Рамилә вафат булган кайнанасының елын уздырырга ныклап әзерләнде. Агач өйнең бүрәнәләрен тырышып, мунчала белән ышкып юып чыгарды. Тәрәзәләргә юып үтүкләнгән чигүле пәрдәләрне элде...
Рамилә вафат булган кайнанасының елын уздырырга ныклап әзерләнде. Агач өйнең бүрәнәләрен тырышып, мунчала белән ышкып юып чыгарды. Тәрәзәләргә юып үтүкләнгән чигүле пәрдәләрне элде. Нәгыймә карчык 87 яшендә бик каты авырып, якты дөнья белән хушлашкач, өй түрендә торучы җиз самовары веранда өстәленә күчкән иде. Шунда бер ел буе кирәкмичә басып торды. Озак вакыт кагылмый торгач, капкачлары каралып, тузан җыеп та өлгергән икән. Ә бит бу самовар Нәгыймә карчык өчен бик кыйммәтле хәзинә иде: карчык исән вакытында да бары тик самовар чәен генә эчте. Газ кереп, халык арасында электр чәйнекләре таралгач та, самоварына тугрылык саклады ул: «Чәйнектә кайнаган суның тәме юк, үзегез эчегез, миңа бирмәгез», – дип киреләнә иде. Нәгыймә карчык чәйнең дә карасын, эре яфраклысын гына сайлап ала иде. Сары тышлы, фил төшерелгән капта сатылган һинд чәен бик яратып эчә иде карчык. Чәй эчәр өчен кара җимеш, эре өрекләрне юып, киптереп махсус савытларга тутырып куя. Җәй көне бакча артындагы инеш буенда үскән бөтнекләрне җыеп киптерә. Кара һинд чәенә киптерелеп уган яфракларны кушкач, хуш ис тирә-якка тарала иде.
Бу җиз самоварны 30 нчы елларда Нәгыймәнең атасы Гатаулла хәзрәт Чистай базарыннан сатып алып кайткан булган. Гаиләләре ишле: өч малай, ике кыз. Җәй көннәрендә ишегалдындагы яшел чирәмгә киндердән тукып эшләнгән шакмаклы ашъяулыкны җәеп салып, барысы бергә җыелып чәй эчә торган булганнар. Күмер урынына авыл башындагы урманнан җыелган нарат күркәсен кулланганнар. Хәзинәдә булган ризыкларны чыгарып, чәй табыны янына җыелгач, тормыш хәлләрен сөйләшеп, гәпләшә-гәпләшә чәй эчүләрен Нәгыймә карчык еш искә ала иде. Рамиләнең күз алдына кайнанасы килеп басты. Ак яулыгын башына чөеп бәйләгән, муенында сары гәрәбә муенса. «Дөньялар катлаулы, авыр вакытларда да шөкер итеп яшәдек, – дигән сүзләре кабаттан хәтердә яңарды киленнең. – Хәзер халык бай яши, эшләгәнгә акчасын ала, кирпеч өйләр, йорт саен машина. Өстәл тулы ризык, бакча тулы яшелчә. Ләкин халык Аллаһка шөкер итә белми, гел зарлануда. Булганына шөкер итеп яшәгез, зарланмагыз. Аллаһ шөкер иткәнгә ризыгын да киңәйтер, зарланганның зарын арттырыр»...
Кара инде, авылдан чыкмаган карчык нинди акыллы булган, нинди хикмәтле сүзләр сөйләгән! Кайнанасы турында якты уйларга бирелеп, Рамилә җиз самоварын бик әйбәтләп юып, ялтыратып куйды. Коръән ашына самовардан чәй әзерләргә булды ул. Кайнанасы яратканча, һинд чәенә бөтнек яфраклары кушып чәй пешерергә ният итте.
Коръән мәҗлесенә кунаклар байтак кайтты. Нәгыймә карчыкның шәһәрдә яшәгән ике кызы Сәгыйдә белән Фатыйма, күчтәнәчләр төяп, гаиләләре белән кайтып төштеләр. Коръән укырга Нәгыймә карчыкның кордашы Миңнур әбине чакырдылар. Алар икесе дә олыгайган көннәрендә авылда остабикә булып йөрделәр. Мәет юарга да Миңнур белән Нәгыймәне чыкыралар иде.
Нәгыймә карчыкның елын уздырасы көн чалт аяз, кояшлы иде. Күк йөзендә бер болыт әсәре юк. Табынны йортның алгы бүлмәсендә әзерләделәр. Өстәлләр тезделәр, агач эскәмияләр алып керделәр. Табыны мул иде: берничә ит бәлеше, авыл тавыгыннан шулпа, төрле салатлар, пироглар, җиләк-җимеш... Иртәнге унда мәчет картлары килде, хәзрәт Коръән аяте укыды. Ир-атлар киткәч, хатын-кызлар җыелды. Мәрхүмә рухына багышлап дога кылдылар, сәдакалар өләштеләр. Авылдашлары Нәгыймә карчыкны бик яхшы яктан гына искә алдылар. Чыннан да, бик зирәк, ярдәмчел, гадел, туры сүзле булган икән Рамиләнең кайнанасы. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.
Мәҗлес азагында кунакларга чишмә суыннан кайнатылган самовар чәе чыкты. Нәгыймә карчык яратканча – бөтнек яфрагы кушып ясалган һинд чәеннән, җимеш, лимон кушып әзерләнделәр. Кунаклар рәхмәтләр әйтә-әйтә, тирләп-пешеп кайнар чәй эчте. Соңыннан күчтәнәчләр белән өйләренә таралыштылар.
Чакырылган кунаклар таралышкач, Рамилә белән ире Салих, кызлары Алия һәм Венера, туган-тумачалар, җыелып, Нәгыймә карчыкның, вафат булган туганнарының каберләрен карап кайтырга ният кылдылар.
Авыл зираты җилдә чайкалып торган йөзьяшәр агачлары белән каршы алды. Нәгыймә карчыкның кабере дә хуҗасы кебек нурлы булып күренде киленгә: яздан утыртылган гөлләр шау чәчәктә, ясмин куагы да яфракта утыра.
Мәрхүмәнең туганнары, зират капкасы янына урнаштырылган кисмәктән су ташып, каберләрдәге чәчәкләргә су сиптеләр, кабер ияләренә «Аятел-көрси», «Әлихләс» сүрәләрен укып багышладылар. Зиратта кешеләр кычкырып сөйләшми, Аллаһка зекер әйтә, ахирәткә күчкән туганнар белән сәламләшә...
Эшләрен бетереп, зират капкасын атлап чыгуга яшен яшьнәде. Әллә каян килеп чыккан болытлар күк йөзен камап алдылар, биш минут эчендә ишеп яңгыр да ява башлады. Өйләренә кайтып кергәндә, барысы да лычма булып чыланганнар иде. Яңгыр озак бармады – болытлар ничек пәйда булган булсалар, шулай юкка да чыктылар.
Кунаклардан калган табыннарны җыештырып, ризыкларны урнаштырып, идәннәрне юган арада кояш баеды.
Кайнанасының елын уздырган төнне Рамилә төш күрде: Нәгыймә карчык ап-ак киемнән, озын ак күлмәктән түр башында тирләп-пешеп самовардан чәй эчеп утыра, имеш. Касәсендәге чәен эчеп бетерде дә, Рамиләгә карап елмаеп дәште: «И килен, чәең бигрәк тәмле булды. Тамагым бик кипкән иде. Бик хушландым. Аллаһның рәхмәте яусын сиңа, балаларыңның рәхәтен күр!»
Рамилә бу сүзләрдән әйтеп бетермәслек рәхәтлек тойды, күзләреннән яшь ага башлады, елап җибәрде. Үксегән килеш йокысыннан уянып китте. Иртәнге намазга чакырып, мәчет ягыннан азан тавышы яңгырады. «Аллаһыма мең шөкер. Укыган Коръәнебез ияләренә барып ирешкән, Аллаһка шөкер», дип кабатлап, Рамилә сикереп торды да намазга тәһарәт алыр өчен комганга су тутыра башлады...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
2
0
Бик матур хикэя!!!Эбидэ яшэп,анын бн кара -каршы утырып,жимешлэп чэй эчкэн чакларым исемэ тоште.
0
0
2
0
Рэхмэт
0
0
1
0
Бик матур хикэя
0
0
0
0
Бик матур, кызыклы хикэя! Рэхмэт
0
0
3
0
Бикрәк күңелгә ятышлы хикәя.
0
0