Бакчаларында өлгереп җиткән кура җиләген җыйган чакта, таң беленеп килгәндә исеп-исеп куйган җил кебек, әбинең дә күңеле нилектәндер сызып-сызып, кузгалып куйгалады. Узган озын гомеренең байтак елларында күп тапкырлар йөргән ялан-кырлары, җиләкле тау битләре, балтырганлы, кымызлыклы, кузгалаклы урман акланнары, Түбән Оч төпкеле кисәк-кисәк булып исенә төшә башладылар. Бакчада атнадан артык кызарып пешкән кура җиләкләрен җыеп, инде үзе белән бергә картайган, кызларын кияүгә биреп өч мәртәбә үзе дә кияүләренә әби булган килененә кертеп торды. Килене, җыелган шул җиләкне ике көнгә бер шикәр кушып кайнатып, кышлыкка вареньелар ясады. Әзер вареньены пыяла банкаларга тутырып, авызларын түгәрәк тимер белән тын кермәслек иттереп ябып, өй базына төшерә барды. Көн дә биеменә кура җиләкләп чәйләр эчерде. Әби табындагы кура җиләген чәенә дә салып карады, аерым алып, берәмләп кабып, тешсез уртлары белән изеп, суырып та болашты. Тик бакчада үскән кура җиләкләрендә урман акланында, төпкелдә үскән кура җиләге тәме юк иде. Үзләре урман җиләгеннән эрерәкләр дә, баллыраклар да югыйсә. Тик тәме урман кура җиләгенә җитми инде, ни әйтсәң дә. Урманныкы азрак тәмгә ачырак булса да, күңелне ача шул!
Кура җиләге җыя башлаганның дүртенчеме, бишенчеме көнендә әбинең аяк астына Ак Тәпи килеп ятты. Әбигә карап-карап алгалады да кыска гына иттереп чинап куйды.
— Нәстә кирәк сиңа тагын? — диде әби. — Тамагың ачмы әллә?
Этнең башкача тавышы чыкмады.
Андамадың син мине дигәндәй, ул кабаланмый гына читкәрәк китте дә, канатларын җәеп туфрак белән коенып яткан тавыкларны куып, шулар урынына, куак астына, күләгәгә кереп ятты. Этенең нәрсәгәдер пошаманлан-ганын әби аңларга тырышты, тик ул көнне аңлый алмады. Нәрсәгә икән?
Шул көннән соң әбинең күңелен ниндидер билгесез борчу биләп алды.
Тәүге көннәрдә ул борчу үзе юк та кебек иде әле. Тик әбигә этнең теге көнге моңсу күзләре тынгы бирми башладылар.
Соңгы елларда эт бик картаеп, өрүеннән дә тукталып, күп йөремәскә тырыша кебек иде. Кичен көтү кайткач кына, ишек алдына кергән кеше малларын, өрмичә, тавыш-тынсыз гына, атлап йөреп кенә куып чыгарып җибәрә ул. Төп эше — шул чит малларны куу хәзер. Тик, яшь чакларындагы кебек сикереп-сикереп, урам буйлап әллә кайларга хәтле куып алып китми, капка төбенә чыгара да кире борыла. Картайды, басылды. Яшь чагында гайрәтле ирләр картайган бабайга әйләнгәч басылгандай...
Кура җиләге дә бетеп бара иде. Юкны бар итеп, куакларны күтәреп, кагып, калган җиләкләрне эзләштергән әби янына эте Ак Тәпи тагын килде. Әбинең аякларына сырты белән ышкынды да өргән тавыш чыгарды. Әби инде, уйланып йөри торгач, этнең нәрсә анлатырга болашканын белә иде. Сул кулы белән этнең башыннан сыйпады, ике колак төбен, тамак астын кашып алды:
— Соң!? — диде әби. — Нәрсәләр дип юкны, булмастайны сөйлисең инде син! Җиләккә дип, нинди ялан-кырларга бару ди инде хәзер?! Ишек алдыннан чыгулар бетте бит инде хәзер синең белән миңа. Картайды-ык! Бетте безнең көннәр!
Этнең дә элекке кебек, урман-кырларга, болыннарга барып, иркенләп йөреп кайтасы килә иде. Әбинең кура җиләге чакларын исенә төшергәндер шул. Хуҗабикәсенә шуны аңлата алды.
Кура җиләге җыелып беткәннән соң әби тынычлыгын югалтты. Берничә көн узгач, килене саклык белән генә сорап куйды:
— Син, әни... Кәефең юк дип әйтимме?! Авырмыйсыңдыр бит?
Әби аз гына елмайгандай итте:
— Юу-ук! Авырмыйм, килен. Тик йөрәк кенә азрак суккалагандай итеп тора нилектәндер. Кәефем... болай әйбәт кенә...
Тагын берничә көн узгач, әби үзенең сәкесендә йон тетәргә утырды. Теткәне ак бәрәннең язгы йоны иде. Инде кырык елга якын бергә яшәгән, биеменең холкын үзенекеннән дә яхшы белгән карт килен биеменә карап кына куйды да ул йонның нәрсәгә икәнен төпченеп тормады. Эшләгәне хәерле, тик ятып авырып кына китә күрмәсен!
Әби йонны айга якын тетте, эрләде, катты. Аннан соң җылы суда шул каткан йонны юып, күләгәдә киптерде дә, ярыйсы гына зурлыктагы ике йомгак ясап, үзенең килен булып төшкәндә алып килгән борынгы сандыгына салып яшереп тә куйды.
Яңа еллар үтеп китеп кунак-төшем саеккач, бер кичне әби, сандыгыннан теге йомгакларның берсен чыгарып, бәйләмгә утырды. Биеменең үзенә сиздермәскә тырышып, эшенә күз салгалап йөргән килене әбинең нәрсә бәйләгәнен чамалады: “Озын кунычлы оек! Нәрсәгә икән инде ул?”
Бер пар ак оек бәйләнеп бетеп, кире теге сандыкка кереп юк булды. Аңарга алмашка сандыктан терсәкләре ямаулы, чәчәкле иске күлмәк белән кибеп коргаксыган бер кием чабаталар килеп чыктылар. Иске күлмәк ире әле исән чакта киелә торган күлмәге иде. “Әллә алмашына башлады инде, әни?!” — дип борчылып уйланып куйды килене. Тик биеменең кичләрен “Йосыф китабы”н күзлексез-нисез укып утырганын күреп тынычланды. Чөнки килене яхшы белә: ул китапны әниләре күңеле, җаны тыныч чакта гына укый. “Йосыфны” уку өчен күңел ныклыгы кирәк!
Бакчаларындагы кура җиләген җыеп бетергәч, әби, бер кешегә дә сиздермичә, үз серен тик үзе генә белеп, киләсе елга җиләк вакытында Түбән Оч төпкеленә кура җиләгенә барырга ният кылды. Җир җиләген иелеп җыя алмас, башы әйләнгәләп тора. Озак итеп аска карарга ярамый. Белмәссең, җыйган чакта тәгәрәп китсәң... Аннан соң кайтасы да бар бит әле. Ә кара карлыган җыярга аккан су янына, сазлык җирләргә, юешкә, чытырман арасына керергә кирәк. Таллар арасына. Балан-миләше дисәң, кулларының да, биленең дә инде агачларны бөгәрлек җигәре юк. Үтте заманалар...
Үзләренең урамнарында яшькә иң олы әби ул хәзер. Кайчандыр бергә җиләккә, ялан-кырларга йөрегән, дөнья көткән иптәш карчыклары барысы да гүр ияләре булдылар. Күрше урамнан Шиһап Мәликәсе, Сәгыйт Елан Гыйльминисасы, Мәргүбә түти, күрше Нәфисә җиңги, Миниямал түти, Хәсби күрше, Мәхфия күрше, Миниәхмәт Пәрәүнең Хәнифәсе — берсе дә юклар инде хәзер. Урыннары оҗмахта булсын!
Киләсе җәй җитеп, бакчаларындагы кура жиләге өлгереп атна чамасы вакыт узгач, әби ниятләгән сәфәренә җыйнала башлады. Узган елдан юып, үтүкләп кире сандыгына салып куйган терсәкләре ямаулы иске күлмәген алып, сәкесе өстендәге киштәгә кичтән үк элеп куйды. Инде күп еллар сандыкта ята-ята коргаксыган чабатаны тәүлек буена юеш чүпрәккә төреп чылатып тотты да, аннан соң башына коры чүпрәк тутырып, диварга кадак кагып, шунда элеп куйды. Кипсеннәр, кияргә ярасыннар! Кич эшеннән арып кайткан улы, түргә, сәке өстенә эленгән таларны күреп көлеп җибәрде:
- Син нәрсә, әни! Әллә түрә булырга өмет итәсеңме? Чабатаңны түргә элгәнсең бит!
- Элдем! — диде әнисе. — Кирәге чыгып тора.
Авыл музееннан сорап йөриләр иде, бирергә булган, ахрысы”, — дип уйлап куйды улы.
Чабаталарын диварга элеп куйгач, келәткә кереп, әби үзенең борынгы, гомере буена җиләккә йөрегән кәрҗинен эзләп табып алды. Эчендәге җыен юк-барны иске капчыкка тутырып кәрҗин урынына элеп куйды да, үзалдына әнә-сөйләнә, келәттән чыкты:
- Чуаш Питридән дистә ярым тавык йомыркасына алган идем бу кәрҗинне. Ул чуаш бармы икән әле бүгенге көндә?
Бакчага кереп, су тулы тимер мичкәдә кәрҗинне бик яхшылап юды. Аннан соң кура җиләкләре куаклары астына тыгып яшереп куйды. Кипсен. Тик килене генә күреп касын. Күрсә, эш харап. Сизеп калса җибәрмәве бар. Урманда алай-болай булып калсаң, бөтен урам шаулар: туксанны узган биемен җиләккә куган!
Иртәгәсен иртән, көтү җыелганчы чыгып китәргә ниятләп, кичтән озаклап намазын укыды. Сәфәрен уңышлы итеп уздырырга Ходаеннан мәрхәмәтле булуын үтенде...
Таң беленә башлап, сизелер-сизелмәс кенә сызылып офык яктыра башлаган чакта, әби акрын гына сәкесеннән төшеп идәнгә басты. Авыз эченнән генә “бисмилласын” укый-укый күлмәген киде, ястыгы астыннан кышын үзе бәйләгән озын кунычлы ак йон оекларын, дивардан чабаталарын алды. Тагын нәрсәдер җитешми иде. Исенә төшерде: ястыгы астыннан бөкләп куйган ап-ак башъяулыгын һәм бер түтәрәм ипи төрелгән төенчекне алып, ишек алдына чыкты. Чыгуына анда аны, койрыгын болгап, эте каршы алды.
- Шаулый күрмә, әгәренки! Тавышың чыкмасын! Хәз-зер, чабаталарны гына киям дә, киттек...
Эт куанып чинап куйды.
- Алла боерган булса, көнозын йөреп, җайлап кайтырбыз. Көне дә бик эссе булмаска охшаган. Тапшырдык Ходайга!
Болдырга утырып, киндердән кисеп олтырак салып куйган, кичтән киеп карап җайлаган чабаталарын киде, Киндерләрен бик нык кысмыйча, “хут калдырып” бәйләде, Аннан соң сул кулы белән билен тотып (унбер бала табу эш түгел!), җайлап кына аякларына басты да болдыр кырында торган комганын кулына алды. Тәһарәтләнде. Өй алды ишеге яңагыннан алып, ап-ак тастымалга кулларын, битен сөртенде дә кыйбла тарафына йөзен борды. Тиз-тиз генә яраткан догасын укып чыкты. Килене генә уяна күрмәсен!
…Әлхәмдү-лил-лә-һи раб-бил галәмин...
Бакчадагы куаклар төбеннән кичтән яшереп куйган кәрҗинен алып, ак чүпрәккә төргән кара ипи кисәген аның эченә салды да, кече капканы ачып, урам якка атлады. Ак Тәпие аны инде шунда көтеп тора иде. Иртәнге буш урам аша чыгып, әби белән аңарга ияргән эте Папайлар тыкрыгына кереп киттеләр. Эте авыл читенә кадәр гә ияреп барды. Үрнең яртысын менгәч, эт тукталды.
Ул авыр итеп тын ала иде. Алдан атлаган әби моны сизмәде. Ак Тәпи азрак карап торды да, бер генә мәртәбә өреп, тавыш бирде. Әби артына борылып карады да тукталды. Эт, гаебе бардай, башын сул яккарак каратып аска табанрак иеп, читкә карап басып тора иде. Койрыгын ботлары арасына тыккан, селкетми дә.
— Син нәрсә, бармаска булдыңмы әллә? Көчеңнән килерлек булса, әйдә, бергә-бергә йөреп кайтыйк, элекке еллардагы кебек. Инде бара алмыйм дисәң, ихтыяр үзеңдә. Үпкә юк. Кайт, бар. Яфа булырдай булсаң йөремә.
Эт башын күтәреп карамады, тавыш та чыгармады. Әби эте янына килде. Аркасыннан сөйде.
— Бар кайт, бар! Хәлеңнән килмидер. Бар!
Тәвәккәлләп ялгызы гына юлга кузгалды.
Әби күздән югалгач, эт авыл ягына борылып карады. Күңелсез генә шыңшып алды да, җиргә сузылып ятып, башын алгы ике аягы өстенә салды, күзләрен йомды. Этнең хуҗасына иярергә көч-дәрманы юк һәм шул ук вакытта бик тә барасы да килә иде...
Бакый Баткан елгасына табан ярты чакрымга якын түбән таба сузылган иске, ташландык юл элекке заманнарда зур ат юлы булган. Соңгы сугыш башланганчы елга аша салынган күпере дә исән иде әле. Мал күпере дип йөретәләр иде. Кич яланнан кайткан мал көтүләре, шул күпер аша үтеп, авылга керәләр иде. Күпернең өс ягында суга тиеп торган өч зур ташы да бар иде әле. Хәзерге көннәрдә чит-ят җирләрдә яшәгән төпчек улын Гөмбәз яланында, арыш урагында тапкач, шушы Бакый Баткан елгасына күтәреп алып төшкәннәр иде. Алмашлап, Гобәй Көрпәнең карчыгы Өмаһани җиңги белән. Ул, янында башка кеше булмаганнан, яңа туган сабыйның кендеген урак белән кискән иде. Кендек әбисе булды улының. Шул өч ташка баса-баса, Бакый Баткан суында үзе юган иде сабыен...
Күпере юк икән инде. Ә теге ташлар һаман да урыннарында... Әби, чабаталарын чылатмыйча гына, судан күренеп торган ташларга баса-баса, икенче якка чыкты. Кәрҗинен җиргә куйды да, догасын укый-укый, агымсудан учлап алып, өч ташны да су белән юды. Аларны тереҗан кебек сыйпады, иркәләде. Асыл булып үсеп җитте төпчеге. Эшкә уңган, укуга маһир булды. Инде Казан каласында дөнья көтә. Зур галим үзе. Аллага мең шөкер! Ел саен кайтып-китеп йөри. Олыны олы, кечене кече итә белә. Ярдәме дә зурдан!
Кәрҗинен тоткасыннан беләгенә киеп күтәрде дә җайлап кына инде күпләр тарафыннан онытылган, тауга табан үрмәләгән иске, ташландык юл белән тау башына күтәрелә башлады. Сугышка хәтле бу юл Гөмбәз дип йөртелгән ике тау арасындагы калхуз фермасына алып бара иде. Кырык еллар бардыр инде — уңдарак, текә тау аша турыга калхуз юл салды. Башта таш җәйделәр, аннан соң асфальт белән катырдылар. Шуннан соң бу юлның кирәге бетте, ташландыкка әйләнде.
Әби таш юл белән китмәде. Бердән, фермадан кайтып-китеп йөрүчеләргә юлыгуың бар. Аннан, ул юлдан бертуктаусыз машина, матай йөреп тора, оча. Фермага эшкә баручы ир-ат та үткәли ат җигеп. Әбинең исәбе шушы иске юл белән күтәрелеп торган тау сыртына чыгарга да, Әҗмәт яланына юл тотарга. Шунда җиткәч, Заһри Чабынлыгы белән турыга, Түбән Оч төпкеленә төшәргә була.
Кыш буена әби Түбән Оч төпкеленә үзенең ничек, кайсы юл белән барасын күп тапкырлар уйлап, кайсы юл, сукмак белән бару уңайлы икәнне сайлады. Аягына йон оек белән чабаталар кияргә булды. Иске күлмәген сандыгыннан алып, бик тузмаганмы дип карап чыкты. Юды, үтүкләде. Башына, арттан тарттырып, ап-ак яулыгын ябынды. Артык була дип, шәлен алып тормады…
Яшь чагыңдагы кебек (җитмеш яшькә кадәрге гомерен әби яшьлегеңә кертә!) озын күлмәк итәген сул яктан ыштан бөрмәсенә кыстырып, ике аягын тезенә хәтле ачып куйды. Шулай итсәң, күлмәк итәге атлаган чакта аякларга уралып комачаулык итми. Адымнары вак, акрын булса да, атлавы үрчемле иде. Аякларының сызлавы да юкка чыккан сыман ...Кая барганнарын аңлыйлармы икән әллә?! Чабаталары килешле, уңай. Нәзкәй карчык Гыйльметдине, ире үлгәч, аны күмгән көнне алып килгән иде аны. Инде үзе дә күптән гүр иясе.
— Менә сиңа, җиңги, иң шәп аяк киемнәре. Хәзер мондыйларны сатып та ала алмассың. Бетте чабата осталары. Кисәң киярсең, кимәсәң инде минем төсем итеп сакларсың. Син нык әле, яшәрсең, Ходай кушса. Мин озакламам, абзый артыннан китәрмен инде. Теге Гирман сугышында нимес ыштыйгыннан алган ике җәрәхәтем бар. Сызлап үтерәләр инде шулар. Берсенең авыртуы аякка бәрә — атлап булмый кайсыбер көннәрне. Өч ел бит чыкмастан рукапашныйда йөрегән салдат мин...
Тәвәккәлләп юл сәфәренә чыккач, чабаталар азрак шыгырдап алдылар да инде атлаган саен киелгәннәренә куангандай уңайлана баралар. Рәхмәт төшкерләре! Чабата — чабата инде ул! Ялан-кырларда, урманнарда йөрергә аңардан да уңайлырак аяк киеме юк та һәм булмас та!
Тау сыртына менеп җиткәч, әби тукталды. Итәген ыштан бөрмәсеннән чыгарып төшерде дә, утырып, азрак кына хәл алырга булды. Арымады аруын. Анысы сизелми хәзергә. Тик, тау башына менеп җитәрәк, ике аягы да аз-аз гына иттереп калтырап-калтырап куйгалады.
Чабаталарын салмыйча гына, аякларын азрак саргылт төс йөгергәләгән куе үләнгә сузып, йөзе белән авыл ягына карап иркенләп утырды. Тирә якны, якын-ерак араларны карап тикшерә башлады.
И-и, дөньяла-ар!!!
Картлыкка бирешмәгән, үткерлеген җуймаган күзләре белән туган авылын, аның аръягында сузылып киткән тауларны каплаган Имән Үре, Акчагыл, Чияле Төп, Баяр урманнарына сокланып карап утырды. Алар, кара-кучкыл булып яшелләнеп, кояш баешын тоташ каплап алганнар иде. Акчагыл таудан уң яктарак еракта-еракта Кайраклы таулары, алардан да арырак күкләргә күтәрелгән, күгелҗемләнеп торган Әкчун, Шафран таулары ерак-ераклардан әбине сәламләгәндәй күренәләр. Кайраклы тауларының иң биегендә агачтан ясалган озын бер каланча бар иде элгәре. Хәзер күренми. Күрәсең, җимерелгәндер инде. Кайраклы тауларыннан ундарак башкортларның Мортаза авылы күренә. Аннан тагын текә таулар тезмәсе китә. Башкортларның Мәксет, Ибракай авыллары ап-ачык булып күренеп тора...
Юлчының юлда булганы хәерле!
Әби урыныннан кузгалды. Якында гына өлгереп килгән бодай басуы эчендә берничә бик юаннан булмаган каен агачларын күргәч, йөзе яктырып китте, куанып елмайды...
дәвамы:
http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4433
Комментарий юк