Логотип
Проза

Мәхәббәтнең күктә язылганы

Хикәя

Ильмира ГЫЙМАЕВА

Шәмсия ире белән кызына сиздермәсә дә, күңеленә борчылу, кызының киләчәк тормышы өчен хафалану кереп, йөрәген кымтырыклый башлаган иде инде. Яше егерме җидегә җитте. Менә дигән уку йортын тәмамлап, бер дигән эштә эшли. Матурлыгы күзгә бәрелеп тормаса да, сөйкемле карашы, ачык, ихлас елмаюы беркемне дә битараф калдырмас. Сөйкемле сөяге бар иде кызының. Матур, моңлы тавышы йөрәктәге кылларны чиртеп кенә калмый, җаннарны актарып, теләсә кайсы ир-егетнең күңелендә мәхәббәт давылы кубарырлык иде. Шундый сылуны да күрмәсәләр инде. Үзенә тиң кеше генә була күрсен. Мәхәббәте йөрәген яндырып, көйдереп бетереп, пыскып торучы күмергә калдырырлык кына була күрмәсен. Моңлы шул, балакаем, бигрәк моңлы. Моңлы баланың бәхете китек була, диләр. Алла сакласын. Кеше өлешенә кереп, тартып алган байлык түгел бит ул! Раббым бүләк иткән моң.

Шәмсия башын катырган уйларыннан арынырга теләп, радионың тавышын бөтен көченә ачып куйды. Аның бүген ял көне иде. Кызы белән ире эштән кайтышка бәлеш ясап тыкты. Бәлешнең тәмле исе форточкадан чыгып, бөтен урамга таралды. «Бәлеш, син пешә тор. Мин тиз генә бозавыбызның ашарына салып, чебиләрне ябып керим»,– дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ишек тоткасына тотынды. Чү, нинди таныш моң әле бу? Нигә йөрәкне чеметтереп, аякларның хәлен алды соң әле бу җыр? Әйе, әйе, бу нәкъ шул, моннан күп еллар элек, аңа – Шәмсиягә багышлап җырланган җыр иде.

Нигә мендем биек тау башына,
Ник утырдым аның ташына.
Нигә күрдем, нигә сөйдем сине,
Кайгы-хәсрәт алып башыма?
Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам…

Кара син, ә, ничә ел үткәннән соң, нигә нәкъ менә бүген әлеге җыр Шәмсияне тетрәндерде соң? Әллә моңа кадәр бу җырның радиодан бер дә яңгыраганы булмады микән?

Шәмсия җырны тыңлап бетерде дә, ишегалдына чыкты. Аяклары үзеннән-үзе бәрәңге бакчасына атлады. Бакчада тыныч. Кеше борчымый. Рәхәтләнеп ялгызың гына, үз уйларың белән калырга була.

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, документларны ике дә уйламыйча сәүдә техникумына тапшырды ул. Имтиханнарны уңышлы гына биреп, кирәкле баллны җыеп, «Мин укырга кердем», – дип, башын горур тотып кайтып керде кыз. Шул көнне апасына ияреп беренче тапкыр клубка чыкты. Апасының авылда «Усал Равилә» дигән кушаматы бар. Ул янәшәдә булганда Шәмсиягә берни дә куркыныч түгел. Берәрсе бәйләнеп кенә карасын! Хәер, Шәмсия кебек кызлар инде күптән клуб юлын таптыйлар. Күбесенең сөйләшеп йөри торган егете дә бар.

 Алар апасы белән култыклашып атлап, клуб ишегалдына керделәр. Апасының үзе теккән эре чәчәкле, бала итәкле күлмәге, нечкә билен тагын да нәфис итеп күрсәтә иде. Аягында Арча якларында тегелә торган куе зәңгәр төстәге чүәк. Ә Шәмсия чыгарылыш кичәсендә кигән, акка вак-вак зәңгәр чәчәкләр төшерелгән, биленә шундый ук зәңгәр төстә киң каеш буылган күлмәген һәм үкчәле кара туфлиен кигән. Апасы бик аз гына итеп «Голубые цветы» ислемаен да сибеп җибәргәч, тагын бер башка үсеп киткәндәй булды кыз.

Апалы-сеңелле тыйнак кына сөйләшеп, клубка якынлашканда, кемдер артларыннан килеп, үз итеп кочып алды. Үзләреннән дүрт-биш өй аркылы гына яшәүче, колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләүче Мәдинә икән. Авызы колагына җиткән. Артларыннан йөгергән, ахрысы, еш-еш сулый.

«Кара син боларны! Агылый белән тагылый диярсең! Сеңлесе булгач, мине дә көтеп тормаган», – дип, җиңелчә генә үпкәсен белдерде. Алар сүз әйткәнче, тагын үзенекен тезеп китте: «И Шәмсия дә клубка чыгарга булган диген! Иртәгә кояш икенче яктан чыкмаса ярый инде. Көнен белеп чыккансың, малай! Бүген Казаннан бер көтү студент егетләр килгән. Урып-җыюга булышачаклар, ди. Ашханәгә кереп ашап чыктылар. Араларында әллә нинди чибәрләре бар! Берсе янымнан китмәде дә. Суга пешкән бәрәңгене мактый-мактый җаны чыкты. Карагыз аны, ялгышып та анысына күз төшерәсе булмагыз!»
Кызлар, Мәдинәнең сөйләвеннән кызык табып, көлешә-көлешә клубка керделәр.

Зур булмаган бию залы яшьләр белән шыгрым тулы. «Мираж» төркеме җырларына һәркем булдыра алганча «селкенергә» тырыша. Башка көнне уртада әтәч кебек кәпрәеп йөрүче авыл егетләре мыштым гына бильярд сугып маташа. Студент егетләр йөргән кызларын биюгә чакырса, бетте баш!
Әйе, ул көнне авыл клубы бөтенләй икенче тормыш белән яшәде. Авыл егетләре йөзләренә чыгармаса да, борчылудан тәмәкене ешрак тартты. Ә кызлар, музыка туктаган арада, кирәксә-кирәкмәсә, көзге янына ашыктылар, чәч тарадылар, әрле-бирле килделәр. Һәм менә һәркем эчке сагаю белән көткән «медленный танец»! Музыка башлануга урамга чыгып китәргә күнеккән авыл егетләре бүген биюгә кушылды. Мәдинә әйтмешли, кояш икенче яктан чыкмаса ярый инде. Ә Мәдинәнең йөзе кояштай балкый. Теге суга пешкән бәрәңгене мактаган егет белән залның нәкъ уртасында бөтереләләр. Апасын да фермада бергә эшләүче тракторчы егет, апасы әйтмешли, апасының «колы» биюгә дәште. Шәмсия үзенең генә парсыз калуыннан читенсенеп, кеше күзенә чалынмаслык караңгырак почмакка барып басты. Эченнән генә үз-үзен сүкте: «Шул кирәк сиңа. Әнә, сыйныфташ кызларың күбәләктәй бөтерелә. Син тор инде караңгы бер почмакта шәүлегән кебек. Шулай инде ул, Аллаһы Тәгалә чибәрлек бирмәгәч!» Шәмсия күз яшенә буылып, ишеккә капланды. Ул ишекне бу яктан этте, теге яктан да катырак тарттылар, ахрысы: ишек ачылып та китте, Шәмсия идәнгә барып төште. Кеше-кара күрмәсен дип куркып, секунд эчендә сикереп торды. Инде гарьләнүдән бигрәк, тез башының авыртуы күздәге яшьне тыеп тора алмады: Шәмсия сулкылдап елап җибәрде. «Гафу итегез, минем гаеп, бу яктан ишекне мин катырак тартканмын. Мәгез кулъяулыгы, күзегезне сөртегез. Тезегез дә хәйран сыдырылган. Авыртамы?» Шәмсиягә бу тавыш әллә каян ерактан, тау араларыннан, куе урманнан кайтаваз кебек булып ишетелде. «Авыртамы, имеш, үзең егылып кара!» – дип, дорфа итеп эндәшәсе килде аның. Ләкин каршысында торган егеткә күтәрелеп карауга телсез калды. Йөрәге бугазга менеп утырды, аяк әллә ярадан, әллә каушаудан, дер-дер килде, бите августның әнис алмасыдай кып-кызыл булды. Ходаем, ичмасам, апасы да чыкмый. Тел бистәсе Мәдинә дә биюдән туктый белми. Нишлим?! Аягымны атласам, егылырмын кебек. Болай басып торып та булмый бит инде! Шәмсия авызыннан чыккан сүзне үзе дә чак ишетелерлек итеп: «Юк, берни дә булмады, мин кайтыйм инде», – дип, аягын бераз сөйрәп ишектән чыкты.

Урамга чыгуга, күкрәген тутырып, төнге саф һаваны сулады. Һавадан яңгыр катыш ашлык исе килә иде. Димәк, кайдадыр яңгыр яуган. Шуны раслагандай, ерактан күкрәү авазы ишетелде. «Яңгыр яуса, студентларга иртәгә эш булмый инде», – дигән уеннан үзе дә аптырап калды. Әллә, Ходаем, уен кычкырып әйткән инде – арттан ягымлы егет тавышы аны раслады: «Яңгыр яуса, иртәгә басуларда эш туктап торачак, безгә түшәмгә төкереп ятасы була икән. Табигать шулай шул инде. Без дигәнчә генә түгел». Шәмсия үзенә ияргән егеттән әллә куркып, әллә каушап, аягының авыртуы турында онытып, адымын кызулатты. Тик егет тә аннан калмады.

– Таныш булыйк – Мөнир булам. Авыл хуҗалыгы институтының бишенче курс студенты. Аксубай районы егете.

– Шәмсия, – диде кыз күзләрен күтәрмичә генә. – Сәүдә техникумының булачак студенткасы.

– Ә мин сезне булачак укытучы дип уйлаган идем. Сезнең йөзегез дә, үз-үзегезне тотышыгыз да укытучыларгы охшаган.

Шәмсиянең балачак хыялына каршы килеп торган бер белмәгән таныш түгел егеткә ачуы чыкты.

– Сезнең якта укытучылар ишектән чыкканда егылып тезләрен канатамы әллә?! Йә булмаса, бөтен кеше шатланып биегәндә, елап өйләренә кайтып китәләрме? – диде. Һәм «шалт» борылып, мин кайтып җиттем, дип, саубуллашмыйча да, Мәдинәләр ишегалдына кереп китте. Имеш, өйләренең кайда икәнен күрсәтми, сер бирми, ялындыра. «Укытучы диме? Син үзең артистларга охшаган. Шундый чибәрлегең белән ничек итеп авыл хуҗалыгында эшләмәкче буласыңдыр! Артист!»
Аксубай егете капка төбеннән китеп, аяк тавышлары ишетелми башлагач, Шәмсия песи шикелле генә капканы ачты да, өенә ашыкты. Апасы кайтмаган иде әле. Кыз җылы юрган астына кереп ятса да, күзенә йокы кермәде. Күз алдына теге Аксубай егете килә дә баса, килә дә баса. Шәмсия үз-үзенә ачуы килеп, баскыч төбенә чыгып утырды. Кызның баш очында гына йолдызлар күз кыса. Ә еракта-еракта, урман ягында, яшен камчысы сызып-сызып ала. Үлән арасындагы чикерткәләр генә бернидән курыкмыйча берсен-берсе уздырып җырлыйлар. Кинәт урман ягыннан салкынча җил исеп китте. Яңгыр болыты якынлаша. Яшене дә куркыныч булырга охшаган. Әнә, капка төбендә апасы белән егетенең пышылдашкан тавышы ишетелде. «Иртәгә дә чыгасыңмы?» – дип сорады, ахры, «колы». Апасы үз дәрәҗәсен белеп кенә: «Иртә арасында киртә бар. Карарбыз!» – диде дә капканың келәсен төшерде.

Баскыч төбендә утырган сеңлесен күреп кычкырып җибәрде:

– Абау, куркыттың бит! Ни арада кайтып киттең соң син? Клубтагы бөтен кешедән сине сорап чыктым. Әйтеп китсәң, кешечә булыр дип уйлагансыңдыр инде! И сеңлем, сеңлем, кайчан акыл керер сиңа? Сәүдә техникумына кереп тә ялгышмадың микән, ә? Сәүдә дөньясы бит ул синең шикелле беркатлы, риясызлар өчен түгел. Әллә нәрсәсенә кызыктың шуның. Ярар иде нәселебездә берәр сатучы-сәүдәгәр булса. Ярар инде, үзе теләгән – елан ите ашаган, диләр. Язмышыңа нәрсә язылса – шул булыр. Синнән менә дигән тәрбияче йә укытучы чыгар иде.

 Моңа кадәр апасын тыныч кына тыңлап утырган Шәмсия корт чаккандай урыныннан сикереп торды. Шушы яшенә җитеп, апасына тавыш күтәреп эндәшкәне, каршы әйткәне юк иде. Ә бүген аны алыштырып куйганнар диярсең, күңелендә кайнаган ачу ташкыны бер тында тышка бәреп чыкты: – Булам әле, сезнең бөтенегезгә үч итеп, менә дигән сәүдәгәр булам! Үзең бул укытучы! Сиңа инде укытучы буласы да юк, сыерларың белән тракторчыңның укытучысы бит син, – дип апасын үпкәләткәнен сизми дә калды.

 Әйткән сүз – аткан ук, кире алып булмый. Әле ярый апасы ачу саклап, озак үпкәләп йөри торган кеше түгел. Әнә, бүген дә, төз аякларына килешеп торган чүәкләрен салып, кырыйга алып куйды да, сеңлесенә күтәрелеп карады: 

– Син, сеңлем, кемгәдер чыккан ачуыңны миннән алма. Әнә, яңгыр ява башлады. Яңгыр астында басып торсаң, тынычланып китәрсең. Күзләрең август йолдызы кебек яна. Гашыйк булгансың, ахры. Син гашыйк булсаң да, минем кебек тракторчыларны үз итмәссең инде. Безнең ише сыер савучыларга тракторист кына хас, – дип, тагын бер кат үпкәсен сиздерде.

Шәмсиягә бик авыр иде. Нинди күңелле башланган көн, үпкә, күз яше белән тәмамланды. Качышлы уйнаган йолдызларның да яңгыр юып янар төсләрен алды. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/maxabbatnen-kukta-iazylgany-2).

фото: http://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар