Логотип
Проза

Кояшым 4

Айдар бер утыруда күңелен бушатты да куйды. Ә Гүзәл... Гүзәл һаман бер җөмлә әйтүне суза да суза...

Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/koiasym

                            https://syuyumbike.ru/news/proza/koiasym-2

                            http://syuyumbike.ru/news/proza/koiasym-3

Атна ахырында аңа Лилия шалтыратты. 

– Син йоганы ташладыңмы әллә, килмәдең? Без дүшәмбе көнне Алабугага китәбез. Барасыңмы безнең белән «неделя молчания»гә? Минем булганым бар – шәп нәрсә ул! Бигрәк тә проблемаларың күбәеп китсә булыша. Барам дисәң, җыен, калганын юлда аңлатырмын! Икебез ике машина куып йөрмәбез – минеке белән генә барырбыз. 
– Барам!

Урыныннан торырга, ничек тә өйдән чыгарга – үз-үзен җыярга кирәк иде аңа. Апасы гына түгел, уллары да ачулана әнә: «Әни, болай ярамый бит! Син шулай яткач, безгә дә кыен», – диләр. Әниләренең Алабугага нәрсәгә баруын бик аңлап бетермәсәләр дә, куанып озаттылар. «Ял итеп кайт!» – диделәр.

Лилия юл буе випассана турында сөйләде. «Әйе, буддистлар практикасы, тик аның белән шөгыльләнү өчен буддист булу мәҗбүри түгел», – диде ул. Бүген барып җитәләр, урнашалар, ә иртәгәдән «неделя молчания» башлана. Атна буе беркем белән бер сүз дә сөйләшергә ярамаячак. Алай гына да түгел, телефоныңа кагылмыйсың, социаль челтәрләргә кермисең, килгән «смс»ларга җавап бирмисең, китап укымыйсың, радио-телевизор тыңламыйсың... Итле ризыклар ашамыйсың. Бер атна буе медитация белән шөгыльләнәсең – ничек дөрес итеп сулыш алырга өйрәнәсең. Волонтерга әйләнәсең – елга буйларын, урман тирәләрен чүп-чардан арындырасың, торган бүлмәңне җыештырасың, кухня хезмәткәрләренә булышасың... Көн минутына кадәр бүленгән – эш җитәрлек булачак ди. 

– Галимнәр ничектер исәпләп чыгарганнар – безнең баш мие аша көнгә 6200 уй уза икән. Күз алдыңа гына китер! Һәм аларның һәрберсе күпмедер энергиябезне ала. Випассана артык уйларыбыздан арынырга, аларны тәртипкә салырга булышачак. Без бит йә үткәндә казынабыз, йә киләчәк белән яшибез, бүгенгене күрмибез дә, белмибез дә. Менә синең соңгы вакытта уйларың күбрәк кайсы тирәдә әйләнә?
– Үткәндә...
– Димәк, бу атна эчендә сиңа аларның бер өлешеннән булса да котылырга кирәк!

Лилия әйткәнчә җиңел генә котылып булса икән ул! 
Алар яшәячәк хостел «Шайтан каласы»ннан ерак түгел генә урнашкан икән. Шундый матур җирләр! Тау башыннан Алабуга уч төбендәге кебек күренә. Ә аста – Кама һәм Тойма елгалары кушылган урын – су дәрьясы җәйрәп ята. Тау астында чишмә ага – анысы үзе бер хозурлык. Бу урын-ның үзенә бер энергетикасы бар, диләр. Шайтан каласы турындагы риваять кенә күңелгә бераз шом салды. Имеш, биредә киләчәкне әйтүче шайтан – Иблис яшәгән. Бу хезмәте өчен ул үзенә һәр кичне яңа бер корбан алган... 

Группада ун кеше булачак икән. 
– Тугызыгыз килеп урнашты. Унынчы кеше безгә соңрак, кичен килеп кушылачак, – диде җитәкчеләре.

Мондагы тәртип-кагыйдәләр белән таныштырды. «Беркемнең дә артыннан тикшереп йөрмәячәкмен, әлбәттә. Әмма телефоннарыгызны сүндереп үк куйсагыз, үзегез өчен хәерлерәк булыр. Авырып китсәгез, дару-мазар кирәк булса, кәгазьгә язып бирә аласыз», – диде ул. 

