бер тартма мандарин алып килеп, аны бар бүлмәләргә өләшеп чыкты. Ылыс исенә мандарин исе дә килеп кушылды. Ә Сәлим Әхмәтович офисы... Сәлим Әхмәтович офисы исә, башкаларның ике сәгать элек үк эштән китүенә көнләшеп, капланып эшли иде әле. Офисның кәгазь-мәгазьләр тулы шкафына кадәр кәефе кырылгандай янтайган... Бер карасаң, искитәрлек түгел. Монда беркайчан бәйрәм рухы булганы юк. Әмирә эшкә килгән беренче елында ук бүлмәне ялтыравыклы мишура, шар-уенчыклар белән бизәгән булды, әмма башлыкның кырыс карашыннан куырылып, җәлт кенә уенчыкларын киштәләрдән сөйрәп төшерде. 

Бәйрәм Сәлим Әхмәтович офисын уратып узды һәм шыпырт кына башка бүлмәләргә ыргылды. Һәр елдагыча Яңа ел алдыннан ашык-пошык исәп-хисап төзү, аның бәйләнүләренә түзү... Тик «кем белә, бәлки быел башкача булыр», дигән өметләр гел акланмый. Бәхет һаман елмаймый. Ничек кенә көттерсә дә, могҗиза һаман күренми дә күренми. Өстәл тирәли утырганнарның, елдагыча, алдан корган планнары җимерелә башлады: Алинә бер ай элек үк язылып куйган чәчтарашына өлгерми булып чыга; Дамир соңгы көнгә кадәр сузып йөрткән Яңа ел бүләкләрен алалмыйча кала; Әмирә исә Ленарын өр-яңа рецепт белән тәмле ризык пешереп сөендермәячәк. Яңа ел димәссең: беренче чиратта – эш, эш һәм тагын бер тапкыр эш. Исәп-хисап юк-бар гына түгел ул! 

Кызыл карандашы белән өстәленә төя-төя, Сәлим Әхмәтович үз бүлмәсендә көй чыгарып утырды. Ел саен шул хәл. Шул ук исәп-хисапның очы-очка ялганмый. Бу халык кая шулай ашыга икән? Ул моны һич аңларлык хәлдә түгел иде. Кайтышлый, супермаркетка кереп, шампан шәрабы, кабымлыклар, салатлар алып чыгар да – бәйрәм сые шул булырдыр. Бүгенге кичне ул тып-тыныч уздырыр анысы, тегенди-мондый кызларның да кирәге юк. Телевизор карап, әкрен генә чираттагы елына керер...     

Менә ул кисәк кенә: «Могҗиза булмый!» – дип кабатлады.  «Булмый! Нигә мин аларны кызганырга тиеш, ди, әле? Мине кем кызганган соң? Менә хәзер дә мине каһәрләп утыралардыр әле...» дигән уен Сәлим Әхмәтович чебен куган кебек куып җибәрде.

Исәп-хисап төзү бик озакка китте. Ярым ачык ишек аркылы әллә Әмирәнең, әллә Алинәнең еламсыравы ишетелде. Шул гына җитмәгән иде инде! Ул караңгы тәрәзәгә күз төбәде: анда үзенең чытык йөзе генә чагылды.


* * *

Институтны тәмамлавына ике дистә ел үткән дә киткән. Бер сулышта яшәлгән икән. Сәлим, үз фирмасын оештырып, башлык булды. Фирма зур түгел түгелен, миллионлы табыш та китерми. Аның каравы, кул астында эшләүчеләр хезмәт хакыннан зарланмый, бизнесы артык алга китмәсә дә, көйле генә бара. Сәлим Әхмәтович белән бергә эшләгәннәрдән аның турында сүз әйттерсәләр, шушы «бизнесы әйбәт кенә» дигән сүз белән түгәрәкләп тә куярлар иде, мөгаен, чөнки шуннан башка сүз юк. 
Ә Лилия? Лилия моннан берничә ел элек иде. Башка тормышта...

Лилия белән Сәлим табибларны олылау тантанасында танышканнар иде. Бер үк факультетны тәмамлаган­на­рын белеп алгач, сөйләшеп сүзләре бетмәде, кич буе бер-берсеннән аерыла алмадылар. Хәер, Сәлимне әң­гәмә түгел, Лилиянең яшькелт күзләре сихерләде. Аны­-
кы кебек күзләрне үз гомерендә күргәне юк иде әле. Сәлим шундый инде ул – бер тапкыр аны әсир иткән күзләргә караса, гомер оныталмый. Ул күреп сокланган күзләр коллекциясендә Лилиянеке кебеге юк иде шул.
– Лилия, сезне тагын кайчан күрә алырмын икән? – диде ул.
Кыз серле итеп елмайды да:
– М-м... Әйдәгез, болай итик... Беребез берәр хастаханәнең баш врачы булу белән, икенчебезгә моны хәбәр итеп, Яңа ел төнендә очрашыйк, – диде.
– Яхшы! Алайса тиздән кунакка көтегез. Яңа елга күп калмады. 
– Ә бәлки... 
– Белмим, Лилия. Тутырган каз әзерли торыгыз. Мин килеп җитәрмен!
– Ә мин пломбир әзерләп куярмын! Яңа ел карыннан пломбир исе килә!
Бу сүзләрдән соң Сәлим көлеп җибәрде:
– Мондый чагыштыруны ишеткәнем юк иде әле! – диде ул.

...Узып барган һәр елны Сәлим Әхмәтович бик авыр кичерә торганга әйләнде. Хастаханәне җитәкләү хыялы чынга ашмады. Көче дә, дәрәҗәсе дә җитәрлек иде югыйсә. Ничек кенә яхшы эшләсә дә, күпме генә катлаулы операцияләрне уңышлы башкарса да, җитәкче урынына аны тәкъдим итүче, чакыручы табылмады. Баш табиб булыр өчен дә могҗиза кирәк шул... 
Теләгәненә ирешә алмаган ир-ат хатын-кыз күзенә ни йөзе белән күренсен, ди? Алдагы елны исә...

Бу хәл өченче елның җәендә булган иде. Сәлим, туган көнен уздырырга, дусларын ял базасына алып чыгарга уйлады. Вакыт дигәнең чаба гына! Инде көне килеп җиткән! Әзерлек хәстәрен күреп, ул төнге кибеткә керде, әрҗәсенә вак-төяк тәм-томнар җыя башлады. Шул чак кибеткә нәкъ чит ил киноларындагы шикелле кулларында пистолет әйләндер­гәләп, кара битлек кигән ике кеше бәреп керде. Берсе каравылчыны сугып екты, икенчесе кассир кызга:
– Акчаларыңны чыгар! – дип боерды. 

Сәлимне куркудан да хәтәррәк бер нәрсә өнсез калдырды: ул әлеге егетне таныды! Күз карашыннан. Күптән түгел генә Айдар исемле егеткә ул бик кат-лаулы операция ясаган иде. Операция алдыннан егет бик борчылды, курыкты. Сәлимнең кулына ябышып:
– Сәлим Әхмәтович, мин исән каламмы? – дип уңай җавап өмет итте.
Егетнең зәңгәр күзенә карап, ул дәшмичә торды. Аннары:
– Яшермим. Хәлең шәптән түгел: иллегә – илле диярлек. Тик могҗизага да берничә процент калдырырга кирәк. Шуңа ышаныйк, – диде.
Төнге кибеттә, пистолет тотып, шул – могҗиза аркасында гына елмайган Айдар басып тора иде. 
– Айдар, нишлисең син? – дип, Сәлим Әхмәтович егеткә таба атлады.
Кассир кызга пистолетын төбәгән егет җәһәт кенә Сәлимгә таба борылды, ул каушап калган иде.
– Якын килмә! Атам! – дип кычкырды. 

Шул арада битлекле икенче егет кибетче кызның борын төбендә пистолетын уйната башлады. 
Сәлим Әхмәтович, учын каршы куеп, Айдарга таба атлады.
– Урыныңнан кузгалма! – дип кычкырды тегесе һәм атып та җибәрде. 
Бәлки куркытырга гына теләгән булгандыр, әмма ядрә Сәлимгә тиеп... учын чәрдәкләде.

...Хирургиядән аңа китәргә туры килде. Эшеннән җибәрергә теләмәсәләр дә, ул үзенә ышанычын югалткан иде. Нигә соң бу могҗиза нәкъ теге егеткә килеп кунган икән? Нигә нәкъ аны әҗәлдән коткарган? Нигә ул коткарып калган егет кешегә пистолет белән янарга курыкмаган? Әнә шундый бик күп ник-нигәләргә җавап таба алмаганга китеп барды ул. 

Сәлим эшсез утыра торганнардан түгел – үзенең риэлтор фирмасын ачып җибәрде. Болай гына. Көн­нәре шулай узды: барырга – урыны, эшләргә эше бар. Тагын ни кирәк? Шул елны ул Лилиянең телефон номеры һәм адресы язылган кәгазьне еракка­рак – өстәленең иң астагы тартмасына салып куйды.
Тагын ике ел узган да киткән менә. 


* * *

Сәлим, уйларыннан арынып: 
– Әмирә! Кем елый анда? – дип сорады. 
– Мин идем... 
– Ни булды? – Сәлим, бүлмәсеннән чыгып, Әмирә янына килде.
Әмирә аптырап, югалып калды:
 – Өйгә кайтасым бар, Сәлим Әхмәтович! – диде ул. – Кызыма вәгъдә биргән идем – Яңа ел кичәсендә могҗиза була дип. Урамга чыршы куйдык. Аны беренче тапкыр Яңа ел каршыларга алып чыкмакчы булабыз. Аңа биш яшь инде. Ә мин – монда! Мин хәзер бөтен җиргә соңга калам!
– Инде шулай ук булдымыни? – диде Сәлим аптырап. 
– Булмыйча! – диде Әмирә.

Сәлим хезмәткәрләренә карап алды. Барчасының да күзләре төрледән-төрле төстә икән. Шуны элегрәк күрмәгән дә. Һәркайсының үз тормышы, үз теләге, үз хыял-максатлары. Һәркайсы, әнә, өенә кайтырга, Яңа ел могҗизасын күрергә ашкына. 

Кинәт ул үзен чиксез бәхетсез бер мескен итеп тойды. «Нинди могҗиза булсын инде? – дип уйлап куйды ул. – Сез бит аның юклыгын белмәвегез белән бәхетле».
Сәлимнең карашы Әмирә өстәлендәге бер фотосурәткә төште: авызы ерык бер кызчык, әти-әнисен кочаклап, каядыр талпына-ашкына...
– Таралышыйк соң, – диде Сәлим Әхмәтович, фотосурәттән күзен алмыйча.


* * *

Урам шат авазларга тулган. Әйләнә-әйләнә, бөтерелә-бөтерелә эре кар бөртекләре шәл, бүрекләргә, туннарга куна. Ә кардан... кардан пломбир исе килә! Чып-чын туңдырма исе! Яңа ел һавасыннан Сәлим тәмам исерде. Аны бит Лилия көтә. Көтә! Башка берни кирәк түгел. Чәчәк кибетеннән ул бер кочак кызыл розалар алып чыкты. Кызыл чәчәкләрдә ак кар бөртекләре аеруча купшы күренде. Лилиягә атап алынган чәчәк бәйләме. Сәлим, чәчәк бәйләмен култык астына кыстырган көе, адрес язылган кәгазьне эзләп портмонесын актарды. Йөрәге «жу!» итеп китте. Адресы да, телефоны да язылган кәгазь... бүлмәдә калган бит! Әлеге уйдан ул катып калды. «Могҗиза булмый, – диде ул тынычлана төшеп. – Хәтта Яңа ел кичендә дә...» 

Чарасызлыктан көлә-көлә, Сәлим машинасына кереп утырды. Сәлимнең кәефе алышынганын аңларга да өлгермичә, машинаның арткы утыргычына розалар сибелде.
 


* * *

Һич көтмәгәндә, юлда песи баласын абайлап өлгер­де Сәлим. Тормоз тавышы урам тынлыгын чәлпәрәмә китерде – машина кисәк туктап калды. Үзенә таба якынлашкан ут баганасын гына туктата алмады... 
Бер мизгел ул ни булганын аңышмыйча торды. Улмы? Ул бәрелдеме? Юлда мәче күреп, менә шулай юләрләрчә баганага бәреләләрме?  

Ап-ак эскәтер җәелгән өстәл, андагы сап-сары әфлисун өеме, җемелдәп торган бокаллар Сәлимнең күз алдыннан йөзеп, әллә кая юкка чыкты. Һәр елдагыча Президент котлавын тыңлау гадәте дә бозылды... Аның уйлары чуалды. Әллә ничек бите юеш иде кебек. Сыпырып алды. Кан. Буп-буш урам уртасында һәлакәт белән йөзгә-йөз калды. Муенына салган шарфына йөзен сөртеп алды. Суыта башлаган. Аңны җуярга ярамый! Болай булмый. Күзне ачарга кирәк. Кирәк! Машина утының яктысы аркылы теге кап-кара песи баласының калтыранып утыруын күрде. Бертын алар бер-берсенә төбәлеп тордылар. «Күзең нинди төстә соң синең?» – дип, торып песи баласына таба атлады. Бичаракайның ни качарга, ни мияуларга хәле калмаган. Песине кулына алып машинасына атлаганда, үзеннән тамган кан тамчыларын күрсә дә, сабыр булды Сәлим. Кан шикелле кан. Ә кар ява торды...
Машина суынды. Салонга розалар исе таралды. Лилиягә дигән розалар... 

Сәлим күкрәгенә сыенган песине сыйпады, ә ул аның пиджагына тырнакларын батырып, матур төшләр күреп йоклый иде, ахрысы... Әүвәл песи күзләренең төсен күреп алырга өлгергән иде инде – яшькелт икән. Ә песи, сискәнеп-дерелдәп, урамдагы суык мизгелләрне исенә төшерәдер кебек. Аннан, күзен ачып, башта як-ягына, аннары Сәлимгә текәлде, чем-кара борынын Сәлимнең якасына яшерде. Сәлим дә туңа иде. Күкрәк турысы гына мич кебек җылы.
«Могҗизалар булмый», – дип уйлады Сәлим. 

«Могҗиза бу! Әле җылы сөт тә эчерсәләр...» – дип уйлады кара песи һәм дөньядан канәгатьлеген белдереп киерелде дә тәмләп иснәп алды.


* * *

...Кемдер чакырган «Ашыгыч ярдәм» Сәлим Әхмәтович машинасына таба якынлаша. 

«Быел килер иде сыман. Барыбер килер иде төсле. Ә мин эштә... Яңа елда да могҗиза булмый шул», – дип уйлады машина тәрәзәсеннән сагышлы карашын буш урамга төбәгән табиб Лилия Галимовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур хикэя, Сомбел! Могжиза бар ул, тормышка аша ул, ышанырга кирэк: песи кебек, Лилия белэн Сэлим кебек! Лилия белэн Сэлим барыбер яшерен омет белэн яшэгэннэр шушы гомерне. "Могжиза булмый"- бу бары тик ышанып бетэргэ курку гына... Мин шулай анладым!)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рамилә ханым, рәхмәт сезгә!

      Хәзер укыйлар