Кичен Лилия белән икәү «Шайтан каласы»н урап килергә булдылар. Тау башына утырып, кояш баеганны күзәттеләр. Утырган җирдән генә үрелеп чәчәкләр җыйдылар: бүлмәгә кызлар төсе кертергә кирәк бит инде. 
Соң гына кайттылар. Алар хостелга кереп барганда ишек төбенә машина килеп туктады. Таныш номер! Группадагы унынчы кеше Айдар булып чыкты. 

Ул атна озак та, бик тиз дә узды кебек. 

Икенче көнне иртән күзне ачуга искә төште: бүген бит аларның Равил белән өйләнешкән көннәре. Туры килүен күр син! Уйлар шунда ук еракта калган ул бәхетле җәйгә йөгерде... Шуннан башланды! Өч көн тоташ күзеннән яшь кипмәде. Гел елап йөрүеннән ничектер тартынмады да – монда шулай тиеш кебек иде. Хәер, башкаларда эше юк иде аның. Ул өч көндә берәүгә дә күтәрелеп карамады. Көн саен яр буена чүп җыярга чыктылар. Туристларның иң күп килгән вакыты: гаиләләре белән су буенда утырып ял итәләр, ашыйлар да бөтен чүп-чарларын шунда калдырып китеп баралар. Гүзәл кулына тоткан кара капчык аз гына авырайдымы, аны шунда ук кемдер килеп ала да бушын тоттырып китә. Гел аска караган булса да, аның кем икәнен белә инде, әлбәттә. Бу кеше – Айдар. Килгәнне бирле ул шулай гел Гүзәлгә якынрак булырга тырыша. 

Өч көннән соң уйлар җиңеләя төште. Аларның хәтта очы күренгәндәй тоела башлады. Апасы мең мәртәбә хаклы – күңелдә Равилгә карата йөргән бу хисләр ярату түгел бугай. Ияләшүдер, ниндидер бер күзгә күренмәс бәйлелектер, бәлки. Ярату бит тоташ газаптан торырга тиеш түгел... Равил өйдән чыгып киткән елны бер ай алдан язылып психологка барган иде ул. Шундый зур акчалар түләп! Аңа эләгү бик авыр, диделәр. Каршысына кереп утыруга, Гүзәлдән ул: «Нинди максат белән килдегез?» – дип сорады. «Үз-үземне аңларга, тормышта ясаган хаталарымның сәбәпләрен табарга телим», – дип җавап биргән иде Гүзәл. Психолог аны бүлдермичә генә тың-лады. Нигәдер башка сорау да бирмәде. Ахырда: «Сез бит миңа башка килергә җыенмыйсыз? Дөрес аңладыммы? Менә хәзер тылсымлы дару төймәсе биреп җибәрәчәк дип көтәсез... Минем белән бер очрашу гына сезгә үз-үзегезне аңларга ярдәм итмәячәк. Ә тирәндә яшеренгән проблемаларны чит кеше күзе генә күрә ала. Үз-үзеңә алай карап булмый... Ирегез гаиләдән киткәнгә үзегезне гаепләмәгез. Яраткан кеше урынга калган хатынын да еллар буе карый. Андый мисаллар аз түгел. Сез күңелегездә ирегездән идеаль кеше ясагансыз һәм шуңа гашыйк булгансыз. Чынбарлыкта ул сезнең хыялдан күпкә аерыла икән, моның өчен нигә аңа үпкәләргә? Үзегез хакында гарип дип уйлаудан да туктагыз. Ничек бар, шулай кабул ите-гез – үзегезне шушы килеш яратыгыз. Аңа кечкенә генә бер кимчелек дип карагыз. Күңелегез тулы мәхәббәт, ярату сезнең – аны кемгәдер тапшыру кирәк», – диде. Шулкадәр акчамны суга салдым дип чыккан иде аннан Гүзәл. Чынлыкта алай булмаган икән. Ул әйткән сүзләр-нең мәгънәсен яңа аңлады кебек. Аларны «ишетер» өчен еллар кирәк булган! 

Сөйләшми башлаганга бишенче көн иде. Иртән бүлмә ишеген ачуга, аяк астына дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге килеп төште. Кемдер ишек тоткасына кыстырып киткән. Лилиядән икән. «Гүзәл, миңа кайтып китәргә туры килә. Төнлә яздылар, әнинең хәле бик әйбәт түгел. Үзем ияртеп алып килдем дә ташлап калдырам инде. Айдар алып кайтыр сине. Аңа утырып кайтсаң, ул бәхетле генә булыр. Мин Айдарга инде яздым. Уңышлар теләп – Лилия». Килгәндә үк әйтеп куйган иде шул: «Телефоннарны карарга ярамаячак, әмма мин бу юлы сүндерә алмыйм. Әни тагын авырыбрак калды. Дөнья хәлен белеп булмый... «Смс»ларны булса да укып барырмын инде», – дигән иде. 

Иртәнге чәйне бөтенесе бергә зур өстәл артына утырып эчәләр. Тәртибе шундый. Тынлыкта. Чәнечке-пычакның бер-берсенә бәрелүе, чынаякны тәлинкәгә куйганда чыккан тавышлар гына ишетелеп тора. Бер-берләрен караштан аңларга өйрәнеп киләләр.

– Ипи сезгә үрелеп алырга ераграк, үзем алып бирим әле!
– Сорыйм дип кенә тора идем... Рәхмәт!
– Кемгә кайнар чәй кирәк?
– Миңа! Мин кайнарракны яратам!
– Ботка тәмле булган бүген! Кура җиләге дә кушканнар!
– Миңа да ошады! Өстәп тә салмаслар микән?..

Читтән кемдер күзәтсә, сөйләшмичә генә ашыйлардыр дип уйлыйдыр инде. Ә монда «сүзләр» тынып та тормый! Их, тормышта да бер-береңне менә шулай күз карашыннан, ярты сүздән дә аңлап яшәсәң иде ул! 

Өстәл янына килеп утыруга Айдар белән күзләре очрашты. Бөтен барлыгы белән елмая... Лилиянең хатын ул да укыган инде, димәк. 

Алдан ук кисәтеп куйганнар иде: атна тәмамлангач, бөтенесе бергә беренче катта, ресепшен янындагы кечкенә бүлмәдә җыелалар. Һәм һәркем бер сүз әйтә. Нибары бер сүз! Аннары инде сөйләшә башларга да мөмкин. 

Гүзәл ул сүзенең нинди буласын соңгы көнгә, соңгы сәгатькәчә белмәде. Барысы да мизгел эчендә хәл ителде. Чират буенча ул дүртенче иде: беренче кеше әйткәндә дә башында бернинди сүз юк иде әле. Кинәт телгә килде ул – үзеннән-үзе. 

– Мәхәббәт!
Һәм күзләр кабат каршыда утырган Айдар күзләре белән очрашты. Бигрәк ешайды бу очрашулар...

Чират Айдарга җитте.
– Сагындым!

Карале, бигрәк матур сүз икән бит бу! Гүзәл аны күңеленнән иҗекләргә бүлә-бүлә берничә тапкыр кабатлады: «Са-гын-дым!» 

Инде аларны кичке чәй табыны көтә иде. Кафега барырга дип кузгалдылар. Урындыктан торуга Айдар, ашыгып, Гүзәл янына килде.
– Ә мин атна буе күңелемнән синең белән сөйләшеп йөрдем! Үземнең бөтен тормышымны сөйләп чыктым...
– Кызганыч, ишетмәдем...
– Ә мин аны тагын кабатларга да әзер!

Айдарның бу гадәте шундый ошый икән аңа: ниндидер мөһим сүз әйтәсе булса, шунда ук кулыңа үрелә...

Кич буе телефонда утырырмын дип уйлаган иде Гүзәл. Атна буе кагылмаган бит. Анда җыелган «смс»тыр инде! Чынлап та, су буе тезелгәннәр! Әмма ул көткәне дүртәү генә иде: ике улыннан, апасыннан һәм Лилиядән. Малайлар сүз берләшкәндәй: «Әни, борчылма, безнең бар да әйбәт!» – дип язганнар. Апасы: «Атна буе бер тапкыр тавышыңны да ишетмәү шундый читен! Син миңа бик кирәк, бик кадерле икән!» – дигән. Лилиянең хәбәре дә сөендерде: «Әни кризисны узды! Яшибез!» Аныкы һәрвакыттагыча ахырда «смайлик»лар белән дәвам иткән. Ә калган «смс»лар... Гүзәл иң беренче классташлар чатыннан чыкты. Яхшы түгел дип күпме түзәргә була?! Иртән берничә кеше «хәерле иртә» дигән открытка сала, кичкә шулар ук «хәерле кич» дигәннәрен җибәрә. Мәктәпне тәмамлаганны бирле гел аралашып яшәгән берничә классташы бар аның – алар белән сөйләшү өчен бу чат кирәкми. «Авылдашлар» чатыннан да чыкты: анда да шул ук «тарих». Бер танышы соңгы вакытта ниндидер косметика сата: сорамыйча да үзенең чатына кертеп куйган иде. Шундый күп яза! Ачып укыганы да юк, әмма бер йөк булып җыелып торалар. Ул чаттан чыгарга нигә моңарчы уңайсызланып торды икән Гүзәл? Аны рөхсәтсез чатка керткәндә берәү дә кыенсынмады бит! Соңгы вакытта энергияне иң күп «ашаучы» шушы телефон икән ләбаса... 

Кайту ягына кузгалдылар. 

Айдар машинаны бик җайлы йөртә, әмма... Алабуга белән Казан арасын бу юлы ике тапкыр озаграк үтәрләр бугай. Тизлек турында әллә бөтенләй онытты инде?

Трассадан борылып, олы юл читендәге кафеларның берсенә туктадылар. Кеше юк диярлек – өстәлләрнең теләсә кайсысын сайлап ал. Гүзәл кафеларда һәрвакыт тәрәзә янында утырырга ярата: тәрәзәнең теге ягында кайнаган тормышка ара-тирә күз салып, җаны белән ял итәргә...

Ә Айдар кайда утырса да риза иде бугай. Өстәлгә бөтнекле-җимешле кайнар чәй килде.
– Син миңа атна буе тормышымны сөйләдем, дидең...
– Әйе... Кайдан башлыйм икән? Барысын да сөйләсәң бик озын инде ул. Син әле аларны миннән бер түгел, биш ишетерсең. Киләчәктә, дим... Бизнесым янды минем, Гүзәл... Дусларга ышанып харап булдым. Дөресрәге, дус дип уйлаган кешеләргә таянганмын булып чыкты... Аннары, миңа иң кирәк вакытта, хатыным авылга кайтып китте. Инсульт суккан әнисен үзебезгә алып килеп тәрбияләргә дә була иде югыйсә. Кысрыкланмый да идек, олы кыз укырга чыгып киткәч бүлмәсе барыбер буш тора иде. Мине ташлады да кайтты да китте.... Кая барып бәрелергә белмәгән чагым иде бит. Аерым тору елларга сузылды. Бер-беребезгә кунакка йөргәләдек, билгеле. Әмма ир белән хатынга гаиләне саклау өчен бу гына җитми икән шул... Әби мәрхүм булгач та кире кайтырга ашыкмады. Яңа сәбәп табылды. Нигезне ялгыз калдырасым килми, диде. Мин ялгыз булсам да ярый иде... Бу ялгызлыкка ияләшкән кебек идем инде, үземә беркем кирәкми, дип уйлый идем. Сине очратканга кадәр... Беренче тапкыр күргәндә үк, нигәдер: «Мин бит инде аны әллә кайчаннан бирле беләм!» – дип уйладым. Якын кешеңә «сез» дип дәшмисең бит инде, син миңа беренче минуттан ук «син» идең...

Казанга кайтып җиткәнче кулын янында утырган Гүзәлнең кулыннан алмады ул. 

Айдар бер утыруда күңелен бушатты да куйды. Ә Гүзәл... Гүзәл һаман бер җөмлә әйтүне суза да суза. Юк, бер җөмлә итеп, бер тында әйтә алмас ул аны, икегә бүләр. 

Театрдан соң паркта йөргәндә бер әйтергә талпынды... Шундый җылы август киче иде. Гүзәлнең яраткан урынына – таганга барып утырдылар. Ике кеше рәхәтләнеп сыя. Айдар машинадан плед та алган иде – шуны ябындылар.

Ә чәй салган термосны ул хәзер үзеннән беркайчан кал-дырмый. Гүзәлнең үлән чәйләре яратканын белеп алды: бер килүдә мәтрүшкә куша, икенчесендә – чабыр, өченчесендә ромашкалы чәй алып килә... Ул төнне таңга кадәр утырды алар икесе бер плед астында. Озак кына үбештеләр... 

– Кызык, вакыйгалар шундый тиз үзгәрә! Равилнең баласы туу турындагы хәбәрне ишеткәч, әле май ахырында гына мин шушы таганда утырып бик озак елаган идем. Пледым да бар иде, әмма барыбер җылына алмадым. Ничек калтыранып туңуымны әлегедәй хәтерлим... Нибары өч ай узды, ә мин инде менә гашыйк!

Шул вакыт йортлар артыннан кояшның беренче нурлары күренде.
– Кояшым! Гүзәл, син бит минем кояшым! Моннан соң сиңа шулай гына дәшәрмен, яме!

Кочаклый башлауга, Гүзәлнең ике кулын да күкрәкләре янына күтәрүен, аны аз гына читкә этәрергә тырышуын сизәме икән ул, әллә юкмы? Тагын әйтә алмады инде... 

Айдар күңеленә якын була барган саен, теге борчу да зурайганнан-зурая барды. Әллә соң шушы урында өзәргәме араларны? Башта йоганы ташлады. Болай да Айдарны күрү өчен генә йөри бит инде анда. Ул шалтыратканда берничә тапкыр телефонны алмады. Уянуга «хәерле иртә» дип язудан туктады, «тыныч йокы» дип теләми башлады. Кайбер көнне дәресләре беткәнче ватсапка кермәскә тырышты: белә инде югыйсә, белә, Айдар тагын югалткандыр. Ә бер көнне телефонын иртүк сүндерде дә кичкә кадәр кабызмады... Кичен, эштән кайтканда аны подъезд янында Айдар каршы алды. Күптән көткәнгә охшаган иде. Машинасыннан төшеп Гүзәл янына килде. 
– Син безнең Махатма Ганди булдың әле, Гүзәл...
– Һиндстан Президентын әйтәсеңме? Ә нигә алай дисең?
– Ул һәр атнаның бер көнендә көне буе сөйләшмәгән, диләр...

Күзләре шундый моңсу иде Айдарның. Үзәк өзгеч моңсу. 

* * *
Ә бүген... Бүген ул дүртенче дәрестән соң шалтыратты. Мәктәптә тәнәфесләр кайчан булганын ятлап бетергән бугай. Тавышындагы шатлыкны күрсәң!

– Хатын килеп бөтен әйберен җыеп китте. Шкафлар буп-буш калды! Өйдә рәхәт шундый... Аерылышу турында сөйләштек. Миннән алда ул сүзне үзе башлады. Кемедер бар дип аңладым... Мин бүген кичкә киләм, яме, көт!

Кичкә... Кичкә, димәк, Гүзәл, теге җөмләне әйтәчәк. Башкача сузу мөмкин түгел: аны да, үзеңне дә алга таба алдап йөртү ярамый. 

Айдар өс-башын салып залга узуга әйтте ул аны. 
– Мин гарип, Айдар... Бер күкрәгем юк...

Әйтте дә шунда ук борылып аш бүлмәсенә дә кереп китте. Айдар килеп арттан кочып алганчы бер гомер узгандай тоелды. Ә аннары... аннары ул үзе генә калды. Әкиятләрдә генә барысы да матур тәмамлана шул... 
– Китте...

Җаны тагын мең кисәккә бүленеп, меңе мең якка таралды. Монысы тиз булды, ә җыеп алу өчен ничәмә-ничә ел узар икән?! Елавы кабат үксүгә әйләнде... 

Шул минутта аш бүлмәсендә гөлт итеп ут кабынды. 
– Гүзәл, ни булды? Нигә болай елыйсың син? Тор әле!

Ир кулындагы саргылт розаларны кадерсез әйбер кебек кенә өстәлгә ташлады да, ашыгып, аның янына идәнгә иелде. 
– Мине ташлап киттең дип курыктым...
– Ә син мине ничек куркыттың?! Инде кайчаннан бирле: «Моның кемедер бар бугай», – дип уйлап йөрдем бит. Саташа яздым... Ә баксаң... Бая син шул сүзләрне әйткәч, өстемнән тау төшкәндәй булды. Шул минутта ук розалар бүләк итәсем килде. Нәкъ шушы төслеләрен... Кояш кебек-ләрен! Өченче чәчәк кибетендә генә таптым. Озаграк булдым шул... Син миңа шундый кирәк, кояшым!

Ир, кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, кочагын бушатты да, куркынып, Гүзәлгә карады:
– Авырттырмадыммы? Артык кысып кочакладым бугай...

Гүзәл, ике кулы белән үрелеп, сүзсез генә Айдарның муеныннан урап кочаклап алды.

 Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар